Балалар бакчасында милли тәрбия.
статья (старшая группа)
Соңгы елларда, милли хисләр тәрбияләү проблемасы кисәк кенә калкып чыкты. Хәзерге чорда телевидение һәм интернет йогынтысы балаларның аңына, рухына әдәпсезлек үрнәкләрен сеңдергән заманда, милләтнең гасырлар буе формалашкан тәҗрибәсе, әхлак кагыйдәләре югала бара. Менә шуның өчен дә безнен “Ләйсән” балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга халкыбыз хәзинәләре нигезендә милли үзаң тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирәбез.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 21.33 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы
МББУ "Зөя бистәсе гомуми үсеш бирүче "Ләйсән" балалар бакчасы"
“ Ләйсән” балалар бакчасының зурлар төркемендә милли тәрбия бирү”
Гыймадиева Гөлнара Гыйльфан кызы
югары квалификацион категорияле тәрбияче
Соңгы елларда, милли хисләр тәрбияләү проблемасы кисәк кенә калкып чыкты. Хәзерге чорда телевидение һәм интернет йогынтысы балаларның аңына, рухына әдәпсезлек үрнәкләрен сеңдергән заманда, милләтнең гасырлар буе формалашкан тәҗрибәсе, әхлак кагыйдәләре югала бара. Менә шуның өчен дә безнен “Ләйсән” балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга халкыбыз хәзинәләре нигезендә милли үзаң тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирәбез.
Безнең балалар бакчасында белем һәм тәрбия бирү эшен федераль дәүләт мәгариф стандартларына туры килерлек итеп, балаларны белемле, акыллы, сәләтле итеп тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Бүгенге көндә балаларда туган телебезгә, милләткә һәм аның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбияләү- иң мөһим бурычларның берсе. Бала үзен чын кеше итеп тойсын өчен , аңарда туган телгә мәхәббәт, татар халкының тарихы һәм сәнгатенә кызыксынучанлык, милли горурлык хисе тәрбияләргә, халкыбызның борынгы гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре турында өйрәтергә кирәк.
Шуннан чыгып безнең төп максатыбыз:
-Балаларның Татарстан Республикасы турындагы гомуми күзаллауларын үстерү
-Үзебезнең күпмилләтле илебез турындагы белемнәрне тирәнәйтү
-Идел буе халыкларының традицияләре, уеннары, милли киемнәре белән таныштыру.
Иң беренче булып төркемебездә милли үзәк булдырдык. Анда балаларга Татарстан, анда яшәүче күпмилләтле халык турында мәгълүмат бирү өчен төрле тематик һәм информацион материаллар тупладык: Татарстан символикасы, ил башлыкларының фотографияләре, Татарстан республикасының башкаласы Казан шәхәре турында күргәзмә материал, язучылары, композиторлары турында мәгълүмат, татар, рус халкының милли киемнәр белән киенгән курчаклар, татар халык һәм рус халык милли бизәкләре , дидактик уеннар. Милли киемнәрне чагылдырган папкалар булдырылды.
Режим вакытларында милли киемнәр төшерелеп ясалган рәсемнәр буейбыз. Татар орнаментлары белән милли киемнәрне бизәргә өйрәтәбез. Иҗади сәнгат эшчәнлегендә “Яфрак”, “Ләлә” , “Кыңгырау” бизәкләрен кулланабыз. Бу эшләребезне эшләгәндә балалар янына кунакка милли киемнәрдән курчаклар киләләр. Нәкъ болай эшләгән очракта балаларның кызыксынучанлыклары, тырышлык һәм активлыклары тагы да арта.
Әлеге почмакта мили киемнәр, милли бизәкләрне тагы да яхшырак үзләштерү өчен күп кенә дидактик уеннар булдырдык. Дидактик уеннар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүчекөчле чараларның берсе. “Казан хәзинәсе”, “Курчакны киендер”, “Кубиклар”, “Күңелле домино” дигән дидактик уеннарны балалар бигрәк тә яратып уйныйлар.
Әкият почмагында русс һәм татар халык әкиятләренә күп урын бирелгән. Балалар монда бер-берләренә әкиятләр сәйләп уйнарга яраталар.
Һәр халыкның үз әкиятләре бар, алар барысы да буыннан буынга әхлакый кыйммәтләрне тапшыралар. Бу әкиятләр балаларны дулкынландыра, мавыктыра, көлдерә, елата. Халык әкиятләренә төшерелгән мультфильмнарны балалар аеруча да яратып карыйлар.
Милли –мәдәни тәрбия бирү максатыннан балалар белән әкиятләр куябыз. Халкыбыз тарафыннан иҗат ителгән әкиятләрне сәхнәләштереп уйнап, балалар уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга, әкият геройларының уй-хисләренә, эш- гамәлләренә дөрес бәя бирә белергә, мәрхәмәтле, рәхимле- шәфкатьле, ярдәмчел булырга өйрәнәләр. Әкият геройлары белән танышу аша аларның борчу-шатлыкларын, рухи халәтләрен аңларга өйрәнәләр, әдәп-әхлак кагыйдәләрен, тормыш тәҗрибәсен үзләштерәләр.
Милли бәйрәмнәре, гореф гадәтләре турында балалар белән әңгәмәләр үткәрәбез. Милли бәйрәмнәребез белән танышу ,гореф-гадәтләребезне барлау аша балаларбызда милли үзаң, милли традицияләргә мәхәббәт тәрбиялибез. Бу бәйрәмнәрдә халкыбызның гомер-гомергә эшчән, әдәпле, кунакчыл, ачык йөзле, михырбанлы булуын күрсәтәбез. Аларның мәгънәле тормышын күрсәткән шөгыльләрен, һөнәрләрен, гореф-гадәтләрен балаларның күңелләренә салып калдырырга кирәк.
Ә менә татар халкының милли бәйрәме булган “Сабантуй”ны, “Нәүрүз”не, рус халканын “Маслянца”сын ел саен уткәрәбез. Бу бәйрәмнәрне үткәргәндә балалар бик күп шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнәләр. Милли уеннар уйныйлар.
Балаларны милли рухта тәрбияләү. үзебезнең бәхетле киләчәгебезне үстерү- безнең мөһим бурыч.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында белем-тәрбия эшен календарь планлаштыру
Район балалар бакчалары тәрбиячеләре семинарында ясаган чыгыш...

Балалар бакчасында милли тәрбия бирү системасын проектлаштыру
Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми балаларыбызга тапшыру ─ хәзерге буынның төп вазифасы. Шул максаттан башкарылган тикшеренү эше....

Балалар бакчасында милли тәрбиянең тоткан урыны
Без яшәгән заман тирән үзгәрешләр һәм үзгәртеп корулар чорына туры килә. Мәгариф системасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли тәрбия бирү бүген көнүзәк мәсьәләләрнең берсе санала....
Балалар бакчасында милли тәрбиянең роле.
Милли мәгариф шәхеснең җитлегү-камилләшү процессының нигезе, җәмгыятьнең мәдәни һәм интеллектуаль үсеш дәрәҗәсе күрсәткече. Халыкның кешелеклелек сыйфатлары гасырлар дәвамында формалаша һәм яңа буынга...

Мәкалә БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА МИЛЛИ-ТӨБӘК КОМПОНЕНТЫН ТОРМЫШКА АШЫРУ ЮЛЛАРЫ.
Мәкалә БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА МИЛЛИ-ТӨБӘК КОМПОНЕНТЫН ТОРМЫШКА АШЫРУ ЮЛЛАРЫ....

Мастер – класс «Балалар бакчасында милли тәрбия»
Максат: Татар халкының гореф гадәтләрен искә алып сандык ясау серләре белән танышу. Нәсел дәвамчысы булган сандыкчы Шаманов Нәкыйп Кәшип улы белән очрашу.Бурыч: Балаларны халкыбызның элек-электә...
