Презентация на тему: " Бала шәхесенең үсешендә хезмәт тәрбиясенең роле "
презентация к уроку (старшая группа) на тему

Гараева Эльвира Вильевна

Презентация на тему: "Бала шәхесенең усешендә хезмәт тәрбиясенең роле "

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon prezentatsiya.ppt1.13 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Бала шәхесенең үсешендә хезмәт тәрбиясенең роле Тәрбиянең кайсы гына өлкәсен алып карасаң да, ул хезмәт белән тыгыз бәйләнгән . Әйтик, аң-белем алу, үзеңдә әхлаклылык һәм эститек тәрбия нормаларын булдыру, ихтыяр көче тәрбияләү- болар барысы да кешенең тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

Слайд 2

В. А. Сухомлинский фикеренчә, бары тик хезмәт кенә кешене иҗади, акыллы, мәдәниятле белемле итәчәк. Нәкъ менә хезмәт кенә баланың табигый үсешен билгели, тумыштан салынган сәләтен ача ала. Аны хезмәткә күнектергәндә һәм хезмәт итәргә әзерләгәндә бер нәрсәне онытмаска кирәк: баланың җәмгыятькә нинди файда китерәчәклеге турында гына түгел, ә хезмәт аның үзенә нәрсә бирә алачаклыгы турында уйларга кирәк. Һәр бала да нәрсәгәдер сәләтле. Аны бары тик күрә һәм ача белергә генә кирәк. Баланың сәләте, таланты хезмәт эшчәнлеге шартларында гына үсә ала.

Слайд 3

Балалар бакчасында хезмәт тәрбиясе бирүнең тагын бер әһәмиятле ягы бар: хезмәт белән шөгыльләнү баланы мәктәпкә тәрбияләргә ярдәм итә.

Слайд 4

Яз, көз көннәрендә балалар чәчәк, яшелчә бакчаларындагы кайбер эшләргә зур теләк ярдәм итәләр, мәсәлән, участокны чистартуда, клумбалар, түтәлләр хәзерләүдә, үсемлекләр утыртуда һәм аларга су сибүдә, уңышны җыеп алуда да катнашалар.Бу вакытта эш кораллары белән танышалар, алар белән ничек эшләргә, эш барышында сак эш итәргә өйрәнәләр. Ә көз көне инде үзләренең башкарган эшләренең нәтиҗәсен күреп бик шатланалар. Балалар бүлмәдәге үсемлекләрне, гөлләрне карап үстерәләр.

Слайд 5

Почтага барып почтальон хезмәте белән, кибеткә, шифаханәгә, тегү цехына барып олылар хезмәте белән таныштык.Күргәннәребезне бакчага кайткач бергә уртаклашабыз. Балалар үзләштергән белемнәрен сюжетлы-рольле уеннар вакытында актив кулланалар.Алар бигрәктә “ Гаилә”, “Кибет”, “Шифаханә”, “Балалар бакчасы”,”Пешекче” уеннары уйнарга яраталар.Бу бүтәнчә булырга да мөмкин түгел, чөнки балалар уеннарны күргәннәреннән чыгып уйныйлар. “ Барлык h өнәрләр дә яхшы,теләгәнен сайлап ал”темасына балалар белан зур иг ът ибар бирәбез. Максат: балаларны төрле h өнәрләр белән таныштыру,аларда кызыксыну уяту;төрле h өнәрләрне чагыштыру,файдалы якларын ачыклау,хезмәт тәрбиясе бирү.

Слайд 6

Нәрсә ул һөнәр? Һөнәр – ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең төп төре.

Слайд 7

Кем нәрсә эшли? -Укытучы сыер сава. -Шоф ёр балалар укыта. -Игенче рәсем ясый. -Очучы әсәрләр яза. -Язучы киемнәр тегә. -Артист кешеләрне дәвалый. -Тегүче самолет йөртә. -Табиб иген үстерә. -Сыер савучы рольләр башкара.

Слайд 8

Без, балаларны бакчага кабул иткән көннән үк иң гади хезмәт процесслары белән таныштыруны максат итеп куябыз. Иң әһәмиятлеләре дип түбәндәгеләрне саныйбыз. Беренчедән , ниндидә булса әйбер ( предмет) ясау вакытында бала эшләячәк эше турында тулы күзалларга тиеш. Башкара торган хезмәтенең мотивлары, төп максаты, нинди материалдан файдалануы һәм эш ахырында нинди нәтиҗәгә киләчәге турында белергә тиеш. Икенчедән , эш барышы этапларын, аның нәтиҗәләрен күрә белергә ярдәм итәргә кирәк. Өченчедән , төрле предметларга уенчыкларга сак караш тәрбияләргә кирәк, чөнки болар бар да кемнәрнеңдер хезмәт җимеше булуын бала белергә тиеш. Дүртенчедән , балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләү иң әһәмиятле чаралардан санала.

Слайд 9

Без тярбияче буларак, үз алдыбызга түбәндәге бурычларны куйдык: -Балаларда иң гади күнекмәләр булдырырга ярдәм итү: колготкиларын кияргә өйрәтү, чишенгәч, аларны пөхтә итеп урындыкларга кую. -Ашау вакытында өстәл янында утыру һәм гигиена кагыйдәләрен үтәү. - Сабын, сөлге белән дөрес файдалану. -Чиста булудан һәм пөхтә кием киюдән тәм табарга өйрәтү. -Урамга чыкканда, киенү, ботинка- итекләрне дөрес итеп киергә, салырга өйрәтү һ.б. Шулай итеп тәрбия бирү дә читтә калырга тиеш түгел Бүгенге шартларда ата-аналар ярдәмен тоеп торганда гына, тәрбиячеләргә җиңел булачак, хезмәт тәрбиясе бирүнең дә нәтиҗәсе күренәчәк.

Слайд 10

Иг ътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация на тему "Роль потешки в развитии младших дошкольников".

Существует  давняя традиция – сопровождать все действия по уходу за малышом песенками, потешками, поговорками. Ритмически построенная мелодия песенки, организованные звуки речи создают условия дл...

Презентация на тему "Роль потешки в развитии младших дошкольников".

Роль потешки в развитии младших дошкольников....

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга хезмәт тәрбиясен бирү

Балаларга хезмәт  тәрбиясе бирү илкүләм проблемаларның берсе булып тора. Баланы шәхес итеп тәрбияләүне хезмәт белән бергә бәйләп алып барганда гына бу проблеманы уңышлы хәл итеп булачак....

Презентация к выпускному балу

презентация к выпускному балу подготовительная группа...

Бала шәхесен формалаштыруда экологик тәрбия

laquo;Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә , гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия-иң кирәкле эш булачак”Р.Фәхреддин.Мин – тәрбияче. Балал...

Бала тәрбиәләүҙә дөрөҫ аралашыуҙың роле.

Беҙҙең балаларыбыҙ ҡайҙа тәрбиәлә­нә? (Балалар баҡсаһында, мәктәптә, ғаиләлә.) Нимә ул ғаилә? Ғаилә— ул бер нисә кешенән торған дәүләт, ойошма. Ә һүҙлектә ул бәләкәй бер дәүләт, бер-бер...

Музыка чаралары аша бала шәхесен формалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерү

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның музыка чаралары аша шәхесен формалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерүне үзенә тулпаган материал....