Мәкалә БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА МИЛЛИ-ТӨБӘК КОМПОНЕНТЫН ТОРМЫШКА АШЫРУ ЮЛЛАРЫ.
материал

Сабирова Гузалия Рамилевна

Мәкалә БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА МИЛЛИ-ТӨБӘК КОМПОНЕНТЫН ТОРМЫШКА АШЫРУ ЮЛЛАРЫ.

Скачать:


Предварительный просмотр:

БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА МИЛЛИ-ТӨБӘК КОМПОНЕНТЫН ТОРМЫШКА АШЫРУ ЮЛЛАРЫ.

Сабирова Гүзәлия Рамил кызы

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы «Тургай» катнаш төрдәге Красносельский балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпчә белем учреждениясе

Без яшәгән заман- тирән үзгәрешләр һәм үзгәртеп корулар чорына туры килә. Заманнан артка калмас өчен балалар бакчасында белем һәм тәрбия бирү эшен федераль дәүләт таләпләренә туры килерлек итеп, балаларны белемле, акыллы, сәләтле итеп тәрбияләүгә зур игътибар сорала.

Шәхескә белем бирү, аны тәрбияләү һәм тормышка әзерләүдә күп факторлар катнаша: гаилә, тирә-юнь, урам, табигать һәм шулар белән белән беррәттән милли-региональ үзенчәлекләр. Безнең бурыч – үткән буыннар туплаган рухи байлыкны саклап, баетып, аның кешелек тарафыннан иң кыйммәтле дип табылган үрнәкләрен балаларга җиткерү.

Милли тәрбия бирү, халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, туган теленә, халкына карата соклану, горурлану хисе тәрбияләү, балаларда ул яшәгән республика,авыл, шәһәр тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана. Һәр яктан үсеш алган киләчәк буын кешесе үссен дисәк, барлык тәрбия өлкәләрен дә кулланып, тәрбиягә нигез балалар бакчасындагы нәниләргә юнәлдерелгэн.

Безнең «Тургай »балалар бакчасында балаларны милли региональ компонентлар белән таныштыру өчен уңай шартлар тудырылган. Төркемнәрдә милли почмакларыбыз бар: анда балалар туган төбәгебезне тулырак күзалласыннар өчен төрле папкалар, күрсәтмә әсбаплар әзерләдек.

Ел әйләнәсе шөгыльләрдә һәм шөгыльдән тыш вакытларда балалар белән эшчәнлек татар халык уеннары, табышмаклар, бишек җырлары, җырлы - биюләр белән үрелеп бара. Балалар белән ял вакытларында кече яшьтән үк бишек җырлары тыңлыйбыз, көйләп курчаклар йоклатабыз, төрле чәбәкәй уеннары уйныйбыз, санамышлар, тизәйткечләр, бармак уеннары өйрәнәбез. 

 Без балаларны тәрбияләүдә режим вакытында бик еш әкият, сынамыш, санамыш, җырлы-биюле, хәрәкәтле уеннарны да киң кулланабыз(мәсәлән: “Чума Урдәкчума каз; Габдулла; Кәрия-зәкәрия:Тубәтәй;, татар халкының милли йолалары, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштырабыз. Көз көне балалар белән татар халкының яраткан бәйрәме – “Сөмбелә” бәйрәмен, ә яз көне бакчадагы барлык балалар белән бергәләп “Нәүрүз” бәйрәмен уздырдык. Балалар бу бәйрәмдә татар милли киемнәрен киеп төрле уеннар уйнадылар. Мәсәлән, “Капкалы”, “Күрсәт әле, үскәнем.”, “Кәрия-Зәкәрия”. Төрле бәйрәмнәр уздырганда балалар белән татарча җырлар, шигырьләр өйрәнәбез, әти-әниләр алдында матур итеп чыгыш ясарга тырышабыз.

Татарстан һәм Россия дәүләт тарихын белү – ул үткән тормыш кына түгел, ә бүгенгесе дә. Үз милләтебезне генә түгел, ә милләтләр, халыклар арасындагы дуслык, тигезлек принцыбын үзләштергәндә генә, бары тик милли хисләр хөрмәт ителгән җирдә генә без яңа буында гуманлы, культуралы, чын мәгънәсендә әхлаклы, милләтенә, халкына хөрмәт белән карый торган кешеләр үсүен күрербез.

 Балалар бәйрәмнәрне аеруча ярата. Әти-әниләр катнашында төрле мавыктыргыч ярышлар, бәйгеләр, бәйрәм иртәләре уздырабыз.

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Шуңа күрә һәр бала балалар бакчасыннан ук үзенең туган җире, тарихы, танылган шәхесләре белән кызыксынсын һәм горурлык хисе кичерсен иде.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

МИЛЛИ БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА БАЛАЛАРНЫ РУС ТЕЛЕНӘ ӨЙРӘТҮГӘ КОМПЛЕКСЛЫ ЯКЫН КИЛҮ

  Татарстан Республикасында ике дәүләт теле – татар һәм рус телләренең киләчәктә чын мәгънәсендә тигез хокуклы булып яшәеше өчен, беренче чиратта, татар телен татарларга гына түгел, башка ...

Чыгыш "Милли бәйрәмнәр балалар бакчасында"

 Бала үзен Кеше итеп тойсын өчен, аңарга милли горурлык, татар теленә мәхәббәт хисе тәрбияләргә кирәк....

Балалар бакчасында милли тәрбия бирү системасын проектлаштыру

Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми балаларыбызга тапшыру ─ хәзерге буынның төп вазифасы. Шул максаттан башкарылган тикшеренү  эше....

Балалар бакчасында милли тәрбиянең тоткан урыны

Без яшәгән заман тирән үзгәрешләр һәм үзгәртеп корулар чорына туры килә. Мәгариф системасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли тәрбия бирү бүген көнүзәк мәсьәләләрнең берсе санала....

Балалар бакчасында патриотик тәрбия бирү юллары

Балалар бакчасында патриотик тәрбия бирү юлларыУрмаем-горурлыгым,Данлы туган төбәгем.Синдәй матур җирне әлеБеркайда юк күргәнем....

Балалар бакчасында милли тәрбиянең роле.

Милли мәгариф шәхеснең җитлегү-камилләшү процессының нигезе, җәмгыятьнең мәдәни һәм интеллектуаль үсеш дәрәҗәсе күрсәткече. Халыкның кешелеклелек сыйфатлары гасырлар дәвамында формалаша һәм яңа буынга...