Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли тәрбия бирү.
статья (старшая группа) на тему

Саляхова Альфинур Саматовна

милли тәрбия бирү турында мәкалә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл milli_trbiya_biru.docx14.37 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли  тәрбия бирү.

Без яшәгән заман- тирән үзгәрешләр һәм үзгәртеп корулар чорына туры килә. Заманнан артка калмас өчен мәктәпләрдә һәм балалар бакчасында белем һәм тәрбия бирү эшен федераль дәүләт таләпләренә туры килерлек итеп, балаларны белемле, акыллы, сәләтле итеп тәрбияләүгә зур игътибар сорала.                      Бүгенге көндә балаларда туган телебезгә, милләткә һәм аның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбияләү- иң мөһим бурычларның берсе. Бала үзен чын кеше итеп тойсын өчен , аңарда туган телгә мәхәббәт, татар халкының тарихы һәм сәнгатенә кызыксынучанлык, милли горурлык хисе тәрбияләргә, халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәре турында өйрәтергә кирәк.

Иң беренче булып төркемебездә милли үзәк булдырдык. Бу үзәк Туган ягым.-Татарстан дип атала. Анда  балаларга Татарстан турында  мәгълүмат бирү өчен төрле тематик һәм информацион материаллар тупладык: Татарстан символикасы, ил башлыкларының фотографияләре, Татарстан республикасының башкаласы Казан һәм Татарстандагы   башка шәһәрләр: Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама турында күргәзмә материал, язучылары, композиторлары турында мәгълүмат, татар халык милли бизәкләре , татар халык әкиятләре һәм аларга иллюстрцияләр, борынгы татар киемнәре үрнәкләре: түбәтәй, калфак, алъяпкыч, камзул, читек, чүәк; милли бизәк рәсемнәре төшерелгән савыт-саба, төрле төстәге җепләр кулланып чигелгән урын-җир кирәк-яраклары һ.б.

Шулай ук бакчабызда борынгы татар халкының тормышын күрсәткән мини-музей бар. Анда төрле экспонатлар урнаштырылган: олы мич,чүлмәк, табагач, ипи пешерү җиһазлары, чиккән сөлгеләр, урын-җирләр, сандык, сандык эчендә милли ирләр һәм хатын-кызлар киемнәре һ.б. Балаларны шул әйберләр белән таныштырабыз, алар бик кызыксынып һәрбер әйберне игътибар белән карыйлар.

Балаларда милли хисләрне тәрбияләү эше аларга халык авыз иҗатын өйрәтү, татар балалар фольклорына  мөрәҗәгать итү белән дәвам иттерелә. Балалар белән кече яшьтән үк бишек җырлары тыңлыйбыз, көйләп курчаклар йоклатабыз, төрле чәбәкәй уеннары уйныйбыз, санамышлар, тизәйткечләр, бармак уеннары өйрәнәбез. Рәсем ясау, әвәләү эшчәнлекләрендә милли җырлар тыңлап, алган хисләребезне рәсемдә чагылдырабыз, милли бизәкләрне кулланып төрле композицияләрне кисеп ябыштырып эшлибез, түбәтәй, калфак , алъяпкыч, читекләр бизибез. Бу эшләрне балалар аеруча яратып башкаралар.

Иң кызыклы, күңелле эшчәнлекләрнең берсе- “Әбиләр мәктәбе”, “Серле сандык” кебек танып белү эшчәнлекләре. Монда без балаларны борынгы әйберләр, аларның тарихы белән таныштырабыз, аларның матурлыгына сокланырга өйрәтәбез, әбиләребез-бабаларыбыз башкарган эшләр белән горурлану хисләре, хезмәтләренә карата хөрмәт тәрбиялибез.

Шулай ук  татар халкының борынгы йолаларыннан “Аулак өй”, “Сөмбелә”,  “Каз өмәсе”, “Карга боткасы”, “Нәүрүз”, “Сабантуй” кебек күңел ачу кичәләрен балалар белән бергәләп үткәрдек. Бу кичәләргә кунак итеп әби-бабаларыбызны чакырабыз, алар белән татар халык уеннарын уйнадык: “Капкалы”, “Чума үрдәк, чума каз”,”Йөзек салыш”, “Кәрия-Зәкәрия”, “Чүлмәк сатыш”, “Ачык авыз” һ.б. Бу бәйрәмнәрне үткәргәндә балалар бик күп  шигырьләр, җырлар, мәкаль-әйтемнәр, такмаклар, татар халык әкиятләрен өйрәнәләр. Милли киемнәребез белән танышу ,гореф-гадәтләребезне барлау аша балаларбызда милли үзаң, милли традицияләргә мәхәббәт тәрбиялибез. Бу бәйрәмнәрдә татар халкының гомер-гомергә эшчән, әдәпле, кунакчыл, ачык йөзле, михырбанлы булуын күрсәтәбез. Аларның мәгънәле тормышын күрсәткән шөгыльләрен, һөнәрләрен, гореф-гадәтләрен балаларның күңелләренә салып калдырырга кирәк. Татар халык уеннарын, аның җыр-моңнарын бала күңеле аша кичерү баланың зиһенен баета, күңел офыгын киңәйтә. Балаларны милли рухта тәрбияләү. үзебезнең бәхетле киләчәгебезне үстерү- безнең мөһим бурыч.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирү

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирү...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү концепциясе

Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника каза...

« Кече яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшен планлаштыру»

Чыгышның темасы :« Кече яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшен планлаштыру»    Сабыйларның гомуми үсешен булдыру, аларның сәламәтлеген ныгыту, күңелләренә әхлак кагыйдәләрен сеңдерү-бү...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга спорт торләрен кулланып хәрәкәт активлыгын үстерү өчен занятие

спорт  торләрен  кулланып  хәрәкәт активлыгын  үстерү (Кунел ачу)...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга хезмәт тәрбиясен бирү

Балаларга хезмәт  тәрбиясе бирү илкүләм проблемаларның берсе булып тора. Баланы шәхес итеп тәрбияләүне хезмәт белән бергә бәйләп алып барганда гына бу проблеманы уңышлы хәл итеп булачак....

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүне эколого-валеологик яктан карау

Эколого-валеологическое воспитание дошкольников — новое, но уже широко распространенное направление в педагогике. Все больше появляется детских садов, которые работают по разным программам, основанным...

Уен эшчәнлегендә проблемалы ситуацияләр кулланып мәктәпкәчә яшьтәге балаларга элементар математик белем бирү

   Проблемалы ситуация – уйларга этәрүче көч, аның ярдәмендә фикерләү активлаша, танып белү теләге уяна, дөрес җавап табуга шартлар формалаша. Проблемалы ситуация – кешенең интел...