Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда танып белү үсешен шарты буларак вак моториканы үстерү.
статья по окружающему миру

выступление

Скачать:


Предварительный просмотр:

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда танып белү үсешен шарты буларак вак моториканы үстерү.

                                                                                            Мөхәмәтгалимова Н.Г.

МБДОУ 76  тәрбиячесе .

   Предметларны һәм күренешләрне күзаллаудан балаларның әйләнә тирәне танып белүе башлана. Балаларның предметларны тышкы билгеләрен  күзаллау,аларның алга табада сөйләм үсешен камилләштерүдә, логик фикерләү сәләтен үстерүдә зур нәтиҗә булып тора. Вак кул чуклары моторикасы белән шөгыльләнүе, аларның тирә-юнь белән танышуына зур этәргеч булып тора.

   Күп төрле методик әдәбият белән  танышып, кул чуклары моторикасы буенча, балалар белән эшләү өчен комплекслы план төзедем. План үз эченә: сөйләм үсешен, әйләнә - тирә дөнья белән танышу, нәфис эстетик үсешнең гадәти булмаган методларын, физкультминуткалар, массаж, бармак һәм уен күнегүләре белән танышуны ала. Бары тик иҗади якын килү генә балаларның игътибарын җәлеп итәргә, предметларны төс, форма, зурлыгы, үзенчәлекләре буенча анализларга һәм бу белемнәрне уеннарда кулланырга ярдәм итә.

    Үстерелешле тирәлекне баету уңаеннан бик күп уеннар ясалды һәм шуларны шөгыльләрдә, көн  барышында еш кулланам.

   Әйләнә – тирә белән таныштыру максатыннан “Уйный- уйный үсәбез” дидактик әсбап ясалды.  Бу уенга мин рецензия алдым һәм бу минем шәхси авторлык пособием.

    Бу уен федераль дәүләт тәләпләренә туры китерелеп ясалды. Ул вариатив, полуфункциональ, балалар  төрле яктан  утәрлек   һәм  аларның тормышы өчен куркынычсыз. Пособиянең вариативлыгы үсеш алучы һәм тәрбия бирүче бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә.

   Мин уеннарны танып белү  үсеше өчен бер кулланма итеп берләштердем. Вак моторика, сенсор сәләтен, хәтер, игътибар, иҗади һәм логик фикерләү сәләтен үстерү өчен кулланам.

    Пособия пластиктан ясалган, Бер ягында авыл, урман сюжеты. Икенче ягы флистан ясалган.  Һәрбер сюжетның максаты бар. Бу уен төрле яшьтәге балалар белән уйнап була. Без кечкенә төркемдә Туган телдә сөйләшәбез буенча

проектлар уткәндә бу дид. әсбәпне кулланабыз.  1.Проектка кертелгән юнәлешләр буенча бирелгән сүзләрне туплау, сөйләм күнекмәләре формалаштыру, активлаштыру бурычларын үтәүдә ярдәм итә. 2. Гаилә әгъзаларын дөрес әйтүләренә ирешү. Бер-берләрен кайгырту ысуллары турында кузаллаулар формалаштыру. Ата-ана һәм башка якын кешеләргә карата игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

3. Яшелчә һәм җиләк-җимешләр турында белемнәрен  арттыру, аларның сыйфатларын  сөйләмдә активлаштыру.

       4.  Йорт һәм кыргый хайваннарны, кошларны  аера белергә өйрәтү. Хайваннарның әнисен (баласын) дөрес итеп атарга өйрәтү; сүз байлыгын арттыру.

Мәсәлән: Без  балалар белән үткән яшелчә бакчасы проекты буенча сөйләп китәсем килә. Яшелчә җиләк җимешләрнең кайда,  ничек усүләрен балалар белән кон дәвамында шушы әсбәпне кулланып кабатлау һәм ныгыту алып барылды.

  1. Дидактик уен “Җиләк – җимеш бакчасында  нәрсә үсә? ”

Лексика: кызыл, сары алма; яшел, сары груша; слива.

Уен эчтәлеге: Бала рәсемле капкачларны агач макетына борып куя.  Агачта нәрсә өлгергән? Ничә җимеш бар агачта? – бала сөйләп бирә.

  1. Дидактик уен “ Яшелчә бакчасында  нәрсә үсә? ”

Лексика: кыяр, помидор, кәбестә, кишер,суган, чөгендер, бәрәнге.

Уен эчтәлеге: Бала яшелчә рәсемнәрен кыстыргычларга урнаштыра. Бала бакчада ничә түтәл барлыгын, нинди яшелчәләр үскәнен  сөйләп бирә.

Шулай ук Минем гаилә проектында кулланырга була. Әби бабай авылда яши. Кунакка кайталар..

    Бала тирә-юнь белән танышканда ишетеп кенә кабул иткәндә, барсын исендә калдырмаска мөмкин. Шуның өчен һәр өйрәнә торган материалны күрергә, ишетергә, капшап карарга, иң мөһиме, берәр образда кабул итәргә тиешлеген аңлап мин шундый пособие ясадым.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Мәктәптәгечә яшьтәге балаларда үз халкына, тарихына , гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата кызыксыну уяту” эш тәҗрибәсеннән чыгышы.

Мәктәптәгечә яшьтәге балаларда үз   халкына ,  тарихына , гореф-гадәтләренә,  мәдәниятенә   карата    кызыксыну   уяту ,  үз  мил...

Проект.Татар халык уеннары аша балаларга милли тәрбия бирү. Педагогикик киңәшмәдә чыгыш."Эксперименталь эшчәнлек аша балаларда танып белү эшчәнлеген үстерү."

Өлкәннәр төркемендә татар халык уеннарын кулланып милли тәрбия бирү.Уеннарны өйрәнүнең перспектив планы,уеннар,уеннар баырышы,оештыру алымнары бирелгән...

Дидактик уеннар аша балаларда танып белүне формалаштыру.

Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк. Әйе, җитез, өлгер, зирәк булып үсүе өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышының аерылгысыз юлдашы булып тора. Яшь буын тормышның төрле җайсызлык...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда дөньяга карашның бер өлеше буларак эстетик-сәнгать идеалы формалаштыру

Максат:мәктәпкәчә яшьтәге балаларның традицион булмаган "ташландык" материалларны иҗади эшчәнлектә куллану юлы белән сәнгать-иҗат сәләтләрен үстерү....