Хезмәт эшчәнлеген оештыру процессында балаларның танып белү активлыгын үстерү / Развитие познавательной активности в процессе организации трудовой деятельности дошкольников
консультация по теме

Зиятдинова Гульшат Ванситовна

Хезмәт эшчәнлеген оештырганда, тәрбияче, балаларның төрле яклап үсешен тәэмин итә, үз көчләренә ышанырга, тормышта һәрвакыт кирәкле осталык һәм күнекмәләр формалаштырырга булыша, җаваплылык һәм мөстәкыйльлек тәрбияли. Хезмәтне балаларның физик көчен һәм акыл эшчәнлеген активлаштырырлык һәм шул ук вакытта аларга шатлык китерерлек итеп оештырырга кирәк. Алар үзләрен кирәкле һәм компетентлы кешеләр итеп сизәрлек булсыннар.

Зурлар төркемендә балаларга хезмәт тәрбиясе  бирү көндәлек режимның һәр вакытында, һәрбер шөгыльдә тормышка ашырыла. Әйләнә-тирә белән таныштыру һәм экологик тәрбия бирү шөгыльләрендә:

-                 өлкәннәр хезмәте турында күзаллауларын киңәйтү;

-                 хезмәтнең нәтиҗәләре белән таныштыру, аның кеше тормышында мөһимлеген аңлату;

-                 кеше куллары белән эшләнгән һәр нәрсәгә сак караш тәрбияләү;

-                 ел фасыллары белән бәйле хезмәтләр турында белемнәрен системалаштыру.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Хезмәт эшчәнлеген оештыру процессында балаларның танып белү активлыгын үстерү

Зиятдинова Гөлшат Ванситовна – Казан шәһәре Мәскәү районының “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 184-нче катнаш төрдәге балалар бакчасы” муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем учреждениесенең I квалификацион категорияле тәрбиячесе

Хезмәт тәрбиясе – баланың башлангыч һәм иҗади сәләтләрен үстерүнең мәҗбүри компоненты, үзара мөнәсәбәтләр культурасы формалаштыруның иң мөһим чарасы булып тора. Балаларда өлкәннәр хезмәте белән кызыксыну, хезмәт итү теләге, элементар хезмәт эшчәнлеге күнекмәләре тәрбияләү, аларның хезмәт сөючәнлекләрен эзлекле рәвештә (яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып) үстерү бурычы куела.

Бу бурычлар балаларны өлкәннәр хезмәте белән таныштыру һәм аларның көчләре җитәрлек хезмәт эшчәнлегендә турыдан-туры катнашуы аша хәл ителәләр. Шуның белән бергә, хезмәтнең җәмгыять белән бәйлелеге, аның иҗтимагый әһәмияте белән таныштыруга зур урын бирелә, хезмәт кешесенә ихтирамлы караш, хөрмәт итү хисе тәрбияләнә.

Һәр төркемдә балаларның хезмәт эшчәнлеге төрләре һәм эчтәлеге, балалар хезмәте барышында хәл ителә торган бурычлар билгеләнгән. Бу бурычларны хәл иткән вакытта педагогның һәр балага карата ихтибарлылыгы, балаларның бер-берсе белән дустанә аралашуы сорала. Балалар өлкәннәр белән бергәләп көндәлек эшләрдә катнашулары вакытында күмәк хезмәт күнекмәләре, карап, үрнәк алып эшләү күнекмәләре формалаша. Үз чиратында, күмәк хезмәт төрләре, балаларда җәмгыятьтә аралашу, дустанә мөнәсәбәтләр, коллективта үз-үзеңне тоту күнекмәләре барлыкка килүгә, ярдәмчеллек, кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү өчен уңай шартлар тудыра.

Хезмәт эшчәнлеген оештырганда, тәрбияче, балаларның төрле яклап үсешен тәэмин итә, үз көчләренә ышанырга, тормышта һәрвакыт кирәкле осталык һәм күнекмәләр формалаштырырга булыша, җаваплылык һәм мөстәкыйльлек тәрбияли. Хезмәтне балаларның физик көчен һәм акыл эшчәнлеген активлаштырырлык һәм шул ук вакытта аларга шатлык китерерлек итеп оештырырга кирәк. Алар үзләрен кирәкле һәм компетентлы кешеләр итеп сизәрлек булсыннар.

Зурлар төркемендә балаларга хезмәт тәрбиясе  бирү көндәлек режимның һәр вакытында, һәрбер шөгыльдә тормышка ашырыла. Әйләнә-тирә белән таныштыру һәм экологик тәрбия бирү шөгыльләрендә:

  • өлкәннәр хезмәте турында күзаллауларын киңәйтү;
  • хезмәтнең нәтиҗәләре белән таныштыру, аның кеше тормышында мөһимлеген аңлату;
  • кеше куллары белән эшләнгән һәр нәрсәгә сак караш тәрбияләү;
  • ел фасыллары белән бәйле хезмәтләр турында белемнәрен системалаштыру.

Сөйләм телен үстерү һәм нәфасәти тәрбия бирү шөгыльләрендә:

  • педагог, табиб, төзүче, авыл хезмәтчәннәре, транспорт, элемтә, сәүдә, җиңел сәнәгать хезмәткәрләре һөнәрләре турында сөйләү;
  • сәнгать әһелләре һөнәрләре: рәссамнар, язучылар, композиторлар, декоратив-гамәли сәнгать осталары белән таныштыру;
  • аларның хезмәт нәтиҗәләре: картиналар, китаплар, ноталар, декоратив сәнгать эшләнмәләрен күрсәтү;
  • балаларда өлкәннәр белән бергәләп төрле эшләр башкарасы килү теләге уяту;
  • йөкләнгән эш өчен җаваплылык хисе тудыру, аны тырышып, җиренә җиткереп башкарырга өйрәтү;
  • эшләп бетергәннән соң, әйберләрне урыннарына җыеп куярга гадәтләндерү;
  • материал һәм эш коралларына сак караш тәрбияләү.

Экономик тәрбия бирү:

  • кешеләр хезмәтенең түләүле булуы, эшләп тапкан акчаны ризык, кием, йорт җиһазлары алуга, ял итүгә тоту турында сөйләү, аңлату;
  • өлкәннәр ярдәме белән, үзенең хезмәт нәтиҗәсен күрә, аны бәяли белергә өйрәтү;
  • күмәк эшләрдә башкалар белән беррәттән катнашасы килү теләге, тирә-юньдәгеләр өчен кирәкле кеше булу, билгеле бер нәтиҗәләргә ирешү омтылышы тәрбияләү.

Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү өлкәсендә түбәндәгеләр каралган:

  • һәр көн саен юыну һәм тешләрне чистарту, ашау алдыннан һәм пычранган саен кулларны юу күнекмәләре бирү;
  • билгеле бер эзлеклелектә киенә һәм чишенә, киемнәрне дөрес һәм пөхтә итеп шкафка, аяк киемен үз урынына куя, дымланган киемне вакытында киптерә, аяк киемнәрен карап-чистартып (юу, сөртү, ялтырату) торырга гадәтләндерү.
  • үзендәге җыйнаксызлыкны күреп, тәртипкә китерергә, иптәшенә аның өс-баш һәм аяк киемендәге төгәлсезлекне әдәпле генә итеп искәрергә, аларны бетерүдә булышлык итәргә өйрәтү;
  • үзара ярдәмләшү тойгысы тәрбияләү;

Хуҗалык-көнкүреш хезмәте:

  • балаларны үз бүлмәләрен һәм мәйданчыкны һәрвакыт тәртиптә тотарга: уенчыкларны, төзү материалларын юып-сөртеп торырга, тәрбияче белән берлектә китап һәм уенчыкларны рәтләргә өйрәтү;
  • бакча мәйданчыгында мөстәкыйль рәвештә җыештыру эшләре үткәрергә: юлларны себереп, чүп-чардан, кардан чистартырга;
  • йокыдан торгач, урын-җирне мөстәкыйль җыештырырга күнектерү;
  • табын әзерләү, икенче һәм өченче ризыкларны тарату, ашаганнан соң савыт-сабаны җыеп алу, идән себерү кебек дежурлык бурычларын тырышып һәм намус белән башкарырга гадәтләндерү;
  • шөгыль өчен тәрбияче әзерләгән материалларны таратып чыгарга, аларны җыештырырга, пумалаларны, буяу савытларын юарга, өстәлне сөртеп алырга гадәтләндерү.

Табигатьтәге хезмәт:

  • тере почмакта дежур тору бурычларын җаваплылык тоеп башкарырга: бүлмә гөлләренә су сибәргә, туфракны йомшартырга, җимлекләрне юарга, азыкны әзерләп (юып-кискәләп) бирергә өйрәтү;
  • тере почмактагы тереклек ияләре һәм үсемлекләре турында мөстәкыйль кайгыртырга гадәтләндерү;
  • көзен балаларны яшелчә һәм орлыкларны җыю, суганча һәм гөл бүлбеләрен казып алу, түтәлләрне казып калдыру, агач һәм куак төпләрен йомшарту, чәчәк атып утыручы үсемлекләрне грунттан алып тере почмактагы чүлмәкләргә күчереп утырту эшләренә тарту;
  • кышын агач һәм куак төпләренә кар өю, табигать почмагындагы кошлар һәм башка тереклек ияләре өчен яшел азык үстерү, тамыразык утырту эшенә өйрәтү;
  • язын балаларны яшелчә һәм чәчәклектәге җирне кабат йомшарту, яшелчә, чәчәк орлыклары чәчү, үрентеләрне күчереп утырту эшенә тарту;
  • җәен туфракны йомшартып тору, чүп утау һәм үсемлекләрнең төбенә өю, түтәлләргә су сибү эшенә тарту чаралары каралган.

Балаларга хезмәт тәрбиясе бирү – аларны киләчәк тормышка әзерләү, җәмгыятькә кирәкле һәм файдалы шәхес итеп тәрбияләү ул. Бала тормыш киртәләрен үтеп, авырлыклардан курыкмыйча алга, үз максатына барырга өйрәнсен. Хәзерге базар мөнәсәбәтләре чорында кирәкле һөнәр алып, уңышлы эшләүче белгеч булырга омтылыш, теләк хисе тәрбияләү дә хезмәт тәрбиясенә килеп тоташа. Сөйләм телен үстерү, ана теле дәресләрендә мәкаль-әйтемнәр аша баланың хезмәт турында белемен, күзаллавын үстерү өстендә эшлибез. “Хезмәт төбе – хөрмәт”, “Эше барның – ашы бар”, “Кем эшләми – шул ашамый”, “Эш беткәч – уйнарга ярый” һ.б.

Йомгаклап, яраткан шагыйребез Г. Тукайның шигьри юллары белән әйтәсе килә: “Тырыш яшьтән - картаеп беткәч буыннар, эш белү уңайсыз ул!”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект проведения психолого-педагогической работы с детьми младшей группы в процессе организации трудовой деятельности

проведения психолого-педагогической работы с детьми младшей  группы в процессе организации  трудовой деятельности(Мытье комнатных растений) Тема: «В мире комнатных растений»...

Развитие познавательной активности в процессе экспериментальной деятельности.

В процессе экспериментирования  ребенку необходимо ответить на следующие вопросы:o    Как я это делаю?o    Почему я это делаю именно так, а не иначе?o...

Педагогический совет №3 На тему: «Развитие познавательной активности дошкольников в процессе проектной-экспериментальной деятельности» Доклад для воспитателей на тему «Развитие познавательной активности детей через проектно-исследовательскую деятельност

Актуальность: Невозможно переоценить значение развития познавательно-исследовательской деятельности для общего развития дошкольников и формирования их личности. Функциональное назначение познават...

Модель развития трудовой деятельности детей. Трудности в организации трудовой деятельности дошкольников.

Не  нужно, наверное, никому  доказывать  важность  вопроса  трудового  воспитания  детей.  Все мы  знаем,  что  трудовое воспитание  - это...

Опыт работы "Развитие познавательной активности детей посредством организации исследовательской деятельности"

Инновационный опыт. Целью является создание комплексной системы работы, направленной на развитие познавательной активности через организацию познавательно- исследовательской деятельности. Ведущая педа...