Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү (методик рекомендацияләр).
методическая разработка на тему

Шакирова Эльвира Альфредовна

Методик рекомендацияләрдә әхлакый-патриотик тәрбия эшенең системасы һәм эзлеклелеге яктыртыла. Аның роленә әһәмият бирелә. Мәктәпкә баручы баланың нәрсәләр белергә тиешлеге билгеләп үтелә. Тематик планлаштыруны конкрет вакыйгаларга һәм бәйрәмнәргә туры китерергә тәкъдим ителә. Балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып эшләү уен алымнарын киң куллануны таләп итүгә игътибар ителә. Балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирүдә гаиләнең роле бик зур булуына басым ясала.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon balalarga_hlakyy-patriotik_trbiya_biru.doc60 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга                                     әхлакый-патриотик тәрбия бирү

                      (методик рекомендацияләр)

                                                                  Саба №2 “Әллүки” б/бакчасы

                                                    1 кв. категорияле  тәрбиячесе                                 Шакирова Эльвира  

Альфред  кызы

Балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү балалар бакчасында төп максатларның берсе булып тора.

   Патриотизм хисе эчтәлеге буенча күпкырлы: туган якка мәхәббәт, үз халкың белән горурлану, үз илеңнең байлыгын арттыру һәм аны сакларга теләк булдыру һ.б.

   Шулай итеп, әлеге эш бербөтен максатлар комплексын үз эченә ала:

  • балада үз гаиләсенә карата мәхәббәт тәрбияләү, шулай ук үз йортына, балалар бакчасына, урамына, авылына (шәһәренә);
  • табигатькә һәм барлык тереклек ияләренә сак караш формалаштыру;
  • татар (рус һ.б.) халык традицияләренә һәм кәсәбәчелеккә карата кызыксынучанлыкны үстерү;
  • кеше хокуклары турында элементар белем формалаштыру;
  • Татарстан (Русия һ.б.) шәһәрләре турында күзаллауны киңәйтү;
  • хөкүмәт символлары (герб, флаг, гимн) белән таныштыру;
  • үз республикаңның уңышлары өчен горурлану һәм җаваплылык хисен үстерү;
  • толерантлык, башка халыкларга, аларның традицияләренә карата хөрмәт хисе формалаштыру.

   Бу максатлар балаларның барлык эшчәнлек төрләрендә үтәлә: шөгыльләрдә, уеннарда, хезмәт эшчәнлегендә, көнкүрештә - чөнки алар балада патриотик хисләр тәрбияләү белән бергә аның өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән үзара мөнәсәбәтләрен дә формалаштыралар.

   Әхлакый-патриотик тәрбия – катлаулы педагогик процесс. Аның нигезендә әхлакый  хисләрне үстерү ята.

   Ватан хисе... Балада бу хис гаиләсенә, иң якын кешеләренә - әнисе, әтисе, әбисе, бабасына карата мөнәсәбәттән башлана. Болар барысы да аны туган йорты һәм якын тирәлек белән бәйләүче тамырлар.

   Һәр халыкның үз әкиятләре бар, һәм аларның барысы да нәселдән-нәселгә төп әхлакый кыйммәтне тапшырып киләләр: яхшылыкны, дуслыкны, үзара ярдәмләшүне, хезмәт сөючәнлекне. К.Д.Ушинский рус педагогикасы әдәбиятенә “халык педагогикасы” дигән термин керткән. Ул фольклор әсәрләрендә халыкның милли үзенчәлегендә Ватанга мәхәббәт тәрбияләү өчен бай материал күрә.

   Шулай итеп, халык авыз иҗаты үз халкының традицияләренә карата мәхәббәт формалаштырып кына калмый, ә шәһеснең патриотик рухта үсешенә ярдәм итә.

   Балаларда туган ягы белән кызыксыну һәм аңа карата мәхәббәт тәрбияләү өчен якын тирәлек тә зур мәгънәгә ия. Әкренләп  бала балалар бакчасы, үзенең урамы, авылы (шәһәре), ә аннары иле белән дә, аның башкаласы һәм символлары белән таныша.

 

  Әхлакый-патриотик тәрбия эшенең системасын һәм эзлеклелеген түбәндәгечә күрсәтергә мөмкин:

   Гаилә

Балалар   бакчасы

Туган авыл (шәһәр)

Туган ил, аның башкаласы, символика

Хокуклар һәм бурычлар (конституция)

   Һәр як, өлкә, кечкенә генә авыл да кабатланмый, һәрберсенең үз табигате, үз традицияләре һәм үз көнкүреше. Тиешле материалны сайлап алу балаларга туган ягы нәрсә белән данлыклы икәнен күзалларга ярдәм итә.

   Туган авыл... Балага туган авылының үз тарихы, традицияләре, истәлекләре, һәйкәлләре, яхшы кешеләре белән данлыклы икәнен күрсәтергә кирәк. Туган авылы (шәһәре) турында балалар нинди мәгълүмат һәм төшенчәләрне үзләштерергә сәләтле соң?  4 яшьлек бала үзе яши торган һәм балалар бакчасы урнашкан урамнар исемен белергә тиеш;

  • өлкәнрәк балалар игътибарын якын-тирәдәге урамнарда урнашкан объектларга юнәлтергә кирәк: мәктәп, мәдәният йорты (кинотеатр), почта, аптека һ.б., аларның ни өчен кирәклеге турында сөйләргә, барысы да кешеләргә уңайлы булсын өчен эшләнгәнен аңлатырга;
  • зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балаларын объектлар диапазоны белән таныштыру киңәя – авыл һәм район (шәһәр), гомумән алганда, аның истәлекле урыннары һәм һәйкәлләре. Балаларга һәйкәлләрнең кемгә куелуы аңлатыла.

Балалар үз авылының (шәһәренең), урамының, якын-тирә урамнарның исемнәрен һәм кем истәлегенә аталганнарын белергә тиеш. Аларга һәр кешенең туган йорты һәм авылы (шәһәре) барлыгы аңлатыла. Моның өчен авыл (шәһәр) буйлап, табигатькә экскурсияләр,  өлкәннәр хезмәтен күзәтүне оештырырга кирәк. Бала хезмәтнең кешеләрне берләштерүен, алардан көйлелек, үзара ярдәмләшүне, үз эшен белүне таләп итүен аңлый башлый. Балаларны туган якның  кәсәбәчеләре, алтын куллы кешеләре белән таныштыру да зур әһәмияткә ия.

   Әхлакый-патриотик тәрбиядә өлкәннәрнең, бигрәк тә якын кешеләрнең үрнәге зур роль уйный. Гаиләдәге өлкәннәрнең (әби-бабайлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, аларның фронттагы, хезмәттәге батырлыклары) тормышыннан конкрет фактлар аша балаларга “Ватан алдындагы бурыч”, “Ватанга мәхәббәт”, “Хезмәт батырлыгы” һ.б. кебек мөһим төшенчәләрне аңлату зарур.

   Балага безнең Җиңү үз Ватаныбызны яратканлыктан булуын аңлату мөһим. Кешеләрнең бәхете өчен үз гомерләрен кызганмаган батырларны туган ил онытмый, аларның исемнәре шәһәрләргә, урамнарга, мәйданнарга бирелә, алар хөрмәтенә һәйкәлләр барлыкка килә.

   Алдагы бу эшнең дәвамы булып, балаларны Татарстанның, Россиянең башка шәһәрләре, Татарстанның һәм Россиянең башкалалары, аларның гимннары, флаглары һәм герблары белән таныштыру тора.

   Балаларда үзенең туган авылына (шәһәренә) карата мәхәббәт тәрбияләгәндә, аларның авылы (шәһәре) – туган илнең бер өлеше икәнлеген аңлатырга кирәк, чөнки һәр урында да күп кенә охшашлыклар бар:

  • һәр җирдә кешеләр һәркем өчен хезмәт куя (укытучылар балаларны укыта; табиблар авыруларны дәвалый һ.б.);
  • бар җирдә дә традицияләр саклана: ил үз батырларын онытмый;
  • һәр җирдә төрле милләт кешеләре яши, бергәләп хезмәт итәләр һәм бер-берсенә ярдәмләшәләр;
  • кешеләр табигатьне саклыйлар һәм яклыйлар;
  • гомуми профессиональ һәм иҗтимагый бәйрәмнәр бар һ.б.

Гражданин, патриот булу – интернационалист булу да. Шуның өчен үз Ватаныңа мәхәббәт, үз илең белән горурлану хисе тәрбияләү эше башка халыклар культурасына карата, һәр кешегә карата (аның тән төсенә һәм нинди диндә булуына карамастан) яхшы мөнәсәбәттә булуны формалаштыру белән туры килергә тиеш.

   Билгеле, төрле милләт кешеләренә карата гуманлы мөнәсәбәт балада иң беренче чиратта әти-әниләр, педагоглар йогынтысы астында барлыкка килә. Бу хәзерге көндә бигрәк тә актуаль, чөнки өлкәннәрнең кайбер өлешендә бу проблема буенча каршы торышлар барлыкка килә. Шуның өчен балалар бакчасында балаларның башка милләт кешеләре белән кызыксынуларын күәтләргә кирәк, теге яки бу милләтнең кайда яшәвен, аларның табигать үзенчәлеге, климат шартлары һ.б. турында сөйләргә кирәк.

   Мәктәпкә баручы балалар бакчасы баласы түбәндәгеләрне белергә тиеш:

  • безнең илдә төрле милләт халкы яши;
  • һәр халыкның үз теле, гореф-гадәтләре һәм традицияләре, сәнгате һәм архитектурасы;
  • һәр халык үзенең осталары, музыкантлары, рәссамнары һ.б. белән бай һәм талантлы;

           Әхлакый-патриотик тәрбия максатларын үтәгәндә һәр педагог үз эшен җирле шартларга һәм балаларның үзенчәлекләренә туры китереп һәм түбәндәге принципларны  истә тотып төзергә тиеш:

  • “позитив центризм” (бала өчен актуаль булган белемнәрне сайлап алу);
  • педагогик процессның өзлексезлеге;
  • һәр балага индивидуаль якын килү, аның психологик үзенчәлекләренең, мөмкинлекләренең һәм кызыксынуларының максималь учёты;
  • төрле эшчәнлек төрләренең рациональ туры килүе, интеллектуаль, эмоциональ һәм хәрәкәт йөкләнешләренең яшькә карата тәңгәл балансы;
  • эшлекле якын килү;
  • балаларның активлыгына нигезләнгән укыту-тәрбиянең үстерешле характеры.

Эшне максатчан планлаштыру йөзеннән “Минем гаилә”, “Минем урам”, “Минем балалар бакчасы” темалары отышлы, һәр тема буенча эш үз эченә шөгыльләр, уеннар, экскурсияләр, балаларның регламентлашмаган эшчәнлеген, кайбер темалар буенча бәйрәмнәр алырга тиеш.

   Тематик планлаштыру үз иле, туган ягы, яши торган урыны турындагы белемнәрне балаларга эффектив һәм системалы рәвештә үзләштерергә ярдәм итә. Темалар һәр төркемдә дә кабатланалар. Эчтәлеге, үзләштерәсе материал күләме һәм катлаулылыгы һәм шунлыктан үзләштерү вакыты гына үзгәртеләләр. Аерым темаларны конкрет вакыйгаларга һәм бәйрәмнәргә туры китерү яхшы, мәсәлән, үз хокукларың һәм бурычларың белән таныштыруны – декабрь аенда Конституция  көне алдыннан, “Әти-әни һәм мин – спорт гаиләсе” мероприятиесен – Ватанны саклаучылар көне алдыннан һ.б.

   Әхлакый-патриотик тәрбия бирүнең төп формасы булып тематик шөгыльләр тора. Балаларның уйлау-фикерләү активлыгын үстерүдә тематик шөгыльләр зур роль уйный. Моңа чагыштыру алымнары ярдәм итә (авыл хуҗалыгындагы хезмәт элек һәм хәзер, счётлар һәм компьютерлар һ.б.). Балаларны мөстәкыйль рәвештә күргәнне анализларга, гомумиләштерә белергә, нәтиҗә ясарга өйрәтергә кирәк.

   Яшь үзенчәлекләрен истә тотып эшләү уен алымнарын киң куллануны таләп итә. Уен алымнары балаларның үзләштерү активлыгын күтәрергә һәм шөгыльдә эмоциональ атмосфера булдырырга ярдәм итә. Балаларда “сәяхәт”кә бару уеннары зур кызыксыну уята (туган авылның үткәненә, “поезд”га “утырып” Казанга һ.б.).

   Һәр тема төрле уеннар, эшчәнлекнең продуктив төрләре: альбомнар төзү, тематик рәсем ясау һ.б. белән ныгытылырга тиеш. Тема өстендә эшләү нәтиҗәләре гомуми бәйрәмнәрдә, гаилә белән күңел ачуларда күрсәтелергә мөмкин.

   Балаларны көнкүреш традицияләр, аерым тарихи моментлар белән таныштыргандагы авырлыклар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга хас булган күрсәтмәле-образлы фикерләү белән барлыкка килә. Шуның өчен әдәбият, рәсемнәр һ.б. белән  беррәттән “тере”  предметлар һәм материалларны да (милли костюмнар, элеккеге җиһаз, савыт-саба, хезмәт кирәк-яраклары һ.б.) кулланырга кирәк. “Көндәлек көнкүреш” балаларны әкиятләр, элеккеге көнкүреш предметлары, халык кәсәбәчелеге белән таныштыру өчен кулай чара. Моның өчен музейларда булу, балалар бакчасында махсус бүлмәләр оештыру мөһим. Нәкъ менә шуларда балага туган якның көнкүреше тарихына беренче тапкыр үтеп керү мөмкинлеге ачыла.

   Әхлакый-патриотик тәрбиянең кирәкле шарты булып әти-әниләр белән үзара тыгыз элемтә тора. Үз гаиләсенең тарихына кагылу балада көчле эмоцияләр барлыкка китерә. “Сезнең гаиләдә һәм сезнең кул астында булачак гражданин үсә... Илдә нәрсә генә булса да, сезнең күңелегез һәм сезнең фикерегез аша ул балаларга барып ирешергә тиеш”, - дип яза күренекле рус педагогы А.С.Макаренко.

   Хәзерге вакытта бу эш актуаль һәм бигрәк тә авыр, зур такт һәм түземлелек таләп итә, чөнки яшь гаиләләрдә патриотизм, граңданлык тәрбияләү кебек төшенчәләр мөһим булып саналмау, еш кына аңлашылмаучанлык китереп чыгара.

   Гаиләдә үзләренең нәсел җебен өйрәнү балаларга бик мөһим һәм тирән фикерне (постулатларны) аңларга ярдәм итә:

  • һәркемнең тамырлары – гаиләнең,  үз халкының традицияләрендә һәм тарихында, туган ягының һәм иленең үткәнендә;
  • гаилә - җәмгыятьнең ячейкасы, милли традицияләрне саклаучы;
  • гаиләнең бәхете – халыкның, җәмгыятьнең, хөкүмәтнең бәхете һәм иминлеге.

           Гаилә белән авыл, район буенча экскурсияләр, аерым предприятиеләр-

        дә, учреждениеләрдә һ.б. булу зур мәгънәгә ия. Бу экскурсияләрнең нә -

        тиҗәләре фотокүргәзмәләрдә, бала белән бергә чыгышларда, яки   төше-

        реп алган фильмда чагылырга мөмкин. “Мини-тикшеренү” үткәрү дә бик кызыклы. Әти-әниләр белән бергә тикшеренү темасын сайларга һәм билгеләргә, аның “территориаль” һәм “вакыт рамкаларын” бик нык уйларга, чикләргә. Мәсәлән, туган авылның гомуми тарихын түгел, ә балалар бакчасы урнашкан, яки балаларның яши торган урамнары тарихын тикшерү, яки шефлык итүче предприятие тарихын һ.б.

   Гаилә клубларының шөгыленә фольклор пландагы эшләр керсә, тагы да яхшы. Мәсәлән, балчыктан әвәләгән уенчыкларны бизәү, чигү, бәйләү һ.б., шулай ук традицион бәйрәмнәр һәм йолаларны үткәрү.

   Билгеле, болар барысы да балаларны туган якның һәм үз халкының тарихына тарта, туган илгә мәхәббәт тәрбияли.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү концепциясе

Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника каза...

« Кече яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшен планлаштыру»

Чыгышның темасы :« Кече яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшен планлаштыру»    Сабыйларның гомуми үсешен булдыру, аларның сәламәтлеген ныгыту, күңелләренә әхлак кагыйдәләрен сеңдерү-бү...

Халык авыз иҗаты аша әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләү

материал по нравственному воспитанию...

“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга нәфис – эстетик тәрбия бирүдә УМК ның роле”

Кул эше эшчәнлеге аша балаларга нәфис - эстетик тәрбия бирү. Эшчәнлекнә УМКның роле....

Бармак уеннары аша әхлаки патриотик тәрбия бирү

Н.Е.Веракса, Т.С.Комарова, М.А.Васильеваның «Туганнан алып мәктәпкәчә» программасына хас үзенчәлекләрнең берсе ул - әхлакый тәрбиягә, традицион кыйммәтләрнеяклауга юнәлгәнлек. Бу исә ата-а...