Квест технологияләрен кулланып мәктәпкәчә яшьтәге балаларда танып белү инициативасын үстерү чарасы
статья

Гатина Гузель Хаметхафизовна

Выступление для воспитателей из опыта работы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygysh_kvest_tehnologiyalshchre.docx20.87 КБ

Предварительный просмотр:

 

Квест технологияләрен кулланып мәктәпкәчә яшьтәге балаларда танып белү инициативасын үстерү чарасы

           Нәрсә соң ул квест?

Инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә, квест сүзе “эзләү, маҗаралар, предметлар эзләү” дигәнне аңлата.Димәк, бу уенда һәрвакыт нәрсәнедер эзләргә кирәк,  булган бирем яки сорау бирелә. Шуларны үтәп кенә алга барырга һәм финишка җитәргә була.

Квест технологиясен 1995 елда АКШның Сан-Диего Университеты профессоры Додж  Берни укучыларның уку процессында эзләнү эшчәнлеген оештыру өчен уйлап тапкан.

Квест – бер үк максат һәм тематика белән бәйләнгән уеннар чылбыры.

Әһәмияте:

1. Баланың эшчәнлеген, активлыгын үстерүгә булыша;

2. Тиешенчә җиһазланган белем бирү мохитендә үткәрелә;

3. Белем бирүнең төрле өлкәсен интегральләштерергә  ярдәм  итә;

4. Квест-уеннарны балалар белән генә түгел, өлкәннәр белән дә үткәрергә мөмкин.

Квест-технологияләр түбәндәге бурычларны тормышка ашыра:

  1. Белем бирү буенча – һәрбер балаланы актив иҗади процесска, яңа белемнәр үзләштерергә һәм өйрәнгәннәрен ныгытырга  җәлеп  итә.
  2. Кызыксынуларын, иҗади сәләтләрен, күзаллауларын, эзләнүгә, яңалыкка омтылышларын үстерә.
  3. Яхшылык теләү, үзара ярдәмләшү,  толерантлык, эшне үтәүгә шәхси җаваплылык, яшьтәшләре белән уртак тел табып аралашу сәнгате тәрбияли.

Квест технологияләренең актуаллеге:

- Бала өчен мавыктыргыч уен;

- Биремнәрне үтәгәндә баланың шәхси кызыксынуы барлыкка килә;

- Балаларның кызыксыну өлкәләрен исәпкә алып, бик мөһим, авыр темаларны да җиңел генә үзләштереп  була;

- Коммуникатив сәләтләрен үстерә;

- Группа белән эшләгәндә күзаллау һәм белем базасын тирәнәйтергә булыша;

- Алган белемнәрен практикада кулланырга өйрәтә.

Ләкин квест биремнәрен балаларның яшь үзенчәлеген исәпкә алып төзергә, артык катлаулы итмәскә кирәк. Мәсәлән: икенче кечкенәләр төркеме өчен 3-4 бирем, уртанчылар төркеме өчен  4 – 5 бирем, зурлар төркеме өчен 5- 6 бирем, мәктәпкә әзерлек төркеме өчен 6 – 7 биремнән дә артык булырга тиеш түгел.  Биремнәр логик яктан бер-берсе  белән бәйләнеп, балада сөенү, гаҗәпләнү хисләрен тудырырга тиеш.

Вакыт буенча да квест-уенны шулай планлаштырырга кирәк, балалар ялыгырга, туярга тиеш тугелләр. Ахырдан нәтиҗә ясала: ул я хат, я серле тартма, я “байлык”, я “могҗизалы” китап булырга мөмкин.

Үткәрелү формасы буенча:  ярышлар, проектлар, эзләнүләр, экспериментлар булырга мөмкин.  Сюжетлы яки сюжетсыз формаларда үткәрелә  ала. Квестлар кыска гына вакыт аралыгында да, озакка  сузылганнарын да үткәреп була. Бер генә баланы катнаштырырга да, берничә баладан торган команда да төзергә мөмкин.

Квест-уеннар сюжет төзелеше буенча:

  1.  Сызыклы – эчтәлек чылбыр буенча тозелә.
  2.  Штурмлы – һәрбер уенчы аерым бирем үти, ахырдан шул аерым үтәлгән биремнәр бергә берләштерелеп нәтиҗә чыгарыла.
  3. Боҗралы – боҗра  буенча йөреп чыгып, ахырдан беренче пунктка әйләнеп кайталар.

Квестның  эчтәлеген ничек төзергә соң?

1. Иң беренче тема, сюжет яисә нинди шөгыльдән үткәрәсең, шуны билгеләргә.

2. Сценариеясен язарга, ул я әкияткә, я берәр маҗарага нигезләнеп төзелә.

3. Кайда үткәрергә була: төркемнең төрле бүлмәләрендә, спортзалда, музыкальный залда, коридорда, урамда, балалар бакчасының төрле бүлмәләрендә.

4.  Проблема куярга

 5. Маршрутны билгеләргә мөмкин яисә чылбыр буйлап биремнәрне үтәргә.

 6. Биремнәр уйларга, бирем үтәү пунктлары, тукталышларын мавыктыргыч итеп бизәргә, биремнәрнең балалар өчен кызыклы, төгәл, аңлаешлы булуын кат-кат тикшерергә.

Биремнәр төрле-төрле булырга, балаларның яшь үзенчәлегенә туры килергә тиеш.

Мәсәлән, без, 11 нче төркем балалары  белән йомгаклау шөгылен квест формасында үткәрдек. Шөгыл буена барлык балаларда мавыгып, актив катнаштылар, барлык биремнәрнедэ кызыксынып үтәделәр, миңа да, балаларга да без үткәргән квест бик ошады.

Безнең шөгылдә иң беренче итеп проблема барлыкка килде. Проблеманы чишәр өчен квест үтәргә тәгъдим ителде.

  1. нче бирем картина буенча хикәя төзү.
  2. нче бирем йокы бүлмәсендә табышмак чишү.
  3. нче бирем күчмә кошларны атау, төркемнәргә бүлү.
  4. нче бирем мнемотаблица ярдәмендә шигыр сөйләү, табышмаклар чишү.
  5. нче бирем индивидуаль эш, предметларны классификацияләү.
  6. нче бирем синквейн технологиясе ярдәмендә профессияләр турында сөйләү.

Балалар өчен квест-уеннар үткәреп нинди нәтиҗәләргә ирешәбез:

-күзаллаулары үсә;

-команда беләнбергәкарар кабул итәргәөйрәнә;

-биремнәрне үтәгәндә үзара ярдәмләшәләр;

-коллективтагыүзарамөнәсәбәтләреяхшыра;

-үз-үзләренәышанычлары арта;

-логик фикерйөртүләреүсә;

Уендаҗиңү – үзеңдәуңышкаомтылугадәтебулдыру ул.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Мәктәптәгечә яшьтәге балаларда үз халкына, тарихына , гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата кызыксыну уяту” эш тәҗрибәсеннән чыгышы.

Мәктәптәгечә яшьтәге балаларда үз   халкына ,  тарихына , гореф-гадәтләренә,  мәдәниятенә   карата    кызыксыну   уяту ,  үз  мил...

Уен эшчәнлегендә проблемалы ситуацияләр кулланып мәктәпкәчә яшьтәге балаларга элементар математик белем бирү

   Проблемалы ситуация – уйларга этәрүче көч, аның ярдәмендә фикерләү активлаша, танып белү теләге уяна, дөрес җавап табуга шартлар формалаша. Проблемалы ситуация – кешенең интел...

Проект.Татар халык уеннары аша балаларга милли тәрбия бирү. Педагогикик киңәшмәдә чыгыш."Эксперименталь эшчәнлек аша балаларда танып белү эшчәнлеген үстерү."

Өлкәннәр төркемендә татар халык уеннарын кулланып милли тәрбия бирү.Уеннарны өйрәнүнең перспектив планы,уеннар,уеннар баырышы,оештыру алымнары бирелгән...