Уен эшчәнлегендә проблемалы ситуацияләр кулланып мәктәпкәчә яшьтәге балаларга элементар математик белем бирү
статья по математике на тему

Миронова Гулия Ринатовна

     Проблемалы ситуация – уйларга этәрүче көч, аның ярдәмендә фикерләү активлаша, танып белү теләге уяна, дөрес җавап табуга шартлар формалаша. Проблемалы ситуация – кешенең интеллектуаль кыенлык кичерүе, кеше килеп туган мәсьәләне, фактны, чынбарлык процессын аңлата алмый, максатына белгән юллар аша ирешә алмый. Продуктив, танып белү, иҗади эшчәнлекнең закончалыгы – шул проблемалы ситуация инде ул. Бала өчен дә шулай, бала килеп туган проблеманы белгән юллар белән чишүдә кыенлыкка очрый, аңарда танып белү, кызыксыну ихтияҗын уята. Әлеге ихтияҗ яңа материалны өйрәнүгә китерә. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Уен эшчәнлегендә проблемалы ситуацияләр кулланып мәктәпкәчә яшьтәге балаларга элементар математик белем бирү

Миронова Г.Р. – Казан шәһәре Мәскәү районының

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 184-нче катнаш төрдәге

балалар бакчасы” муниципаль автономияле мәктәпкәчә

белем учреждениесенең  I квалификацион категорияле тәрбиячесе

    Математика – катлаулы фән. Ул конкрет предметларны өйрәнми, шулай булуы белән куркыта да. Балаларга математик төшенчәләр авыр бирелергә мөмкин. Кечкенә баланы уйларга, фикер йөртергә ничек өйрәтергә? Танып белү эшчәнлегенә кызыксыну уятып җибәрер өчен нишләргә?

    Шөгыль вакытында балаларны күзәтүдән мин түбәндәге нәтиҗәгә килдем: балалар акыл эшчәнлеген таләп итүче практик биремнәрне чишүдә тәрбияче булышлыгына нигезләнеп активлык күрсәтәләр. Тәрбияче һәр баланың фикерен ишетеп, җавап уртак көч белән табыла. Балалар бакчасында акыл эшчәнлеге активлыгын булдыруда төрле методлар кулланыла: проблемалы сораулар, үстерелешле уеннар, дидактик һәм логик мисаллар, һ.б. Авырлык шунда: педагог һәр вакытта да эзләнү ситуациясен барлыкка китерә алмаска мөмкин, бу үз чиратында балага ачылырга һәм эзләнергә юл калдырмый. Бу хәл кабатланмасын, балалар пассив күзәтүчеләргә әйләнеп калмасын өчен проблемалы ситуация куя белү ярдәмгә килә.

     Проблемалы ситуация – уйларга этәрүче көч, аның ярдәмендә фикерләү активлаша, танып белү теләге уяна, дөрес җавап табуга шартлар формалаша.

Проблемалы ситуация – кешенең интеллектуаль кыенлык кичерүе, кеше килеп туган мәсьәләне, фактны, чынбарлык процессын аңлата алмый, максатына белгән юллар аша ирешә алмый. Продуктив, танып белү, иҗади эшчәнлекнең закончалыгы – шул проблемалы ситуация инде ул. Бала өчен дә шулай, бала килеп туган проблеманы белгән юллар белән чишүдә кыенлыкка очрый, аңарда танып белү, кызыксыну ихтияҗын уята. Әлеге ихтияҗ яңа материалны өйрәнүгә китерә.

    Тәрбияче тарафыннан проблемалы ситуация махсус методик алымнар кулланып булдырыла:

  • ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларны каршылык алдында калдыра һәм чыгу юлын үзләренә табарга куша;
  • практик эшчәнлектә каршылыкка китерә;
  • бер үк төрле сорауга төрле фикерләр атый;
  • күренешне, килеп чыккан мәсьәләне төрле позициядән карарга тәкъдим итә;
  • балаларны чагыштырырга, гомумиләштерергә, нәтиҗәләр чыгарырга, фактларны янәшә куярга этәрә;
  • конкрет сораулар куя (гомумиләштерүгә, нәтиҗәләүгә, фикерләү логикасына;- проблемалы бирем аша).

   Бүгенге көн проблемалы укыту өчен ике төр проблемалы ситуацияне аералар: психологик һәм педагогик.

    Беренчесе балалар эшчәнлегенә кагылса, икенчесе укыту процессын оештыруны күзаллый. Педагогик проблемалы ситуация педагогның активлаштыручы бирем һәм сораулары аркылы тудырыла, һәм танып белү объектының яңалыгын, мөһимлеген, матурлыгын һ.б. аермалы якларын күрсәтә.

    Психологик проблемалы ситуацияне барлыкка китерү индивидуаль характерда.

    Проблемалы ситуация укыту процессының һәр этабында да кулланылырга мөмкин: аңлатуда, ныгытуда, контрольдә.

   Оештыру алымнары:

  • Сораулар системасы, бирем шартларын формалаштыру;
  • Этәрүче биремнәр яки бирем- җаваплар (наводящие и задачи- подсказки);
  • Этәрүче биремнәр цепочкасы;
  • Чишүнең әзер варианты.

    Балалар бакчасында балалар математик фикерләүгә этәрүче күп санлы проблемалы ситуацияләр белән очрашып торалар: өстәлгә бала санынча приборлар куелганмы? Төзелеш материалын үзара ничек тигез бүләргә? Кем ничә гөлгә су сипкән? Һ.б.

    Проблемалы ситуацияләр балаларны эзләнүгә, үз фикерләрен тупларга өйрәтә. Проблемалы ситуация нигезендә “танып белү ихтияҗы” ята, бала һәм олы кеше эшчәнлеге үрелә. Олы кеше:

  • Проблемалы ситуацияне уйлап таба (балалар мөмкинлеген күзаллап, әлбәттә).
  • Балаларны активлаштыручы мохитне барлыкка китерә.
    Бала:
  • Проблемалы ситуацияне хәл итә (олы кеше ярдәмендә).

    Проблемалы ситуациянең структур компоненты булып проблемалы сорау тора. М-н: квадратны өчпочмакларга ничек бүлеп кисәргә? Сез нинди вариантлар әйтә аласыз?

    Үлчәмнәрне өйрәнгәндә мисал өчен болай дияргә мөмкин: Кызыл Калфак әбисе янына ашыга. Тик ул кайсы юлның озын, кайсының кыска булуын белми... Яки: Патша малае байлык тулы сандыкның иң биек чыршы төбендә икәнен белә дә бит, тик иң биек чыршыны билгели алмый тора...һ.б.

     Уенга корылган, проблемалы- практик ситуацияләр булып “эшлекле”, имитацион, идарәле уеннар торырга мөмкин. Монда уенчылар эшчәнлек барсын өчен яңа юллар эзләп табарга тиеш. Бала бу очракта үзендә булган белемне яңартып кулланырга тиеш була.  “Бәйрәмгә әзерлек” уенын алыйк. Балалар 3-4 кешедән торган командаларга бүленәләр. Алар чыршы базарына барып кирәкле бәйрәм чыршысы сайларга тиеш. Ул идәннән түшәмгә кадәр булсын, аның тирәсендә әйлән- бәйлән дә уйныйсы бар бит. Бәясе дә кыйммәт булмасын. Зур уртак паннода аппликацияләрдән ясалган “чыршы базары” конструкцияләнгән: чыршылар төрле биеклектә, ботаклары төрле киңлектә, бәяләре дә төрле. Группалар сайлаган чыршылар арасыннан иң кулае сайларга кирәк. Яки һәр төркемгә төрле үлчәмдәге бүлмә өчен чыршы сайлау мөмкинлеге бирелә.

    “Эшлекле” уеннар оештыруда гадәти эшчәнлек төрләре югала, бала  яңа ситуация эчендә ориентлашырга тиеш. Педагогка төгәллекне, дөреслекне, пөхтәлекне, тизлекне исәпкә алырга кала. Бала башта практик юл белән эшләүне кулай күрәчәк. Ләкин тора- бара күзаллау аша теоретик юлга киләчәк. Подгруппалар белән биремнәр үтәү башкаларның сүзен ишетергә, үзеңнең фикереңне дәлилләргә өйрәтәчәк.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирү

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирү...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү концепциясе

Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника каза...

« Кече яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшен планлаштыру»

Чыгышның темасы :« Кече яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшен планлаштыру»    Сабыйларның гомуми үсешен булдыру, аларның сәламәтлеген ныгыту, күңелләренә әхлак кагыйдәләрен сеңдерү-бү...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга хезмәт тәрбиясен бирү

Балаларга хезмәт  тәрбиясе бирү илкүләм проблемаларның берсе булып тора. Баланы шәхес итеп тәрбияләүне хезмәт белән бергә бәйләп алып барганда гына бу проблеманы уңышлы хәл итеп булачак....

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүне эколого-валеологик яктан карау

Эколого-валеологическое воспитание дошкольников — новое, но уже широко распространенное направление в педагогике. Все больше появляется детских садов, которые работают по разным программам, основанным...

“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга нәфис – эстетик тәрбия бирүдә УМК ның роле”

Кул эше эшчәнлеге аша балаларга нәфис - эстетик тәрбия бирү. Эшчәнлекнә УМКның роле....