Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга хезмәт тәрбиясен бирү
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Балаларга хезмәт  тәрбиясе бирү илкүләм проблемаларның берсе булып тора. Баланы шәхес итеп тәрбияләүне хезмәт белән бергә бәйләп алып барганда гына бу проблеманы уңышлы хәл итеп булачак.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mktpkch_yashtge_balalarga_hezmt_trbiyasen_biru.docx16.94 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга хезмәт тәрбиясен бирү

(әти-әниләр җыелышы өчен доклад)

Хәсәншәех балалар бакчасы тәрбияче  

Валиева Рәмлә Камиловна.

В.А. Сухомлинский фикереңчә, бары тик хезмәт кенә кешене иҗади, акыллы, мәдәниятле һәм белемле итә алачак. Нәкъ менә хезмәт кенә баланың табигый үсешен билгели, тумыштан салынган сәләтен ача ала. Аны хезмәткә күнектергәндә һәм хезмәт итәргә әзерләгәндә бер нәрсәне онытмаска кирәк: баланың җәмгыятькә нинди файда китерәчәклеге турында гына түгел, хезмәт аның үзенә дә нәрсә бирә алачаклыгы турында уйларга кирәк, һор бала да нәрсәгәдер сәләтле. Аны бары тик күрә һәм ача белергә генә кирәк. Баланың сәләте, таланты хезмәт эшчәнлеге шартларында гына үсә ала.

Балалар бакчасында хезмәт тәрбиясе бирүнең тагын бер әһәмиятле ягы бар: хезмәт белән шөгыльләнү баланы мәктәпкә тәрбияләргә ярдәм итә. Кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясе алган балалар мәктәптә дә мөстәкыйль, оешкан, актив, пөхтә һәм үзләренә хезмәт күрсәтә белүләре белән аерылып торалар, А.С.Макаренко әйтүенчә, хезмәт дөрес оештырылганда бала шатлык хисләре кичерә, хезмәтнең тәмен тоя.

Без, тәрбиячеләр, моны яхшы беләбез, шуңа күрә үзебезнең балалар бакчасында моңа бик нык әһәмият бирәбез. Хезмәт эшчәнлеген  рациональ оештыру максатыннан, без, группада хуҗалык-көнкүреш хезмәте күр, һәм ашханәдә кизү тору өчен,    алъяпкычлар    тектек,    курчакларның күлмәкләрен,  кирәк-яракларын һәм уенчыкларны юарга кечкенә ләгән  алдык. Барлык әйберләр дә махсус урында сакланалар. Балалар белән эшләү дәверендә мин шуң ышандым:аларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүне мәктәпкәчә яшьтә үк башларга кирәк.  Хезмәт эшчәнлеге    аркасында балаларның гомуми үсеш дәрәҗәләре арта, төрле нәрсәләр белән кызыкс: даирәләре киңәя, кечкенә генә булса да хезмәттәшлек формалары һәм эш ярату, тапшырылган эшкә җаваплы  карау кебек сыйфатлар өстенлек ала, Алар  белән  бергәләшеп  эшләү,  кирәк  вакытта  киңәш  белән   ярдәм   , балаларның кечкенә генә уңышларына да сөенү, мактау бала шәхесендә иң яхшы сыйфатларны тәрбияләргә ярдәм итә.

Хезмәт тәрбиясе биргәндә баланың гаиләдә ничек һәм нинди тәрбия  алуы да зур әһәмияткә ия. Тәрбиячеләр гаилә белән тыгыз бәйләнештә торган хәлдә,   анда   хезмәт   тәрбиясенең   ничек   куелуына   игътибар   итәргә һәм киңәшләре белән ата-аналарга ярдәм итәргә тиешләр дип саныйм. Әгәр , бала ашаганнан соң савыт-сабасын җыеп, ә инде зуррак үскәч юып та куя икән, моннан ата-анага зыян килми,  киресенчә, аның баласы мөстәкыйль булырга өйрәнә. Мин ата-аналарга балаларын бакчага китергәндә яки алып киткәндә  киенү-чишенү   кебек  эшләрдә  балаларның   үзләренә  мөмкинлек бирергә кинәш итәм. Дөрес, бала үзе генә озак киенә, аның каравы ул моңа тизрәк төшенәчәк, кул хәрәкәтләре дә көннән-көн ныграк җитезләнәчәк. Әниләр белән сөйләшкәндә, мин аларның кыз балаларына нинди тәрбия бирүләренә игътибар итәм. .Алар кыз балаларына тузан сөртү, савыт-саба юу кебек эшләрдә үзләренә  булышырга мөмкинлек тудырырга тиешләр. Әтиләр дә уллары белән вак-төяк эшләрне бергәләп  башкарсалар, бу балалар киләчәктә менә дигән гаилә төзеп, үз балаларын да шул юнәлештә тәрбияләячәкләр. Минем моңа бер шигем дә юк. чөнки андый гаиләдән килгән балалар бакчада да үзләрен итәгатьле, ярдәмчел итеп тоталар. Бала белән бергәләшеп эшләгәндә, аның кечкенә уңышын да мактый белергә, кирәк урында ярдәм итәргә дә онытырга ярамый. Киресенчә булганда, бала эшкә карата суынырга, аны теләмичә генә башкарырга мөмкин.

Мин балаларны бакчага кабул иткән көннән үк иң гади хезмәт процесслары белән таныштыруны максат итеп куям. Ин әһәмиятле нәрсәләр дип түбәндәгеләрне саныйм.

Беренчедән, нинди дә булса әйбер(предмет) ясау процессында бала эшләячәк эше турында тулы күзалларга тиеш. Башкара торган хезмәтенең мотивлары, төп максаты, нинди материалдан файдалануы һәм эш ахырында нинди нәтиҗәгә киләчәклеге турында ул белергә тиеш.

Икенчедән, эш барышы этапларын, аның нәтиҗәләрен күрә белергә ярдәм итәргә кирәк.

Өченчедән, төрле предметларга, уенчыкларга сак караш тәрбияләргә кирәк, чөнки болар бар да кемнәрнеңдер хезмәт җимешләре булуын бала аңларга тиеш.

Дүртенчедән, балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләү иң әһәмиятле чаралардан санала.

Балада мөстәкыйльлеккә омтылу эмоциональ үзгәрешләр дә китереп чыгарырга сәләтле: ул адым саен килеп чыккан кыенлыкларны җиңеп чыгарга омтылачак. Аңа вакытында ярдәм итәргә, аның кечкенә генә уңышын да күрә белергә генә кирәк. Болай эшләү балада уз-үзенә ышаныч уята, ул теләсә нинди хезмәттән курыкмыйча, аны теләп башкарачак.

Мөстәкыйльлек - мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иң кечкенә чорында, өч яшьләр тирәсендә барлыкка килә торган әһәмиятле психологик яңа башлангыч. Нәкъ шушы чорда бала һәм зурлар арасында дөрес мөнәсәбәтләр формалашырга тиеш. Бала үзе эшләргә омтыла, ә зур кеше аңа юл күрсәтеп, теләсә нинди эшкә ихтирам тәрбияли, балага ярдәм итә. Киресенчә булганда, балада эшкә омтылыш суына, ул хезмәткә битараф була башлый.

Мөстәкыйльлеккә ирешкәч, бала үзен шәхес итеп сизә башлый. Үз-үзенә хезмәт күрсәтү эше бала өчен шулкадәр әһәмиятле, моны бүтән бернинди хезмәт белән дә алыштырып булмый. Шуңа күрә мин балаларны кечкенә яшьтән, ягъни ясле группаларында ук киенергә һәм чишенергә, юынырга, туалеттан файдаланырга өйрәтергә тырышам. Моны ата-аналардан да таләп итәм. Кечкенәдән үк чисталыкка өйрәнгән бала гигиена культурасын һәм сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен тиз үзләштерә, бу анда гадәт булып формалаша.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирү

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирү...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү концепциясе

Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника каза...

«БАЛАЛАРГА ХЕЗМӘТ ТӘРБИЯСЕ БИРҮ»

консультация дляродителей...

Презентация на тему: " Бала шәхесенең үсешендә хезмәт тәрбиясенең роле "

Презентация на тему: "Бала шәхесенең усешендә хезмәт тәрбиясенең роле "...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү мәсьәләсе буенча балалар бакчасы һәм гаиләнең үзара хезмәттәшлеге.

quot;Ватан белән шәхси бәйләнешне сизмичә,  ата-бабаларыбызның, әтиләребезнең һәм бабаларыбызның ничек яратканнарын һәм аны ничек саклаганнарын белмичә, патриот булып булмый.Гаилә -  ул бал...