балалар бакчасы һәм гаиләнең балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә хезмәттәшлеге
статья на тему

Выступление на родительской конференции на тему: "Сотрудничества ДОУ и семьи в нравственном воспитании!" 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_-_balalar_bakchasy_hm_gail_hezmttshlege.docx24 КБ

Предварительный просмотр:

Балалар бакчасы һәм гаиләнең рухи-әхлак тәрбиясе бирүдә хезмәттәшлеге.

Воспитатель по обучению детей

 татарскому языку

 МБДОУ №47 “Энже бортеге”                                          

                                                                       Асфандиярова А.Р.

Альметьевск. РТ.                                 

       Баланың шәхес булып формалашуында рухи-әхлакый тәрбия зур урын алып тора. Аның рухи кыйбласы нинди, гамәлләре шундый була. Ә гамәлләре югары әхлак нормаларына, рухи кыйммәтләренә нигезләнсә генә кеше үзенә һәм башкаларга файда китерергә, тормышта үзенең лаеклы урынын таба ала.

       Баланы мәрхәмәтле,инсафлы,шәфкатьле,акыллы итеп тәрбияләү бала дөньяга аваз салгач та иң беренче көннәрдән үк гаиләдә башлана. Исем кую йоласын үтиләр, бәби туе уздыралар.Һәр әти-әни үз баласына бәхет, сәламәтлек теләп, картлыкта үзебезгә таяныч, терәк, җәмгыятебезгә кирәкле кеше булсын дип, зур өметләр баглап, вакытларын кызганмыйча,сабырлык белән тәрбияләп үстерү эшенә чума.

      Бер бизмәндә дә үлчәнми торган тырышлык, көч белән балаларны үстерәбез. Ләкин ни өчен соң әдәпле балалар янәшәсендә проблемалы балалар да бар соң? Бүгенге көндә бу сорау безнең бөтенебезне дә борчый: әти-әнине, бакчаны, мәктәпне, җәмгыятьне.

       Баланы әти-әни балалар бакчасына җитәкләп алып килгән беренче көненнән үк балага тәрбия бирү эше гаилә һәм бакча арасында үрелеп алып барыла башлый.

           Бакча администрациясе, психолог, тәрбиячеләр һәм гаилә әгъзалары арасында төрле чаралар оештыра. Мәсәлән:

  • Һәр гаилә белән очрашу, әңгәмәләр үткәрү.
  • Һәр төркемдә әти-әниләр җыелышлары үткәрү.
  • Психолог белән очрашу, консультацияләр үткәрү.
  • Анкеталар уздырып, аларга җаваплар алу.

        Бу чаралардан соң һәр әти-әнине борчыган сораулар ачыклана, аларның теләкләре искә алына, педагоглар бакчага килгән, аның белән хезмәттәшлек иткән гаилә үрнәкләрен күрәләр. Яшерен түгел, балалары белән бакчага күп төрле гаиләләр килә. Кайберләре бик тәрбияле, әхлаклы, ә кайберләренә бу тәрбия җитеп бетмәгәннәре дә бар.

         Әти-әниләр дә үз нарасыйлары өчен тәрбияче сайлыйлар, аның белән танышалар, профессиональ осталыгын күрергә телиләр. Төрле яклап сынаулы караш ташлыйлар.

      Бакча админстрациясе кадрлар мәсьәләсенә бик җитди карый. Һәр педагогның махсус югары белеме, өч ел саен үз белемен күтәрү курсларында укуы мәҗбүри шарт. Аның өстенә бакча, шәһәр, район, республика күләмендә бик күп чаралар, конкурс һәм акцияләр уздырыла. Аларда безнең тәрбиячеләр актив катнашалар, бүгенге көн проблемаларын күтәрәләр, профессиональ мөмкинлекләрен киңәйтәләр һәм осталыкларын арттыралар.

       Әхлак тәрбиясе бирү эшендә коллективыбыз якташыбыз, галим- тәрбияче, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең мирасын өйрәнеп зур уңышка иреште дияр идем мин. Аның “Әдәбе тәгълим”әсәреннән мөгаллимнәр өчен 13 вазыйфаны өйрәндек. Аны гамәлдә куллану безгә эшебездә зур ышаныч тудырды. Аларның берничәсен генә искә төшереп китик:

  • Балаларга бертигез итеп, хөрмәт белән кара;
  • Йомшак итеп, үз итеп, шәфкатьле итеп эндәш;
  • Башка милләт халыклары белән тыныч яшәргә өйрән,аларны хөрмәт ит;
  • Педагогик белемнәреңне тулыландырып тор;
  • Уз- узеңне туктаусыз тәрбиялә;
  • Югары культуралыкка омтыл;

        Бакчаның барлык эшчеләренең  әниләре өчен уздырылган “Аналарга дан җырлыйк без” кичәсе; “Кем ул тәрбияче?” дигән семинар, “Тәрбияче – профессионал” дигән әңгәмәләр педагогларны рухи яктан баеталар, әхлаклы, үз эшенең остасы булган тәрбияче булуга теләк, этәргеч, яхшыдан үрнәк алырга өйрәтәләр.

       Бакчада үткәрелгән әти-әниләр җыелышларының көн тәртибендә әхлак, хезмәт тәрбиясе мәсьәләләре еш карала. Аларда да “Педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасында гаиләнең роле” дигән темага оештырылган чыгышлар бик отышлы һәм үтемле булды. Монда хезмәт проблемасы күтәрелде, чөнки хезмәтне кечкенәдән яраткан балада гына өмет бар.

       Хезмәт тәрбиясен бигрәк тә малай кеше әтидән, кыз бала әнидән алса, ул тагын да отышлы була. Бу урында бер әйтемне әйтми калырга ярамас:  Һөнәрле булып ул үссен, холыклы булып кыз үссен”.

        Балаларга әхлак тәрбиясе бирү -  ул балалар бакчасында өзлексез дәвам итә. Кадрлар белән эшләүдә,бакчаның әйләнә - тирәсе дә зур роль уйный, шуңа күрә игътибар үзәгендә аның предмет ара тирәлеге тора. Балаларның иң яраткан әти-әниләре, гаиләләре турындагы стендлар гел яңартылып тора, һәр бала үз гаиләсен, әти-әнисен күрә һәм аңарда горурлык хисләре тәрбияләнә. Балалар бакчасында дуслык, бер-береңә хөрмәт белән карау атмосферасы хөкем итә.

       Безнең коллективыбызның бу өлкәдә эш тәҗрибәсе йомгакланып, “Асыл чыганагыбызга кайтабыз” исемле видиофильм ясалды. Уздырылган һәр чара ачык ишекләр артында уздырыла.

      “ Ана хакы”, “Җылыт син һәр баланы гаилә учагы”, “ Җирдәге кояшым син минем әнием” кичәләре әни-әбиләр, әти-бабайлар күңелендә озак сакланырлар, ә балаларның күңелләренә шәфкатьлелек, изгелек, миһербанлылык орлыкларын чәчү өчен зур җирлек була алдылар.

        Баласына тәрбия, белем бирү эшендә армый- талмый катнашып, бәхетле киләчәккә юл салучы гаиләләр дә күп. Мәсәлән: Миндаровлар, Гиматдиновлар, Насретдиновлар, Фазлыевлар, Закировлар һәм башкалар.

         Насретдинов Җәмил Мисбах улы белән Насретдинова Рушания ханым гаиләсенә аерым тукталып үтәсем килә. Бу гаилә кызлары Динә, уллары Ришатны гадәти булган безнең бакчага китерделәр (яшерен түгел, аларның материаль яктан көчле бакча сайларга да мөмкинлекләре бар иде). Алар безнең бакчада бирелә торган тәрбия үрнәкләрен сайладылар, үз иттеләр.

Беренче көннән үк бакча тормышына кереп киттеләр, һәр эшчегә карата ихтирамлы булдылар. Җәмил Мисбах улы башка балалар өчен дә яхшылык ясарга мөмкинлек таба алды. Бу шәһәр буйлап, Кичучат авылына Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музеена, туган якны өйрәнү музеена экскурсияләр,флорбол уйнау өчен мөмкинлекләр оештыру. Ремон эшләрен дә ярдәм  дисеңме.  Ә Рушания ханым сабыр холыклы, югары зәвыклы, искиткеч тәүфыйклы әни иде. Бакчада уздырылган һәр чарада диярлек катнашырга вакыт таба алды. Әниләр арасында ихтирамлы авторитет казанып бакчаның әти-әниләр комитетын да берничә ел җитәкләп бардылар.Безнең бакчадан аларның ике баласы да Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге гимназиягә укырга керделәр. Кызлары Динә гимназиянең иң яхшы укучыларының берсе булып, аны тәмамлап, бүгенгесе көндә Мәскәү шөһәрендә югары белем ала, шигырьләр яза. Уллары Ришат теннис уйный, гимназиядә иң актив бәйрәмнәр оештыручысы иде. Бүгенге көндә Мененджер мәктәбендә укуын дәвам итә. Гаилә әгъзаларының шәхси үрнәкләре, нәсел җепләренә хөрмәтләре, үз ана телләрен яратулары балаларның да күңелләрендә урын алган.

       Без, педагоглар, үз эшебездә бик еш тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән очрашабыз.  Мондый гаиләләргә игътибар икеләтә артык булырга тиеш дип беләм. Безнең бакчада да шундый гаиләләр шактый.  Алар арасында  бала тәрбияләүне намус эше итеп санап, менә дигән балалар тәрбияләүче аналар, әтине алыштыручы бабайлар, оныклары өчен җанын бирергә әзер әбиләр дә бар. Алар искиткеч матур эчке дөньялы балалар тәрбияли алалар. Мондый гаиләләрдә яшьтән үк хезмәткә өйрәтеп үстерү, җаваплы караш тәрбияли белү күзәтелә.

        Кеше тормышы ул үсемлек кебек. Орлыктан шытып чыксын, үссен, бөреләнеп бөтен гүзәллеге белән чәчәк атсын өчен, үсемлекне  карап үстерергә кирәк. Бала да дөньга килгәч, аны гаилә һәм җәмгыятькә кирәкле кеше итеп тәрбияләүдә күпме көч куела. Картлыкта таяныч,терәк булсын дип, ата-ана баласына бөтен җан җылысын биреп, өмет баглап үстерә.

         Дөрес, бала яхшы тәрбияне дә, яман юлга илтә торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин. Җибәрелгән ниндидер хаталар һәм читтән ясалган тәэсирләр (урам, телевидение) аркасында әти-әнинең өметләре кайвакыт акланмый кала. Ә балаларны моннан саклау иң беренче чиратта әти -әнинең, гаиләнең төп бурычы. Педагоглар балаларга, гаиләләргә дөрес юл күрсәтүчеләр, булышучылар гына. Балалар бакчасында педагоглар,тәрбиячеләр никадәр генә көчле, шәфкатьле булмасыннар, бүлмәләр никадәр генә бай булмасын, матур уенчыклар никадәр генә күп булмасыннар – боларның берсе дә гаилә җылысын, ананы алыштыра алмый.

      Балаларны, әлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтик дисәк, бу да иң беренче чиратта баланың үз әти-әнисенә хөрмәтеннән башлана. Димәк гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрдән бик күп нәрсә тора.Гаиләдә ясалма әдәплелек булса, ул балага тискәре йогынты ясый,  бала үзе дә шуңа ияреп китәргә мөмкин.

      Кайвакытта ата –аналардан шундый фикерләрне ишетергә туры килә: - Ул өйдә тәртипле, бакчадагы өчен сез җаваплы. Югыйсә тәрбия эше бервакытта да “синеке” һәм “минеке” була алмый. Ул фәкать бердәм эш иткәндә генә уңай нәтиҗә бирә. Гаилә белән бергәләшеп баланың эчке доньясын төзик. Тышкы ялтыравык әле ул мөһим нәрсә түгел.

          Хөрмәтле әти-әниләр, сезгә мөрәҗәгать итеп олы педагог Ризаэддин Фәхреддин сүзләре белән әйтсәм бик урынлы булыр: “Изге балалар күктән төшмиләр, бәлки гаиләләр эчендә җитешәләр. Аның юлы исә - яшь вакытларыннан башлап яхшы тәрбия бирүдәдер. Бу эш ата-аналар өстендә иң олуг бурычтыр. Һичбер ата –ана үзенең баласына яхшы тәрбия бирү әдәп - әхлак өйрәтүдән дә артыграк бүләк бирә алмас. Ата-аналар үзләре доньга китергән балалар алдында зур җаваплылык тотканлыкларын яхшы аңларга тиешләр”.

       Тәрбия халыкта туган тел белән бергә барлыкка килгән. Гаилә, тәрбия, ана теле. Бу сүзләр гел янәшә. Алар бергә буыннан – буынга, гасырлар буена кешелекне дәвам иттерү чарасы, табигый ихтыяҗ буларак яшәп киләләр. Ана теле белән бала дөньны танып белә, аны яратырга өйрәнә. Ана теле ярдәмендә яшь буын өлкәннәр белән аралаша, аңлаша, тормышта кирәкле күнекмәләргә, үз – үзен тотарга өйрәнә. Туган халкының тарихын, гореф – гадәтләрен, йолаларын күңеленә сеңдерә, нәсел җепләрен дәвам итүен аңлый.

       Ана теле проблемасы күп эшләр алып баруга карамастан һаман да яшәп килә. Күп кенә әти-әниләр үзләре белмәгәнлектән, ана теленә өйрәтү эшендә читтә калуны унай саныйлар. Ә төптән  уйласак, туган телдә сөйләшергә иң беренче гаилә өйрәтә. Ике телдә дә иркен аралашу өчен бүгенге көндә балалар бакчаларында барлык шартлар да тудырылган, мөмкинлекләр җитәрлек. Уйлап карасаң, әле беркемгә дә берничә телне белүдән начар булганы юк. Ана һәм рус телләрендә иркен аралашучылар – алар югары тәрбияле, зәвыклы затлар. Аларга карап сокланасың, шатланасың, хәтта көнләшеп тә куясың. Алар белән аралашу күпләргә тәм һәм ямь өсти, җәмгыятебезгә файда, әти-әниләр өчен шатлыклы көннәр китерәләр. Шәһәр күләмендә уздырылган “Хезмәтемнең асыл җимешләре” кичәсе моның ачык дәлиле.

       Нәтиҗә ясап, әти-әниләргә шуны әйтәсем килә: ана телен гаиләдә өйрәтү кирәкле югарылыкка куелсын иде. Бу проблеманы чишкәндә дә гаилә белән балалар бакчасы бердәм партнер булып, бер – беренә ярдәм кулы сузып хезмәттәшлек итәргә тиеш.

        Хөрмәтле әти-әниләр,  кунаклар! Чыгышымны барыбызда балаларыбызны зур җаваплылык тоеп,үзара нык хезмәттәшлек нигезендә җанга – шатлык, йөзгә - аклык китерерлек, милли рухлы итеп тәрбияли алсак иде дигән теләктә тәмамлыйм. Сезгә барыгызга да исәнлек – саулык, үрнәк гаилә булып балаларыгызның игелеген күреп шатланып –куанып яшәвегезне теләп калам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирү

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирү...

Үз өстеңдә эшләү планы «Балаларга әхлак тәрбиясе бирудә халык педагогикасы алымнарын өйрэну»

Максат: татар халык ижатына мэхэббэт тэрбиялэу. Халкыбызнын узенэ генэ хас узенчэлекле педагогикасы- нэтижэле тэрбия чараларын тэрбия алымнарында кулланып эшлэугэ ирешу.Эш юнэлешлэре: 1....

Балалар бакчасында ата-аналар өчен “Балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә Р.Фәхретдин киңәшләре” темасына консультация.

ldquo;Бала ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа күрә яхшы тәрбияне дә, яман юлга бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин”....

Балалар бакчасы һәм гаиләнең рухи-әхлак тәрбиясе бирүдә хезмәттәшлеге.

Консультация для родителей на татарском языке...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү мәсьәләсе буенча балалар бакчасы һәм гаиләнең үзара хезмәттәшлеге.

quot;Ватан белән шәхси бәйләнешне сизмичә,  ата-бабаларыбызның, әтиләребезнең һәм бабаларыбызның ничек яратканнарын һәм аны ничек саклаганнарын белмичә, патриот булып булмый.Гаилә -  ул бал...