Балалар бакчасында патриотик тәрбия бирү юллары
статья (подготовительная группа)

 Балалар бакчасында патриотик тәрбия бирү юллары

118774

Урмаем-горурлыгым,

Данлы туган төбәгем.

Синдәй матур җирне әле

Беркайда юк күргәнем.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vakyt_gazeta.docx33.05 КБ

Предварительный просмотр:

 Балалар бакчасында патриотик тәрбия бирү юллары

118774

Урмаем-горурлыгым,

Данлы туган төбәгем.

Синдәй матур җирне әле

Беркайда юк күргәнем.

 

Туган тел – туган җир, Туган ил төшенчәләренең төп мәгънәсен бала аңына җиткерүче иң мөһим чара. Балаларга патриотик тәрбия бирү туган телдән башка мөмкин түгел. Баланың аңы үсү, белеме арту, чынбарлыкны танып-белүе һәм чын кеше булып тәрбияләнүе аның туган телен – ана телен белүенә бәйле.

Милләтебезгә карата олы ихтирам хисләре тәрбияләгәндә, татар халкының милли мирасыннан файдалануга җитди игътибар ителергә тиеш, шунда гына мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телне яхшы үзләштерүләренә, аны ана теле итеп кабул итүләренә ирешергә мөмкин.

Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата, ягъни ул бала күңелендә Туган илнең табигатенә, туган йортына, туган авылына яки

шәһәренә, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбәрәт.

Әхлакый-патриотик тәрбиянең кирәкле шарты булып әти-әниләр белән үзара тыгыз элемтә тора. Үз гаиләсенең тарихына кагылу балада көчле эмоцияләр барлыкка китерә. “Сезнең гаиләдә һәм сезнең кул астында булачак гражданин үсә… Илдә нәрсә генә булса да, сезнең күңелегез һәм сезнең фикерегез аша ул балаларга барып ирешергә тиеш”, – дип яза күренекле рус педагогы А.С.Макаренко. Укыту-тәрбия бирү процессында патриотик тәрбия бирү бакчада мөһим урын алып тора. Балаларга туган якны өйрәнү почмагы моның ачык мисалы.

Безнең уртанчылар  төркемендә дә Россия символикасы,Татарстан, Чувашстан символлары, флаг, герб, президентыбыз портреты урын алган. Туган ягыбызның тарихы, матур табигатен: баһадир Чатыр тау, челтерәп аккан чишмәләре, шәһәребезнең күркәм урыннары, күренекле кешеләре турында  папкалар ачып, танышып, һәрдаим яңартып торабыз. Җиңү паркына, туган якны өйрәнү музеена, Геройлар аллеясына, шәһәребез аша агучы Кара елга ярлары буена экскурсияләр ясау матур традициягә керде.

Шулай ук балалар бакчасыннан ерак тугел мэдэния йортында борынгы татар халкының тормышын күрсәткән мини-музей бар. Без анда балалар белэн экскурсиягэ барабыз.Анда төрле экспонатлар урнаштырылган: олы мич, чүлмәк, табагач, ипи пешерү җиһазлары, чиккән сөлгеләр, урын-җирләр, сандык, сандык эчендә милли ирләр һәм хатын-кызлар киемнәре һ.б. Балаларны шул әйберләр белән таныштырабыз, алар бик кызыксынып һәрбер әйберне игътибар белән карыйлар.

Балаларда милли хисләрне тәрбияләү эше аларга халык авыз иҗатын өйрәтү, татар балалар фольклорына  мөрәҗәгать итү белән дәвам иттерелә. Балалар белән кече яшьтән үк бишек җырлары тыңлыйбыз, көйләп курчаклар йоклатабыз, төрле чәбәкәй уеннары уйныйбыз, санамышлар, тизәйткечләр, бармак уеннары өйрәнәбез. Рәсем ясау, әвәләү эшчәнлекләрендә милли җырлар тыңлап, алган хисләребезне рәсемдә чагылдырабыз, милли бизәкләрне кулланып төрле композицияләрне кисеп ябыштырып эшлибез, түбәтәй, калфак , алъяпкыч, читекләр бизибез. Бу эшләрне балалар аеруча яратып башкаралар.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: патриотик тәрбия бирүне әхлак, экологик, эстетик һәм хезмәт тәрбиясеннән аерып алып карарга ярамый. Алар комплекслы рәвештә алып барылса гына, гражданлык хисләре тәрбияләүдә уңышка ирешеп була.

 Урмай авылынын «Лейсан» балалар бакчасынын

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

Феткуллина Динэ Гомеровна


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында белем-тәрбия эшен календарь планлаштыру

Район балалар бакчалары тәрбиячеләре семинарында ясаган чыгыш...

Балалар бакчасында милли тәрбия бирү системасын проектлаштыру

Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми балаларыбызга тапшыру ─ хәзерге буынның төп вазифасы. Шул максаттан башкарылган тикшеренү  эше....

Балалар бакчасында экологик тәрбия

Балалар бакчасында экологик тәрбия бугенге көндә дә көндәлек проблемаларның берсе булып тора....

Балалар бакчасында экологик тәрбия

Экология дөньякүләм әһәмиятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге белән бүген бөтен кеше алдына килеп басты. Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң...

Балалар бакчасында идеологик тәрбия.

Безнең «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Р. Кәлимуллин исемендәге Борындык төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең мәктәпкәчә беле...