“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга нәфис – эстетик тәрбия бирүдә УМК ның роле”
материал (подготовительная группа) по теме

Сафиуллина Гюзелия Рафаилевна

Кул эше эшчәнлеге аша балаларга нәфис - эстетик тәрбия бирү. Эшчәнлекнә УМКның роле.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vystuplenie_na_seminare.docx20.4 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

башкарма комитетының

“Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе

                                   

  “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга нәфис – эстетик тәрбия бирүдә УМК ның роле”

(Региональ семинар өчен чыгыш)

                                                                                     

                                                                     

                                                                         Төзеде: 47нче балалар бакчасы

                                                                          I категорияле тәрбияче

                                                                         Сафиуллина Гүзәлия Рафаил кызы

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

2015 ел

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга нәфис – эстетик

тәрбия бирүдә УМК ның роле

Баланы дөрес сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, үз фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәтү балалар бакчасының төп бурычы булып тора. Тел баланың барлык фән буенча белем алуына юл ача, фикер йөртү сәләтен үстерергә ярдәм итә.

Бакчабызда төп максат итеп һәрбер баланың ана телендә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтүне куябыз. Балалар белән татар телне барлык  шөгыльләр барышында кулланабыз. Мәсәлән: математикада саннарны һәм татар телендә, һәм рус телендә әйтәбез, ә инде рәсем ясаган вакытта төсләрне шулай ук ике телдә кабатлыйбыз. Ләкин миңа күбрәк нәфис – эстетик үсеш буенча эшләве ошый.      

Нәфислек һәм эстетика аша балаларга ана телен ничек өйрәтергә була дисезме?!

   Әлеге эшне оештырганда, тәрбиячедән осталык, иҗат фантазиясе таләп ителә. Шуңа күрә дә балалар белән эшне оештыруга җитди әзерләнәм. Эшчәнлегемне барлык заман таләпләрен исәпкә алып планлаштырам.  Аны кызыклы, нәтиҗәле итеп үткәрү өчен  төрле методлар уйлап табам.  Әйтик, иҗади биремнәр, уеннар яки уен ситуацияләре.

   Әйтергә кирәк, балалар бик кызыксынып һәм бик теләп эшлиләр. Эш вакытында без ана телендә сөйләшергә тырышабыз. Нәкъ менә кул белән эшләгән вакытта балаларның төрле яктан сәләтләре ачыклана, бәйләнешле сөйләм теле үсә һәм активлаша. 

Яшелчә-җимешләрне әвәләгәндә без балалар белән аларның төсен, формасын, санын һәм татар һәм рус телендә әйтеп узабыз, сорауларга җавап бирәбез.

Ашамлыклар темасын да читләтеп узмыйбыз. Ипине нинди генә формаларда әвәләмибез!!! Аннан соң бергәләшеп килеп чыккан әйберләр белән сюжетлы-рольле уеннар уйныйбыз. (кибетле, кунаккка бару, әкиятләр)

Кул хезмәте – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе.

Кул эшен кулланып, балалар белән төрледән-төрле дидактик уеннар ясыйбыз, ә аннан соң алар белән рәхәтләнеп уйныйбыз. “Кем өйдә яши?”, “Кем юк?”, “Нәрсә юк?”,”, “Курчакны сыйлыйбыз”, “Бел, әйт, сана”, “ Кәрзиндә яшелчәләр” кебек уеннар.

Баланың телен ачуда, сөйләмен формалаштыруда бармак уеннары аерым бер урын тота. Бармак уеннары, кул- бармак хәрәкәтләрен ныгыту белән бергә, сүзлек запасын да баета. Шуңа да без әлеге уенга кирәкле атрибутларны үзебез кулдан ясыйбыз.

Шулай ук татар телен өйрәтү өчен уңайлы шартларны тудыруга зур игътибар бирәбез.  Һәм төркемебездә, һәм кабул итү бүлмәсендә “Татарча сөйләшәбез” исеме астында кызыклы почмаклар оештырылган. Андагы рәсемнәр һәм мәгълүмат белән төркемдә балалар танышса, ә кабул итү бүлмәсендә әти-әниләребез таныша.

Балалар белән кул эше белән шөгыльләнү аларның иҗади мөмкинлекләрен, хыялларын баетуда, фикер активлыгы һәм зиһеннәрен үстерүдә ныклы этәргеч булып тора.

Нәтиҗә итеп шуны әйтергә була: нәфис-эстетик тәрбиясе балаларның иҗади күзаллаулары арттыра, логик фикерләү сәләтен үстерә. Балаларда дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек тәрбияләнә; тырыш, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсүләренә этәргеч бирә;  ярдәмләшү, игътибарлылык кебек матур сыйфатлар тәрбияли.  Алай гына да түгел, ана телендә төрле темаларга һәм сөйләм һәм диалог төзергә мөмкинлек бирә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү концепциясе

Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника каза...

« Кече яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшен планлаштыру»

Чыгышның темасы :« Кече яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшен планлаштыру»    Сабыйларның гомуми үсешен булдыру, аларның сәламәтлеген ныгыту, күңелләренә әхлак кагыйдәләрен сеңдерү-бү...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли тәрбия бирү.

милли тәрбия бирү турында мәкалә...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү (методик рекомендацияләр).

Методик рекомендацияләрдә әхлакый-патриотик тәрбия эшенең системасы һәм эзлеклелеге яктыртыла. Аның роленә әһәмият бирелә. Мәктәпкә баручы баланың нәрсәләр белергә тиешлеге билгеләп үтелә. Тематик пла...

Гаиләдә балаларга эстетик тәрбия бирү

Консультация для родителей...