Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны танып белү сәләтен үстерүдә хәрәкәтле уеннарның әһәмияте.
статья


Предварительный просмотр:

          Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны танып белү сәләтен үстерүдә хәрәкәтле уеннарның әһәмияте.

Мәктәпкәчә яшь ул - баланың көчле үсү һәм камилләшү, беренчел белемнәр алу чоры. Әлеге әһәмиятле чорда бала үзен чолгап алган тирәлекне, тирә- юньдәге күренеш һәм предметларны танып белә; анда әйләнә - тирә дөнья турында башлангыч белемнәр системасы формалаша. Бу чор – баланың шәхес буларак тәрбияләнүенә беренче адымнар салынган җаваплы чор.

 “Уен, иң гади һәм катлаулы процессларның формалашуына йогынты ясап, психологик һәм педагогик чара буларак, баланың һәр яктан үсешенә ярдәм итә”, -  дип язган галим – педагог  Д.Б.Эльконин.

Уен баланың эчке дөньясын кузаллаулар һәм һәртөрле төшенчәләр белән баетып торган якты тәрәзәгә тиң. Баланың кызыксынулары уен аша формалаша. Балалар өчен уен ул- белем алу, мәгълүмат туплау, хезмәт һәм шул ук вакытта иң әһәмиятле тәрбия чыганагы да. Уен аша бала җәмгыятьне кабул итәргә өйрәнә, дус - ишләре белән мөгамәлә кора, олыларга карата мәрхәмәтле булып үсә, киләчәк тормышында кирәк булачак төп күнекмәләрне ала. Балаларның яшь үзенчәлекләренә, кызыксынуларына туры килгән уеннар ярдәмендә аларны аңлы, зыялы, зирәк, җаваплы, бер - берсенә һәм олыларга карата мәрхәмәтле, физик яктан чыныккан, җитез, тырыш, көчле ихтиярлы, сәләтле шәхесләр итеп тәрбияләргә мөмкин.

Уен - акыл чыганагы. Баланың зиһенен, игътибарлылыгын, дикькатен һәм хәтерен ныгытуга юнәлдерелгән уеннар аркылы акыл,физик яктан чыныктыру  тәрбиясе алып барыла. Уен барышында балаларның иҗади уйлау мөмкинлекләре, зирәклекләре үсә. Парлап, төркемләп уйнаганда, ярыш характеры булган уеннарда балаларның уй йөртүләре, тиз арада төрле ситуацияләрдән чыга белү осталыклары арта. Шуңа күрә дә гаиләдә һәм балалар бакчаларында уенны оештыруга җитди якын килергә, балаларның шәхси мөмкинлекләрен, яшь үзенчәлекләрен, уен алдындагы халәтләрен истән чыгармаска кирәк.

Балаларны уенга җыя белү дә зур әһәмияткә ия. Моны төрле юллар белән эшләргә мөмкин. Мәсәлән, тәрбияче алдан  уен башлануның билгесе буларак бубен кагу, кул чабу, кыңгырау чыңлату яки башка бер сигнал белән уен булачагын хәбәр итә. Шәхсән, мин үзем эшчәнлек барышында балаларны уенга бубен кагып чакырам. Төркемнәрдә дә бу эш системага салынган.

Уеннар оештырганда, тәрбиячедән осталык, иҗат фантазиясе таләп ителә. Шуңа күрә дә уеннарны оештыруга җитди әзерләнәм. Балаларның шәхси мөмкинлекләрен, уен белән ни дәрәҗәдә кызыксынуларын, уен алдындагы халәтләрен, кәефләрен һәрвакыт истә тотам. Аларны заман таләпләрен исәпкә алып планлаштырам, кызыклы, нәтиҗәле итеп үткәрү өчен  төрле методлар уйлап табам. Минем өчен уен - балаларны яхшырак аңлау, аларга тагын да ныграк якынаю чарасы да. Нәкъ менә уен вакытында  һәр баланың нәрсәгә сәләтле булуын, аның оештыру мөмкинлекләрен яхшырак күрәм, холкын, гадәтләрен күбрәк аңлыйм.

Уеннар күптөрле: хәрәкәтле, сюжетлы- рольле, музыкаль, дидактик уеннар,үстерешле танып белү уеннары һ.б. Уеннарның кайберләре физик тәрбия чарасы булса, икенчеләре эстетик тойгылар тәрбияләүгә зур ярдәм итә.

Шулай ук уен өчен уңайлы шартлар тудыру да игътибар үзәгендә булырга тиеш. Кирәк-яраклар, кулланмаларны алдан ук әзерләп куям, уенчыклар, җиһазлар балаларның игътибарын җәлеп итә торган ачык төстә, матур булсын.  Аларны әзерләү,  аннары тәртипләп урнаштыру эшләренә балаларны да катнаштырырга кирәк. Алар бу вакытта пөхтәлеккә, чисталыкка өйрәнә, әйберләрне саклап тотарга күнегә.

Хәрәкәтле уеннарның әһәмияте - бала организмын ныгыту, аның хәрәкәтләрен үстерү. Хәрәкәтле уеннар - балаларны эмоциональ яктан баета торган уеннар. Уеннарны уйнаганда билгеле бер кагыйдәләрнең үтәлү мәҗбүрилеге балаларны тәртипкә, үз эш - гамәлләрен, хәрәкәтләрен барларга өйрәтә. Уен барышында балалар бергәләп уйнау, хәрәкәт итү, ситуацияне хәл итү кебек күнекмәләргә өйрәнәләр, гомуми кагыйдәләргә буйсыну кебек тәртип кагыйдәләрен үзләштерләр.

Хәрәкәтле уеннар арасында туплар,  шарлар белән уйнала торган уеннар зур урын ала. Бу уеннарда тизлек һәм җитезлек - тизрәк тәгәрәтү, тизрәк тотып алу, куып җитү алгы планга чыга. “Туп”, “Мин кушканны үтә”, “Кем тизрәк?”, “Әгәр сиңа ошый икән , кабатла!”, “Командир”, “Мияу, мияу, нинди төс?”, “ Аю-бүре”, “Кап та коп “ , “Кояш куяннары”- игътибарлык, җителек үстерә, “Аюны яшерәбез” – уңай хисләр  тәрбияли”Ау – ау!” – игътибарлык, тирә – юньдә  ориентлашуны үстерә, сул һәм уң якны аерырга өйрәтә,  “Буратино” – хыяллануны үстерә, геометрик фигуралар турында белемнәрен ныгыта, “Аталган агачка йөгер” – агач исемнәрен ныгыту, тиз йөгерүне үстерү, “Агачтагы кебек яфракны тап” -  күзәтүчәнлек үстерү, “Кем тизрәк җыя?” – җиләк – җимешләрне төркемнәргә бүлергә өйрәтә, “Тылсымчы” -  сәнгатьле  хәрәкәт тәрбияләү, “Төньяктан  һәм көньяктан җил” – җитезлек, игътибарлык тәрбияләү,  “Кәрзиннәр” , “Кемдә туп?”, “Тыелган хәрәкәтләр” – хәтерне үстерү һ. б.  уеннарын балалар  аеруча  яраталар.

Хәрәкәтле уеннар балаларның төрле яктан үсүен тәэмин итә, иҗади мөмкинлекләрен, хыялларын баетуда,  фикер активлыгы һәм зиһеннәрен үстерүдә ныклы этәргеч булып тора. Хәрәкәтле  уеннар , үткәрелү максатыннан чыгып, өч аспектка нигезләнә:

  1. Танып белү. Балаларның иҗади күзаллауларын арттыра, логик фикерләү сәләтен үстерә.
  2. Сөйләм үстерү. Балаларның диалогик сөйләмен формалаштыра, сүзлек байлыгын арттыра, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре бирә.
  3. Әхлакый сыйфатлар тәрбияләү. Уеннар ярдәмендә балаларда дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек тәрбияли; тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсүләренә этәргеч бирә;  башкаларның хәленә керә белү, ярдәмләшү, игътибарлылык кебек матур сыйфатлар тәрбияли.

Балаларның психологик үзенчәлекләрен истә тотып, уен эшчәнлеген оештыруда берничә төп юнәлешне күрсәтәтеп үтәсем килә:

-баланың фикерләү, күзаллау сәләтен үстерү;

-уенны баланың һәр төр эшчәнлегенә, режим моментларына кертү;

-һәр баланың характерын, темпераментын, шәхси мөмкинлеген, теләген истә тоту.

       Шулай итеп, мәктәпкәчә яшьтәге балалар эшчәнлегенең әйдәп баручы төре буларак хәрәкәттәге уеннарның асылы түбәндәгечә: хәрәкәтле уеннарда ачык чагылдырылган төрле анализаторларның эшчәнлеге баш мие функцияләрен өйрәнү өчен уңай мөмкинлекләр тудыра. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга физик тәрбия бирүне оештыруда хәрәкәтчән уеннар куллану аларның танып-белү процессларын үстерүгә ярдәм итә, димәк, балаларны мәктәпкә әзерләүгә уңай йогынты ясый.

 Кулланылган әдәбият:

1.Закирова К. В. Уйный- уйный үсәбез: Балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен методик кулланма/ Казан: Мәгариф, 2005.

2. Закирова К.В., Мортазина Л. Р. Әй уйныйбыз, уйныйбыз... Балалар бакчасында хәрәкәтле уеннар/ Казан, 2013.

3. Зарипова З. М., Исаева Р. С. Үстерешле уеннар: методик кулланма/ Казан, 2013.

4. Хәзрәтова Ф. В. Туган телдә сөйләшәбез: тәрбиячеләр өчен методик кулланма/ Казан: Татар. Кит. Нәшр., 2012

                                           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для родителей "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү активлыгын ничек үстерергә?

Развитие познавательной активности у детей дошкольного возраста....

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның логик фикерләү сәләтен үстерүдә математик уеннар куллану.

Логик фикерләүгә ирешү – бик озак һәм катлаулы процесс. Ул баладан зур акыл эшчәнлеге, предметлар һәм күренешләрнең гомуми һәм аермалы билгеләрен белүне таләп итә. Мәктәпкәчә яшьтә бала үзләштергән кү...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү активлыгын ничек үстерергә?

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү  активлыгын ничек үстерергә?...

Публикация "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү активлыгын ничек үстерергә?"

Публикация " Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү активлыгын ничек үстерергә"...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүдә лэпбукларның әһәмияте

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүдә лэпбукларның әһәмияте...