“Мәктәптәгечә яшьтәге балаларда үз халкына, тарихына , гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата кызыксыну уяту” эш тәҗрибәсеннән чыгышы.
материал на тему

Галлямова Гульнара Мазитовна

 

Мәктәптәгечә яшьтәге балаларда үз   халкына ,  тарихына , гореф-гадәтләренә,  мәдәниятенә   карата    кызыксыну   уяту ,  үз  милләте  тарихына  , яшәешенә битараф булмаска өйрәтү;   балаларда   үз  халкы белән горурлану хисе тәрбияләү;  балаларны халкыбызның  милли  мәдәнияте  белән таныштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл opyt_buncha_soobshchenie.docx19.87 КБ

Предварительный просмотр:

Минем опытның темасы: “Мәктәптәгечә яшьтәге балаларда үз   халкына ,  тарихына , гореф-гадәтләренә,  мәдәниятенә   карата    кызыксыну   уяту”.

Опытның төп максатлары:

  1. Балаларда үз  республикаң,районың, тарихы турында кузаллау булдыру;
  2. балаларны халкыбызның  милли  мәдәнияте белән таныштыру;
  3. мәктәптәгечә яшьтәге балаларда мили мәдәнияткә  карата  хөрмәтле мөнәсәбәтләр булдыру;

Опытның бурычлары:

  1. мәктәптәгечә яшьтәге балаларда үз   халкына ,  тарихына , гореф-гадәтләренә,  мәдәниятенә   карата    кызыксыну   уяту ,  үз  милләте  тарихына  , яшәешенә битараф булмаска өйрәтү;
  2. балаларда   үз  халкы белән горурлану хисе тәрбияләү;
  3. балаларны халкыбызның  милли  мәдәнияте  белән таныштыру.

 

Мин балаларны шәһәр экскурсиясенә, мәчеткә һәм   музейга алып барганым  бар. Алар өчен ул бик кызыклы һәм истә калырлык дип уйлыйм.

“Туган якны өйрәнү ”  музее берничә бүлектән тора:

“Татар өе күренеше ”, “Татар халкының тормыш-көнкүреш әйберләре  һәм хезмәт  кораллары”, “Белем бирү системасы”,“Җирдә тынычлык хакына”,

Музейда халкыбызның милли киемнәре, кул эше үрнәкләре, көнкүреш әйберләре саклана.

Мин шөгелләрдә балаларны әби-бабаларыбызның милли киемнәре һәм гореф гадәтләре белән дә танышабыз. Әти-әниләр белән опыт буенча кичәләр оештырылган иде. Алар үзенең шул мизгелдә  яшь чакларына кайткан сыман булып киттелә, ә инде яшь әти-әниләр әби-бабаларының сөйләгәннәрен искә төшерделәр.

Гомер уза, еллар үтә. Тарих тәгәрмәче алга тәгәри. Кешелек ашыга-ашыга киләчәккә атлый. Тик бер генә мизгелгә артка карыйк әле, халкыбыз нинди дәвер, чорлар аша үтте икән?Һәр халык үзенең традицияләре, гореф-гадәтләре белән бай. “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”,- диләр. Дөрес сүзләр. Шуңа күрә хәзер көнкүрешебезгә төрле йола-бәйрәмнәр кире кайта (“Нәүрүз”, “Карга боткасы”, “Каз өмәсе” һ.б. шуларны без дә балалар бакчасында уздырабыз) күбрәк үтеп керә халык хәтере булып, музейлар барлыкка килә, яңара.

Туган илгә мәхәббәт, халкыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре,милли аң тәрбияләүдә,балаларга патриотик тәрбия бирүдә туган якны өйрәнү зур әһәмияткә ия.

Балалар  белән һәм әти-әниләрнең ярдәме белән шәһәребезнең һәм районыбызның  тарихы, туган ягыбыз турында  бик күп  материаллар  җыелды, альбомнар төзелде. Халкыбызның  үткәне турындагы истәлекләр, материаллар  киләчәк буын өчен  кыйммәтле хәзинә булыр дип ышанам.


Хәзерге  заман  тәрбияче  алдында   балаларда  экологик   җаваплылык  күнекмәләре  булдыру,  сәламәт  яшәүгә  ихтыяҗ тәрбияләү  кебек мөһим  бурычлар  тора.  Аларны  хәл  итү  өчен  мин  балаларның  иҗади эшчәнлеген  оештыра  алырдай  мохит  булдырырга  тиеш.  Балаларны  дөньяны  танып  белергә  өйрәтү,  толерантлык,   хезмәттәшлек  һәм  партнерлык  итүгә  омтылыш  тәрбияләү  аеруча  мөһим.

        Балаларны  ничек  экологик яктан  культуралы  итеп  тәрбияләргә  соң?  Экологик  культура  ул  бер-берсе  белән  бәйле  элементлардан  тора:  белем,  фикерләү,  практик күнекмәләрдән  - баланың  практик  эшчәнлеге,  хисләре белән  бәйле.

Төркем бүлмәләрендә  бу  эшчәнлекне  ничек  башкарырга  мөмкин? Бүлмәдә  экологик  почмак  булдыру.  Ел  дәвамында  җәнлекләр  һәм  үсемлекләрне,  табигатьтәге  үзгәрешләрне  күзәтү,  төрле  тәҗрибәләр  үткәрү  буенча  уңайлы шартлар  булдыру.  Бу  юнәлештә  шөгыльләр  үткәрү  өчек  күрсәтмәлекләр  әзерләргә  кирәк:  табигать  турында  рәсемнәр,  рәссамнар  иҗат  иткән  картиналар,  ташлар,  орлыклар,  бака  кашыклары,  яфраклар  коллекциясе. Бу  коллекцияләрне  экскурсияләр,  прогулкалар  вакытында  балалар  белән  тупласаң,  бик   отышлы  була,  чөнки  бала  кулына  тоткан  һәр  әйберне  игътибар  белән  карый,  күзәтә,  иптәше  белән  фикер  алыша  һәм  үзенә  нинди  дә  булса  яңалык  ала.

Мәсәлән,  табигать  почмагында  бер  күл  сурәтләнгән  картина  куела  һәм  күзәтелә.

Сулыкларда   яшәүче  барлык  җан  ияләренең  үзара  мөнәсәбәте,  аларның  әйләнә-тирә  дөнья белән  бәйләнеше  турында  күзаллау  булдыру  –  экологик  тәрбиянең  төп  бурычы  булып  тора.  Балалар  тере  организмнарның  үсеше  белән,  алар  тормышындагы  сезонлы   үзгәрешләр  белән  танышып  торырга  тиеш.  Шушы  юнәлештә  табигатьне  өйрәнү, балаларның  логик  фикер  йөртеп,  кешенең  тирә-як  мохиткә  карашын  аңларга  ярдәм  итә.

Мәсәлән,  балага  суда  үскән  лилия  чәчәген  өзәргә  ярамый  дип  түгел,  ә  лилия  чәчәге  белән  никадәр  җан  ияләренең   бәйле  икәнен  бала  белсә, һәм  үзе  үк  шушы чәчәк  юкка  чыккач  нәрсә  буласын  аңлата  алса, бала  беркайчан  да  чәчәкне  өзмәячәк.

Эшнең  беренче  этабында  балалар  тере  табигать  турында  белем  алалар – суда,  су  буенда  яшәүче  җәнлекләрне  танырга,  аларның  исемнәрен  әйтергә  өйрәнәләр,  шулай  ук  су  буенда,  су  эчендә   үскән  үсемлекләрне  танып  белергә  өйрәнәләр.

Икенче  этапта  җан  ияләренең (бака, балыкларның)  туклану  һәм  яшәү   рәвешләрен  өйрәнәләр.  Карточкалар  файдаланып, баканың  үсешен  күзәтү:  уылдык → чукмарбаш →  яшь  бакалар.

Шул  ук  "Сулык"  картинасын  үсемлекләргә  багышланган  иҗади  эшчәнлектә  файдаланырга  була.  "Суда  нәрсә  үсә?"  Су үсемлекләре  белән  танышу,  суда яшәү  өчен  бу  үсемлекләрнең  яраклашуы  турында  балаларга  аңлату,  үсемлекләрнең  исемен  өйрәтү.  Суда  яшәүче  үсемлекләрне  саклау  һәм  алар  яшәгән  тирәлекне  сакларга  кирәклекне  балаларга  төшендерү.  Балык  исемнәрен:  карп, чуртан,  бөҗәкләрдән – йөзүче  коңгыз,  озынборын, чикерткә, кошлардан –  челән,  кыр үрдәкләре,  кыр  казлары, җәнлекләрдән –  су  кондызы  белән  танышу.

Табигатьтәге,  тирә-яктагы  гүзәллекне  күрә  һәм  таный  белүдә  музыкаль  тәрбиянең  дә  йогынтысы  бик  зур.  Төрле  эшчәнлек  вакытында  талгын  гына  көй  яңгыраса,  бу көй  баланың  эчке  кичерешләренә  тәэсир итә,  анда  ягымлы  хисләр  һәм  яхшылыкка  омтылыш  уята.  Баланың  матурлыкны  эмоциональ  рәвештә  кабул  итеп  алуы  өйрәтү  процессының  ничек  алып  барылуыннан  тора.  Тәрбияче  балаларга  күзәтелә  торган  объектларны  эстетик  яктан  чагыштырып  карарга  өйрәтә,  күзәтелә  торган  объектка  комплекслы  якын  килү  уңай  нәтиҗә  бирә.  Бер  үк  төрле образны  шигырь,  җыр,  рәсемдә,  биюдә  һәм  әвәләүдә  чагылдыру баланың  күзаллавын   киңәйтә.  Хисләргә  басым  ясап,  төрле  эш  формалары  һәм  методлары  кулланып,  иң  мөһиме –  табигать   белән  туры  контактта  булганда, шул  очракта  гына  төрле  яклап  үсешкә  ия  булган  шәхес  тәрбияләргә  була.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Өлкән яшьтәге балаларда экскурсияләр вакытында табигатькә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү"

     Җитәмени  безнең  туган  якка.       Җәен-яңгыр,  кышын-кар  исен       Күкрәгеңә...