"Уен эшчәнлеген оештыру - баланы шәхес итеп камилләштерүдә төп фактор."
консультация по теме

Илалиева Фания Вагизовна

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы - балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, үтемлесе һәм нәтиҗәлесе – уеннар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Тәрбиячеләр өчен чыгыш.22.75 КБ

Предварительный просмотр:

Балаларның бай рухлы, сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте зур. Өлкәннәргә эштән бушаган вакытларда күңел ачу, ял итү, вакыт уздыру чарасы булса, бала өчен уен – чын шөгыльгә, тормыш көрәшенә һәм хезмәткә әзерләнү ул.

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы – балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, үтемлесе һәм нәтиҗәлесе – уеннар.

Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Физик активлык, балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү белән беррәттән, нәниләрнең игътибарын арттыруга, хәтерләрен үстерүгә дә булышлык итә. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Кечкенәдән алынган хәрәкәт күнекмәләре нәниләргә тышкы дөнья белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә.

“Уен – баланың тормышка әзерләнү күнекмәсе ул. Уеннар балага зур файда китерәләр, алар ярдәмендә ул үзенең характерына нигез ташы булып урнашып кала торган гадәтләргә, күнекмәләргә өйрәнә, моның өстенә бу уеннар балада, гадәттә, зур канәгатьләнү хисе уяталар”, - дип язган профессор П.Ф.Лесгафт. Дөрестән дә, уеннар, бер яктан, физик тәрбия чарасы булса, икенчедән, күп кенә уеннар эстетик тойгылар тәрбияләүгә зур ярдәм итә. Хәрәкәтләрнең төгәллеге, уенның сүзләрен сәнгатьле итеп әйтү, балаларның төрле образлар башкарулары һ.б.-болар барысы да балаларда канәгатьләнү хисләре уята, матурлыкны аңларга ярдәм итә. Алай гына да түгел, уен вакытында баланың күңеле күтәренке, көр була, һәм бу халәт аның нерв системасына уңай йогынты ясый. Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әверелдерә. Балалар  бакчасы тәрбиячесе өчен уен – балаларны яхшырак аңлау, аларга тагын да ныграк якынаю чарасы да. Чөнки нәкъ менә уен вакытларында тәрбияче һәр баланың нәрсәгә сәләтле булуын, аның оештыру мөмкинлекләрен яхшырак күрә ала, холкын, гадәтләрен күбрәк аңлый. Уен ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да “уятырга”  мөмкин. Уендагы текстка, җырга кушылып, аның кагыйдәләрен үтәп, йә булмаса ниндидер роль башкарып бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә, анда башкаларның хәленә керә белү, ярдәмләшү, игътибарлылык кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.

Уеннар күптөрле: хәрәкәтле, сюжетлы-рольле, музыкаль, дидактик уеннар, төзелеш һәм танып белү уеннары һ.б. Әлеге уеннар нәниләрнең төрле яктан үсүен таэмин итә, иҗади мөмкинлекләрен, хыялларын баетуда, фикер активлыгын һәм зиһеннәрен үстерүдә ныклы этәргеч булып тора.

Тәрбияче уеннарны җанлы, кызыклы, тәэсирле итеп оештыра белергә тиеш. Иң башта уеннарны сайлый белү зур әһәмияткә ия. Уеннарны сайлаганда, тәрбияче балаларның шәхси мөмкинлекләрен, яшь үзенчәлекләрен, уен белән ни дәрәҗәдә кызыксынуларын, балаларның уен алдындагы халәтен, каефен истә тотарга тиеш. Уен көннең кайсы вакытында үткәрелүе дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Чөнки көн ахырына бала инде арый, шуңа да кичке якта балалар белән тынычрак уеннар уйнарга кирәк.

Уеннарны сайлау балаларның уен алдыннан нәрсә белән шөгыльләнүләре яисә нинди дәрестә булуларына да бәйле. Әгәр дә балалар акыл эшчәнлеге таләп ителә торган дәрестә (сөйләм үстерү, математика һ.б.) озак булсалар, мондый дәресләрдән соң йөгерүле, сикерүле һ.б. шундый  күп хәрәкәтле уеннар уйнарга кирәк. Уеннарда туплар, таяклар, сикергечләр файдаланырга була. Ә физик хезмәт белән шөгыльләнгәннән соң (физкультура, хезмәт дәресләре), киресенчә, аз хәрәкәтле уеннар уйнарга киңәш ителә.

Уенны сайлаганда, ел фасылы, һава торышының нинди булуын да истә тоту зарур. Кышкы салкын көннәрдә күп хәрәкәтле, йөгерүле-сикерүле уеннар планлаштырылса, җәйге эссе көннәрдә, киресенчә, аз хәрәкәтле, бүлмә эчендә уйный торган уеннар уйнарга мөмкин. Яңгырлы көнне уеннар верандада (түбәле урында) уйнала.

Кыш көне чаңгы, чана шуарга, алар белән төрле уеннар оештырырга мөмкин. Уен вакытларында балаларның үз-үзләрен тотышларына игътибарлы булырга кирәк. Балалар авызларына кар, боз капмасыннар. Төрле экспериментлар үткәреп, ак булса да, карның бик үк чиста түгеллеген, шулай ук салкын тию куркынычы булуын аңлату бик мөһим.

Уеннарны сайлаганда, уен башкарыла торган урынның (бүлмә, мәйданчык һ.б.) зурлыгына да игътибар ителә. Бүлмә кечкенә булган очракта күп хәрәкәтле уеннар алмаска, ә бәлки тыныч, аз хәрәкәтле уеннар уйнарга мөмкин. Ә күп хәрәкәтле уеннарны, балалар саны аз булганда, берничә бала белән уйнарга була (калган балалар тамашачы итеп билгеләнә). Уйнаучыларны тамашачылар белән алмаштырып торырга кирәк.

Уен бүлмәсе җилләтелгән, чиста булырга тиеш.

Уен өчен  уңайлы шартлар тудыру  да игътибар үзәгендә булсын. Уен кирәк-яракларын, төрле җиһаз, кулланмаларны алдан ук әзерләп куярга кирәк. Алар балаларга алырлык һәм уйнаганнан соң кире куярлык итеп җайлы урынга урнаштырылсын. Куллана торган уенчыклар, җиһазлар балаларның игътибарын җәлеп итә торган ачык төстә, матур булсын. Шулай булганда, балаларның уен белән кызыксыну дәрәҗәсе тагын да артыр. Уенга җиһазларны әзерләү, уеннан соң аларны тәртипләп урнаштыру эшләренә дә балаларны катнаштырырга кирәк. Мондый эшләрне башкарганда, нәниләр пөхтәлеккә, чисталыкка өйрәнә, әйберләрне саклап тотарга күнегә.

Балаларны уенга җыя белү дә зур әһәмияткә ия. Моның өчен балаларда уенга карата кызыксыну уятырга кирәк. Рәсемнәр, төрле уенчыклар күрсәтү, йә булмаса алдан уенның эчтәлеген ача торган шигырь яки әкият сөйләү моңа зур булышлык итә. Тәрбияченең турыдан-туры уенга катнашуы да балаларның кызыксынуларын арттыра.

Уенны аңлату. Балалар җыелып беткәч, тәрбияче уенның исемен әйтә, эчтәлеген сөйли, кагыйдәләре белән таныштыра. Уенны аңлату кыска, аңлаешлы, балаларны ялыктырмаслык булырга тиеш. Монда сөйләү интонациясе дә әһәмияткә ия. Тәрбияче уенның эчтәлеген тиешле интонация белән (аю-тупас,калын тавышла, тычкан-нәзек,чыелдавык һ.б.) басым ясап, һәр сүзне ачык итеп әйтеп аңлатырга бурычлы.

Уенны башлаганда йә булмаса уенны алып баручыны сайлаганда, санамышлар кулланырга мөмкин.

Санамышлар – тәрбиячегә уен вакытында рольләр билгеләү өчен дә уңайлы чара. Моннан тыш, тәрбияче теге яки бу рольне балага үзе тапшыра яисә роль  баланың теләге буенча билгеләнә. Ләкин рольләрне билгеләгәндә, балаларның ул рольлне башкара алу мөмкинлеген истән чыгарырга ярамый. Уенның күңелле, җанлы, уңышлы үтүе күп очракта рольләрне дөрес билгеләүдән тора. Шулай да җаваплы рольләрне һәрвакыт кыю, тапкыр балаларга гына бирү дә дөрес түгел. Болай эшләгәндә кайбер балалар масаючан, мактанчык булып китәргә, ә икенчеләре исә, киресенчә, үз көчләренә ышанмый торган булырга мөмкин. Оялчан, кыюсыз балаларга, баштарак җаваплылыгы азрак булган рольләр биреп, тора-бара катлаулырак рольләр тапшырырга кирәк.

Уен барышында тәрбияче барлык балаларга да игътибарлы булып, аларны күзәтеп тора, кирәк чакта ярдәм итә. Шулай ук ул балалар тарафыннан уенның кагыйдәләре үтәлүгә дә зур игътибар бирергә тиеш. Бу бик мөһим. Кагыйдәләрне үтәү зур тәрбияви әһәмияткә ия. Уен кагыйдәләренә буйсыну балаларда түземлелек, тәртиплелек, ихтыяр көче, тотнаклылык тәрбияли.

Уеннарны оештыруга җитди әзерләнергә кирәк. Заман таләпләренә җавап бирә торган план-конспект эшләү, уеннарны кызыклы, нәтиҗәле итеп үткәрү өчен, төрле методлар уйлап табу уеннарны отышла итә. Уеннар никадәр кызыклырак итеп оештырылса, аларның файдасы шулкадәр зуррак. Балаларга алар яратмаган уенны көчләп тагарга ярамый. Тәрбияченең барлык балаларны да уенга тарта белүе, осталыгы, иҗат фантазиясе, активлыгы җитәрлек булмаган балаларны да дәртләндерә торган алымнар таба белүе бик мөһим.

2-3 яшьлек баланың һәрьяклы үсеше өчен төрле уенчыклар булдыру шарт: сюжетлы-образлы, музыкаль, өстәл уеннары, техник, дидактик уеннар һ.б. Балаларның сәламәтлеген саклау, ныгыту өчен, төрле хәрәкәтләр башкару мөмкинлеге бирә торган уенчыклар (төрле зурлыктагы туплар, машиналар, арбалар, кеглилар, өреп кабарта торган эре уенчыклар һ.б.) сатып алырга мөмкин. Мондый уенчыклар белән бала өйдә дә, урамда да уйный ала. Кышкы чорда балага чана алырга кирәк. Чанада ул үзе дә утырып йөрергә (яисә таудан шуып төшәргә), шулай ук курчагын яки зур мех аю, куян һ.б. уенчыкларын тартып йөрергә ярата.

Төрле зурлыктагы уенчык җәнлекләре (кош, йорт хайваннары, кыргый җәнлекләр фигуралары) нәниләргә су, ком, төзелеш материаллары белән уйнаганда уңайлы булыр. Балалар өстәмә атрибутлар белән тулыландырылган уенчыкларны бигрәк тә яраталар. Мәсәлән, кыңгырау таккан бозау, алъяпкычлы үрдәк һ.б. Уенчык җәнлекләр үзләренә хас авазлар да чыгарсалар (эт өрә, аю үкерә) – балаларга икеләтә сөенеч.

3яшьлек  балаларның игътибарлары үзгәрүчән була, шуңа да аларга гади сюжетлы уеннар тәкъдим ителә. Мәсәлән, “Кошлар кебек очабыз”, “Машиналар гаражга кайта” һ.б. Билгеле бер биремне үтәргә кирәк булган уеннар да уйнала, мәсәлән, “Минем яныма килегез”, “Тупны куып тотыгыз” һ.б. Балаларга мондый уеннарда йөгерү, сикерү, туп тоту хәрәкәтләре бик ошый. Уен вакытында шакмаклар, туплар, флаглар куллану нәниләрнең уен белән кызыксынуларын арттыра.

Бу яшьтә уеннар өчен төрле зурлыктагы курчаклар, уенчык йорт җиһазлары, көнкүреш әйберләре (үтүк, телевизор, газ плитәсе, ванна һ.б.) булдырырга, шулай ук “чәчтараш”, “табиб”, “кибет”, “пешекче” уеннары өчен атрибутлар әзерләргә кирәк.

Нәниләрне уен вакытларында табигый материаллардан (су, ком, кар) файдаланырга, алар белән төрлечә эш итә белергә (машиналар өчен гараж төзү, күпер салу, юллар ясау, кардан төрле корылмалар эшләү) өйрәтү мөһим. Мондый уеннар өчен кечкенә чиләкләр, көрәкләр, соскычлар, савыт-сабалар, суда йөздереп уйный торган уенчыклар булдыру кирәк.

4 яшьтә кечкенәләрнең сәламәтлеген ныгыту, организмын чыныктыру, хәрәкәт активлыгын үстерү эше дәвам ителә. Уеннар да эчтәлеге ягыннан катлаулана. Бу яшьтә балаларның күзәтүчәнлеге, кызыксынучанлыгы артканлыктан, аларның тирә-юнь турындагы белемнәре киңәя. Шунлыктан алар белән үзләре күргән әйберләрне һәм күренешләрне гәүдәләндереп кенә уйнау аз. Әкиятләрдә укылган яисә рәсемнәр аша таныш булган образларны кертү уеннарны тагын да кызыклырак, эчтәлеклерәк итә (мәсәлән, “Ябалак”, “Хәйләкәр төлке” һ.б.).

Нәниләрнең хәрәкәт осталыклары арта барган саен, алар белән җитезлек, өлгерлек, сабырлык таләп ителә торган уеннар да уйнарга мөмкин. Уеннарга тизлеккә йөгерү, сикерү, төз ыргыту кебек хәрәкәтләр кертелә. Уеннарның кагыйдәләре берникадәр катлаулана. Уеннарга хәрәкәт иреклеген чикләү элементлары кертелә (күрсәтелгән юнәлеш буенча гына йөгерү һ.б.), кагыйдәләрне дөрес үтәү таләп ителә башлый. Бу яшьтә сүзле уеннар киң кулланыла. “Куык”, “Аю урманында”, “Маэмай” уеннары шундыйлардан. Әлеге уеннар нәниләрнең сөйләм телен үстерүгә дә булышлык итә. Балаларның уенга кызыксынуларын арттыру өчен, уйналасы уендагы геройлар турында әкиятләр укырга, уенның эчтәлеген ачарга ярдәм итә торган шигырьләр сөйләргә мөмкин.

6-7 яшьлек балаларның уеннарында төп урынны хәрәкәтле уеннар алып тора. Балалар туплар, сикергечләр, кыршаулар белән яратып уйнылар. Ярышлы уеннарга (“Кем беренче?”, “Чикерткәләр”, “Кайсыгыз тизрәк тасманы ала?” һ.б.) игътибарлары арта: алар бик теләп командаларга, звеноларга бүленәләр. Төрле физик күнегүләр, спорт һәм халык уеннары балаларның хәрәкәт эшчәнлегенә булган ихтыяҗын канәгатьләндерүдә әһәмиятле чара булып тора. Балалар белән сигнал буенча  хәрәкәт башкара белү, пространствода үз урыннарын таба белергә, өлгерлек, җитезлек, игътибарлылык, кыюлык кебек ихтыяри сыйфатлар тәрбияләүгә булышлык итүче уеннар уйнала.

Бу яшьтә балалар бер төркем яшьтәшләре белән үзләренә таныш булган уеннарны мөстәкыйль оештыралар. Нәниләрне бергә уйный торган иптәшләренең фикере белән исәпләшә, бәхәсләрне гадел хәл итә, үз фикер-тәкъдимнәрен башкаларныкы белән  килештерә белергә өйрәтергә, уен кагыйдәләрен төгәл үтәргә күнектерергә кирәк.

Уеннарның дәвамлылыгы балаларның йөрәк әшчәнлегенә артык көч  китерерлек, аларны ардырырлык булырга тиеш түгел. Хәрәкәтле уеннарның уртача дәвамлылыгы кечкенәләр төркемендә (3-4яшь) 5-6минут, урта яшьтәге балалар төркемендә (4-5яшь) 6-8минут, ә өлкәнрәк төркемнәрдә (5-7яшь) 8-10минут.

Берьюлы икедән артык уен уйнарга киңәш ителми. Шул ук вакытта бу уеннар төзелеше, хәрәкәтләрнең катлаулылыгы ягыннан да төрле булырга тиешләр. Мәсәлән, беренче уен күп хәрәкәтле (йөгерүле, сикерүле, туп белән уеннар һ.б.) булса, икенчесе тынычрак була; берсе түгәрәк ясап уйналса, икенчесе як-якка таралып уйнала.

Бер елда кечкенәләр төркемендә чама белән 10 яңа уен өйрәнелә, уртанчылар төркемендә – 12,  зурлар  һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә 14 уен өйрәнергә мөмкин. Моннан тыш, һәр төркемдә алдагы елларда өйрәнелгән уеннар кабатланып уйнала. Тәрбияче уеннарның санын арттыру белән мавыкмаска, ә бәлки өйрәнелгән уеннарны кабатлап, яңа төр хәрәкәтләр кертеп, катлауландырып торырга тиеш.

Билгеле, уеннарның балаларга уңай йогынтысы булсын өчен, әйтеп үтелгән методик күрсәтмәләр генә аз. Болардан тыш, тәрбияче балалар белән уйный торган барлык уеннарны яхшы белергә, аларны оештыру өчен, бөтен белемен, фантазиясен, иҗади мөмкинлекләрен файдаланырга тиеш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хезмәт эшчәнлеген оештыру процессында балаларның танып белү активлыгын үстерү / Развитие познавательной активности в процессе организации трудовой деятельности дошкольников

Хезмәт эшчәнлеген оештырганда, тәрбияче, балаларның төрле яклап үсешен тәэмин итә, үз көчләренә ышанырга, тормышта һәрвакыт кирәкле осталык һәм күнекмәләр формалаштырырга булыша, җаваплылык һәм мөстәк...

Балаларның танып белү эшчәнлеген оештыру аша сенсор үсешен тәэмин итү

Развитие сенсорных способностей дошкольников через познавательно-игровую деятельностьБольшое влияние на результаты познавательной деятельности дошкольника оказывают познавательные способности. Их нали...

Федераль дәүләт мәгариф стандарты билгеләнгәнчә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеген оештыру.

       Федераль дәүләт мәгариф стандарты билгеләнгәнчә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге 5 юнәлештә оештырыла һәм алып барыла: социаль арал...

Проект эшчәнлеген оештыру аша балаларда социаль-әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Формирование у ребёнка социально-нравственных качеств через организацию проектной деятельностиРеализация проекта «Наш детский сад» 1 младшая группаЦель: формирование у детей социально-нравственных кач...

Үз белемемне күтәрү өстендә эш планы "Кул чуклары хәрәкәтен камилләштерү аша сөйләм телен үстерү"

Бармакларны хәрәкәтләндерү аша хәтерне, игътибарлылыкны, логик фикер йөртү сәләтен, күзәтүчәнлекне, сөйләм телен үстерү...

Проект эшчәнлеген оештыру аша балаларда социаль-әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Формирование у ребёнка социально-нравственных качеств через организацию проектной деятельностиРеализация проекта «Наш детский сад» 1 младшая группаЦель: формирование у детей социально-нрав...