Балаларның танып белү эшчәнлеген оештыру аша сенсор үсешен тәэмин итү
консультация по окружающему миру (подготовительная группа) по теме

Зиятдинова Гульшат Ванситовна

Развитие сенсорных способностей дошкольников через познавательно-игровую деятельность

Большое влияние на результаты познавательной деятельности дошкольника оказывают познавательные способности. Их наличие дает возможность успешно изучать и исследовать предметы и явления, приобретать новые знания, решать проблемные задачи, применять новые приемы и способы умственной деятельности. Познавательные способности могут быть сенсорными, перцептивными, мнемическими, репродуктивными, интеллектуальными и вербальными.

Познавательные способности стимулируют, направляют и регулируют гностическую деятельность, делая ее более продуктивной, чем при их отсутствии. Сенсорные способности дают возможность более полно и точно отражать свойства и качества предметов и явлений, а также состояний внешней и внутренней среды. Перцептивные способности проявляются в умении наблюдать за предметами и явлениями, замечать малейшие изменения в их состоянии и развитии. Мнемические способности обеспечивают полное и точное запоминание, сохранение и воспроизведение полученной в процессе познания информации. Репродуктивные способности помогают представить внутреннее строение и структуру изучаемых объектов и те изменения, которые могут произойти с ними в будущем. Интеллектуальные способности проявляются в умении анализировать и обобщать полученную в процессе познания информацию, и оперировать образами и мыслями, делать правильные теоретические и практические выводы. Вербальные способности дают возможность правильно описать познаваемые предметы и явления, подвести итоги познавательной деятельности, правильно сформулировать гипотезы, концепции и теории, объясняющие сущность изучаемых явлений.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Балаларның танып белү эшчәнлеген оештыру аша сенсор үсешен тәэмин итү

Өч  яшькә кадәрге чор баланың тирә-якны актив өйрәнү чоры булып тора. Бала сизү органнары ярдәмендә предметларны бер-берсеннән аерырга, төсләрне танырга, авазларны ишетергә һәм кабатларга, исемнәрен атарга өйрәнә. Бала һәрьяклап   камил үссен өчен сенсор  үсеше җавап бирә.

Әйләнә-тирәдәге  чынбарлыкны  тулы кабул  итүгә юнәл-дерелгән  сенсориканы үстерү  шөгыльләре дөньяны танып белүнең нигезе булып торалар. Балада  акыл, физик һәм эстетик тәрбиянең  алга китеше дә иң беренче  чиратта сенсор үсешенең дәрәҗәсенә бәйле.

Сенсор тәрбиясенең әһәмияте шунда, ул:

  • акыл үсешенең нигезе булып тора;
  • күзәтү сәләтен арттыра;
  • эстетик сиземләүгә уңай тәэсир итә;
  • игътибарлылыкны ныгыта;
  • сүзлек байлыгын үстерә;
  • күреп, ишетеп, образлы истә  калдыру үсешенә йогынты ясый;
  • баланы чын тормышка әзерли ;
  • сенсор эталоннарын үзләштерергә ярдәм итә;
  • өйрәнү эшчәнлегендә яңа алымнарны өйрәнергә һәм кулланырга мөмкинлек бирә.

Сенсор үсешен арттыруда дидактик уеннар әһәмиятле урын алып торалар. Дидактик уеннар баланың яшь үзенчәлеген һәм әзерлеген исәпкә алынып төзелергә тиеш.

Көндәлек тормышта бала  төрле төсләрне күрә: бу аның яраткан уенчыклары һәм аны әйләндереп алган предметлар. Шул ук вакытта  бала сәнгать әсәрләрен : картина һәм сыннарны күрә, музыка ишетә, ләкин бала олыларның ярдәменнән башка бу белемнәрне кабул итә алмый яки кабул итсә дә аның тәэсире бик аз була. Нәкъ менә шушы вакытта сенсор тәрбиясе ярдәмгә  килә дә инде.

Һәр чор өчен сенсор тәрбиясенең үз бурычлары бар:

  1. кече яшьтәге  балаларда төс, форма, зурлык буенча күзаллаулар булдырыла; күрү, сизү, тотып карау, чагыштыру юлы белән җисемнәрнең төсен, зурлыгын, формасын аерырга өйрәтелә; сөйләм һәм танып белү сәләтләре үстерелә;
  2. урта яшьтәге балаларда сенсор үсешенең этаплары формалаша;  төсе, формасы һәм зурлыгы буенча берничә предметны төркемнәргә өйрәтелә; бу яшьтә, шулай ук, төсләр кушылмасын күрә белергә һәм фикер йөртергә өйрәтү бик мөһим.
  3. Мәктәпкә хәзерлек төркемендә балаларны грамоталыкка  өйрәтү, авазларны ишетә һәм аера белергә өйрәтү бик мөһим. Сенсор үсеше түбән булса, бала мәктәп программасын авыр үзләштерәчәк.

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә алдагы елларда үзләштерелгән  күнекмәләр үстерелә һәм  катлауландырыла. Мәсәлән,  “Уенчыкчык кибетендә”, “Яшелчә җыябыз”, “ Агач, куак, үсемлек” уеннарын без быел да кулланабыз. Ләкин аларда өлкәннәр группасындагыга    караганда күбрәк предмет кулланыла һәм  биремнәре дә катлаулырак бирелгән.

6-7 яшьлек балаларга сүзле яки аңлатмалы уеннар бик файдалы. “Кем күбрәк сүз әйтә”, “Киресен әйт”, “Мәкальнең ахырын әйт”, “Уен реклама” һәм “Дәвам ит” уеннары балаларның сүз байлыгын үстерә,

“Буталчык”, “Нәрсә артык?”, “Геометрик лото” кебек уеннар балаларны фикер йөртергә, уйларга өйрәтә; игътибарлылыкларын арттыра, әйберләрне төркемли белү күнекмәләрен үстерә.  Безнең төркем балаларының сенсор үсеше җитәрлек дәрәҗәдә дип әйтеп була, шуңа күрә бу дидактик уеннар алар өчен бирем түгел, ә күңел ачу чарасы гына булып тора. Бу очракта шушы ук уеннарны тагын да катлауландырабыз һәм аларны билгеле бер вакытка үтәргә кушабыз.

Без быел балалар белән  моңа кадәр өйрәнгән  гомуми төшенчәләрне ваклабрак  өйрәндек. Мәсәлән, балалар моңа кадәр өйрәнгән төп төсләрнең төсмерләре белән таныштылар. Төсләрне өйрәнүне шөгыльләр вакытында да, хәрәкәтле уеннарда да, режим вакытларында да башкарырга була. Саф һавада, физик тәрбия дәресләрендә һәм  мөстәкыйль эшчәнлек вакытында  балалар  “Буяу сатыш” уенын бик теләп уйныйлар. Төп төсләр белән беррәттән төсмерләрне куллану (мәсәлән, куе кызыл, кып-кызыл, чия кызыл) уенны кызыклырак та итә, балаларның белемнәрен дә арттыра.  Рәсем шөгылендә дә төсләрне иркен кулланабыз. Мәсәлән җәй турында рәсем ясаганда яшел төснең төрле төсмерләрен, көзне сурәтләгәндә сары төсне мул кулланырга мөмкин. Балалар  бакчага яңа кием киеп килсәләр, аны күрсәтмичә калмыйлар. Бу очракны да файдаланырга була, баладан: “Күлмәгең бигрәк матур икән, ул ниндаи төстә соң?” дип сорыйбыз. Игътибар үзәгендәге бала гына түгел, калганнары да киемне тулырак сурәтләп бирергә тырыша.

Математик күзаллауларын үстерү шөгыльләрендә балалар белән предметларны төркемләргә, чагыштырырга, үзенчәлекле һәм аермалы якларын табарга өйрәнәбез.

Мәсәлән. “Бер-берсенә охшаган предмет һәм геометрик фигураны тап”, “Геометрик фигуралардан предметлар яса”, “ Озынлыклары буенча чагыштыр”, “Биеклекләре буенча чагыштыр” дигән биремнәрне балалар бик теләп башкаралар. Алай гына да түгел, бер үк төрле әйбернең дә аермалы яклары булырга мөмкин. Мәсәлән, өчпочмакның өч ягы да тигез, яки ике ягы гына тигез булырга мөмкин. Нәтиҗәле фикер йөртә белгән бала аларны бик тиз аера ала.

Ә  менә әкренрәк фикерли торган, кисәкләрне бербөтен итеп күрергә өйрәнмәгән балаларга мондый биремнәрне үтәү өчен күбрәк вакыт кирәк. Ләкин балалар иртәме-соңмы мондый биремнәне дөрес башкаралар.

Әгәр дә бирем бер генә түгел, берничә этаптан торса, аларның барысы да эш башланганчы ук аңлатыла. Ләкин һәрбер этапка тукталып өстәмә кагыйдәләрне җитәрлек дәрәҗәдә аңлату яки күрсәтеп бирү мәҗбүри. Бигрәк тә уен-ярышларда бу мөһим.

Уен формасында үткәрелгән биремнәр балаларның эмоцияләрен арттыра, белем алырга теләк уята һәм үз эшеңнән кәнагәтлек хисе булдыра.  

 

Хәрәкәтле уен: “Буяу сатыш”

Катнашалар: буяу сатучы, буяу алучы, буяулар.

Уен барышы: санамыш ярдәмендә бер бала буяу алучы итеп билгеләнә, калган балалар буяулар, ә тәрбияче буяу сатучы була. Тәрбияче “буяуларның” (балаларның) колакларына шыпырт кына аларның нинди төстәге буяу булуларын әйтеп чыга. Аннан соң буяу алучы килә:

Буяу алучы: - тук- тук!

Буяу сатучы: - кем бар анда?

Буяу алучы: - мин – буяу алучы.

Буяу сатучы: - нинди төс кирәк?

Буяу алучы: - кызгылт-сары (яки башка бер төс әйтә).

Кызгылт-сары буяу булган бала йөгереп китә, ә буяу алучы аны куа башлый. Буяу алучы “буяуны” куып тотса, үзе аның урынына баса, ул хәзер “буяу” була, ләкин аңа бүтән төс бирелә. Ә тотылган “буяу” буяу алучы була. Йөгереп киткән “буяу”, буяу алучыга тоттырмыйча, үз урынына килеп баса алса, уен дәвам итә, ләкин  “буяуга” яңа төс бирелә. Буяу алучы әйткән төстәге буяу булмаса, буяу сатучы: “Андый төс юк”, - дип әйтә. Буяу алучы башка төс әйтә.

 “Геометрик фигуралардан предметлар яса”

Тәрбияче балаларга яртышар альбом бите өләшә. Анда гади карандаш белән бер геометрик фигура ясалган була. Балалар геометрик фигурадан, күз алдына китереп, берәр әйбер ясыйлар. Рәсемне төсле итеп тә, гади карандаш белән генә дә ясарга мөмкин. Балалар арасында ярыш та оештырырга мөмкин, ул очракта рәсем гади карандаш белән генә ясала. Күбрәк рәсем ясаган бала җиңүче була.

“Бер-берсенә охшаган предмет һәм геометрик фигураны тап”

Өстәлгә геометрик фигуралар һәм картиналар куела. Балалар картиналарны игътибар белән карыйлар һәм андагы предметларның нинди геометрик фигураларга охшаганын ачыклыйлар. Һәр бала берәр геометрик фигура ала һәм картинадан шул фигурага охшаган предметларны күбрәк табарга тырыша.

Игътибар! Картинадагы рәсемнәрнең өлешләренә “качкан” фигураларны да табарга кирәк.

“Буталчык”

Агач һәм яфраклар  күрсәтелә. Бирелгән яфракларны дөрес итеп агачларга урнаштырырга кирәк. Кайчакта тәрбияче яфракларны юри буташтырып элә. Балалар “ялгышны” төзәтергә тиеш.

“Нәрсә артык”

Бу уен төрле темаларга уйналырга мөмкин. Менә шуның бер варианты:

Балаларга георгин, кашкарый(астра), лалә, цинния, хризантема чәчәкләре ясалган карточкалар күрсәтелә. Балалар нәрсә артык икәнен табарга тиеш.

Җавап: лалә чәчәге артык, чөнки ул язгы чәчәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хезмәт эшчәнлеген оештыру процессында балаларның танып белү активлыгын үстерү / Развитие познавательной активности в процессе организации трудовой деятельности дошкольников

Хезмәт эшчәнлеген оештырганда, тәрбияче, балаларның төрле яклап үсешен тәэмин итә, үз көчләренә ышанырга, тормышта һәрвакыт кирәкле осталык һәм күнекмәләр формалаштырырга булыша, җаваплылык һәм мөстәк...

"Уен эшчәнлеген оештыру - баланы шәхес итеп камилләштерүдә төп фактор."

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы - балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, үт...

Федераль дәүләт мәгариф стандарты билгеләнгәнчә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеген оештыру.

       Федераль дәүләт мәгариф стандарты билгеләнгәнчә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге 5 юнәлештә оештырыла һәм алып барыла: социаль арал...

Проект эшчәнлеген оештыру аша балаларда социаль-әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Формирование у ребёнка социально-нравственных качеств через организацию проектной деятельностиРеализация проекта «Наш детский сад» 1 младшая группаЦель: формирование у детей социально-нравственных кач...

Проект эшчәнлеген оештыру аша балаларда социаль-әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Формирование у ребёнка социально-нравственных качеств через организацию проектной деятельностиРеализация проекта «Наш детский сад» 1 младшая группаЦель: формирование у детей социально-нрав...

“ Балалар бакчасында балаларның мәдәни-ял итү эшчәнлеген оештыру”

Педагогик тәҗрибә буенча доклад:“ Балалар бакчасында балаларның мәдәни-ял итү эшчәнлеген оештыру&rdquo...