Бармак уеннары аша әхлаки патриотик тәрбия бирү
консультация по развитию речи (младшая группа)

Галимова Рима Николаевна

Н.Е.Веракса, Т.С.Комарова, М.А.Васильеваның «Туганнан алып мәктәпкәчә» программасына хас үзенчәлекләрнең берсе ул - әхлакый тәрбиягә, традицион кыйммәтләрне

яклауга юнәлгәнлек. Бу исә ата-анага мәхәббәт, өлкәннәргә ихтирам, кечкенәләргә, олы яшьтәге кешеләргә карата кайгыртучан мөнәсәбәт кебек традицион кыйммәтләргә хөрмәт тәрбияләү;

традицион гендер күзаллаулары булдыру; балаларның үз гамәлләрендә уңай үрнәккә иярү омтылышын тәрбияләү дигән сүз.

Әхлакый-патриотик тәрбияне ясле төркемендә бармак уеннары аша биреп була. Сабый гаилә әгъзаларын танып белә, аларның шөгыльләре белән кызыксына башлый. Такмаклы уеннар

нәниләрнең вак моторикасын һәм сөйләм  дәрәҗәсен  үстерә. Бу исә интеллектуаль әзерлекнең дә бер күрсәткече

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл barmak_uennary.docx257.63 КБ

Предварительный просмотр:

Бармак уеннары

.  Сөйләм дәрәҗәсе балаларның бармак эшчәнлеге белән турыдан-туры бәйләмдә булуын галимнәр  дәлилләде инде. Вак моториканың үсү дәрәҗәсе – интеллектуаль әзерлекнең бер күрсәткече.

Такмаклы уеннар балаларның кулларын ныгытырга ярдәм итәрләр. Баштан хәрәкәтләрне баланың куллары белән күрсәтергә кирәк. Хәрәкәтләрне үзләштерә барган саен бала аларны үзе ясый, олы кеше такмакларны әйтеп кенә тора. Акрынлап бу күнекмәләрне бала үзе әйтеп эшли алачак.

 

Казлар-казлар

– Казлар, казлар!          http://sabyem.ru/wp-content/uploads/2012/10/%D0%BA%D0%B0%D0%B7%D0%BB%D0%B0%D1%80-150x150.png      Бармаклар җыелган. Кул әйләнә.

- Га-га-га!                         http://sabyem.ru/wp-content/uploads/2012/10/%D0%BA%D0%B0%D0%B7%D0%BB%D0%B0%D1%8021-150x132.jpgБаш бармак аска төшә һәм 

күтәрелә.

– Ашыйсыгыз киләме?      http://sabyem.ru/wp-content/uploads/2012/10/%D0%BA%D0%B0%D0%B7%D0%BB%D0%B0%D1%80-150x150.png      Бармаклар җыелган. Кул әйләнә.

- Бик килә шул! Бик килә!   http://sabyem.ru/wp-content/uploads/2012/10/%D0%BA%D0%B0%D0%B7%D0%BB%D0%B0%D1%8022-150x132.jpg Баш бармак аска төшә һәм                                                                                                                                                 күтәрелә.

Чыпчык

– Чыпчык, син кайда булдың? http://sabyem.ru/wp-content/uploads/2012/10/%D1%87%D1%8B%D0%BF%D1%87%D1%8B%D0%BA-150x150.jpg    Бармак белән яныйбыз.

– Елгада кулны юдым.                   http://sabyem.ru/wp-content/uploads/2012/10/%D1%87%D1%8B%D0%BF%D1%87%D1%8B%D0%BA2-150x150.jpg  Кулларны юабыз.

Җил исте – мин егылдым,                  http://sabyem.ru/wp-content/uploads/2012/10/%D1%87%D1%8B%D0%BF%D1%87%D1%8B%D0%BA3-150x150.jpg Бармакларны аерабыз һәмуч төпләрен аска таба  каратабыз.

 Күлләвектә пычрандым.                       http://sabyem.ru/wp-content/uploads/2012/10/%D1%87%D1%8B%D0%BF%D1%87%D1%8B%D0%BA4-150x150.jpgКулларны кагабыз.

 

Бармак малай

                                                              http://sabyem.ru/wp-content/uploads/2012/10/%D0%B1%D0%B0%D1%80%D0%BC%D0%B0%D0%BA2.jpg-150x150.png

– Бармак, бармак, кайда булдың?

– Бабай белән урманга бардым,

Әби белән кырда йөрдем.

Әни белән аш пешердем

Әти белән ботка ашадым.

Энем белән җырладым.

– Бармак, бармак, кайда булдың?

Сеңлем белән уйнадым.

Әти белән җырладым

Әни белән биедем

Әби белән чәй эчтем.

Бабай белән йокладым.

Карга

http://sabyem.ru/wp-content/uploads/2012/10/22222222-150x150.jpg

Карга килер – казан асар,                         Чәнти бармактан башлап бармакларны бөклибез

                                                                                 (баш бармактан башка)

Торна килер – тоз салыр,

Саескан килер – салма салыр,

Чыпчык килер – төшерер, 

 http://sabyem.ru/wp-content/uploads/2012/10/222221-150x150.jpg

Моңа бирер, моңа бирмәс,                                                    Баш бармакны селкетәбез.

Моңа бирер, моңа бирмәс,

Кечкенә түти туймый калыр,

http://sabyem.ru/wp-content/uploads/2012/10/3-150x150.png

 

Кетер, кетер, кетер,                                                                 Уч төбен кытыклыйбыз.

Казан төбен кимер.

Кети, кети, кети!

 

 Тук-тук

 http://sabyem.ru/wp-content/uploads/2012/10/551-150x150.pngТук-тук-тук!

 Йодрыклар белән бер-берсенә өч тапкыр сугабыз.

http://sabyem.ru/wp-content/uploads/2012/10/4-150x150.png– Кем бар анда?

 Куллар белән өч тапкыр шапылдыйбыз.

http://sabyem.ru/wp-content/uploads/2012/10/553-150x150.png- Бу мин – Дилә!  

Йодрыклар белән бер-берсенә өч тапкыр сугабыз                             

http://sabyem.ru/wp-content/uploads/2012/10/4-150x150.png– Сиңа  шат һәрвакытта!  

Куллар белән өч тапкыр шапылдыйбыз.

                                                                                                       

 

Тукран

http://sabyem.ru/wp-content/uploads/2012/10/%D1%82%D1%83%D0%BA-150x150.png

Тук, тук, тукран,

Тукылдатып утырам.                       Сул кул “агач”– ул туры тора.

                                                         Уң кул “тукран”.  Уң кул белән сул кулга шакылдыйбыз.

http://sabyem.ru/wp-content/uploads/2012/10/%D1%82%D1%83%D0%BA2-150x150.png

Мичтә бәлеш пешәме?

Шуны көтеп утырам.                                        Куллар алышына.  

                                                                        Сул кул белән уң кулга  шакылдыйбыз.

 

 

Йокыга талу

 

Мендәргә салам башны,                     http://sabyem.ru/wp-content/uploads/2012/10/12-150x150.jpg Бала ята.

Сыйпыйм, сыйпыйм маңгайны.    http://sabyem.ru/wp-content/uploads/2012/10/2-150x150.jpgМаңгаен сыйпыйбыз.

Күзләрне йомам,                        http://sabyem.ru/wp-content/uploads/2012/10/3-150x150.jpg Баланың күзләрен куллары

белән каплыйбыз.

Йокыга талам.                  http://sabyem.ru/wp-content/uploads/2012/10/4-150x150.jpgКулларны яңак астынакуябыз.

Күзләрне йомабыз.

 

Тотам, тотам!

Авызым белән ашыйм, http://sabyem.ru/wp-content/uploads/2012/10/%D0%B0%D1%88-150x150.jpg        Баланың бармагы белән авызын

күрсәтәбез.

Борыным белән сулыйм  http://sabyem.ru/wp-content/uploads/2012/10/%D0%B0%D1%8821-150x150.jpg

Колагым белән тыңлыйм,

Күзләрне ачам-ябам,    http://sabyem.ru/wp-content/uploads/2012/10/%D0%B0%D1%883-150x150.jpg     Күзләрне кыскалыйбыз.

Кулларым белән тотам, тотам, тотам. http://sabyem.ru/wp-content/uploads/2012/10/%D0%B0%D1%884-150x150.jpgТотабыз, тотабыз.                                                                                                                                                                                                                                                      

Бармак уеннары

Бармак уеннары сабыйлар усешендә зур роль үти. Андый уеннар баланың баш миен эшләтә һәм тизрәк «телен ачарга» ярдәм итә.

Сабый әле бик кечкенә булганда, аның бармакларын сыйпарга кирәк, уч төбенә узегезнең бармагыгызны куярга мөмкин-ул үзенә күрә массаж була.

Бала үсә бара, бармак уеннарына күчә алабыз, моның өчен безгә татар халык иҗаты ярдәмгә килер

Бу бармак-бабай,

Бу бармак-әби,

Бу бармак-әти,

Бу бармак-әни,

Бу бармак-нәни бәби,

Аның исеме- чәнти!

================

Баш бармак баш кашый,

Имән бармак имән ташый,

Урта бармак утын яра,

Атсыз бармак ат җигә,

Чәнти бармак чәй эчә.

================

Баш бармак,

Балан ияк,

Урта тияк,

Әби-чеби,

Нәни бәби.

================

Олыга — утын ярырга,

Ә сиңа — чыгып алырга,

Уртага — мичкә ягарга,

Ә сиңа — казан асарга,

Чәнтигә — җырлый башларга,

Дусларның күңелен ачарга.

==================

 ** Баш бармагым туп була,

 Имән бармак — бөтерчек.

 Урта бармак була шакмак,

 Атсыз бармак — сикергеч.

 Чәнти бармак — барабан,

 Сана, әйдә, яңадан.

Бу бармак- әти,

 Бу бармак- әни,

 Бу бармак- бабай,

 Бу бармак- әби,

 Бу бармак- малай,

 Яшәве бергә шулай-

 Бик күңелле , бик кызык,

 Кабатлыйк кызып-кызып:

 Бу бармак- әти,

 Бу бармак- әни,

 Бу бармак- бабай,

 Бу бармак- әби,

 Бу бармак- кыз.

 Күпме шатлык, күпме наз!

 Борчулар булсын бик аз!

 Бик бәхетле гаилә:

 Әти, әни, бабай, әби,

 Малай, кыз да биредә,

 Яшик гел бергә-бергә,

 Булып тату гаилә,

 Кушылыгыз Сез безгә!

 ( Яңадан бармак уены кабатлана)

================

Уенчыкларның исемнәрен әйтә-әйтә, балалар бармакла-

 рын бөгеп баралар.

 ** Бабай алды барабан,

 Әби алды бөтерчек,

 Әти алды машина,

 Әни алды сикергеч,

 Ә мин алам бер зур туп,

 Уйныйм, тупны сикертеп.

** Баш бармак була бүре,

 Имән бармагым — төлке,

 Урта бармагым — керпе,

 Атсыз бармагым — аю,

 Чәнти бармагым — куян,

 Куянны кая куям?

 =================

Баш бармагым — биюче,

 Имән бармак — итекче.

 Урта бармак — укытучы,

 Атсыз бармак — аучы.

 Чәнти бармак кем була?

 Читек чигүче була.

Карга килер — казан асар,

Торна килер — тоз салыр,

Саескан килер — салма салыр,

Песнәк килер — пешерер,

Чыпчык килер — төшерер,

Моңа бирер, моңа бирмәс,

Моңа бирер, моннан алыр,

Кетер, кетер, кетер,

Казан төбен кимер…

(Чәнти бармагын тотып, баланың уч төбен кытыклыйлар.)

===============

—  Монда май бар иде, май кая китте?

—  Песи ашап китте.

—  Песи кая китте?

—  Салам астына кереп китте.

—  Салам кая китте?

—  Сыер ашап китте.

—  Сыер кая китте?

—  Көтүгә китте.

—  Тебәй, тебәй, тебәй!

(учны кытыклыйлар)

Бер — бермәк,

Ике — икмәк,

Дүрт — дүртмәк,

Биш — бишмәт,

Алты — атмак,

Җиде — җитмәк,

Сигез — сикмәк,

Тугыз — тукмак,

Ун — уймак,

Таба тулы коймак,

Мә сиңа да бер бармак!

(Балага бер бармак тоттыралар.)

================

(Баланың кул аркасын сыйпап.)

Песикәй, песикәй,

Ала мәче сөт эчә,

Кара мәче күз кыса.

Кит дигәндә китмәсәң,

Лапасага чәп итә.

(Алып өлгермәсә,

кул сыртына «чәп» итәләр.)


.Яшелчәләрне истә калдырыр өчен бармак уены.

Бу бармак- кабак,

 Бу бармак- борыч,

 Бу бармак- кишер,

 Бу бармак- кыяр,

 Бу бармак- суган.

 Яшелчә быел уңган,

 Бакчабызда бар да бар!

 Шунсы кызык, болар барсы

 Кәрзингә ничек сыйган?

 Бу бармак- чөгендер,

 Бу бармак- сарымсак,

 Бу бармак- баклажан,

 Бу бармак- помидор,

 Бу бармак- бәрәңге.

 Бик тиз җыеп бетердек,

 Ярый әле өлгердек.

 Җәйге яңгыр килеште,

 Яшелчәләр тиз үсте.

Бу бармак — кыяр,

 Бусы — кәбестә,

 Бу бармак — кишер,

 Бусы — чөгендер,

 Ә бусы суган булды —

 Менә кәрзинем тулды.

 (бармакларны йодрыклыйлар)

Бу бармак-груша,

 Бу бармак-чия,

 Бу бармак-персик,

 Бу бармак-лимон,

 Бу бармак-алма.

 Кайсы үсә бакчада,

 Кайсы бардыр сатуда.

 Витаминнарга бик бай,

 Бик куана кыз, малай.

================

Бу бармак-виноград,

 Бу бармак-ананас,

 Бу бармак-абрикос,

 Бу бармак-апельсин,

 Бу бармак-мандарин.

 Ашап кына өлгер син!

 Китергәннәр ерактан,

 Кышка-язга карамый,

 җиләк-җимеш яшелчәне

 Бутап әйтү ярамый!

    


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Халык авыз иҗаты аша әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләү

материал по нравственному воспитанию...

"Патриотик тәрбия бирүдә уеннар"

Представление практического материала в региональном семинаре по теме: “Формирование активной позиции родителей при осуществлении нравственно-патриотического воспитания дошкольников” на базе МБДОУ дет...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү (методик рекомендацияләр).

Методик рекомендацияләрдә әхлакый-патриотик тәрбия эшенең системасы һәм эзлеклелеге яктыртыла. Аның роленә әһәмият бирелә. Мәктәпкә баручы баланың нәрсәләр белергә тиешлеге билгеләп үтелә. Тематик пла...

Консультация “Уеннар ярдәмендә балаларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү”.

1.Әхлак тәрбиясенең  бурычлары .2.Яшь үзенчәлекләре.3.Әхлак тәрбиясе бирү нинди эшчәнлекләрдә тормышка ашырыла?4.Әхлак тәрбиясе бирүнең нәтиҗәлеге.5.Төрле кызыклы алымнар куллану....