Балалар бакчасында белем-тәрбия эшен календарь планлаштыру
календарно-тематическое планирование по теме

Вафина Файруза Габделхаевна

Район балалар бакчалары тәрбиячеләре семинарында ясаган чыгыш

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_sa.docx23.46 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль мәктәпкәчә белем учреждениесе

Субаш балалар бакчасы

Район балалар бакчалары тәрбиячеләре семинарында ясаган чыгыш

        II кв. категорияле тәрбияче

Вафина Фәйрүзә Габделхаевна

Сентябрь, 2013

          Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендәге эшчәнлек һәрвакыт алдан төзелгән билгеле план буенча алып барыла. Эшчәнлекне системалы эзлекле алып бару өчен берничә төрле планлаштыру кулланыла:

  1. Мәктәпкәчә белем учреждениесенең перспектив планы.
  2. Еллык эш планы.
  3.  Һәр специалист һәм администрациянең шәхси планы.
  4. Яшь үзенчәлекләренә карап календарь һәм перспектив планнар.

            Төп белем бирү планы булып еллык эш планы тора. Шуннан чыгып белем һәм тәрбия эшчәнлеген төзү өчен юнәлеш бирелә.Төркемнәрдә тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеген оештырганда күпчелек календарь планнар сорала. План төзегәндә  тәрбиячеләр алдында кайбер кыенлыклар туарга мөмкин.

         Беренче чиратта тәрбияче календарь планның нинди максат белән төзелүен аңларга тиеш. Планда билгеле конкрет вакыт аралыгына белем-тәрбия эшенең максатлары, төп эш төрләре, төп эшчәнлек һәм аны оештыру, куелган максатны чишү чаралары чагылырга тиеш. Анда белем һәм тәрбия бирүнең төрле формалары, чараларның характеры һәм бәйләнеше, балаларның тәрбияче тарафыннан оештырылган мөстәкыйль һәм коллектив эшчәнлеге күренә.

           Белем бирү процессын билгеле бер тәртиптә төзегәндә, белем бирү бурычлары бер-берсен баетырга, тулылындырырга сәләтле. Шундый мөмкинлекләрне белем бирү процессын планлаштырганда исәпкә алырга кирәк.  Планлаштыруның төп максаты- мәктәпкәчә мәгарифнең төбәк программасын тормышка ашыруда педагоглар эшчәнлеге эчтәлеген үзара килешү буенча системалы эш алып бару. Мәктәпкәчә  белем учреждениеләрендә төркемнәрдәге календарь планнар педагоглар киңәшмәсенең карарына карап,  5-10 көнгә төзелә. Төрле яшьтәге балалар белән тәрбия һәм белем бирү процессын планлаштыруның үзенчәлеклре бар.

          Беренче. Укыту-тәрбия процессында максатлар, бурычлар, эчтәлек, методлар һәм оештыру формалары ачык чагылырга тиеш.  Әлеге педагогик таләп балаларга белем һәм тәрбия бирүгә бербөтен итеп карау идеясенә юнәлтелгән. Балаларның белем һәм тәрбияви үсешенә карап тәрбияче тәрбияви бурычларны билгеле бер вакытка конкретлаштыра.  Үсешнең төрле юнәлештәге белем бирү бурычлары бер-берсен тулыландыралар һәм баеталар.

            Икенче. Балаларның эшчәнлеген оештырганда планда төп чараларның берсе булып өлкәннәрнең сөйләм эшчәнлеге тора. Тәрбия эшчәнлеге планга түбәндәге методларны керткәндә генә тулы була ала: аңлату, күнегүләр эшләү, сөйләү, әңгәмә һ.б. Тагын бер таләп- тәрбия һәм белем бирү процессының эчтәлеге, форма һә методлары балаларның яшь һәм шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелергә  тиеш. Шулай ук балаларның эшчәнлеген планлаштырганда һәр баланың үсеш дәрәҗәсе һәм аның белән индивидуаль эшләү исәпкә алына. План төзегәндә шулай ук балаларның үти алуларын, системалылык һәм эзлеклелек  истә тотыла.Тәрбияче аны төрле эшләр белән тулыландыруны дөрес уйлап бетерергә тиеш. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар әле үзләре генә сюжетлы-рольле уеннар да оештыра, әкият тә сәхнәләштерә, табигый материалдан әйберләр дә ясый белмиләр. Аларга һәрвакыт зурлар ярдәме кирәк. Шуның өчен тәрбияче, балаларга ярдәм итү максаты белән, төрле кызыклы һәм иҗади эшләр оештыра. Кечкенәләр төркеменнән үк балалар төрле бәйрәмнәрне, кичәләрне, зурлар төркеме балалары белән очрашуны сөенеп көтеп торырга тиеш.

        Һәр планлаштырган эш максатчан һәм тәрбияви булырга тиеш. Тәрбияченең эзлекле һәм системалы эшләве аңа куелган максатка ирешергә һәм тәрбияләү процессында өзеклек кертмәскә ярдәм итә. Планлаштыруның  иң төп шарты- аның  балалар бакчасының еллык эш планына нигезләнгән булуында.

        Педагогик таләпләрдән тыш план язуга  билгеле  бер аерым таләпләр дә куела. План чиста, зур һәм аңлаешлы язу белән язылырга тиеш. Еллык планда язылган максатларны чишү формалары аерым бер тамга белән билгеләнә, мәсәлән, милли тәрбия- түбәтәй, экология-чыршы, ПДД-светофор, патриотик тәрбия-флажок.

План дәфтәренең беренче битенә заглавие, төркем номеры, ике тәрбияченең дә исем, фамилиясе, шулай ук планның башланган һәм беткән көннәре языла. Икенче биттә балалар бакчасының еллык бурычлары күрсәтелә. Өченче битне үткәрелү вакыты күрсәтелгән шөгыльләр челтәре алып тора. Дүртенче биткә шушы төркемгә йөрүче балаларның туган еллары һәм көннәре күрсәтелгән исемлеге урнаштырыла һәм исемлекнең астына төркемдә ничә малай һәм кыз йөрүе языла. Соңгы биттә кулланылган әдәбият санала. Барлык төзелгән планнарга бакча мөдире яки өлкән тәрбиячегә тикшерүләрне билгеләп бару өчен дәфтәр өстәлә. Ул анда үзенең күзәтүләрен һәм фикер-тәкъдимнәрен язып бара.

            Һәр календарь көннең планы алдагы өлешләрдән торырга тиеш:

  • Иртәнге як
  • Иртәнге гимнастика комплексы
  • Шөгыль
  • Прогулка
  • Кичке як

Иртәнге якны планлаштыру.

Иртәнге якта үткәрелүче барлык чаралар балаларда уңай эмоциональ кәеф тудыру һәм төркем тормышында актив катнашу өчен көне буена җитәрлек көч бирә. Бу вакыт аралыгына түбәндәге эш төрләре планлаштырыла:

  • Картиналар, предметлар, альбомнар карау һәм күзәтү : бер бала белән,  подгруппа, барлык балалар белән табигать күренешләрен, социаль эшчәнлекне һәм өлкәннәр хезмәтен күзәтү
  • Әңгәмә (тирә-юнь, балалар бакчасына килгәндә юлда нәрсәләр күргән, яраткан уенчыклары, телевизор тапшырулары, гаилә һ.б. турында)
  • Уеннар ( рольле-сюжетлы, театральләштерелгән, дидактик, төзү, аз хәрәкәтле һ.б.)
  • Индивидуаль эш( культура-гигиена күнекмәләре, сөйләмдә авазларны дөрес әйтү культурсы, булган белем-күнекмәләрне ныгыту, еш авыручы балалар белән эшләү һ.б.)
  • Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге
  • Әти- әниләр белән эш(бала  турында, аның хәле, төркемдәге эшләр, балалар бакчасының эшчәнлеге турында әңгәмәләр)

Планда күрсәтелә:

  • Эшчәнлекнең исеме
  • Оштыру төре (кем белән үткәрелә: төркем белән яки индивидуаль, балаларның исеме күрсәтелә)
  • Эш төренең максаты
  • Җиһазлау
  • Әңгәмә, сораулар

Төркемдә шөгыльне планлаштыру

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүдә төп эшчәнлек-шөгыльләр. Планда аның катлаулылыгы исәпкә алынырга тиеш. Шуңа күрә, балалардан югары акыл эшчәнлеге таләп итүче шөгыльләрне дүшәмбе һәм җомга көннәрендә үткәрү тыела.Балларның эшчәнлегендә иң югары күрсәткечләр сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә күренә.Шушы көннәрдә сөйләм үстерү, математика, грамотага өйрәтү шөгыльләрен планлаштыру һәм үткәрү максатчанрак була. Алар хәрәкәтләнү характерындагы шөгыльләр (музыка, физкультура) белән чиратлаштырыла.

Планда түбәндәге мәгълүматлар күрсәтелә:

  • Шөгыльнең темасы
  • Программа эчтәлеге (белем бирү, үстерү, тәрбияви бурычлар, сүзлек эше)
  • Методик алымнар
  • Шәхси эш
  • Материал һәм җиһазлау
  • Балаларга сораулар
  • Шөгыльнең өлешләрен эзлекле күрсәткән кыскача шөгыль барышы

Бу гомуми мәгълүматтан тыш өстәмә белем бирү педагогларының шөгыльләре өстәмәләр сорый. Аларның планында физкультурада төп хәрәкәтне күрсәтүче күнегүләр,  музыкада репертуар, ә татар телендә сүзлек эше күрсәтелергә тиеш.

Прогулканы планлаштыру.

Календарь планда прогулкага чыгу ачык күренеп тора. Аның максаты билгеләнә:

  • Организмны чыныктыру
  • Һәр баланың физик үсеше
  • Балаларның табигать күренешләре һәм тирә-юньдәге предметлар турындагы күзаллауларын киңәйтү
  • Хезмәт күнекмәләрен формалаштыру
  • Әхлак тәрбиясе бирү
  • Эмоциональ кәефләрен күтәрү

        Прогулканы планлаштыру өчен аның берничә өлештән торуын онытмаска кирәк. Урамга чыккач тере һәм тере булмаган объектларны: кошлар, бөҗәкләр, җәнлекләр, кояш, кар, су, ком, балчык һ.б. күзәтергә мөмкин. Тирә-юньдәге эшчәнлекне күзәтү һәм аның кем яки нәрсә белән уздырылуы курсәтелергә тиеш. Прогулка эченә хезмәт тәрбиясе дә керә.Прогулканың төп компоненты булып хәрәкәтле уеннар тора. Аларны сайлау ел фасылларына, һава торышына, алдагы шөгыльләргә, прогулканы үткәрү вакытына (иртә яки кич белән) бәйле. Хәрәкәтле уеннарны планлаштырганда аларның исемен һәм максатын күрсәтергә кирәк. Саф һавада берничә бала белән индивидуаль эш алып  барыла.  Ул баланың физик һәм   әхлакый сыйфатларын камилләштерү, психик процессын үстерүгә юнәлтелә. Планда  эшчәнлекнең исемен, максатын, баланың исемен күрсәтергә кирәк. Прогулкада мөстәкыйль эшчәнлекне планлаштыру мөһим. Аны оештыру өчен кирәкле җиһазлар алдан әзерләп куела: уеннарга атрибутлар, эш кораллары, спорт инвентаре, рәсем сәнгатенә материал. Планда эшчәнлекнең төре, максаты, оештыру формасы, кулланылган җиһазлар күрсәтелә. Ниһаять, максатчан прогулкага (көнкүреш объектларына) яки экскурсиягә (табигый урыннарга, болынга, су буена, авыл хуҗалыгы объектларына) барырга мөмкин. Балалар бакчасы уен мәйданчыгыннан чыгучы экскурсияләр уртанчылар төркеменнән башлап планлаштырыла.

Кичке якны планлаштыру

     Кичке яктагы эшчәнлекне дөрес планлаштыру шулай ук бик мөһим. Планда үткәрелгән чараларның максаты күрсәтелә:

  • Көне буена планлаштырган программа материалын ныгыту
  • Уен эшчәнлеге аркылы мораль-ихтияр сыйфатлар тәрбияләү
  • Балалар арасында дуслык элемтәләре  формалаштыру
  • Актив ял итү өчен төркемдә уңайлыклар һәм әйбәт климат тудыру
  • Балаларны алдагы шөгыльләргә әзерләү

Шулай ук эшчәнлекнең төре, формасы, оештыру һәм кемнәрбелән үткәрелүе күрсәтелә.

Балалар белән түбәндәге эш төрләре үткәрелә:

  • Фронталь (коллектив хезмәт, күңел ачулар, уен-сәхнәләштерүләр, хәрәкәтле уеннар)
  • Подгруппа белән (дидактик уеннар, сюжетлы-рольле уеннар, мөстәкыйль эш)
  • Индивидуаль ( шигырьләр, җырлар өйрәнү, хезмәт күнекмәләрен үтәү)

          Эшчәнлекнең төрләре түбәндәгечә булырга мөмкин: уеннар, хезмәт тәрбиясе, күңел ачулар, прогулка, шөгыль алдыннан үткәрелүче эшчәнлек, әти-әниләр белән эш, балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге, балалар белән индивидуаль эш.

           Белем һәм тәрбия эшен календарь планлаштыруның гомуми таләпләре шундый. Иң мөһиме-яңалык кертүдән курыкмау. Эшчәнлекнең традицион төрләрен генә планлаштырмаска, яңаларын да кертергә, яңа тәҗрибәләрнең нәтиҗәләрен кулланырга, шулай ук хәзерге заман әдәбиятыннан һәм алдынгы басмалардан алырга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында ян,а ел очен сценарий "Ян,а ел маж,аралары"

Өлкэннэр төркеме өчен язылган сценарий....

Җомга бәйрәме.“Балалар бакчасында бәйрәмнәр һәм күңел ачу чараларын планлаштыру”

Халкыбызның борынгы гореф - гадәтләре, йолалары һәм милли бәйрәмнәре аша  балаларда үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү....

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү программасы

Балалар бакчасында сәләтле балаларны ачыклау...

Белем бирү һәм тәрбия эшенең календарь планы апрель ае

Икенче кече яшьтәгеләр төркемендә, язгы куренешләр белән танышу....

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү тәрбия һәм белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен актуаль мәсьәлә булып тора. Сәләтле балалар белән эшләү системасының максаты – һәр балада таби...

Чыгыш: “Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре”

Выступление для воспитателей на татарском языке...

Статья на татарском языке "Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре"

Статья содержит материал об особенностях работы с одарёнными детьми в детском саду....