«БАЛАЛАРГА ХЕЗМӘТ ТӘРБИЯСЕ БИРҮ»
консультация на тему

Газизянова Эльмира Саматовна

консультация дляродителей

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balalarga_hezmt_trbiyase_biru.docx16.07 КБ

Предварительный просмотр:

БАЛАЛАРГА ХЕЗМӘТ ТӘРБИЯСЕ БИРҮ

        Без барыбыз да балаларыбызга бәхетле балачак телибез, балаларыбызны иң акыллы, иң матур, иң көчле, иң күңелле һәм батыр булып үсүе турында хыялланабыз, хезмәт сөючән, эшне белеп башкаручы, тәрбияле булуын телибез.

        Кайберәүләр балага үз ата-аналарыннан сәламәтлек, характер сыйфатлары гына түгел, ә аларның әхлак йөзе дә күчә дип уйлыйлар. Юк, бу һич дөрес түгел. Намуслык, хезмәт сөючәнлек, кешеләргә мәрхәмәт, хөрмәт, шәфкатьлелек, Туган җиргә мәхәббәт сыйфатлары балага бернинди геннар белән дә күчми. Моңа билгеле бер максатлы тәрбия эше нәтиҗәсендә генә ирешелә.

         Көндәлек тәҗрибә безгә, яхшы ата-аналарның балалары да яхшы булып үсүен күрсәтеп торалар икән, бу бары тик бер нәрсәне - әлеге гаиләдә әхлакъ кагыйдәләрен кадерләп саклыйлар, балаларында шул ук сыйфатны тәрбиялиләр дигәнне аңлата.

        Без һәр баланың нәрсәгә дә булса, әйтик, музыкага, рәсемгә, фәнгә яки техник иҗатка һәвәсле булуын инкярь итмибез. Ләкин кешенең сәләте, аның таланты бары тик җәмгыятьтә, аның булышлыгында гына үсә ала.Шул максатны тормышка ашыру өчен төп корал – белем һәм тәрбия.

        Һәрьяктан камил кешедә һичшиксез булырга тиешле сыйфатларның берсе – аның хезмәтне нык яратуы, хезмәт кешеләренә хөрмәт, иҗтимагый җитештерүнең теләсә кайсы өлкәсендә эшләргә әзер торудан гыйбарәт. Гаиләдә, мәктәп яны бакчасында, күмәк хуҗалыгыбызга булышканда кулдан килгәнчә эшләү – тәрбиянең мәҗбүри шарты. Хезмәт тәрбиясенә - нигез гаиләдә салына. Безнең ил гаиләсе – дус хезмәт коллективы ул.

        Татар халкының “Нәрсәгә өйрәнсәң, шуны куарсың” дигән макәле бар. Кечкенәдән үк кешене файдалы эшкә күнектерергә кирәк. Кешене эшкә күнектерү – иң мәшакактьле нәрсәләрнең берсе ул, мөгаен. Без, ата-аналар, монда нәтиҗәләргә тиз һәм җиңел ирешүгә исәп тотмаска тиешбез. Беренчедән, хезмәткә мәхәббәт бары тик хезмәттә генә барлыкка килә, икенчедән теләсә нинди эш тә синнән моңарчы эшли белмәгән нәрсәне өйрәнүне, көч сарыф итүне таләп итә, ул арулар, талчыгулар белән бәйле. Авырлыкларны һәм белмәгәнлекне җиңә барып, бала нәкъ менә шушы җиңүдә акрынлап канәгатьләнү таба бара. Кечкенә генә уңыш та, бала өчен зур шатлык, моны күрә белик. Эшне бик бәләкәй чактан ук үз-үзеңә хезмәт күрсәтудән башларга кирәк. Дөрес, монда зур түземлелек сорала. Бала үсә барган саен, аның үз-үзенә хезмәт күрсәтү өлкәсе дә киңәя бара. Кием-салымнарны тәртиптә тоту, урын-җирне җыю, өйне җыештыру, идән, кер юу, йорт тирәсендә булышу, аш-су әзерләү һ.б эшләр – санапт па бетерә алмассың, бик күп алар. Моңа мәҗбүр итмичә, ә баланы тырышып хезмәт итәргә өйрәтергә кирәк. Түземле рәвештә, ныклык белән, акрынлап өйрәтергә. Үз теләкләрен идарә итәргә өйрәтергә, ихтыяр көче тәрбияләргә кирәк.

        Иң мөһиме шунда – баланы көнкүреш вазыйфалары үтәргә тарту белән, бу аларда эшләү гадәтен, шуның белән бергә улларыбызда һәм кызларыбызда якын кешеләре турында кайгырта белү гадәтен тәрбиялибез, аларда олы хисләр формалаштырабыз. Эштән арып кайткан әнисенә бәрәңге әрчеп утыручы, яки башка эш башкаручы улын яки кызын күрү, аның өчен зур бүләк түгелме соң? Хезмәт тәрбиясе нәкъ менә көнеүреш хезмәтенә өйрәнеп үсәргә тиеш. Эш күнекмәсе, ни дә булса эшли белү осталыгы, теләсә кайсы профессия кешесе өчен дә кирәк. Шуның өстенә, бу гадәт акыл үсешенә дә зур йогынты ясый.

        Баланы өйдәге пычрак эшне дә, чиста эшне дә эшләргә өйрәтергә тиешбез. Файдага булган эш игелекле була дигән уй тусын балада. Моны без балаларга кечкенәдән үк төшендермәсәк аксөяк һәм эштән чирканучан кешеләр тәрбияләгән булырбыз. Андыйларга гаиләдә дә, коллективта да яшәве бик кыенга туры киләчәк.

        Баланы эшкә күнектерүче көнкүреш хезмәте очраклы гына булмасын. Монда даимилек сорала. Баланың даими башкара торган вазыйфалары булырга тиеш. 12-15 яшькә җиткәнче бәрәңге әрчи, майка һәм носкиен юа белмәгән, бәрәңгенең пешкәнме- юкмы икәнен аера алмаган малайларны күреп, гаҗәпкә калабыз. Бу балаларның әти-әнисе, баласын эшкә, өй эшләренә өйрәтмичә начар эшлиләр. Дөньяда “кирәк” дигән сүз бар бит.Кыска, кырыс, боерык кебек яңгырый торган таләпчән сүз. Кирәк! – бетте-китте, үтәмичә ярамый. “Булдыра алмыйм” дип тә, “теләмим” дип тә аклана алмыйсың. Ихтыяр көчен тәрбияләгәндә, мөстәкыйльлекне үстерү белән бергә, баланы берникадәр үз-үзен тыеп кала белергә өйрәтеп тә, хезмәт тәрбиясенң зур урын бирәбез. Ул бала күргән өйдән чыккач та үзгәрми. Мәктәптәме, кырдамы аның эше һәрчак үрнәк була. Ә бит без кайберебез үзебез үк бозабыз. Безгә ни соң, нужарма, ничек тә ярар дибез икән, үзебез үрнәк итеп эшләмибез икән без улыбызны яки кызыбызны үзе турында гына уйлаучы эгоист итеп тәрбиялибез. Ә бит татар халкына аеруча хас эш сөю, чисталык, пөхтәлек, авырлыклар алдында югалып калмау калмау сыйфатлары ата-ана үрнәгендә формалаша.

        Дәресләрдә шулай ук кул эшләренә зур урын бирелә. Монда да ата-ана тәрбиясе ничек булуы ярылып ята. Кемгәдер элементар әйберләрне дә өйрәтәсе, ә кайберсенең күнекмәләр генә үстерәсе. Инә саплый, тота, җеп тотып кисә, тегә белмәгән кыз бала, бу әни ояты. Кемне дә гаепләргә кирәкми, без кечкенә вакытта ук әни – кызны, әти – малайны йорт эшләренә өйрәтергә тиешбез. Көрәк тота белмәгән малай укытучы җимешеме, әллә әти көенечеме, оятымы? Болар барысы да баланы гаилә тормышына әзерләү бит. Ата-ана киләчәктә күз яше түгәргә теләми икән, улын да, кызын да гаилә өчен, тормыш итәргә әзерләсен.

Әдәбият:

 Веракса Н.Е., Комарова Т.С., Васильева М.А. Примерная основная общеобразовательная программа дошкольного образования «От рождения до школы», издание-3. –М.: «Синтез», 2012.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирү

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирү...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга хезмәт тәрбиясен бирү

Балаларга хезмәт  тәрбиясе бирү илкүләм проблемаларның берсе булып тора. Баланы шәхес итеп тәрбияләүне хезмәт белән бергә бәйләп алып барганда гына бу проблеманы уңышлы хәл итеп булачак....

балалар бакчасы һәм гаиләнең балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә хезмәттәшлеге

Выступление на родительской конференции на тему: "Сотрудничества ДОУ и семьи в нравственном воспитании!"...

Балалар бакчасында хезмәт тәрбиясе

Гаиләдә һәм балалар бакчасында хезмәт тәрбиясенең бердәмлеге ....

Балалар бакчасы һәм гаиләнең рухи-әхлак тәрбиясе бирүдә хезмәттәшлеге.

Консультация для родителей на татарском языке...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү мәсьәләсе буенча балалар бакчасы һәм гаиләнең үзара хезмәттәшлеге.

quot;Ватан белән шәхси бәйләнешне сизмичә,  ата-бабаларыбызның, әтиләребезнең һәм бабаларыбызның ничек яратканнарын һәм аны ничек саклаганнарын белмичә, патриот булып булмый.Гаилә -  ул бал...