"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда уен аша социаль коммуникатив сәләтләрен үстерү" педагогик киңәшмәдә “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның социаль-коммуникатив үсешен формалаштыру” темасына чыгыш
учебно-методический материал

Гатина Гузель Хаметхафизовна

Выступление для педагогов на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sotsial_kom_usesh.docx19.76 КБ

Предварительный просмотр:

"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда уен аша социаль коммуникатив сәләтләрен үстерү" педагогик киңәшмәдә

“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның социаль-коммуникатив үсешен формалаштыру” темасына чыгыш

чыгышны Гатина Г.Х. әзерләде.

   Мәктәпкәчә яшь ул-шәхеснең үсешендә иң мөһим чор. Бу чорда бала үзен чолгап алган тирәлек, кешеләр, табигать дөньясы белән таныша, аралаша башлый. Сабыйның дөньяны танып белүе гамәлгә ашырыла,үзен кызыксындырган сорауларга җавап эзли, җавап таптыра. Нәкъ менә шушы чорда нәни кешенең шәхес булып формалаша  башлавында беренче адымнар ясала да инде.

Бала иң элек үз фикерен булдырырга һәм аны курыкмыйча дөрес,аңлаешлы сөйләм белән әйтеп бирә белергә тиеш. Балаларны кечкенәдән үк үз туган телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү- бүгенге көннең иң мөһим бурычы булып тора.

Социальләштерү – өзлексез һәм күпкырлы процесс. Ул кешенең гомере буе дәвам итә. Шулай да социальләшү процессы балачакта кызурак бара, чөнки бу чорда кешенең аңында төп кыйммәтләрнең юнәлешләре салына, социаль нормалар һәм тайпылышлар үзләштерелә, социаль тәртип нигезләре формалаша. Баланың социальләшүенә, аның шәхес буларак формалашуына һәм үсешенә әйләнә тирәлек, андагы төрле социаль факторлар зур йогынты ясый.

Cоциаль үсеш – ул баланың үзе яшәячәк җәмгыятьнең культурасын, традицияләрен, кыйммәтләрен үзләштерү процессы. Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләрнең төп бурычы - балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе- уеннар. Бала тормышын уеннарсыз күз алдына китереп булмый. Ул уйный-уйный тормышны өйрәнә. Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү,җитезлек кебек сыйфатлар тәрбиләнә.Уеннарның бала психикасына уңай  йогынтысы турында күренекле педагоглар А.Н.Леонтьев, Д.Б. Эльконин, А.В.Запорожец, А.П.Усов та үз хезмәтләрендә язганнар.

Социаль-аралашу процессында уеннар уйнау, әңгәмәләр, китап уку, үзара ярдәмләшүне, хезмәттәшлекне хуплау – болар барысы да   баланың шәхес буларак үсешенә ярдәм итә.

Хәзерге вакытта мәктәпкәчә яштәге балаларның әхлакый һәм социаль-коммуникатив үсешендә, үз-үзләрен тотышында үзгәрешләр күзәтелә. Хәзерге балалар теге яки бу әхлак нормаларын авырлык белән үзләштерәләр. Алар артык эгоист, көйсез, иркә, назлы, узындырылган. Моның нәтиҗәсе буларак, әти-әниләр белән манипуляция,  яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашуда кыенлыклар күзәтелә. Бу үз чиратында социаль-психологик проблемалар белән шартлана (агрессивлык, кыенсыну, гиперактивлык, пассивлык).

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның социаль-коммуникатив үсеше бурычларын тормышка ашыру аларның төрле эшчәнлек төрләрендә тәҗрибә туплауларына юнәлтелгән:

  •     Уен эшчәнлеге балаларга үзләрен җәмгыятьнең тигез хокуклы әгъзасы итеп тою мөмкинлеге бирә. Уенда балада үз көченә ышану барлыкка килә. Уен – баланың социальләшү формасы. Уен ул – күңел ачу түгел, ә бәлки баланы иҗади эшчәнлеккә тартуның үзенчәлекле методы, активлаштыру алымы. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның социаль-коммуникатив үсеше, әйдәп баручы эшчәнлек буларак, уен аша башкарыла. Уен ул - баланың үз-үзен тотышын модельләштерүче социаль мөнәсәбәтләр мәктәбе.

Уен барышында балаларга кирәкле социаль күнекмәләрне үзләштерергә булышу – безнең бурычыбыз булып тора.

Уен балаларга өлкәннәр дөньясын булдырырга һәм күзалланган социаль тормышта катнашырга мөмкинлек бирә. Балалар конфликтларны чишәргә, хисләрен белдерергә, тирә-юньдәгеләр белән дөрес аралашырга өйрәнәләр.

Бала уены – ул тормыш лабораториясе.

Тикшеренү - эзләнү эшчәнлеге балага мөстәкыйль рәвештә чишелеш табу, үзенең күзаллауларының дөреслеген дәлилләү яки  кире кагу мөмкинлеге бирә.

  •  Сәнгать эшчәнлеге балаларга элементар хезмәт ярдәмендә иҗат продуктларын тудыру процессында күзаллау һәм фантазия нигезендә өлкәннәр тормышына “керергә”, анда катнашырга һәм өйрәнергә мөмкинлекләр бирә.
  •  Предметлы эшәнлек билгеле бер вакыт аралыгында баланың тирә-юньне танып белүдә кызыксынучанлык ихтыяҗларын канәгатьләндерә, әйләнә-тирәдә ориентлашырга ярдәм итә.
  •  Танып белү эшчәнлеге баланың тәҗрибәсен баета, кызыксынуын үстерә, социаль хисләрне тудыра һәм ныгыта. Балаларда социаль-коммуникатив үсешенә  патриотик тәрбия зур йогынты ясый . Патриотик тәрбия шартлары:

- баланың һәр көне шатлык, яхшы дуслар, елмаю, шаян уеннар белән тулы булырга тиеш, чөнки туган илне ярату бакчаны яратудан башлана;

- балаларга үз халкының һәм башка халыкларның мәдәниятен һәм традицияләрен үзләштерегә мөмкинлек бирерлек итеп белем бирү эчтәлеген интегральләштерү;

- патриотик тәрбия буенча технологияләр куллану;

- предметлы-пространстволы тирәлек, укыту-методик әсбаплар һәм материаллар.

  •  Коммуникатив эшчәнлек бала һәм өлкән кешене берләштерә, баланың өлкәннәр белән эмоциональ якынлыкка, аны хуплау һәм бәяләүгә булган ихтыяҗын канәгатьләндерә.
  •  Конструктив эшчәнлек катлаулы фикерләү эшчәнлеген, иҗади күзаллау, үз эш-гамәлләрен көйләү механизмын формалаштырырга мөмкинлек бирә.
  •  Проект эшчәнлеге баланың мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыра, төрле эшчәнлек тәрләрен берләштерү һәм интегральләштерүне тәэмин итә.
  •  Көнкүрештә, социум һәм табигатьтә үз-үзеңне куркынычсыз тоту эшчәнлеге социаль-коммуникатив үсешне тормышка ашыруда зур йогынты ясый. Эшчәнлекнең максаты – куркынычсызлык ул балаларның үзләренең билгеле бер кагыйдәләрне (гигиена, юл йөрү, янгын куркынычсызлыгы, шәхси куркынычсызлык кагыйдәләрен) үтәвеннән торуын күзаллауларын үстерү.

  •  Хезмәт тәрбиясе эшчәнлегенең максаты – бала шәхесен формалаштыру, хезмәт эшчәнлегенә дөрес караш булдыру.

Хезмәт төрләре, хезмәт эшчәнлеген оештыру формалары һәм типлары:

Үз-үзеңә хезмәт: көндәлек шәхси ихтыяҗларны канәгатьләндерүгә юнәлтелгән хезмәт.

Хуҗалык-көнкүреш хезмәте: төркем бүлмәсен, участокны тәртипкә китерү.

Табигатьтә хезмәт: табигать почмагында, бакчада, чәчәклектә хезмәт.

Кул хезмәте: китаплар төпләү, коробкаларны беркетү, уенчыкларны төзәтү.

Өлкәннәр хезмәте белән танышу.

Типлары:

Йомыш кушу,

Дежурлык,

Коллектив хезмәт.

Балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның социаль-коммуникатив үсешен тәэмин итү буенча белем бирү эшчәнлеге төркем белән, төркемчә белән, индивидуаль рәвештә оештырыла.

Шулай итеп, һәрбер эшчәнлек төре мәктәпкәчә яшьтәге балаларның социаль-коммуникатив үсеше процессына үз өлешен кертә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Мәктәптәгечә яшьтәге балаларда үз халкына, тарихына , гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата кызыксыну уяту” эш тәҗрибәсеннән чыгышы.

Мәктәптәгечә яшьтәге балаларда үз   халкына ,  тарихына , гореф-гадәтләренә,  мәдәниятенә   карата    кызыксыну   уяту ,  үз  мил...

Методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру» («Формирование навыков связной речи у детей с ОНР III уровня»

В  вводной части дается методика и приемы диагностики речевого развития детей на момент поступления в логопедическую группу, основывая ее на анамнестических данных и на условиях социальной среды ...

методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру» («Формирование навыков связной речи у детей с ОНР III уровня»

В  вводной части дается методика и приемы диагностики речевого развития детей на момент поступления в логопедическую группу, основывая ее на анамнестических данных и на условиях социальной среды ...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда финанс грамоталыгын формалаштыру

Мәктәптәчә яшьтәге балаларда финанс грамоталыгын формалаштыру....

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда дөньяга карашның бер өлеше буларак эстетик-сәнгать идеалы формалаштыру

Максат:мәктәпкәчә яшьтәге балаларның традицион булмаган "ташландык" материалларны иҗади эшчәнлектә куллану юлы белән сәнгать-иҗат сәләтләрен үстерү....