Проект эшчәнлеген оештыру аша балаларда социаль-әхлакый сыйфатлар формалаштыру
проект (младшая группа)

Мингазова Айгуль Равилевна

Формирование у ребёнка социально-нравственных качеств через организацию проектной деятельности

Реализация проекта «Наш детский сад» 1 младшая группа

Цель: формирование у детей социально-нравственных качеств через организацию разных видов деятельности: игровой, познавательной, продуктивной. Овладение детьми игровыми действиями, отражающие известные им жизненные ситуации.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Проект эшчәнлеген оештыру аша балаларда социаль-әхлакый сыйфатлар формалаштыру

МИНГАЗОВА  А.Р.

        Баланың бар яктан да гармоник тигез усеше – киләчәк шәхескә нигез булып тора. Әхлакый тәрбия баланың бар яктан да тигез үсешенә төп баскычы.Әхлакый тәрбия ул: - балалар арасында дуслык мөнәсәбәтен; уйнау, тырышу гадәтләрен тәрбияләү; бер-береңә булышу,юл кую гадәтләрен формалаштыру;олыларны яхшы әш-гамәлләре белән сөендерергә омтылу.Баланың әхлакый үсеше өчен мөхим вакыт - мәктәпкәчә яшь.Комплекслы методлар куллану һәм әхлакый тәрбияләү  юлларын куллану киләчәктә әхлакый тәрбияләү һәм һәр баланың тигез гармоник үсеш мәсәләләрен җиңел чишергә ярдәм итәр. Әлеге проектның төп юнәлеше уен.Уен тәрбия көчен үзенә алган – баланың табигый юлчысы, уңай хис-кичерешләр чыганагы да.Уен аша бала тирә-якны танып белергә өйрәнә.

Проектның исеме: “Безнең балалар бакчасы”.

Проект 2-3 яшьлек балалар белән эшләүгә планлаштырылган.

Проектның максаты: Төсне,зурлыкны, эш-гамәлне белдерә торган сүзләр хисабына балаларның сөйләмен баету.

Проектның бурычлары:

1. Игътибарны,кабул итү сәләтен үстерү.

2. Уенчыкларга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

3. Эшчәнлеккә карата кызыксыну,күмәк эшчәнлек белән шөгыльләнү теләге тәрбияләү.

4. Түземлелек, дидактик уеннар белән кызыксыну тәрбияләү.

Проектта катнашучылар: кечкенә төркем балалары, тәрбиячеләр, ата-аналар.

Проектның эш планы.

Балалар белән эш

Тәрбиячеләр

Әзерлек этабы

1.“Кем нәрсә эшли?”

2. Предметларның төсләрен тану һәм һәм атау. “Паровоз” дидактик күнегүе.

3.  Уенчыклар бездә кунакта.

4. МӘТ:К.В.Закирова “Паровоз”, “Уенчыклар”,   “Минем дусларым”

5. “Клоуннар” дидактик уены

1. Әңгәмә сорауларын планлаштыру.

2. Дидактик уеннар әзерләү.

3. Уен атрибутларын барлау.

Практик этап

Рәсем: “Минем яраткан уенчыгым”

Әвәләү:“Пирамидка”

Музыка  “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма өчен аудио-кушымта.

Эшчәнлекне оештыру.

Йомгаклау этабы (нәтиҗә)

Ата-аналар өчен күргәзмә.

Эшчәнлекне оештыру.

Эшчәнлек төрләрен проект аша тормышка ашыру

Үсеш төре юнәлеше

Белем бирү өлкәләре

Балалар эшчәнлеге төрләре

Физик яктан үстерү

Сәламәтлек

Физик тәрбия

Физкультминутлар файдалану.

Социаль-коммуникатив үстерү

Социализация

Хезмәт

Балаларны дидактик уеннар аша тормыш- көнкүрешкә өйрәтү.

Продуктив эшчәнлек белән шөгыльләнү (рәсем, әвәләү).

Сөйләм үстерү

Танып белү

Аралашу

Матур әдәбият белән танышу

Төсне,зурлыкны,эш-гамәлне белдерә торган сүзләр  актив сүзлеккә кертү.

 Бар белем бирү өлкәләрендә кулланылды.

Иҗадилык үстерү

Иҗади сәнгать

Музыка

Күргәзмә оештыру.

      Бу проектта куелган бурычларның барсына да ирештек дип уйлыйм, чөнки проектның эшчәнлеге төгәлләнгәннән соң балалар буш вакытларында уйналган дидактик уеннарны үзлектән кабатлап уйнарга тырышалар. Балаларда күмәк әшчәнлек теләге, группадагы уенчыкларга сакчыл мөнәсәбәт артты. Аларны урыннарына куйганда күбесенең төсләрен атап җыюлары күзәтелә. Балалар яңа сүзләр өйрәнде. Гади булса да яңа,чөнки группабыздагы балалар  күбесенчә рус гаиләләреннән.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хезмәт эшчәнлеген оештыру процессында балаларның танып белү активлыгын үстерү / Развитие познавательной активности в процессе организации трудовой деятельности дошкольников

Хезмәт эшчәнлеген оештырганда, тәрбияче, балаларның төрле яклап үсешен тәэмин итә, үз көчләренә ышанырга, тормышта һәрвакыт кирәкле осталык һәм күнекмәләр формалаштырырга булыша, җаваплылык һәм мөстәк...

"Уен эшчәнлеген оештыру - баланы шәхес итеп камилләштерүдә төп фактор."

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы - балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, үт...

Балаларның танып белү эшчәнлеген оештыру аша сенсор үсешен тәэмин итү

Развитие сенсорных способностей дошкольников через познавательно-игровую деятельностьБольшое влияние на результаты познавательной деятельности дошкольника оказывают познавательные способности. Их нали...

Федераль дәүләт мәгариф стандарты билгеләнгәнчә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеген оештыру.

       Федераль дәүләт мәгариф стандарты билгеләнгәнчә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге 5 юнәлештә оештырыла һәм алып барыла: социаль арал...

Проект эшчәнлеген оештыру аша балаларда социаль-әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Формирование у ребёнка социально-нравственных качеств через организацию проектной деятельностиРеализация проекта «Наш детский сад» 1 младшая группаЦель: формирование у детей социально-нравственных кач...

Консультация: “Әти- әниләр белән конкурсларда катнашу эшчәнлеген оештыру очен психологик-педагогик шартлар”

Консультация “Әти- әниләр белән конкурсларда катнашу эшчәнлеген оештыру очен психологик-педагогик шартлар&rdquo...