Балалар бакчасында милли тәрбия бирү системасын проектлаштыру
материал на тему

Салахова Илхамия Галимовна

Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми балаларыбызга тапшыру ─ хәзерге буынның төп вазифасы. Шул максаттан башкарылган тикшеренү  эше.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Балалар бакчасында милли тәрбия бирү системасын проектлаштыру

Милли үзаң төшенчәсенең эчтәлеге: “Милләтләрнең милләт буларак яшәешен тәэмин итүче, башка милләтләр арасында эреп юкка чыгудан саклаучы күәтле тойгыдыр”

Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми балаларыбызга тапшыру ─ хәзерге буынның төп вазифасы. Күңелендә аз гына милли хисе булган кеше дә моңа битараф кала алмый торгандыр. Ана теле - сабыйларга аң-белем һәм тәрбия бирү өчен иң шифалы чишмә.

Соңгы елларда, милли хисләр тәрбияләү проблемасы кисәк кенә калкып чыкты. Хәзерге чорда радио һәм телевидение, урам йогынтысы балаларның аңына, рухына әдәпсезлек үрнәкләрен сеңдергән заманда, милләтнең гасырлар буе формалашкан тәҗрибәсе, әхлак кагыйдәләре югала бара. Менә шуның өчен дә мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә нәниләргә халкыбыз хәзинәләре нигезендә милли үзаң тәрбияләүгә аеруча  зур игътибар бирелергә тиеш.

Милли үзаңны үстерү бурычларын гамәлгә ашыру өчен, педагогик эшне ачык максатлар куеп, фәнни нигездә оештыру, белем-тәрбиянең эчтәлеген, метод һәм чараларын дөрес итеп билгеләү сорала.

Теоретик базаның булмавы тәрбия процессын катлауландыра. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда милли үзаң тәрбияләү буенча махсус эш үткәрү зарурлыгы һәм теоретик базаның булмавы каршылык  тудыра.

Бу каршылык тикшеренү проблемасын ачыкларга ярдәм итә:  Бүгенге шартларда мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән шушы юнәлешләрдә эшне ничек нәтиҗәле һәм максатчан итеп оештырырга була?

 Тикшеренү максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иптәшләренә, туганнарына, төрле милләт халкына булган хисләренең ролен теоретик нигезләрдә һәм  эксперименталь рәвештә тикшереп карарга.

   Тикшеренү объекты: Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда милли үзаң тәрбияләү процессы.

   Тикшеренү предметы: милли үзаң тәрбияләү процессында төрле эш формаларын куллану.

   Тикшеренү гипотезасы: милли үзаң тәрбияләү билгеле бер шартларны тормышка  ашырганда уңышлы булачак:

  • тәрбия процессы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төрле милләт халкына мәхәббәт тәрбияләү төшенчәсе эчтәлеген исәпкә алганда тормышка аша;
  • эш формалары эчтәлекле һәм кызыксындыручан итеп сайлаган очракта;
  • әби-бабаларыбызның үткән тормышы белән таныштыру этаплап алып барылса;

   Максаттан һәм гипотезадан чыгып, түбәндәге бурычларны куйдык:

  • тикшеренү проблемасы буенча педагогик, методик әдәбиятны өйрәнү, алдынгы эш тәҗрибәсе белән танышу һәм анализлау;
  • мәктәпкәчә яшьтәге балаларның гуманлы хисләр тәрбияләү үзенчәлекләрен билгеләү;
  • милли үзаң тәрбияләү күрсәткечләрен һәм дәрәҗәләрен ачыклау;
  • эксперименталь рәвештә туган телгә мәхәббәт тәрбияләү методикасын тикшереп карау.

   Тикшеренүнең методологик һәм теоретик нигезләре Туган җир, туган тел, туган табигать һәм аның данлы шәхесләренә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү мөмкинлеге һәм зарурлыгы турында фәнни хезмәткәрләрнең карашлары.

   Куелган бурычларны чишү өчен кулланылган тикшеренү методлары:

  • өйрәнелә торган проблема буенча педагогик әдәбиятны теоретик анализлау;
  • педагогик эксперимент (констатация, формалаштыручы, контроль этаплар);
  • балалар эшчәнлеген күзәтү;
  • эшчәнлек продуктларын өйрәнү;
  • тәрбиячеләр белән эш алып бару;
  • әти-әниләр белән эш;
  • балалар белән эш;
  • кызыксындыручан оешмалар белән эш.

         Тикшеренү эшенең фәнни яңалыгы  түбәндәгечә:

  1. мәктәпкәчә чорда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү;

б) балаларның төрле милләт халкына булган мөнәсәбәтләрен билгеләү;

в)   милли җанлы шәхес сыйфаты  буларак  үз милләтенә һәм башка милләт халкына  булган карашларын формалаштыруны теоретик нигезләү һәм эксперименталь тикшерү.

         Яклауга түбәндәге положенияләр чыга:

  1. Милли үзаң тәрбияләү мөмкинлеге һәм кирәклеге.
  2. Мәктәпкәчә чор – патриотик хисләр,  шул  исәптән  халыклар арасында дуслык тәрбияләү өчен иң сензетив период булып санала. Шушы чорда иң әһәмиятле әхлакый сыйфатлар формалаша.

3. Милли үзаң тәрбияләү максаты белән мәктәпкәчә учрежденияләрдә төрле эш формалары куллану.

Балалар бакчасында милли тәрбия бирү системасын проектлаштыруда өлкән тәрбияче роле

(слайд)

  • Методик әсбаплар булдыру
  • Идел буе халыклары турында мәгълүмат туплау
  • Милли проект буенча балалар бакчасы концепциясендә аерым бүлек булдыру
  • Милли тәрбия бирү эшен еллык планда чагылдыру
  • Иҗади төркем белән куелган максатны тормышка ашыру буенча системалы эш алып бару
  • Төрле оешмалар белән эш планы төзегәндә дә милли тәрбиягә игътибар бирү
  • Проблема буенча методик берләшмәләрдә чыгыш ясау
  • Яшь белгечләр белән тиешле дәрәҗәдә эшләү
  • Күргәзмәләр, конкурслар оештыру
  • Милли үзәкләр булдыру

Балалар бакчасында милли тәрбия бирү системасын проектлаштыруда тәрбиячеләр белән оештырылган эшләр

(слайд)

  • Педагогик киңәшмәләр
  • Мини конференцияләр
  • Семинар-практикумнар
  • Сәнгатьле укулар, консультацияләр
  • Бөек шәхесләр белән очрашу
  • Милли мәгарифне үстерү буенча перспектив планнар төзү, методик киңәшләр эшкәртмәсе булдыру, ачык шөгыльләр, методик берләшмәләр, бәйге-конкурслар оештыру
  • Үз белемен үстерү эшен камилләштерү, югары дәрәҗәдәге тәҗрибәләр белән уртаклашу

Балалар бакчасында милли тәрбия бирү системасын проектлаштыруда балалар белән оештырыла торган эшләр

(слайд)

  • шөгыльләр;
  • әңгәмәләр;
  • музыкаль әдәби кичәләр, викториналар;
  • өлкәннәр белән очрашулар;
  • бәйрәм иртәләре;
  • әти-әниләр белән берлектә төрле мавыктыргыч ярышлар, бәйгеләр;
  • күңел ачулар;
  • тематик кичәләр;
  • максатлы сәяхәтләр;
  • күргәзмәләр;
  • конкурслар;
  • җыелышлар һ.б.

Сабый чактан ук бала ана телен ишетә, әкиятләр аңа дөнья тәрәзәсен ачалар, балачакны эмоциональ яктан бизиләр, ягымлылык, өмет, ышаныч уяталар. Әкиятләр балаларны  дулкынландыра,  мавыктыра,  көлдерә,  елата. Һәрхалыкның үз әкиятләре бар, алар барысы да буыннан буынга әхлакый кыйммәтләрне тапшыралар.

Балаларны туган халкыбызның үткәне, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, гаилә шәҗәрәсе, йолалары һәм бүгенге тормыш белән таныштыру зарур.

Халык җәүһәрләрен балалар җиңел, табигый кабул итәләр. Аларда юмор да бар, ямансулык та, бер-береңә, иптәшләреңә, үз туганнарыңа һәм ниһаять иң мөһиме төрле милләт халкына тирән  мәхәббәт ята.

Балалар бакчасында милли тәрбия бирү системасын проектлаштыруда әти-әниләр белән оештырыла торган эшләр

  • Традициягә кергән һәм кермәгән алымнар кулланып төркем белән һәм гомуми җыелышлар үткәрү
  • Төрле ситуатив мәсьәләләр чишү
  • төрле мавыктыргыч ярышлар, бәйгеләр
  • күңел ачулар;
  • тематик кичәләр;
  • музыкаль әдәби кичәләр, викториналар;

Балалар бакчасында милли тәрбия бирү системасын проектлаштыруда җәмәгатьчелек белән эш

  • мәктәпләр белән эш
  • китапханәләр
  • педагогик уку йорты
  • музейларга сәяхәт
  • ишек алды клублары
  • автогородок

4. Нәтиҗә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында белем-тәрбия эшен календарь планлаштыру

Район балалар бакчалары тәрбиячеләре семинарында ясаган чыгыш...

Балалар бакчасында экологик тәрбия

Балалар бакчасында экологик тәрбия бугенге көндә дә көндәлек проблемаларның берсе булып тора....

Балалар бакчасында милли тәрбиянең тоткан урыны

Без яшәгән заман тирән үзгәрешләр һәм үзгәртеп корулар чорына туры килә. Мәгариф системасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли тәрбия бирү бүген көнүзәк мәсьәләләрнең берсе санала....

Балалар бакчасында экологик тәрбия

Экология дөньякүләм әһәмиятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге белән бүген бөтен кеше алдына килеп басты. Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң...

Балалар бакчасында милли тәрбиянең роле.

Милли мәгариф шәхеснең җитлегү-камилләшү процессының нигезе, җәмгыятьнең мәдәни һәм интеллектуаль үсеш дәрәҗәсе күрсәткече. Халыкның кешелеклелек сыйфатлары гасырлар дәвамында формалаша һәм яңа буынга...

Мәкалә БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА МИЛЛИ-ТӨБӘК КОМПОНЕНТЫН ТОРМЫШКА АШЫРУ ЮЛЛАРЫ.

Мәкалә БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА МИЛЛИ-ТӨБӘК КОМПОНЕНТЫН ТОРМЫШКА АШЫРУ ЮЛЛАРЫ....