Сунгатуллина Райса Фахрисламовна

сайт воспитателя по обучению детей татарскому языку

Татар теле- минем туган телем.

Профессия: воспитатель по обучению татарскому языку

Профессиональные интересы: обучать детей родному-татарскому языку

Увлечения: пение

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г.Бавлы,Бавлинский район

Место работы: МБДОУ "Детский сад № 9 "Алёнка"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/sungatullina-raysa-fahrislamovna
И туган тел, и матур тел, Әткәм, әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем, Син туган тел аркылы.

Русча да яхшы бел,

Татарча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен,

Иң кирәкле, яхшы тел.

О себе

Татарстан республикасының бер кечкенә Шәмәй  исемле  татар авылында, моңлы татар гаиләсендә туып  үстем мин.Беренче класстан башлап башка авылга йөреп  мәктәпне  тамамлап балалар бакчасына эшкә килдем.Читтән торып тәрбияче булырга Бөгелмә педагогик уку йортында укып-тәрбияче дипломы алдым. Эш стажым1984 нче елдан бирле .Мин балаларны бик нык яратам, кечкенә  булуларына карамастан мин аларны хөрмәт итәм. Бүгенге көндә балалар бакчасында татар теле өйрәтүче тәрбияче булып эшлим. Югары белем алу, эш тәҗрибәмне күтәрү өстендә гел эшләп торам.  Уфа шәһәрендә ВЭГУ (Восточно-экономико-юридическая  гуманитарная академия) да укып югары белем алып бүгенге көндә кулыма  Бакалавр дипломы алдым. Минем халкым бай,тырыш,эшчән халык. Мин үз телебезне саклап калу өчен кечкенә генә булсада үз өлешемне кертәм. "Теле барның-иле бар" дигән татар халык мәкале.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Татар телендә язылган бик күп әсәрләр белән кечкенәдән таныш мин Ләкин Г.Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" китабы минем  йөрәгемә бик нык үтеп кереп калган. Тормышның тәмен,ямен,кешеләрне ярату,тормышка яхшы караш тәрбияли бу әсәр.

Мой взгляд на мир

Үз телеңне,халкыңны яратмыйча,аларның гореф-гадәтләрен ихътирам итмичә, син үзеңне чын татар итеп хис итә алмыйсың.

Татар теле минем, туган телем,

Сөйләшүе рәхәт ул телдә.

Шул тел белән көйлим...

Шул тел белән сөйлим

Милләттәшем булган һәркемгә.

Татар теле минем, туган телем,

Бәхетем ул, сүнмәс шатлыгым.

Шул тел белән уйлыйм,

Шул тел белән җырлыйм,

Тоям аның һәрчак сафлыгын.

Татар теле минем, туган телем,

Изгелекләр тулы бу телдә.

Аны якын күреп,

Сөйләшүдән сөеп

Тыя алмый мине беркем дә.

Татар теле минем, туган телем,

Саклый аны батыр милләтем.

Әби-бабам теле,

Ата-анам теле,

Күңелем тулы аңа хөрмәтем.

 

Мои достижения

Почётная грамота отдела образования исполнительного комитета Бавлинского муниципального района Совет профсоюзных организаций работников образования -2007 год;

Почетная грамота Министерство Образования и Науки РТ 29.05.2009 год.

Благодарственное письмо иполнительного комитета Бавлинского муниципального района РТ-февраль 2016г

Моё портфолио

Мин татармын, татар булып туып,
Татар булып яшим дөньяда.
Татар булып калам, тирә ягым
Һич татарсыз төсле булса да.

Татар халкы нинди генә сынауларга дучар булса да, барлык авырлыкларны җиңеп, үз телен, үз милләтен, үз гореф-гадәтләрен саклап килгән халык. Мин үземнең татар булуым, милләтем белән горурланып яшим. Татар телемдә сөйләшү күңелемне иркәли, татар җыры, татар моңы авыр кичерешләрдән арындыра, рухи биеклекләргә күтәрә. Шуңа күрәдә мин бик теләп күңелемдә булган барлык тойгыларымны җырым аша кешеләргә җиткезергә тырышам. Төрле мәдәни чараларда катнашам. Баулы халык театрында катнашу бәхете тиюгә мин үземне бик бәхетле дип саныйм.

Телебез иң бай, иң матур телләрнең берсе. Без тел аша чын йөрәктән чыккан матур хисләребезне, күңел түрендә яткан тирән кичерешләребезне, хыялыбыздагы изге теләкләребезне белдерәбез.

Безнең төп бурычыбыз - үз халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәнергә тиешбез.Балаларга кечкенәдән гореф гадәтләрне,борынгы йолаларны,матур шигри мизгелләрне,татар халык әкиятләрен,әсәрләрен,мәкалләрен,табышмакларын  аз гына булсада өйрәтә алсак,без үзебезнең туган илебез,Татарстаныбыз алдында бик зур эш эшлибез дигән сүз.

 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: