Публикация "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү активлыгын ничек үстерергә?"
материал по теме

Салихова Раиса Канифовна

Публикация " Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү активлыгын ничек үстерергә"

Скачать:


Предварительный просмотр:

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү активлыгын ничек  үстерергә?

Салихова Раиса Канифовна

Воспитатель

МБДОУ №88

Без бүген сезнең балагызның мәктәптә ирешәчәк уңышларына нигез салу өчен анык киңәшләргә тукталырбыз.

Ата-аналарга мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече мәктәп яшендәге балаларда ничек уку мотивациясен формалаштырырга? Укытучылар һәм ата-аналар еш кына шундый мәсьәлә белән каршылыкка киләләр бала булдыра, ләкин укырга теләге юк. Мондый очракларда уку мотивациясенең җитешмәве турында әйтәләр. Моның сәбәпләре күп төрле булырга мөмкин, тик иң киң таралганы - баланың танып белү активлыгы түбән булу, хата ясыйм дип һәм уңышсызлыкка очрармын дип куркуы.

Ата-аналар берничә хәйләле булмаган киңәшне кулланып, үзләренең һәм балаларның тормышларын күпкә җиңеләйтә алалар.

·       Баланың танып белү активлыгына тумыштан ук этәргеч бирегез, аның яңа информация һәм тәэсирләр агамандагы ихтыяҗларын канәгатьләндерегез.

·       Бала биргән һәрбер сорауга җавап бирергә тырышыгыз, ләкин әзер белемнәр белән түгел, ә үзлегеннән алу мөмкинлеген калдырыгыз.

 

·       Тикшеренү һәм эзләп табу эшчәнлеге  шартларын булдырыгыз, сезгә монда энциклопедияләр, белешмәлекләр, кечкенә лабораторияләр, микроскоп, телескоп, гади лупа ярдәм итәр. Бала белән бергә күзәтүләр һәм экспериментлар үткәрегез. Менә мәсәлән, тартмага төрле үсемлек орлыкларын утыртыгыз һәм көн саен аларның ничек үсүен, ничек яфраклар барлыкка килүен, су сибү һәм тукландыруның ничек тәэсир итүен күзәтегез. Мондый күзәтүләр барышында бала белән үсемлеккә нигә яфраклар кирәк кебек һ.б. темаларга сөйләшүләр алып бару кулай. Барысы да сезнең фантазиягә бәйле.

 

·       Күбәләкләрнең курчактан үсем циклын күзәтегез. Астрономик күзәтүләр алып барыгыз, айның үзгәреш фазаларын карагыз. Йорт һәм кыргый хайваннарның үсешен һәм гадәтләрен күзәтегез (өйдә, урамда, йөргәндә, дачада, зоопаркта, циркта). Истә тотылырга тишле иң төп шартларның берсе шул: сайлап алынган эшчәнлек сезгә дә, балагызга да кызыклы булырга тиеш. Моннан тыш бу күзәтү максатчан, планлаштырылган, күзаллаулы һәм гипотезаларны тикшерү, көндәлек алып бару, нәтиҗәләрне анализлау һәм йомгак ясауга нигезләнгән булырга тиеш. Боларның барысы да тикшеренү дәрәҗәсен үстерә.

 

·       Балаларны төрле өлкәдәге уйлап табу һәм тикшеренү эшченлекләре белән таныштырыгыз. Бергәләп фәнни популяр фильмнар һәм программалар карагыз, фикер алышыгыз. Күргәзмәләргә, фәнни һәм техник музейларга барыгыз. Фәнни фантастика укыгыз, баланың фикерен сорап һәм фантазиясен үстерү өчен чишелмәгән фәнни проблемалар буенча уйлашыгыз.

 

·       Балалар белән танып белү уеннары, уйлау дәрәҗәсен үстерү уеннары, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» табындагы уеннар уйнагыз, кроссвордлар һәм ребуслар чишегез. Күнекмәләр формалаштырырга ярдәм итүче проблемалы ситуацияләр тудырыгыз. Мәсәлән, уку процессын тизләтү өчен фея яки Карлсон белән язышу үткәрергә; игътибарлы арттыруга – Шерлок Холмс кебек хатны яшерен итәргә; кечкенә сеңлесе өчен төрле комикслар ясарга һәм язарга мөмкин . Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны  кызыксындырырлык тагын берничә идея: план буенча хәзинә табу; ипи һәм яшелчәләр генә булса, кунакларга ничек итеп сый әзерләү һ.б.

 

·       Бала белән бергә төзелеш эшчәнлеге белән шөгыльләнегез: ракета, корабль, кием, йорт ясау. Механик модельләр ясагыз. Көнкүреш техникасын ремонтлауда баланы катнаштыру мөмкинлеген булдырыгыз. Технологик  процессларны һәм профессиональ эшчәнлекне күзәтү өчен завод, фабрика, төзелеш яки ата-аналарның эшенә экскурсия ясау балаларга кызыклы гына түгел, файдалы да булачак.

Игелекле атмосфера  тудырыгыз һәм баланы бакчасындагы уңышларыннан, мәктәптәге билгеләреннән тыш та кабул итүне булдырыгыз. Һәрбер уңышын бүләкләгез, бала үзе генә булдыра алмаслык мәсьәләләрне хәл итүдә булышыгыз. Баланың үз классташлары һәм яшьтәшләре арасында кабул ителгәннеген тикшерегез. Баланың эмоциональ халәтенә, аның физик һәм психик активлыгына игътибарлы булыгыз.

Әгәр үзегез генә хәл итә алмаслык мәсьәләләр килеп туса, вакытында белгечләргә мөрәҗәгать итегез: укытучыларга, табибларга, психологларга.

Иң мөһиме: бала белән эшләгән һәрбер эшегез аңа кызыклы, аны канәгатьләндерерлек һәм танып белү шатлыгы тудырырлык булсын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для родителей "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү активлыгын ничек үстерергә?

Развитие познавательной активности у детей дошкольного возраста....

Хезмәт эшчәнлеген оештыру процессында балаларның танып белү активлыгын үстерү / Развитие познавательной активности в процессе организации трудовой деятельности дошкольников

Хезмәт эшчәнлеген оештырганда, тәрбияче, балаларның төрле яклап үсешен тәэмин итә, үз көчләренә ышанырга, тормышта һәрвакыт кирәкле осталык һәм күнекмәләр формалаштырырга булыша, җаваплылык һәм мөстәк...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү активлыгын ничек үстерергә?

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү  активлыгын ничек үстерергә?...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның активлыгын ничек үстерергә

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белүактивлыгын ничек үстерергә?Без бүген сезнең балагызның мәктәптә ирешәчәк уңышларына нигез салу өчен анык киңәшләргә тукталырбыз.Ата-аналарга мәктәпкәчә яшьтәге ...