Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирү
статья (подготовительная группа) по теме

Сибгатуллина Алсу Ахияровна

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mktpkch_yashtge_balalarga_hlak_trbiyase_biru.docx15.61 КБ

Предварительный просмотр:

                                Уртанчылар төркеме (4-5 яшь)

                                        Әхлак тәрбиясе

           Әйләнә-тирәдәге кешеләр белән мөнәсәбәтенең нигезен  тәшкил иткән әхлак нормалары: яхшы күңеллелек,намуслылык,туры сүзлелек,гаделлек,кеше хәленә керә белүчәнлек  турында  кузаллау формалаштыру.Үзенең һәм яшьтәшләренең  кылган эшләренең дөрес бәяли  белергә өйрәтү.

          Мораль нормаларны үтәүгә (үтәмәүгә) баланың үз мөнәсәбәтен  формалаштыруга булышлык итү: рәнҗетелгәннең хәленә керә белү- рәнҗетүченең гамәле белән килешмәү; гадел гамәлләрне (уенчык биреп тору,шакмакларны тигезләп бүлү һ.б.)хуплау.

          Балалар арасында үзара уңай мөнәсәбәтләр формалаштыру эшен дәвам итү (төркемдәге һәр баланың уңай яклары турында сөйләү юлы белән ); Мин образын формалаштыру (балага аның яхшы яклары,аның нинди әйбәт бала булуы ,һәркемнең аны яратуы турында даими әйтеп тору,ышандыру).

          Ярамаган гамәлләре өчен ояла белү,тыйнаклык сыйфатлары тәрбияләү.

           Балаларның яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән исәнләшергә ,хушлашырга  кирәклеген исләренә төшереп тору. Балалар бакчасы хезмәткәрләренә исеме һәм әтисенең исеме белән мөрәҗәгать итә белергә ;өлкәннәр сүзенә катнашмаска; үтенечен әдәпле генә аңлата, ярдәмнәре өчен өлкәннәргә, яшьтәшләренә рәхмәт әйтә белергә өйрәтүне дәвам итү.

             Әйберләргә карата сак мөнәсәбәт тәрбияләү,алардан файдалана белергә, ватмаска ,пычратмаска ,аларны пөхтә итеп урынына җыеп куярга гадәтләндерү.

                      Зурлар төркеме (5-6 яшь)

                            Әхлак тәрбиясе

           Балалар арасында дустанә мөнәсәбәт булдыру:бергэләшеп уйнау,эшләү,шөгыльләнү төрле эшләр башкару һ.б.Өлкәннәрне үзеңең яхшы гамәлләрең белән сөендерү.

          Башкаларга карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү. итү.Үзеңнән кечкенәләр турында кайгырту,аларга ярдәм итү,көчсезләрне яклау.

          Яшьтәшләреңнең кичерешләренә игътибарлы булырга ,ярдәм күрсәтергә,үзенең һәм иптәшләренең уңышларына шатлана ,уңышсызлыкка очраганда хәленә керә белергә өйрәтү.

         Әдәпле сөйләм күнекмәләре булдыру .Ягымлы сүзләр. Сөйләмдә (“Исәнмесез”, “Сау булыгыз”, “Зинһар”, “Гафу итегез”, “Рәхмәт”) исәбенә балаларның  сүзлек байлыгын арттыру.Сөйләмдә халык авыз иҗатын файдалану кунекмәләре бирү(мәкальләр,әйтемнәр,эндәшләр һ.б.).Әхлак сыйфатлары булдыруда  туган  телнең әһәмиятен күрсәтү.

        Малайларда кызларга карата игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияләү:урындык бирү,кирәк чакта ярдәмгә килү,кызларны биергә чакырырга оялмау һ.б.

       Кызларда тыйнаклык  тәрбияләү,янәшәдәге кешеләр турында кайгыртучан  мөнәсәбәттә булу,малайлар тарафыннан күрсәтелгән ярдәм  яки игътибарга рәхмәтле була белергә өйрәтү.

      Балаларны яшьтәшләренең кылган эшләренә  мөнәсәбәтен белдерергә,үзе һәм иптәшләре кылган эшкә дөрес бәя бирергә өйрәтү.  

                 Мәктәпкә әзерлек  төркеме (6-7яшь)

                               Әхлак тәрбиясе

          Балалар арасында дустанә мөнәсәбәт булдыру,бергэләшеп уйнау,эшләү,шөгыльләнү күнекмәләре бирү эшен дәвам итү;бер-берләренә ярдәмләшеп,килешеп уйнау,шөгыльләнү күнекмәләрен ныгыту;уңай гамәлләре белән өлкәннәрне сөендерәсе килү омтылышларын хуплау.

          Әйләнә тирәдәге кешеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү эшен дәвам итү.Әңгәмәдәшен тыңлый белергә,кирәкмәгәндә аны бүлдермәскә,өлкәннәрнең  сөйләшүенә кушылмаска өйрәтү.Кечкенәләр турында кайгыртучанлык тәрбияләү;аларга ярдәм күрсәтү.Өлкән кешеләргә,аларның хезмәтенә һәм ялына хөрмәт белән карарга,кайгыртучанлык күрсәтергә,үтенечләрен теләп үтәргә,кирәк икән,үзенең ярдәмен күрсәтә белергә өйрәтү.

          Гаделлек,тыйнаклык,ярдәмчеллек,кеше хәленә керә белү,күмәклек кебек сыйфатлар формалаштыру.

        Ихтыяр сыйфатлары үстерү:үз теләкләреңне чикли,максатка ирешүдә килеп чыккан каршылыкларны җиңә,өлкәннәрнең таләпләренә буйсына һәм тәртип кагыйдәләрен үти белү,үзеңнең эш-гамәлләреңне уңай үрнәккә охшатып башкару.

         Сөйләм әдәбенә өйрәтү эшен дәвам итү.Сөйләмдә “исәнмесез”, “сау булыгыз”, “зинһар”, “гафу итегез”, “рәхмәт”кебек ягымлы сүзләрне куллану,активлаштыру.

        Малайлар һәм кызларда аларның җенесләренә хас сыйфатлар тәрбияләү эшен дәвам итү (малайларда-кызларга булышасы килү теләге,урын бирү,ишектән аны үзеңнән алда кертеп җибәрү һ.б.;кызларда-тыйнаклык,башкалар турында кайгырту һ.б.).

      Тирә-юньдәге чынбарлыкка үз мөнәсәбәтеңне белдерү һәм аны аңлатуга омтылыш  тәрбияләүне дәвам итү.

      Үзе һәм иптәшләренең кылган эшләренә гадел бәя бирергә өйрәтү; үз фикереңне тыныч кына яклый белү.

      Үз халкының мәдәнияте белән кызыксынуларын арттыру (әкиятләр,мәкальләр,әйтемнәр,декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре аша);башка халыкларның мәдәниятенә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Үз өстеңдә эшләү планы «Балаларга әхлак тәрбиясе бирудә халык педагогикасы алымнарын өйрэну»

Максат: татар халык ижатына мэхэббэт тэрбиялэу. Халкыбызнын узенэ генэ хас узенчэлекле педагогикасы- нэтижэле тэрбия чараларын тэрбия алымнарында кулланып эшлэугэ ирешу.Эш юнэлешлэре: 1....

Балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә Каюм Насыйри мирасын кулллану.

Балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә Каюм Насыйри мирасын кулллану...

балалар бакчасы һәм гаиләнең балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә хезмәттәшлеге

Выступление на родительской конференции на тему: "Сотрудничества ДОУ и семьи в нравственном воспитании!"...

Балаларга әхлак тәрбиясе бирү

Балалар бакчасында һәм гаиләдә әхлак тәрбиясе...

Балалар бакчасында ата-аналар өчен “Балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә Р.Фәхретдин киңәшләре” темасына консультация.

ldquo;Бала ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа күрә яхшы тәрбияне дә, яман юлга бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин”....