Балаларга әхлак тәрбиясе бирү
план-конспект занятия на тему

Самиева Минзиля Давлетовна

Балалар бакчасында һәм гаиләдә әхлак тәрбиясе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gailede_hem_bakchada_balalarga_ehlak_terbiyase_biru.docx30 КБ

Предварительный просмотр:

       Зурлар төркемендә  гаиләдә hәм бакчада балаларга әхлак    тәрбиясе бирү.                    Тәрбияче : Сәмиева М. Д.

Алып баручы кунакларны очрашунын максаты белән таныштыра. Жюри сайлап куела.

Бәйгедә 2 төркем ата-аналар ярыша:

I команда - «Тату гаилә».

Девиз: Без ярышта – зирәкләр,

            Тормышта – тату гаилә,

            Без тиз фикер йөртәбез,

            Дусларга без терәкләр.

ІІ команда - «Табигать дуслары».

Девиз: Туган илебез ямьле,

            Эчәр суыбыз тәмле.

            Бик бай урман-кырларга,

            Диңгезләргә, суларга.

Аннары hәр команда җыр башкара.

І команда: «Дуслык жыры». З.Сафиуллин көе, Н.Әхмәдиев сүзләре.

ІІ команда: «Бәллүр чишмә». Р.Хәйруллин көе, Ш.Таhирова сүзләре.

Төркемнәр бер-берсен сәламли:

1 нче торкем: Саф, пакъ күнел, шат йөз белән

                         Бу бәйгегә килдек без.

                         Әйдә, дуслар, дуслык җиңсен –

                         Без тик шуны телибез.

2 нче торкем: Уңыш сезгә, уңыш безгә

                         Елмаеп-көлеп торсын,

                         Шушы бәйге ике арада

                         Дуслык нигезен корсын.

Бергэ:              Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

                        Сәлам сезгә очкан кошлардан,

                        Сәлам сезгә зирәк көндәшләрдән,

                        Сәлам сезгә якын дуслардан.

Сораулар hәр 2 төркемгә бирелә:

  1. «Туган як тәрбияли» төшенчәсен сез ничек аңлыйсыз?

Алып баручы, 2 команданың да жавапларын тыңлаганнан соң, нәтиҗә ясый:

-Чыннан да, туган як тарихын өйрәнү дә; паркта, бакчаларда, мәктәп, ишек алларында h.б. урыннарда агачлар утырту; кышын кошларга җимлекләр кую, язын сыерчык оялары ясау; елга-күлләрнең, чишмәләрнең чисталыгын саклау, бу чисталыкны булдыруда ярдәм итү – болар барысы да «туган як тәрбияли» төшенчәсен аңларга ярдәм итә.

2. Бала акча «тәмен» белергә тиешме?

Нәтиҗә:   Акча баланы бозарга да, тәрбия чарасы булырга да мөмкин. Акча аркылы балада киң күнеллелек, кешеләргә ярдәм итәргә әзер тору, яки, киресенчә, комсызлык сыйфатлары тәрбияләнергә мөмкин. Балаларга акчаның махсус кәгазъдән, металлдан эшләнгән дәүләт билгесе генә түгел, бәлки аның тырыш хезмәт җимешен гәүдәләндерүен төшендерергә кирәк. Мәсәлән:

«Дәфтәр башладың икән, тулганчы яз, бер бит тә буш калмасын.»

«Өйдән чыгып киткәндә, утны сүндерергә онытма!» кебек кисәтүләр hәр нәрсәнең акча җимеше булуын әйтә.

Төркемнәр җавап әзерләгән вакытта туган як турында җыр тыңлана.

  1. Элек-электән халыкта «Самавыр уласа – хәвефкә» дигән зирәк кисәтү яши. Халкыбыз тарихына бәйләп, мәгънәсен аңлатыгыз.

(Җыр башкарыла: «Ачуланма, әнкәй». Р.Хәким көе, Р.Хусимов суз.)

Алып баручы җаваплардан соң нәтиҗә ясый: Самавыр – безнең халкыбызның элек-электән иң кадерле өй җиhазларының берсе булып саналган. Аны hәр йортта ин кадерле әйбер итеп түр башында тотканнар. Кояшлы матур көндә аны ишек алдында яки инеш буена алып төшеп, саф, чиста ком белән ялтыратканнар, аның өстенә ябарга иң матур чәчәкләр үрнәге белән челтәр чиккәннәр. Табын түрендә кояш кебек балкып утырган самавыр hәр йортның мактанычы, куанычы булган.

Хәзер самавырга ихтирам беркадәр сүрелә төште. Ләкин аны әби-бабаларыбыз, алар үрнәгендә яшьләребез яңадан өстәл уртасына күтәрә башладылар. Йомшак кына агач күмере салган самавыр тавышсыз-тынсыз гына тиз кайнап чыга. Әгәр инде тиз кайнасын әле дип, эре-эре утын шакмаклары тутырсаң, ул ямьсез тавыш чыгарып үкерә башлый. Чөнки аның торбасы андый көчлегә көйләнмәгән. Әгәр инде самавыр улый икән, сак бул, эреп төшмәсен, ут-күз чыкмасын.

  1. Балада хезмәткә мәхәббәт гаиләдә ничек тәрбияләнә?

-Хезмәт темасына нинди мәкаль hәм әйтемнәр беләсез? (Нәрсәгә өйрәнсәң, шуна куанырсың. Ни чәчсәң, шуны урырсың  h.б.)

5. «Капкалы» уены.

2 төркем уенчылар кара-каршы басалар. Капканы 2 төркемнән берәр уенчы ясый. (Кулларын өскә күтәреп, тотынышалар.)

hәр уенчыга 1 әр акыллы гыйбәрә, зирәк кисәтү әйтергә:

Ишек алдын урамга таба себерергә ярамый – байлыгың таралыр.

Эт уласа – йортка хәвеф.

Ашаганда савытыңда калдырма – бәхетең кала.

Кунак булсаң, тыйнак бул.

Яхшылык үзеңә изгелек булып, начарлык – явызлык булып кайта.

Мәчегә аягың белән кизәнмә, аягың корыр!

Пычакны кешегә сабы белән генә сузалар.

Тозны түкмә, өйдә тавыш чыгар.

Ишек алдына саескан төшсә – кунак килә.

Чәчеңне чүплеккә ташлама, башың авыртыр.

Нинди генә эшкә керешсәң дә, бисмилла әйтергә онытма.

Өй түренә каен утыртма, кайгылы булырсың.

  1. «Кем хаклы?», «Бу очракта нрсә эшләргә?» – hәр 2 төркем уенчыларына да ситуатив сораулар биру.

а) Минем улым зурлар эшенә тыкшынырга ярата. «Марат, бар инде, уйна» – дип, колагына тукып торам. Ә ул үзенекен итә: «Тузан суырткычны тоташтырыйммы? Чынаякны юыйммы, ипи кисимме?» – дип, гел тирәмдә бөтерелә. Бигрәк тә авыр хәзерге балалар белэн! Аларны уенчыклар белән дә, күңел ачу белән дә шаккатыра алмыйсың. Нишләргә дә белми аптырыйсын.

б) Минем кызыма быел җиде яшь тулды, мәктәпкә барачак. Без аны бер нәрсәгә дә өйрәтмәдек. Өйрәтмәсәк соң? Исебез китми! Өйрәнер әле, кая барсын! Анын каравы, бала чагын сагынып искә алачак ул.

    7. Тактада рәсем ясау: «Балалар дөньясы рәсемдә чагыла».

Ата-аналар, үз балалары булып, рәсем ясыйлар. Ата, ана, бала, табигать күренешләренең ничек урнашуына игътибар итеп, очколар билгеләнә.

Катнашучылар рәсем ясаганда әхлак темасын З.Туфайлованың «Тормыйм әле елап та» шигыре укыла.

  1. Төркемнәрнең әхлак темасына таныш әкиятләрне сәхнәләштерү ярышы.
  1. «Шалкан» (рус халык әкияте) буенча:

-Нәрсә ярый, нәрсә ярамый?

-әби белән бабай шалканны үзе генә тартып чыгара алмый.

-Әкияттә ни өчен мәче тычканга тими?

-Сез үз командагыз уйнаучылары катнашында бу шалкан белән ничек эш оештырыр идегез?

 2. «Кызыл калфак» әкияте буенча.

   -Бүрене очраткач, сез үзегезне ничек тотар идегез, аннан ничек котылыр идегез?

   -Кызыл калфак урынында булсагыз, әби йортында үзегезне кем урынына куяр идегез?

   -Кызыл калфак кайда ялгышты?

   -Утынчыларга мөнәсәбәтегез?

   -Нәрсә ярый,нәрсә ярамый?

 9. Әхлак тәрбиясе буенча төркемнәрнең музыкаль сәләтләрен чагыштыру (татар халык жырлары, биюләре бәйгесе).

Жюрига ишарәләп, тамашачыларга мөрәҗәгать итү:

         Күрдегезме сез аларны?

         Утырдылар, санадылар,

         Кемгә 3 не, кемгә 5 не

         Кушарга киңәштеләр.

         hәм нәтиҗә чыгардылар,

         Тынлап карыйк аларны.

Жюри:

-44 очко җыеп, «Табигать дуслары» төркеме җиңүче булды. Аларга hәм Тату гаилэ» төркеме уенчыларына истәлек фотоальбомнары тапшырыла.

        Нинди олы бәхет! Җыелышып,

        Уйнау-көлү, бию гел бергә.

        Насыйп булсын иде сөенешеп,

        Шатланышып яшәү гомергә


.

                    Милли ризыклар – табын турендэ.

                                             (Кунел ачу кичэсе)

Кичэ, татар халык ашлары белэн танышканнан сон, зурлар hэм мэктэпкэ эзерлек торкеме балалары белэн уздырыла. Балалар барысы да милли киемнэрдэн. Залда татар халык ашларыннан кургэзмэ оештырыла.

Алып баручы. Балалар, безнен эби-бабаларыбыз, эти-энилэребез кул эшлэренэ, жырга-биюгэ бик сэлэтле булу белэн бергэ, аш-суга да оста булганнар, тэмле ризыклар пешергэннэр. Милли ашларнын узенчэлеге халыкнын тормыш рэвешенэ бэйле булган. Буген бездэ гадэти булмаган кичэ. Бездэ канакта – татар халык ашлары.

1 нче бала. Зурлап олы бэйрэмне

                   Жыелды татлы ашлар.

                   Гобэдия, бэлешлэр,

                   Пэрэмэч, очпочмаклар.

2 нче бала. «Каенкай» бакчасына

                   Жыелдылар куп булып.

                   Утыралар тозелеп,

                    Кабарып, остэл тулып.

Жыр: «Кунаклар» (Ш.Галиев сузлэре, С.Сабирова музыкасы).

Гобэдия (гобэдия булып киенгэн бала) куренэ, залнын бер ягына барып баса. Кулында гобэдия.

3 нче бала. Менэ табын турендэ

                   Гобэдия куренде.

                   Йозе шат, колеп тора,

                   Хуш ис боркелеп тора.

4 нче бала. Уз, эйдэ, гобэдия,

                   Уз, эйдэ, туребезгэ.

Чэк-чэк керэ(баланын башына чэк-чэк сурэтлэнгэн маска, кулында чэк-чэк).

5 нче бала. «Табын яме – чэк-чэк» дигэн

                   Сузлэр йори тугелме?

                    hэрбер туйнын ин турендэ

                    Урын ала тугелме?

6 нчы бала. Балла чэк-чэк кунеле

                    Кутэрелэ кызларнын.

                    Хэзер инде тыпыр-тыпыр

                    Биисе бар аларнын.

Мэктэпкэ эзерлек торкеме балалары «Комеш капка» биюен башкара.

Кош теле булып киенгэн бала керэ.

1 нче бала. Табын турен hэрчак бизи

                   Майда пешкэн кош теле.

                   Авыз итми hич тэ китми

                   Килгэн кунак, билгеле.

Бэлеш.        Утырсам да мин менэ

                   Тыйнак кына, тик кенэ,

                   Эчем тулы ит кенэ,

                   Май белэн, доге белэн.

Пэрэмэч.    Иттэн генэ торсам да,

                   Майга чумып чыксам да,

                   Мин дэ бик тэмле булам.

Боккэн.       Менэ мине эйткэндэ,

                   Мин бит торлечэ булам:

                   Бер пешкэндэ – ит белэн,

                   Бер алма белэн булам.

                   Мине дэ тэмле, дилэр,

                  Табыннын яме, дилэр.

Жыр: «Кояшлы табын» (Р.Курамшин кое, Э.Шэрифуллина сузлэре).

Игенче керэ (милли киемнэн, кулында – чигуле солге белэн тугэрэк ипи).

-Кулымда – яна гына мичтэн чыккан, купереп пешкэн тугэрэк икмэк. Никадэр кадерле, мэртэбэле, олы ул! Эллэ нинди ризыклар торса да, аннан башка табында ямь юк. Табын падишаhы ул, тормыш падишаhы. Ул тамагыбызнын тук, тормышыбызнын мул булуын раслый.

2 нче бала. Иркен кырларнын исен,

                   Кояшнын тэмен, тосен,

                   Жир-энкэбезнен кочен

                   Узенэ жыйган очен

Бергэ.         Доньянын тинсез ашы,

                   Табыннын кояшы,

                    Ипекэй, дилэр аны.

Игенче.       Дорес, балалар.

                   Ипекэй hэр кон кирэк,

                   Ул – тэмледэн-тэмлерэк.

                   Ул – тыйнак, лэкин кочле,

                   Онытмагыз икенче.

Жырлы уен «Ак калач» уйнала.

Алып баручы. Иген игу борын-борыннан ин изге, ин мокатдэс, ин дэрэжэле эш саналган. Алтын бортеклэрне жир куенына чэчэргэ чыгар алдыннан бабаларыбыз эйбэтлэп мунча кергэн, ин чиста курмэклэрен кигэн. Хэзер без башка заманда яшибез. Эмма икмэк элеккечж ук кадерле.

Жыр: «Икмэк кадерле» (К.Эhлиуллин кое, Ф.Рэхимгулова сузлэре).

3 нче бала. Остэлдэ икмэк,

                   Ашъяулык япкан,

                   Икмэк кадерен

                   Мин яхшы белэм.

                   Тэмле хуш исен

                   Ойгэ тараткан.

                   Узем ускэч тэ

                    Игенче булам.

Алып баручы. Икмэк – hэр табыннын турендэ тора, икмэк – ул тормвш тоткасы! Шуна курэ анын кадерен белергэ кирэк. Э сез икмэк, ипекэй турында нинди эйтемнэр, мэкальлэр белэсез?

-Ипи валчыкларын коеп ашама, ипинен рэнжеше тошэр.

-Ипи остенэ эйбр куйма, ипидэн остен нэрсэ юк.

-Ипекэйнен валчыгы дабездэн олы, коеп ашама.

-Сыныгынны ашап бетер, бэхетенне калдырасын бит.

Алып баручы. Бугенге кичэдэ без икмэккэ, татар халыкнын милли ашларына дан жырладык. Ул шулай тиеш тэ. Тау хэтле хезмэт жимеше булган бу ризыкларга без битараф карарга тиеш тугел. Без аларны кадерлэсэк, хормэтлэсэк кенэ рэхэт яшэячэкбез.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирү

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирү...

Үз өстеңдә эшләү планы «Балаларга әхлак тәрбиясе бирудә халык педагогикасы алымнарын өйрэну»

Максат: татар халык ижатына мэхэббэт тэрбиялэу. Халкыбызнын узенэ генэ хас узенчэлекле педагогикасы- нэтижэле тэрбия чараларын тэрбия алымнарында кулланып эшлэугэ ирешу.Эш юнэлешлэре: 1....

Балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә Каюм Насыйри мирасын кулллану.

Балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә Каюм Насыйри мирасын кулллану...

балалар бакчасы һәм гаиләнең балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә хезмәттәшлеге

Выступление на родительской конференции на тему: "Сотрудничества ДОУ и семьи в нравственном воспитании!"...

Балалар бакчасында ата-аналар өчен “Балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә Р.Фәхретдин киңәшләре” темасына консультация.

ldquo;Бала ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа күрә яхшы тәрбияне дә, яман юлга бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин”....