Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга туган як аша, әхлакый-патриотик тәрбия бирү.
статья (старшая группа)

Салихзянова Алсу Фавасимовна

Выступление на августовской конференции.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга туган як аша, әхлакый-патриотик тәрбия бирү.

Балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү балалар бакчасында төп максатларның берсе булып тора. Чөнки кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә гражданин булачак нәни баланың бүген нинди тәрбия алуына бәйле.    Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата, ягъни ул бала күңелендә Туган илнең табигатенә, туган йортына, туган авылына халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбарәт.

Әхлакый -патриотик тәрбия бирүнең максаты:

 Яшь буынны халкыбызның рухи һәм мәдәни хәзинәләре нигезендә тәрбияләү, балаларда милли үзаң формалаштыру һәм шуның аша туган телен, халкын ихтирам итүче, аның тарихын өйрәнүгә, үстерүгә сәләтле, рухи-әхлакый һәм белем дәрәҗәсе ягыннан камил, киң карашлы патриот шәхес тәрбияләү.

Әхлакый - патриотик тәрбия бирүнең бурычлары:

  • балада үз гаиләсенә карата мәхәббәт тәрбияләү, шулай ук үз йортына, балалар бакчасына, урамына, авылына (шәһәренә);
  • табигатькә һәм барлык тереклек ияләренә сак караш формалаштыру;
  • татар (рус һ.б.) халык традицияләренә карата кызыксынучанлыкны үстерү;
  • кеше хокуклары турында элементар белем формалаштыру;
  • Татарстан (Россия һ.б.) шәһәрләре турында күзаллауны киңәйтү;
  • хөкүмәт символлары (герб, флаг, гимн) белән таныштыру;
  • үз республикаңның уңышлары өчен горурлану һәм җаваплылык хисен үстерү;
  • толерантлык, башка халыкларга, аларның традицияләренә карата хөрмәт хисе формалаштыру.

Әхлакый-патриотик тәрбия – катлаулы педагогик процесс. Аның нигезендә әхлакый  хисләрне үстерү ята.

Туган  тел – туган җир, Туган ил төшенчәләренең төп мәгънәсен бала аныңа җиткерүче иң мөhим чара. Балаларга патриотик тәрбия бирү туган телдән башка мөмкин түгел. Баланың аңы үсү, белеме арту, чынбарлыкны танып-белүе, hәм чын кеше булып тәрбияләнүе аның туган телен, ана телен белүенә бәйле. Милләтебезгә карата олы ихтирам хисләре тәрбияләгәндә, татар халкының милли мирасыннан файдалануга җитди игътибар ителергә тиеш, шунда гына мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телне яхшы үзләштерүләренә, аны ана теле итеп кабул итүләренә ирешергә мөмкин.

Ватан хисе... Балада бу хис гаиләсенә, иң якын кешеләренә - әнисе, әтисе, әбисе, бабасына карата мөнәсәбәттән башлана. Болар барысы да аны туган йорты һәм якын тирәлек белән бәйләүче тамырлар.

   Балаларда туган ягы белән кызыксыну һәм аңа карата мәхәббәт тәрбияләү өчен якын тирәлек тә зур мәгънәгә ия. Әкренләп  бала балалар бакчасы, үзенең урамы, авылы (шәһәре), ә аннары иле белән дә, аның башкаласы һәм символлары белән таныша.

   Һәр як, өлкә, кечкенә генә авыл да кабатланмый, һәрберсенең үз табигате, үз традицияләре һәм үз көнкүреше. Тиешле материалны сайлап алу балаларга туган ягы нәрсә белән данлыклы икәнен күзалларга ярдәм итә.

   Туган авыл... Балага туган авылының үз тарихы, традицияләре, истәлекләре, һәйкәлләре, яхшы кешеләре белән данлыклы икәнен күрсәтергә кирәк. Туган авылы (шәһәре) турында балалар нинди мәгълүмат һәм төшенчәләрне үзләштерергә сәләтле соң?  4 яшьлек бала үзе яши торган һәм балалар бакчасы урнашкан урамнар исемен белергә тиеш;

  • өлкәнрәк балалар игътибарын якын-тирәдәге урамнарда урнашкан объектларга юнәлтергә кирәк: мәктәп, мәдәният йорты (кинотеатр), почта, аптека һ.б., аларның ни өчен кирәклеге турында сөйләргә, барысы да кешеләргә уңайлы булсын өчен эшләнгәнен аңлатырга;
  • зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балаларын, объектлар диапазоны белән таныштыру киңәя – авыл һәм район (шәһәр), гомумән алганда, аның истәлекле урыннары һәм һәйкәлләре. Балаларга һәйкәлләрнең кемгә куелуы аңлатыла.

Балалар үз авылының (шәһәренең), урамының, якын-тирә урамнарның исемнәрен һәм кем истәлегенә аталганнарын белергә тиеш. Аларга һәр кешенең туган йорты һәм авылы (шәһәре) барлыгы аңлатыла. Моның өчен авыл (шәһәр) буйлап, табигатькә экскурсияләр,  өлкәннәр хезмәтен күзәтүне оештырырга кирәк. Бала хезмәтнең кешеләрне берләштерүен, үзара ярдәмләшүне, үз эшен белүне таләп итүен аңлый башлый. Балаларны туган якның алтын куллы кешеләре белән таныштыру да зур әһәмияткә ия.

Һәр халыкның үз әкиятләре бар, һәм аларның барысы да нәселдән-нәселгә төп әхлакый кыйммәтне тапшырып киләләр: яхшылыкны, дуслыкны, үзара ярдәмләшүне, хезмәт сөючәнлекне. К.Д.Ушинский рус педагогикасы әдәбиятенә “халык педагогикасы” дигән термин керткән. Ул фольклор әсәрләрендә халыкның милли үзенчәлегендә Ватанга мәхәббәт тәрбияләү өчен бай материал күрә.  Шулай итеп, халык авыз иҗаты үз халкының традицияләренә карата мәхәббәт формалаштырып кына калмый, ә шәхеснең патриотик рухта үсешенә ярдәм итә.

Укыту – тәрбия бирү процессында әхлакый-патриотик тәрбия бирү безнең бакчада мөhим урын алып тора. Без Вераксаның “Туганнан алып мәктәпкәчә” hәм Шәехованың “Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы”на нигезләнеп эш алып барабыз. Әлеге программалар тәлап иткәнчә, әхлакый-патриотик тәрбия Федераль Дәүләт белем бирү стандартының 5 өлкәсендә дә үз чагылышын таба.

Һәр төркемдә дә балаларга туган якны өйрәтү почмагы бар. Анда Россия символикасы, Татарстан символлары, флаг, герб, урын алган. Туган ягыбызның тарихы, матур табигате: урманнары, челтерәп аккан чишмәләре, авылыбызның күркәм урыннары, күренекле кешеләре турында папкалар ачып, танышып, hәрдаим яңартып торабыз. Актанышыбызның ял паркларына сәяхәтләр елның hәр фасылында оештырыла. Шулай ук әти-әниләр белән берлектә, туган якны өйрәнү музеена экскурсияләр ясау да, матур традициягә әйләнде.

Бакчабызда борынгы татар халкының тормышын күрсәткән музей да эшләп килә. Анда төрле экспонатлар урнаштырылган. Чиккән сөлгеләр, урын-җирләр,  сандык, сандык эчендә милли киемнәр h.б. Балаларны шулар белән таныштырабыз. Алар бик кызыксынып, hәрбер әйберне игътибар белән карыйлар.

Балаларда әхлакый-патриотик хисләрне тәрбияләү эше аларга халык авыз иҗатын өйрәтү, татар балалар фольклорына мөрәҗәгать итү белән алып барыла. Балалар белән кече яшьтән үк бишек җырлары тыңлыйбыз, көйләп курчаклар йоклатабыз, төрле уеннар уйныйбыз, санамышлар, тизәйткечләр, бармак уеннары өйрәнәбез. Рәсем ясау, әвәләү эшчәнлекләрендә милли җырлар тыңлап, алган хисләребезне рәсемдә чагылдырабыз, милли бизәкләрне кулланып төрле композицияләрне кисеп ябыштырып эшлибез, түбәтәй, калфак, алъяпкыч, читекләр бизибез. Бу эшләрне балалар аеруча яратып башкаралар.

Бакчабызда төрле таматик чаралар, бәйрәмнәр үткәрелеп тора. Шундый бәйрәмнәрнең берсе - көрәшче шагыйребез, ватанпәрвар Муса Җәлилнең тормышын hәм иҗатын яктыртуга юнәлтелгән иде. Аңа балалар алдан ук әзерләнде, кемнәрдер язучының шигырен ятлады, кемнәрдер шигыренә карата рәсем ясады. Фронтовик шагыйрьнең тормыш юлы, батырлыгы, нәниләргә багышлап язган шигырьләре балаларда зур кызыксыну уятты. Шагыйрьнең үз иҗатында табигатьне, туган илебезне яратырга, аны сакларга, Ватанга тугрылыклы булырга өндәгән шигырьләре балаларга тормышта нәкъ шулай булырга, яшәргә этәргеч бирер.

Милләтебез каhарманнарының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында белемнәрен арттыру, Ватанны саклаучыларга карата хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан мәктәпкә әзерлек төркеме белән Җиңү көненә багышлап, истәлекле чара уздырылды. Балалар сугыш, тыл ветераннарына багышлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Алар белән кызыклы әңгәмә алып барылды. Сабыйлар кечкенәдән илебезнең тыныч күге өчен каhарманнарча көрәшкән ил улларын белеп үскәндә, батырлар да беркайчан да онытылмас. Аларга булган мәхәббәт хисләре балаларда шулай кече яшьтән үк тәрбияләнсен, аларның якты истәлеге күңелләрдә мәңге саклансын өчен мондый бәйгеләрне ешрак hәм тәэсирлерәк итеп үткәрү бик тә кирәк чара.

Әхлакый патриотик тәрбия бирү максатыннан үткәрелгән чараларның тагын берсе – Өлкәннәр көнең билгеләп үтү. Бәйрәм күтәренке рухта, шигъри- җырлар белән үрелеп барды. Балаларның үз куллары белән эшләгән бүләкләрен олкәннәребезгә тапшыру – бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде.

Безнең балалар бакчасында күп хезмәтен куйган, районыбызда күренекле шәхес булып танылган Андерьянова Мәүлидә апа Хаммат кызы hәм Актанышыбызда яшәп иҗат итүче Разова Энҗе Миргаяз кызы белән очрашулар, аларның иҗат кичәләре үткәрелде. Алар иҗатлары аша балаларда әхлакый-патриотик сыйфатлар тәрбияләнде.

Шулай ук космонавтика көне билгеләп үтелде,  “Безнең өчен - табышмак, космонавт өчен – туган як” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Балалар әти-әниләре белән берлектә күргәзмә өчен берсеннән – берсе матур кул эшләнмәләре ясап алып килделәр.  

Әхлакый-патриотик тәрбиянең кирәкле шарты булып әти-әниләр белән үзара тыгыз элемтә тора. Үз гаиләсенең тарихына кагылу балада көчле эмоцияләр барлыкка китерә. Гаиләләрдә татулык, миhербанлык сыйфатлары тәрбияләү максатыннан “Безнең гаилә – тату гаилә” дип исемләнгән гаилә бәйрәме үткәрелде.  Бәйрәмебез кызыклы мизгелләргә бай булды. 

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: патриотик тәрбия бирүне әхлак, экологик, эстетик hәм хезмәт тәрбиясеннән аерып алып карарга ярамый. Алар комплекслы рәвештә алып барылса гына, гражданлык хисләре тәрбияләүдә уңышка ирешеп була.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү концепциясе

Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника каза...

« Кече яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшен планлаштыру»

Чыгышның темасы :« Кече яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшен планлаштыру»    Сабыйларның гомуми үсешен булдыру, аларның сәламәтлеген ныгыту, күңелләренә әхлак кагыйдәләрен сеңдерү-бү...

Халык авыз иҗаты аша әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләү

материал по нравственному воспитанию...

“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга нәфис – эстетик тәрбия бирүдә УМК ның роле”

Кул эше эшчәнлеге аша балаларга нәфис - эстетик тәрбия бирү. Эшчәнлекнә УМКның роле....

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү (методик рекомендацияләр).

Методик рекомендацияләрдә әхлакый-патриотик тәрбия эшенең системасы һәм эзлеклелеге яктыртыла. Аның роленә әһәмият бирелә. Мәктәпкә баручы баланың нәрсәләр белергә тиешлеге билгеләп үтелә. Тематик пла...

Бармак уеннары аша әхлаки патриотик тәрбия бирү

Н.Е.Веракса, Т.С.Комарова, М.А.Васильеваның «Туганнан алып мәктәпкәчә» программасына хас үзенчәлекләрнең берсе ул - әхлакый тәрбиягә, традицион кыйммәтләрнеяклауга юнәлгәнлек. Бу исә ата-а...