“ Балаларны татар халкының милли киемнәре белән таныштыру.”
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Сунгатуллина Райса Фахрисламовна

Уртанчы - татар төркеме балалары һәм ата-аналары белән берлектә уздырылган күңел ачу кичәсе. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

“ Балаларны татар халкының милли киемнәре белән таныштыру.”  

(уртанчы - татар төркеме балалары һәм ата-аналары белән берлектә уздыру)

Максат: Милли культура чаралары ярдәмендә баланың дөньяга эстетик карашы формалашуын һәм сәнгати үсешне күз алдында тоту, балаларны  традицион милли  татар  киемнәре белән таныштыру,игътибарларын милли киемнәрдәге бизәкләргә бирү,сәньгатле итеп шигырьләр уку,җырлар башкару.Татар халкының милли бәйрәмнәрен,йолаларын истә тоту.

Җиһазлар:   сандык, киемнәр (альяпкыч, түбәтәй, читек, калфак),  уеннар өчен (2 яулык, 2 альяпкыч, 2пычак, берничә бәрәңге, савытлар), күргәзмәгә татар халкының милли киемнәре эленгән., бер якта  корылган чәй табыны.

Катнашучылар:балалар, тәрбиячеләр, ата-аналар, әбиләр,балалар бакчасы тегүчесе Ә.Г кызы,  әби (татар теле тәрбиячесе Р.Ф кызы) .                              

Салмак кына татар көе уйнап тора.  Төркем бүлмәсе матур итеп бизәлгән,күргәзмәгә татар халкының милли киемнәре эленгән. Бер читтә бизәкле сандык тора. Аның эчендә киемнәр. Ата-аналар чакырылган,  матур итеп киенгән балалар тезелеп утыра. Ишектән  ӘБИ керә.                        

Әби:     И-и-и-и- кунаклар килгән икән. Исәнмесез. Хәлләрегез ничек? Әллә миңа кунакка килдегез? (Әйе.) Бик яхшы булган.  Кунак бик яратам мин. Менә үзегезгә  бер әйбер сөйләп китим әле.

Элек-электән , татар халкы матурлыкка омтылган. Матурлап киемнәр тегеп,  аларга матур бизәкләр ясап, чигеп киенгәннәр, аякларында матур итеп бизәлгән читекләр, башларында чигелгән түбәтәйләр  – ир кешеләрдә, ә хатын кызларда  – калфаклар булган.

Менә минем сандыгымда шундый матур әйберләр барда инде. Хәзер без алар белән ныклап танышып китәрбез.

Менә бу - калфак, хатын кызларның баш киеме. (карыйлар) Бизәкләп, матурлап эшләнгән.

Бу нәрсә икән,кем әйтә? Дөрес ,бу читек. Аларны кызларда,малайларда кигәннәр. Бик матур, уңайлы,  чигелгән аяк киеме ул.

Ә бу нәрсә икән -  кем белә? (түбәтәй күрсәтелә) Дөрес , бу түбәтәй. Безнең бабайларыбыз, әтиләребез әле дә мондый матур түбәтәйләрне киеп йөриләр шулаймы. Менә сезнең арадада түбәтәй кигән малайларны күрәм . Әйдәгез әле , түбәтәй кигән егетләрне бер биетеп китик.

                                  Татар халык бию көенә малайлар биюе

Менә монысы алъяпкыч, чөнки аны алга бәйләгәннәр. Хатын кызлар ашарга пешергәндә шундый матур алъяпкычларны киеп җибәргәннәр дә тәмле – тәмле ризыклар пешергәннәр. Башларына яулыкта бәйләп җибәргәннәр - ашамлыкка чәчләре төшмәсен дип.

Әйтегез әле, кемнең әнисе ашарга пешергәндә шулай итеп киенә. (җаваплар)Әйдәгез әле ,тикшереп карыйк әниләребезне, ничек  тәмле итеп ашарга пешерәләр икән алар.

            Конкурс әниләр белән : алъяпкыч, яулык бәйләп тиз генә бәрәңге әрчергә.

Каргыз әле балалар, кунаклар, менә болар хатын кыз киемнәре. Нәрсәләр бар монда?

Җаваплар: күлмәк, калфак, алъяпкыч, читекләр, камзул.

Әниләрнең киеп карыйсы килми микән бу матур киемнәрне? (бер әнине киендерәләр)

Ай-яй, бигрәк матур инде, шулаймы? Болай матур итеп киенгәч ничек инде биемиенчә түзәсең, әйдәгез әле биетеп китик.

                         Татар көенә 1 әни башкаруында татар  биюе.

 Малайлар кия торган киемнәрне дә карап китик инде. Менә алар: камзул, күлмәк, ыштан, түбәтәй, читекләр. Ә менә монысы - билбау. Аның белән  матур итеп билне буып , бәйләп куйганнар, хәзер сез пояс тагасыз. Әйдәгез 2 малайны шушы матур киемнәргә киендереп карыйбыз.

2 малай һәм аларның әниләре чыга- (балаларны татар киемнәренә киендерү)

                             “Кем тизрәк киендерә? “уены.

Безнең балалар киемнәр турында шигырьләр дә беләләр иде ахрысы.

1бала(татар малае киемендә)Бигрәк матур түбәтәе,

                                                 Энҗе бөртекләр белән.

                                                  Алар монда килгән икән,

                                                  Чын әкият иленнән.

2 бала (татар кызы киемендә)Алъяпкычымның бизәге,

                                                   Әллә кайдан күренә.

                                                   Аллы-гөлле чәчәк төшкән,

                                                   Килешәме үземә?

3 бала:                                       Чигүле алъяпкыч, түбәтәй,

                                                   Әбием чиккән калфак.

                                                   Ул калфакны әбием,

                                                   Кадерләп кигән һәрчак.

4 бала(кыз)                                Калфагымның матурлыгын,

                                                   Һәммәсе дә күрсеннәр.

                                                   Матур калфак кигән кыз ул,

                                                   Татар кызы дисеннәр.

5 бала( малай)                          Түбәтәемне кидем,

                                                  Көзге каршына килдем.

                                                  Менә шундый була ул-

                                                  Татар малае дидем.

Балалар, кунаклар,  хәзерге көндәдә кайбер кешеләр чигү эше белән шөгылләнәләр. Менә бездә бүген кунакта безнең бакчада эшләүче Әнисә апабыз бар. Ул менә бу матур күлмәк, камзулларны, калфак, түбәтәйләрне чигеп эшләде. Әйтегез әле ,Әнисә Галимҗановна,  бу эш бик авырмы?

                                 Сүз тегүче Әнисә Галимҗан кызына бирелә.

Минем сандыгымда тагын бик күп киемнәр, әйберләр бар , без алар белән тагын танышырбыз әле , балалар. Ә менә матур итеп биюләр биегәч, шундый уеннар уйнагач тамак ачып,  ашыйсы килә , шулаймы. Әниләребез бит безнең тәмле -  тәмле татар халык ашлары да пешерә беләләр . Әйдәгез әле, әйтеп китик. Нинди татар халкы пешерә торган ашлар беләбез икән?

Җаваплар: бәлеш, өчпочмак, гөбәдия, коймак, пәрәмәч, кыстыбый, вак бәлеш, чәк-чәк, бавырсак........

6 бала:                                      Иртән торсам кояш чыгып,

                                                  Нурларын сипкән иде.

                                                  Әбиемнең чәе кайнап,

                                                  Коймагы пешкән иде.

7 бала:                                      Тәмле бәлеш пешерүче,

                                                   Дәү әни безнең өйдә.

                                                   Аңардан ашарга сорый,

                                                   Шаян песиебездә.

Бик матур шигырьләр беләсез икән балакайларым, булдырдыгыз. Ә хәзер әниләр белән бергәләп чәй эчеп алыйк инде.  

                                                          Чәй эчү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

Балаларны татар халкының гореф-гадәтләре,йолалары белән таныштыру

Мәктәпкәчә яшҗтәге балаларга татар халкының гореф-гадәтләре,йолалары аша милли тәрбия бирү.Татар халкының тарихын,йолаларын саклау,мәхәббәт уяту....

Доклад Тема: Башкорт, удмурт халкының милли киемнәре, мәдәнияте.

Башкорт, удмурт халкының милли киемнәре, мәдәнияте. (Чыгыш)...

Балаларны татар халкының милли мәдәнияте гореф – гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү.

Балаларны татар халкының милли мәдәнияте гореф – гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү....

“Татар халкының милли киемнәре”

Милли киемнәрнең нәфис бизәлешләренә соклану хисләре тәрбияләү. Милли культураның үткәненә һәм бүгенгесенә балаларны якынайту. Милли киемнәрнең хатын-кыз һәм ир-атныкын үзенчәлекләренә карап...