Балаларны социаль тормышка әзерләүдә театраль эшчәнлекнең роле.
консультация (подготовительная группа) на тему

Балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм театр түгәрәкләрен җитәкләүче педагоглар өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dokument_microsoft_word_3.doc42 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет районының

“Катнаш төрдәге татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

261 нче балалар бакчасы “муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Балаларны социаль тормышка әзерләүдә

театраль эшчәнлекнең роле.

Казан шәһәре Совет районының

“Катнаш төрдәге татар телендә

тәрбия һәм белем бирүче

261 нче балалар бакчасы “муниципаль

автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

 1 кв. категорияле

тәрбияче - Шакирова

Рузалия Талгатовна.

Казан

Сәнгати – эстетик тәрбия бирү, мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениесенең тәрбия бирү процессында зур урын биләп тора. Бала шәхесенең эстетик яктан үсеше өчен төрле формадагы сәнгать эшчәнлекләре – рәсем, музыка, сөйләм сәнгате һәм башка сәнгать төрләре җавап бирә. Эстетик тәрбия бирүнең бурычы булып, балаларда эстетик кызыксыну, ихтыяҗ булдыру һәм иҗади уйлый, фикер йөртү сәләтләрен формалаштыру тора. Ә бу бурычны тормышка ашырырга театраль эшчәнлек ярдәм итә.

Ә нәрсә ул театр? Театр-  ул тылсымлы бер дөнья, ул дөньяда бала уйнап шатлана, ә уен аша бала дөньяны танып белә. Театр – ул балаларга уен аша якын булган һәм аңлаешлы сәнгать төрләренең берсе. Ул баланың гомум тәрбиялелек сыйфатларын күтәрә һәм замана таләпләренә җавап бирүче шәхес тәрбияләргә булыша.

Театраль эшчәнлек белән шөгыльләнү бала үсешенә нинди йогынты ясый соң?

Балалар бакчасында театраль эшчәнлек түбәндәге эш төрләрен үз эченә ала:

- иҗат активлыгы өчен шартлар тудыра;        

- әкиятләрне сәхнәләштерү аша театраль – уен эшчәнлегенә кызыксыну уята;

- сәхнәләштерүнең сәнгати чараларын ( гәүдә торышы, мимика, интонация, хәрәкәтләр) кулланырга өйрәтә;

- рольләр тудырганда, аларны башкарганда балаларның күзаллауларын һәм фантазияләрен үстерә;

- театр культурасы күнекмәләре тәрбияли;

- әхлакый тәрбия бирә (геройларның кылган гамәлләренә, кайбер әхлакый сыйфатларына(яхшы, начар, усал, кыю) бәя бирә белергә өйрәтә;

- сәнгати образлар тудырганда музыкаль сәләтләрен камилләштерергә булышлык итә;

- психик процессларны үстерә( игътибар, хәтер, кабул итү -  восприятие, фикер йөртү – мышление, кузаллау – воображение);

- моториканы, хәрәкәт координациясен, сыгылмалыкны камилләштерүгә  булышлык итә;

- балаларны эмоциональ – ихтыяри юнәлештә үстерә;

- уйлау – фикерләү  сәләте үсә;

- үзара аралашу, хис – тойгыларны белдерә алу күнекмәләре формалаша;

- диалогик сөйләмне, сөйләмнең грамматик төзелешен, бәйләнешле сөйләмне үстерә;

- сөйләм теле камилләшә, сүзлек запасы тулылана, активлаша, авазларның дөрес әйтелешен камилләштерергә ярдәм итә;

- милли традицияләрне саклау һәм үстерүгә омтылыш туа, милли үзаң үсә;

Театраль эшчәнлек белән шөгыльләнү  балаларны социаль тормышка әзерли, иптәшләренә, өлкәннәргә, тирә - юньдәгелэргә карата уңай караш формалаштыра, һәрбер баланаң шәхес буларак үсешенә булышлык итә. Баланың шәхес булып формалашуы, аның индивидуаль “мин”е (я)  бик иртә башлана һәм әкрен генә үсә бара. Бала үзен танып белергә өйрәнә.Үзенең тышкы кыяфәтенә, тәртибенә, фикерләренә бәя бирэ. Күмәк эшчәнлек процессында балаларда үзара аралашу теләге туа. Бер – береңә ярдәмләшү, иптәшең өчен борчылу, аның хәленә керә белү, ихтирам, ярату хисе формалаша. Шул ук вакытта бала башка балаларның фикеренә колак салырга , үзенеке белән чагыштырырга һәм аерманы күрә белергә өйрәнә. Бу исә үз чиратында балага үсә төшкәч, киләчәктә кешеләргә толерант мөнәсәбәттә булырга нигез булып тора. Социаль тормышта үз – үзеңне дөрес тоту, үз фикереңне исбатлау күнекмәсе, үз – үзеңә ышану һәм үзеңнең хисләреңне театраль эшчәнлектә сынап, катнашып карарга мөмкинлек бирә. Чөнки һәрбер әдәби әсәр яки әкият мәктәпкәчә яшьтәге бала өчен әхлак тәрбиясе бирә, “дуслык”, “яхшылык”, “дөреслек”, “кыюлык” төшенчәләрен ачарга булыша.

         Шуңа бәйле рәвештә безнең балалар бакчасында һәр атнаның җомга көнендә, көннең икенче яртысында  “Бөреләр” иҗат театр түгәрәге эшләп килә. “Бөреләр” дип аталуы очраклы түгел, чөнки һәр баланың сәләте, таланты яңа ачылып килгән бөрене хәтерләтә. Түгәрәккә уку елының беренче кварталында - зурлар, икенче кварталында -  мәктәпкә әзерлек төркеме, өченче кварталында – уртанчылар төркеме  балалары йөри.

Эш  түгәрәк планын төзүдән башлана. Уку елы башында еллык перспектив план төзелә. Планга әкиятләр куюны гына түгел, балалар язучылары, аларның тормышлары, язган әсәрләре, әкиятләр, шигырьләр, риваятьләр белән танышу, артистлар башкаруында язмалардан әкиятләр, музыка тыңлау, әкият геройларын рәсемгә төшерү, әңгәмәләр үткәрү керә. Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан аларның үзләренә  әкият уйлап чыгарырга, иптәшләренә сөйләп карарга мөмкинлек бирәм. Театр түгәрәгенә балалар үз теләкләре, әти - әниләр теләге, төркем тәрбиячеләре белән киңәшләшеп туплана.

Куелачак әкият өстендәге эшне әкиятнең эчтәлеге белән танышудан башлыйбыз. Ягъни, башта сәхнәләштереләчәк әсәрнең эчтәлеге белән  таныштырам, геройлар турында фикер алышабыз. Һәрбер нәни тыңлаучыны куелачак тамаша белән кызыксындырырга тырышам. Балаларның сәләтләрен истә тотып төркем тәрбиячеләре белән берлектә рольләрне бүләбез.Театраль күренештә катнашучы персонажларның сүзләре  балаларга язып таратыла. Алар әти - әниләре белән берлектә сүзләрне өйрәнеп, ятлап киләләр. Сүзләрне өйрәнеп килгәннән соң сәхнәләштерүнең сәнгати чараларын (гәүдә торышы, мимика, интонация, хәрәкәтләр) кулланырга өйрәтәм. Сүзләрне, җөмләләрне төрле темпта (шатланып, аптырап, моңсуланып, кычкырып, тиз, акрын)  әйтергә өйрәнәбез. Шул рәвешле балаларның сөйләм сыгылмалыгы һәм интанацион – көйле сәнгать төре (мелодико – интанационная выразительность) үсә. Куелачак спектакльләр музыкаль бизәлешкә бай булырга тиеш, чөнки музыка һәрбер геройның характерын ассызыклап тора һәм нәни артистларыбызга музыкага кушылып геройлар хәрәкәтләрен тасвирлау җиңелерәк бирелә. Моңа бәйле юнәлештә хәрәкәт координациясе камилләшә, ритмны тоемлау хисе барлыкка килә. Театрны, куелачак спектакльнең сүзләре дә бер уеннан икенчесенә яхшырак балаларның исләрендә кала, балалар шул рәвешле сәнгатьлелек алымнарын үзләштерәләр, ягъни “образ” га керәләр. Вакыт үтү белән артистлык осталыгының нигезләренә төшенәләр. Сүзләрне ачык һәм төгәл  интонацияле әйтергә, үзләрен сәхнәдә дөрес тота белергә, тамачашылар, иптәшләре  алдында чыгыш ясарга өйрәнәләр. Балаларның күңелендә үзләренең ирешелгән уңышларыннан ләзәттләнү хисе барлыкка килә. Рольләр өйрәнү белән параллель рәвештә спектакльгә әзерлек эшләре дә башлана. Балалар белән бергәләп декорацияләр турында сөйләшәбез, спектакльгә нинди костюм киячәгебез турында фикер алышабыз. Әкиятне куйганнан соң кайбер җитешсезлекләр турында әңгәмә үткәрәбез. Югарыда әйтеп үтелгәннәрнең барысы да күзаллаулары (воображение) аз  дәрәҗәдә үскән балалар өчен бик кирәк.Үзебезнең өйрәнгән спектакльләребез белән ата – аналар, гомуми бакча җыелышларында, туган көн бәйрәмнәрендә һәрдаим чыгыш ясап торабыз. Театраль уеннар, күренешләрдә балалар бик теләп катнашалар, карыйлар, җылы кабул итәләр. Балалар геройлар белән бергә көләләр, аларга кушылып моңаялар, хәтта елап алырга да мөмкиннәр.

Без А. Алишның “Сертотмас үрдәк”, Резеда Валиеваның “Яшелчә бакчасында”, Ф. Яруллинның “Баз бакасы”, “Сәламәтлек бәхет бит ул, аның кадерен белегез!”, “Заманча Кызыл калфак”, “Су анасы – 2” х.б. пьесаларны сәхнәләштердек. Әлеге куелган спектакльләрне әти - әниләр бик яратып карадылар. Хәтта үзләренең фикерләрен район газетасы битләрендә бастырып та чыгардылар.

Театр түгәрәге балаларны тормышны танып белергә өйрәтә һәм аларга әхлак  тәрбиясе бирүдә  дә гаять мөһим урынны алып тора. Театр түгәрәгенэ йөргән һәр бала да  киләчәктә  сәхнә остасы, театр эшлеклесе булмас. Ләкин кайсы гына һөнәри юнәлешне сайласалар да, аларга кешеләр белән аралаша, сөйләшә белү күнекмәләре, иҗади сәләтләре киләчәктә, тормышта һичшиксез, ярдәм итәр.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: педагог балаларны чын күңелдән яратып, шәхси иҗади эшчәнлеге белән кызыксынып, тәрбияләнүчеләрен үзе ия булган осталыкка һәвәсләнеп өйрәткәндә һәм балаларны социаль тормышка яраклы итеп тәрбияләгәндә генә югары уңышка ирешә ала. Түгәрәкне алып бару өчен вакыт, түземлелек һәм хыял да кирәк. Ләкин үзара дус булып, оешканлык белән үтәлгән эш кенә балаларга иҗади шатлык китерә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект эше. Республикада билингваль белем бирүне тормышка ашыруда дидактик уенның роле.

Республикада билингваль белем бирүне тормышка ашыруда дидактик уенның роле....

“Мин диңгез ясыйм...” Зурлар төркемендә тәрбияче белән балаларның иҗади сәнгать буенча уртак эшчәнлекнең конспекты

Максат: балаларны традицион булмаган юллар белән рәсем ясарга өйрәтү.Бурычлары: балаларның диңгез, аны тасвирлап язучы рәссамнар турындагы белемнәрен үстерү; диңгездә яшәүчеләрнең атамаларын ныгыту; б...

Балаларны рус теленә өйрәтүдә ата-аналарның роле

Балаларны рус теленә өйрәтүдә ата-аналарның роле...

Балаларның социаль шәхси үсешендә уеннар эшчәнлеге.

Федераль таләпләр буенча,балалар бакчасында тәрбиячеләр,иң беренче баланы шәхес итеп тәрбияләргә,аның индивидуаль үзенчәлекләрен искә алырга,кызыксынучанлык,иҗади фикерләү дәрәҗәсен үстерергә,акыл хез...

5-6 яшьлек балаларның тормышында уенчыкларның роле (әти-әниләр җыелышында чыгыш).

Уенчыкның бала өчен күңел ачу чарасы гына түгел, эффектив үсеш инструменты да, хәрәкәтләрне камилләштерүче, сөйләмне активлаштыручы ярдәмлек булуы турында әйтелә....

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә өйрәтүдә дидактик уеннарның роле.

Мәктәпкәчә яшьтәге  балаларны татар  теленә өйрәтүдәдидактик уеннарның роле....