"УМК проектларын тормышка ашыруда иҗади кулланулар"
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Сунгатуллина Райса Фахрисламовна

“УМК проектларын тормышка ашыруда иҗади кулланулар”

темасына Баулы муниципаль районы буенча татар теле һәм татар төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләр өчен уздырылган семинар-практикумда “Төсле чынаяклар”темасына зурлар рус төркеме балалары белән уздырылган эшчәнлек конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл конспект15.78 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: Укыту методик комплектларны (УМК),   информацион-коммуникатив технологияләр, уен - ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып тел өйрәнү, аралашу теләге тудыру. Балаларның сорауларга җавап бирүләрен, гади диалогта катнаша белү, сүзләрне отып алу аша хәтер, зиһен үстерү.  Татар теленә кызыксыну уяту. Бердән унга кадәр санауны ныгыту.

Актив сүзлек: зәңгәр,чынаяк,кашык,тәлинкә. Бердән унга кадәр саннар.

Җиһазлау: кызыл, сары, яшел, зәңгәр төстәге уенчык чынаяклар,кашыклар,тәлинкәләр, магнитофон -51 кисәк аудио язма-диск.,эш дәфтәрләре,”Кибет “ уены өчен җиһазлар (макет,савытлар).

Балалар татар теле тәрбиячесе белән бергә керәләр, килгән кунаклар белән исәнләшәләр.

-Исәнмесез! Хәлләр ничек?

1.Сюрпризлы момент .Ерактарак –өстәлдә матур тартма тора (аның эчендә зәңгәр чынаяк).

Тәрбияче: Ребята, посмотрите, на столе какая красивая коробка . Она наверное волшебная?  Вы хотите узнать что там ? (Да)  Но она далеко от нас . Чтоб дойти до него, нам надо идти  и считать до десяти. Только надо считать на  татарском языке. (Дети идут и считают до 10 на татарском ) Вот и дошли. А теперь посмотрим ,что же там?

Аудио-язма кабызыла. (открывают - там синяя,  красивая, большая чашка-зәңгәр, матур, зур чынаяк)

2) Сүзле уен:”Зәңгәр чынаяк”

Давайте  послушаем.(аудиоязма-№51)

Зәңгәр-зәңгәр чынаяк,

Зәңгәр-зәңгәр чынаяк.

Әйе шул,әйе шул,

Матур,чиста чынаяк.

Әйе шул,әйе шул,

Зәңгәр-зәңгәр чынаяк.

3) “Сүзле  уен: “Төсле чынаяк”

Но ребята мы знаем  чашки бывают других цветов тоже. Вот мы сейчас поиграем в одну игру, игра называется: ”Разноцветные чашки”-“Төсле чынаяклар”. Сделаем круг-түгәрәк.(балалар түгәрәктә торып  ”Тылсымлы капчыктан” төрле төстәге уенчык чынаяклар алалар  тәрбияче үрнәгендә савыт-сабаны биреп әйтәләр)

-Мә,кызыл чынаяк.-Мә,яшел чынаяк.-Мә,сары чынаяк.-Мә,зәңгәр чынаяк.

Чынаякларны бер-берсенә биреп уен шулай дәвам итә.

Ребята ,мы с вами знаем разные посуды .Когда мы играем , нам нужны и ложки и тарелки. А у нас пока их нет. Где же мы их возьмем? (в магазине)

Правильно. - Кибеттә. Мы теперь идем в Магазин- ”Посуды” - ”Савыт-саба кибете”.

4)А когда идем мы поем (балалар тәрбияче белән бергә җырлап баралар):

Мин барам,барам,барам,                  Мин кибеткә  барам,барам.

Мин барам,барам,барам,                  Мин чынаяк алам,алам.

(кибеткә килеп җитәләр – Акбай (тәрбияче ) сатучы ролендә.

5)Сюжетлы-рольле уен: “Савыт-саба кибете”

Кибеттә төрле төстәге уенчык тәлинкә, кашык, чынаяклар.

 -Исәнме, Акбай.

-Исәнмесез! - Нәрсә кирәк ?

-Тәлинкә ( чынаяк, кашык) кирәк.

-Акбай, тәлинкә бир. (Акбай чынаяк бир. Акбай кашык бир.)

-Нинди тәлинкә (кашык, чынаяк) ?

-Кызыл (сары, яшел, зәңгәр) тәлинкә (кашык,чынаяк).

-Ничә тәлинкә? (кашык, чынаяк)

-Биш(1-10) тәлинкә.

-Мә, биш(1-10) тәлинкә.

-Рәхмәт. Саубул.

Тәрбияче ике баланы сатучы итеп куя.

Балалар сатып алган савытлары белән бергә өстәл янына баралар, анда парлап җыеп куялар - чынаяк булса + тәлинкә+кашык һ.б.

Тәрбияче: А теперь,   подходим к столу. Там нас ждут наши тетради.

6) Открываем тетради - №10 задание  -”Найди чайную пару”. Балалар дәфтәрдә бирелгән биремдә тәлинкәләргә чынаяклар ябыштыралар.

Тәрбияче:  Ребята,у меня  еще одно задание есть для вас, подойдите сюда.

7)Дидактик өстәл уены: ”Бөтенне җый”. Балалар киселгән төрле төстәге чынаяклардан бөтен чынаклар җыялар.

Кемнең чынаягы нинди төстә шуны җыеп төсен әйтеп китә (Зәңгәр чынаяк,кызыл чынаяк,сары чынаяк, яшел чынаяк.) Молодцы,ребята.

Мы попрощаемся с гостями (Сау булыгыз!) и идем в группу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкәчә мәгарифнең төбәк программасын тормышка ашыруда танып белү эшчәнлегенең урыны

Бала туган ягы турында тулырак күзалласын өчен,  бүгенге көнге  методик таләпләр белем бирүгә тематик яктан комплекслы якын килергә тәкъдим итә, ул балаларның яшь мөмкинлекләренә һәм...

Заманча мәктәпкә белем бирүне тормышка ашыруда алдынгы идея буларак интеграция

Интеграцияләнгән шөгыльләр аша балаларны системалаштыру, гомумиләштерү, белемнәрен-осталыкларын төрле ситуацияләрдә куллана белүне булдыру....

Проект эше. Республикада билингваль белем бирүне тормышка ашыруда дидактик уенның роле.

Республикада билингваль белем бирүне тормышка ашыруда дидактик уенның роле....

Балаларны социаль тормышка әзерләүдә театраль эшчәнлекнең роле.

Балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм театр түгәрәкләрен җитәкләүче педагоглар өчен...

Ата-аналар җыелышы: "Мөстәкыйль тормышка беренче адым"

баланың балалар бакчасына яраклашуы мәсьәләләрендә ата-аналарның психологик-педагогик культурасын арттыру....

Мәкалә БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА МИЛЛИ-ТӨБӘК КОМПОНЕНТЫН ТОРМЫШКА АШЫРУ ЮЛЛАРЫ.

Мәкалә БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА МИЛЛИ-ТӨБӘК КОМПОНЕНТЫН ТОРМЫШКА АШЫРУ ЮЛЛАРЫ....