Дидактик уеннар аша балаларда танып белүне формалаштыру.
консультация

Галиуллина Суюмбика Шаукатовна

Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк. Әйе, җитез, өлгер, зирәк булып үсүе өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышының аерылгысыз юлдашы булып тора. Яшь буын тормышның төрле җайсызлыкларына бирешмәскә, уңышсызлыкларыннан җебеп төшмәскә тиеш дибез. Ә моңа яшьтән үк балаларның төрле уеннар уйнаулары аша ирешергә мөмкин.Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандартларында да уен аша тәрбия һәм белем  бирүгә нык игътибар бирелә.Уен технологияләре  куллану балаларның иҗат мөмкинлеген  ачарга, мөстәкыйллекләре арттырга,оештыру сәләтләрен үстерүгә ярдәм итә.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Дидактик уеннар аша балаларда танып

белүне формалаштыру.

     Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы - балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң  әһәмиятлесе - уеннар.

    Уен ярдәмендә балаларда  зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Уеннарның бала психикасына уңай йогынтысы турында күренекле педагоглар Л.С.Выготский, А.Н.Леонтьев, Д.Б.Эльконин, А.В.Запорожец, А.П.Усов та үз хезмәтләрендә язганнар.

    Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк. Әйе, җитез, өлгер, зирәк булып үсүе өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышының аерылгысыз юлдашы булырга тиеш. Яшь буын тормышның төрле җайсызлыкларына бирешмәскә, уңышсызлыкларыннан җебеп төшмәскә тиеш дибез. Ә моңа яшьтән үк балаларның төрле уеннар уйнаулары аша ирешергә мөмкин.

Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандартларында да уен аша тәрбия һәм белем  бирүгә нык игътибар бирелә.Уен технологияләре  куллану балаларның иҗат мөмкинлеген  ачарга, мөстәкыйллекләре арттырга,оештыру сәләтләрен үстерүгә ярдәм итә.

Дидактик уеннар  шулай ук, балаларга сөйләмнен асылын  төшендерергә, әдәби тел байлыгын , сөйләм культурасын, аң- белемнәрен үстерү, халкыбызның рухи байлыгына якынайту, эстетик, әхлакый, хезмәт, акыл тәрбиясе бирүнең алыштыргысыз чаралары булган халык аваз иҗатының кайбер үрнәкләре белән таныштыру юнәлешендә куллану зур унышлар китерә.  Шулай ук Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән уку- укыту әсбаплары, укыту методик комплектлар , татарча мульфильмнар, электрон ярдәмлекләр, аудио-һәм видеоматериаллар куллану да уен нәтижәлеген  арттырырга ярдәм итә.                                                                                                                                                                                                                                 Дидактик уеннарны уйнау, аларның дидактик бурычлары балаларны  әйберләр, тирә-юнь күренешләрен һәм җәмәгать тормышлары турында мөстәкыйль сөйләшергә өйрәтерлек итеп төзелергә тиеш. Аларда фикерләүне һәм сөйләмне үстерү белән бердәм бәйләнештә алып барыла. Танып белү уенда аралашу, бәхәсле мәсәләләрне чишү вакытында активлаша,үз фикерләренне дәлилләү сәләте дә үстерелә.

  Дидактик уеннар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Дидактик уеннар гадәттә 3 төп төргә бүленәләр 1) предметлар һәм табигый материаллар белән уеннар;

 2) өстәл уеннары;

3) сүзле уеннар.

Дидактик  уеннарны үткәрүдә мин түбәндәге   алымнарны кулланам:

Уен методлары:

  • күзалланган ситуациягә керә алу;
  • кирәкле информацияне алуга практик эш алымнарын куллана белү.

Диалогик методлар:

  • әңгәмәләр;
  • нәтиҗәләр формалаштыру;
  • проблемалы сораулар.

Танып белү методлары:

  • эш барышын күрсәтә алу;
  • проблемалы ситуация;

        күнегүләр

        Предмет белән уеннар вакытында уенчыклар һәм реаль  предметлар кулланыла. Уен вакытында бала предметларны чагыштырырга, охшаш һәм аерым якларын ачыкларга өйрәнә; предметларның үзенчәлекләре: төсе, зурлыгы, формасы, сыйфаты белән таныша. Соңыннан уенның эчтәлеге катлауландыра.

  Баланы әйләнә-тирәдәге предметлар белән таныштырганда аның сөйләмен үстерүгә дә әһәмият бирергә кирәк. Предметлар, аларның исемнәре белән таныштыргач, сүзле уеннарда шул исем- атамаларны төрле вариантта куллану отышлы. Андый уеннар бала аңында сүзнең мәгънәви эчтәлеген киңәйтә, төрле сүзтезмәләр төзи белергә өйрәтә.

  Мәсәлән, “ Кайсы хәйван нәрсә ярата?” дигән уенны алыйк. “Бу нәрсә?”, “ Эт нәрсә ярата?” дигән сорауга бала: бу эт, бу сыер , бу ат,бу үлән , бу сөяк  дип җавап бирә. Шунда ук чагыштыру ясарга да мөмкин. “Кайсы сөяк ярата- сыермы, этме?”-, “Кайсы хәйван зур. Кайсы кечкенә? дияргә була. Мондый вакытта бала чагыштыра, гомумиләштерә белергә өйрәнә, “зур” ”кечкенә” сүзенең абстракт мәгънәсен аңлый башлыйлар.

   Предмет белән уеннар аерым дидактик бурычларны да хәл итәргә ярдәм итә.

  Кечкенә төркем балаларына үзлекләре белән бер-берсеннән нык аерылып тора торган предметлар бирелә. Курчаклар белән уен вакытында балаларда культура- гигиена күнекмәләре, әхлак сыйфатлары формалаша.

  Мәсәлән “ Айсылу туган көне“ дидактик уены вакытында бала киемнәрнең исемнәрен әйтергә өйрәнү белән беррәттән, киенү эзлеклеген дә өйрәнә, уенчыкларны аерырга,  курчакка карата кайгыртучанлык хисләре дә формалаша.  Мәктәпкәчә яшьтәге баланың логик  фикерләвен, танып- белергә өйрәтүнең  мөһимлеген аңлап, аны чагыштырырга, исәпләргә яки үлчәргә генә өйрәтергә түгел; ә бәлки уйларга, нәтиҗәләр ясарга, җавапларны исбатларга, теге яки бу биремне үтәүнең башка юлларын табарга өйрәтү кирәк . Кече төркемнәрдән үк кулдан эшләнгән дидактик уеннар балаларда логика белән беррәттән иҗади күзаллау, конструктив үзлекләр, күреп тану, хәтерне үстерү бәйләнешле сөйләм үстерүне, хезмәт кешеләренә карата хөрмәт тәрбияләүне .  “Уенчыклар кибете”, “ Без шоферлар”, “Төлкегә ярдәм итик”- кебек уеннар аша белемнәрен  ныгыту һәм үстерү  өчен кулланырга була.

  Табигый материаллар белән уеннар да балаларда кызыксыну, уйныйсы килү теләге уята. Үсемлек орлыклары, яфраклар, чәчәкләр, төрле ташлар - барысы да уеннар оештырганда кулланыла. “Бу кайсы агачтан?”; “Бизәкне төзе”, “Яфракларны зурлыклары буенча урнаштыр” һ.б. уеннарын прогулка вакытларында уйнатырга була.

   II төркем - өстәл уеннары - боларга парлы картиналар, лото, домино уеннары керә.

     Парлары буенча картиналарны сайлау максатыннан- балаларга башта иң гади биремнәр бирелә, мәсәлән, “ бу агачта нәрсә үсә “,“Бертөрле шапканы тап” , “Бияләйләрнең парын тап”, “Кем нәрсә эшли”, Транспортларны берләштер”.”Мине качыр” Соңыннан бирем катлаулана бара: бала предметларны тышкы күренешләре белән генә түгел, мәгънәсе буенча да аера. Мәсәлән, барлык предметлы рәсемнәр арасыннан  “2 самолетны тап” , яисә “2алманы тап” (Бу очракта самолетлар яки алмалар төрле формада, төрле төстә ясалган була).

       Картиналарны гомуми билгеләренә карап сайлап алу яки предметларны классификацияләү максатыннан, “ Бакчада ниләр үсә?” , “ Тылсымлы кәрзин?”, Тылсымлы кояш” , “Баланың әнисен тап “ Бу өйдә кем яши”, уеннарын уйнатырга була. Бу уеннар балаларда  яшелчә-җиләк җимешләр, хәйваннар турында  белемнәрен баета., тулыландыра, танырга өйрәтә,табигаткә сакчыл караш тәрбияли, кул- бармак чукларын үстерә аралашу әдәпләренә өйрәтә.

       Картиналарның санын, урнашуын, составын истә калдыру максатыннан “ Нинди картина яшеренгән?”  дигән уенны алырга була. Бу очракта бала картинаның эчтәлеген истә калдырырга тиеш була.  Уен хәтерне яхшыртырга ярдәм итә.

   Кисәкләрдән картиналар төзү балаларның логик фикерләүләрен үстерүгә булышлык итә. Кечкенә төркемнәрдә картина 2-4 өлешкә, ә уртанчылар, зурлар төркемнәрендә 8-10 өлешкә бүленә. Кечкенә төркемнәргә бер предметтан торган рәсем бирелә, ә зурларга таныш булган сюжетлы рәсемнәр кулланыла. Мондый уенда балаларның рольләргә керә белүе, кирәкле  образны тудыру өстендә ижади эзләнү сыйфатлары формалаша. Уеннар балаларга кешеләр тормышы һәм табигать күренешлре турында күп нәрсә белергә ярдәм итә. Алар уй- фикерләрен әйтеп бирү күнекмәләре алалар.  

   III төркем сүзле уеннар.

   Сүзле уеннар тәрбия чарасы буларак отышлы, чөнки алар барышында күмәклек, дуслык, игътибарлылык, ярдәмләшү кебек матур сыйфатлар, шулай ук бала күңелендә  туган телне, халкыбызның үткәнен, гореф- гадәт, йолаларын ихтирам итү, үз милләте белән горурлану хисләре тәрбияләнә. Сүзле уеннарның шигырь калыбына салынган булуы балаларда эстетик зәвык  тәрбияли, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.

      Бу төркемгә предметларны төрле билгеләре буенча гомумиләштерү, төркемнәргә аеруга юнәлтелгән уеннар керә. “Кемгә нәрсә кирәк?”, “Бер сүз белән әйт” , “3 предметны ата” уеннары.

     Игътибарлылыкны, түземлелекне, зирәклекне үстерүгә юнәлтелгән уеннар, татар халык уеннары  да бар  Болар “Ватык телефон”, “Буяулы”,” Очты-очты”, “Ак карага тимәскә” һ.б. уеннар.

      Сүзле уенда катнашучылар күпмедер дәрәҗәдә тырыш, җитез, сабыр да булырга тиеш, кайбер уеннар исә нәниләрдән җыр-биюгә осталык та сорый.

      Дидактик уеннар белән җитәкчелек итү зур педагогик осталык  таләп итә. Ул 3 төрле юнәлештә алып барыла: дидактик уенга әзерлек, уеннны үткәрү һәм анализ. Уенны башлаганчы, балаларда уйнау теләге, кызыксындыру тудырырга кирәк. Моңа төрле алымнар белән, мәсәлән, табышмаклар, санамышлар, сюрпризлар кулланып ирешергә була.

     Дидактик уеннар аша бала күп яңа информация ала. Аз әзерлекле, актив булмаган балалар башта уенны читтән генә күзәтәләр “болельщик” ролендә булалар, әкренләп уенга катнашып китәләр. Әгәр дә уеннарда ярыш элементлары керсә, мәсәлән, “кем күбрәк сүз әйтә”, “кем беренче” уеннарында, аларга йомгак ясаган вакытта аеруча игътибарлы, гадел булырга кирәк. Бу очракта җиңүчене билгеләгәндә фишкалар куллану бик уңайлы.

        Димәк, уенга дөрес җитәкчелек итү әти-әниләрнең, безнең балалар уенына төптәнрәк уйлап, саклык белән якын килүләрен таләп итә. Тәрбия эше никадәр яхшы оештырылган булса, уен шулкадәр күп төрлерәк һәм матуррак була; шулай ук балаларның төрле яктан үсешенә ярдәм итә.

      Дидактик уеннарны оештырганда тәрбияче төп дидактик принципларга нигезләнә. Болар эзлеклелек принцибы, кабатлау һәм күрсәтмәлелек принциплары.

   Дидактик уеннарның мәҗбүри структур элементлары бар. Болар 1) өйрәтү һәм тәрбияви максаты; 2) уен хәрәкәтләре; 3) уен кагыйдәләре. Уен вакытында балаларның нинди белемнәре үзләштерелергә, ныгытырга тиеш, нинди акыл эшчәнлеге үстерелергә тиеш, нинди кешелек сыйфатлары формалаштырылырга тиеш менә шулардан чыгып уенның дидактик максатын билгеләргә була.

   Мәсәлән, барыбызга да таныш булган “Тылсымлы капчык” уенын дидактик максатын болай билгеләргә була: “ Балаларның уенчыклар, аларның үзлекләре, кулланылышы турындагы белемнәрен ныгыту, сөйләм телен үстерү, предметларның мөһим сыйфатларын билгеләү; күзүтүчәнлек, ихтирамлылык, активлык тәрбияләү.

   Уен кагыйдәләрнең төп максаты: балаларның хәрәкәтен, тәртибен оештыру. Кагыйдәләрне саклау балалардан аерым ихтияр көче, иптәшләре белән аралашу сәләтен, уңышсыз нәтиҗәгә ирешкәннән соң туган кире кичерешләрнең җиңә алуны таләп итә, тотнаклылык тәрбияли.

    Танып белүне формалаштыру эшендә дидактик уеннарны кулланган вакытта, аның кагыйдәләре һәм хәрәкәтләре аша балаларда әдәплелек, игелеклелек, түземлелек формалаштырырга кирәк.

   Уен өчен уңайлы шартлар тудыру да игътибар үзәгендә булырга тиеш. Кирәк-яраклар, кулланмалар алдан ук әзерләп куела. Кулланыла торган уенчыклар, җиһазлар балаларның игътибарын җәлеп итә торган ачык төстә, матур булсын. Аларны әзерләү, аннары тәртипләп урнаштыру эшләренә балаларны катнаштырырга кирәк. Алар бу вакытта пөхтәлеккә, чисталыкка өйрәнә, әйберләрне саклап тотарга күнегә.

   Дидактик уеннарның балаларга акыл тәрбиясе бирүдә роле зур. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана.

     Эстетик тәрбия хакында да шуны әйтергә була. Уенчыкларны тәртип белән урнаштыру, курчакларны пөхтә итеп киендерү, уен урынын җыештыру эстетик зәвыкны үстерә.

   Ритмлы хәрәкәтләр, кызып-кызып яшь тәнне физик яктан чыныктыра. Кыскысы,  без-педагоглар тарафыннан дөрес юнәлеш бирелгәндә, уен, балаларны акыл һәм физик яктан дөрес тәрбияләүгә, бер үк вакытта аларны тормышка әзерләүгә дә ярдәм итә.

      Балаларның психологик үзенчәлекләрен истә тотып, уен эшчәнлеген

оештыруда берничә төп юнәлешне карап китик:

-баланың фикерләү, күзаллау сәләтен үстерү;

-уенны баланың һәр төр эшчәнлегенә,реҗим моментларына кертү;

-һәр баланың характерын, темпераментын, шәхси мөмкинлеген, теләген истә тоту.

    Балаларның уенын оештыруда берничә файдалы киңәш.

  1. Уенны башка шөгыль белән алыштырырга тырышмагыз.
  2. Уенны бала тормышының барлык өлкәләрендә дә кулланыгыз.
  3. Бала сезне уенга чакырса, шатланыгыз, димәк ул сезне үз итә һәм сезгә ышана.
  4. Бала белән уйнаганда, үзегезнең олы кеше икәнлегегезне онытыгыз.
  5. Балага уеннан “мәхрүм итү җәза”сын бирмәгез
  6. Уен кагыйдәләрен бозган балага тынычрак карарга тырышыгыз.
  7. Уен вакытында рольләрне көчләп такмагыз.
  8. Чираттагы эш көненә әзерләнгәндә, һәр яңа уенның балага иң яхшы бүләк икәнен исегездән чыгармагыз!

       Безне әйләндереп алган табигать бай, матур  һәм чиксез  күп төрле. Баланы бу дөньяга алып керү, аның матурлыгын , кабатланмаслыгын ачып күрсәтергэ, табигатьне яратырга ,сакларга өйрәтү һәм боларның барсы аркылы баланың сөйләм телен үстерү, тапкырлык һәм зирәклекләрен тирәнәйтү, иҗади фикерләү сәләтен үстерүдә - без тәрбиячеләр, әти-әниләр ышанычлы ярдәмчеләр булыйк.

Муниципаль бюджет мәктәпкәчәбелем бирү  учреждениесе

Апас районы  Әлмәндәр «Бэллуки»  балалар бакчасы.

                                   Тәрбияче:

                                Галиуллина  Сөембикә Шәүкәт кызы.

2018- 16 май


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында дидактик уеннар.

Дидактик уеннарның бала тормышында әһәмияте турында. Дидактик уен төрләре. Уен өчен шартлар тудыру. Дидактик уеннарның структур элементлары....

Дидактик уеннар

ДИДАКТИК УЕН: “БӘЙРӘМГӘ ӨСТӘЛ ӘЗЕРЛИБЕЗ!”Максат: Уйлау-фикерләү сәләтен үстерү, зәвык тәрбияләү. Төсләрне кирәгенчә сайлап алырга, аларга туры килүчеләрен сайларга өйрәтү.Уен барышы: балаларның алдына...

Проект.Татар халык уеннары аша балаларга милли тәрбия бирү. Педагогикик киңәшмәдә чыгыш."Эксперименталь эшчәнлек аша балаларда танып белү эшчәнлеген үстерү."

Өлкәннәр төркемендә татар халык уеннарын кулланып милли тәрбия бирү.Уеннарны өйрәнүнең перспектив планы,уеннар,уеннар баырышы,оештыру алымнары бирелгән...

Проект эшчәнлеген оештыру аша балаларда социаль-әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Формирование у ребёнка социально-нравственных качеств через организацию проектной деятельностиРеализация проекта «Наш детский сад» 1 младшая группаЦель: формирование у детей социально-нравственных кач...

Проект эшчәнлеген оештыру аша балаларда социаль-әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Формирование у ребёнка социально-нравственных качеств через организацию проектной деятельностиРеализация проекта «Наш детский сад» 1 младшая группаЦель: формирование у детей социально-нрав...