Үз белемемне күтәрү өстендә эш планы "Кул чуклары хәрәкәтен камилләштерү аша сөйләм телен үстерү"
материал

Мифтахова Алсу Адхамовна

Бармакларны хәрәкәтләндерү аша хәтерне, игътибарлылыкны, логик фикер йөртү сәләтен, күзәтүчәнлекне, сөйләм телен үстерү

Скачать:


Предварительный просмотр:

Методик тема: “Кул чуклары хәрәрәтен камилләштерү аша сөйләм телен үстерү”

Максат: Бармакларны хәрәкәтләндерү аша хәтерне, игътибарлылыкны, логик фикер йөртү сәләтен, күзәтүчәнлекне, сөйләм телен үстерү.

Бурычлар: 

1) Балаларның кул чуклары күнегүләре аша сәламәтлекләрен ныгыту, психологик халәт тудыру;

2) бармак уеннар аша логик фикерләү сәләтләрен, сөйләм телен үстерү;

3) уеннарга кызыксынучанлык,  мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Актуальлелек. Соңгы арада без вак моториканы үстерү турында бик күп ишетәбез.  Сөйләм дәрәҗәсе балаларның бармак эшчәнлеге белән турыдан-туры бәйле булуын галимнәр  дәлилләде инде. Вак моториканың үсү дәрәҗәсе – интеллектуаль әзерлекнең бер күрсәткече. Бармак уеннарын уйнаган вакытта текстны ятлау сөйләм теле үсешенә стимул була, фикерләү, игътибарлылык, күзаллау сәләтләрен, реакция тизлеген үстерә. Хәрәкәтләр үзәк нерв системасын камилләштерә, хәрәкәт вакытында бөтен физиологик процесслар башкарыла (сулыш алу, кан әйләнеше, азык эшкәртелү, процесс алышу), ә бу үз чиратында бөтен органның эшчәнлеген яхшырта. Мускуллар үсә һәм ныгый, сыгылучанлыклары арта. Сөякләр ныгый, умырткалык баганасы дөрес торыш ала. Организмның ныклыгы мотор функциясенә бик нык бәйләнгән. Балага аның яшь үзенчәлекләренә туры килә торган күнегүләрне вак моторика белән параллель рәвештә алып барырга тәкъдим итәргә кирәк. Баланың хәрәкәт үсеше нык булганда, аның координациясе дә үсә. Вак һәм бөтен моториканы үстерүче гади күнегүләр кулланганда гына да баланы тыңларга, хәтерләргә, инструкцияләр үтәргә өйрәтеп була. Бер яктан- хәрәкәт активлыгы баланың сөйләм телен үстерә, икенче яктан- сөйләм аша хәрәкәтләр формалаша. Сөйләм- хәрәкәт күнегүләренең төп элементы.

№ п\п

Эшнең эчтәлеге

Үткәрү вакыты

2016-2017уку елы

Методик тема: “Кул чуклары хәрәкәтен камилләштерү аша сөйләм телен үстерү”

1

“Кул чуклары хәрәкәтен камилләштерү”  буенча мәгълүмат туплау

Декабрь-январь

2

Тәрбиячеләрнең методик технологияләре белән танышу

ел дәвамында

3

 Ата-аналарга “Кул чукларының сөйләм теленә йогынтысы” дигән темага материал тарату

апрель

4

Педагогик киңәшмәләрдә актив катнашу һәм ачык шөгыльләр карау

график нигезендә

5

Балалар бакчасында чараларда эшне тагында җанландыру

даими

6

Ел дәвамында үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү: яңалыклар белән танышу, газета – журналларга  язылу: “Гаилә һәм мәктәп”, “Тылсымлы куллар”, “Ребенок в детском саду”, “Биектау хәбәрләре”, “Мәгариф”, интернет челтәреннән файдалану “Маам.ру”, “нспортал.ру.”, “Сабыем” сайтлары

ел дәвамында

7

Бәйрәмнәр, күңел ачулар үткәргәндә кул чукларын үстерү уеннарын куллану

ел дәвамында

8

Район методик берләшмәсендә тәрбиячеләрнең тәҗрибәләре белән танышу

график нигезендә

9

Югары категорияле тәрбиячеләрнең эш тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан ачык чараларда катнашу

ел дәвамында

2017-2018уку елы

1

Түгәрәк эше программаласы  төзү

сентябрь

2

Методик әдәбият белән танышу

сентябрь

3

Иҗади лабораторияне яңарту

даими

4

“Бармакларны уйнатыйк, сөйләм телен үстерү” альбом ясау

ноябрь

5

Ата-аналар җыелышына презентация ясау “Бармак уеннарының сөйләм теленә тәэсире”

февраль

6

Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү: газета – журналларга “Гаилә һәм мәктәп”,  “Биектау хәбәрләре” язылу, Маам.ру, дошколенок.ру сайты,Сабыем.ру яңалыклары белән танышу.

ел дәвамында

7

Йомгаклау

май

2018-2019 уку елы

1

Түгәрәк эше программаласы  төзү

сентябрь

2

Районда үткәреләчәк семинар, конференцияләрдә катнашу

август

3

Ата –аналар почмагын яңарту

1-2 нче атна

4

Бармак уеннары өчен атрибутлар булдыру

ел дәвамында

5

Балалар белән бармак уеннары өйрәнү

ел дәвамында

6

Ширмалар эшләү

ел дәвамында

7

Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү: газета – журналларга “Гаилә һәм мәктәп”,  “Биектау хәбәрләре” язылу, Маам.ру, дошколенок.ру сайты,Сабыем.ру яңалыклары белән танышу.

ел дәвамында

8

Ата-аналарга бармак уеннары буенча”Серле бармаклар”, “Бармаклар белән уныйбыз –телебезне баетабыз” мастер  класслары үткәрү

октябрь

апрель

9

Ата-аналарга консультацияләр “Сөйләм һәм бармаклар”, “Ничек дөрес итеп бала белән бармак уеннары уйнарга” үткәрү

ел дәвамында

10

Район методик киңәшмәләрдә катнашу

график нигезендә

11

Ата  - аналар белән бәйрәмнәр “Әниләр көне”, “Яңа ел”, “Әтиләр безнең батырлар”, “Әнием-кадерлем” үткәрү

ел дәвамында

12

Ата-аналарга ачык ишекләр көне үткәрү

декабрь

май

2019-2020уку елы

1

Эшчәнлекләр өчен эш программалары әзерләү

сентябрь

2

Мониторинг үткәрү

октябрь

3

Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү: газета – журналларга “Гаилә һәм мәктәп”,  “Биектау хәбәрләре” язылу, Маам.ру, дошколенок.ру сайты,Сабыем.ру яңалыклары белән танышу, курсларда булу

ел дәвамында

4

Иҗади лабораторияне яңарту

ел дәвамында

5

Район методик киңәшмәләрдә катнашу

график нигезендә

6

Сайтта тәрбиячеләр белән тәҗрибә уртаклашу

ел дәвамында

8

Ата-аналарга консультацияләр үткәрү

ел дәвамында

9

Ата-аналарга ачык ишекләр көне үткәрү

декабрь

май

10

Мониторинг үткәрү

май

2020-2021 уку елы

1

Еллык эш программалары төзү

сентябрь

2

Методик әдәбият белән танышу

ел дәвамында

3

Район берләшмәсендә катнашу

график нигезендә

4

Газета-журналларда чараларны чыгару

ел дәвамында

5

Интернет челтәре аша тәрбиячеләр белән тәҗрибәләр уртаклашу

ел дәвамында

6

Уеннар картотекасын тулыландыру

ел дәвамында

7

Биектау радио-телеведениеда чыгышлар ясау

ел дәвамында

8

Йомгаклау

май


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Куян кызы" (сөйләм телен үстерү, рәсем)

Максат : Балаларга әкиятнең эчтәлеген, һәрвакытта да әти-әниләрнең сүзләрен тыңларга кирәклеген аңларга булышу, тиешле интонация белән сөйләү. Төсләрне аеру, балаларның сенсор тәрбияләрен үстерү...

Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү

Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга hәм я...

2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы. Занятие полностью обобщает представления  детей о домашних птицах("петух"); В основном решает задачи образовательных областей "Ком...

2 кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү дәресе. "Сихерле урман"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы.Построено в форме игры - путешествия в лес. Дети вместе с воспитателем и персонажем мишкой перемещаются(мысленно) в лес. На протяжении в...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар"

Занятие построено с использованием элементов  театрализованной деятельности для детей, с использованием костюмов и масок. Через  разные пальчиковые игры "Волшебные ручки",  у детей разв...

"Уен эшчәнлеген оештыру - баланы шәхес итеп камилләштерүдә төп фактор."

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы - балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, үт...

“Татар халык авыз иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү” үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы буенча чыгыш

ldquo;Татар халык авыз иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү” үз белемен  күтәрү   өстендә эшләү планы буенча чыгыш...