Музыка чаралары аша бала шәхесен формалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерү
консультация

Имамова Гульназ Ринатовна

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның музыка чаралары аша шәхесен формалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерүне үзенә тулпаган материал.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл muzyka.docx20.66 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

“Музыка чаралары аша бала шәхесен формалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерү”

       «Музыка тәрбиясе – ул чын музыка шәхесен тәрбияләү белән генә чикләнми, ул иң беренче чиратта кеше сыйфатларын тәрбияли»  бу сүзләр бөек укытучы В.А.Сухомлинский әйткән сүзләр бүгенге вакытта да бик актуаль.  Музыка ул сәнгатьнең бер төре. Музыка аша без үзебезнең уй-кичерешләрне, хыялларны аңлата алабыз һәм әлбәттә музыка безнең  белән янәшә атлый. Нәрсә соң ул тәрбия? дигән сорауга иң гади һәм аңлаешлы җавап мондый булыр иде кебек: тәрбия - ул яшь, психологик, физик үзенчәлек-ләрне исәпкә алып, халыкның тәрбия традицияләренә нигезләнеп, балаларны һәрьяклы үсеш алган шәхес итеп формалаштыру.

        Бала күңелен ап- ак кәгазь белән чагыштыралар. Шул кәгазьгә ничек итеп матурлык, шәфкатьлелек бөртекләрен чәчәргә соң? Әлбәттә, әдәбият һәм музыка  сәнгате аша.

Музыкка белгече яки музыканы яратып тыңлаучы булып туып булмый, ә андый кеше тәҗрибә туплап кына барлыкка килә. Кеше тормышына музыка ничек иртәрәк керсә, шулай иртәрәк ул кешенең эчке дөньясында урын ала. Мәктәпкәчә яшьтәге  баланың характеры, дөньяга карашы формалаша, сәләтләре ачыла. Психологлар әйүенә караганда, бу яшьтәге балалар барлык алган белемнәрен тиз отып алалар һәм истә калдыралар.

          Барлык ачылган сәләтләргә караганда баланың музыка сәләтләре күпкә иртәрәк ачыла. Музыкага эмоциональ якын килү һәм музыканы ишетү (музыкаль слух) - ике иң мөхим күрсәткеч булып тора.

          Калган шөгыльләрдәге кебек, балалар музыка тәрбиясендә дә төрле яклап белем алалар. Музыка шөгыле үз эченә җырлау, музыка тыңлау, дидактик һәм музыкаль уеннар, музыкаль уен коралларында уйнау, бию һ.б.   тармакларны үз эченә ала һәм төрле яклап балаларны үстерүгә этәргеч булып тора.

Бала музыка шөгылендә төрле яклап ачыла. Мәсәлән, җырлаганда баланың ишетү сәләте генә түгел, ә тавышы, дөрес тын алу һ.б сәләтлере ачыла. Музыка ритмына хәрәкәтләр ясаганда да баланың аркасы формалаша, гәүдәсе матурая, турая. Бала көйнең характерын билгели, сизә ала, кем яки нәрсә турында барганын аңлатып, сурәтләп күрсәтергә тырыша. Балалар шулай үк көйләрне чагыштырырга, көйгә бәя бирергә өйрәнәләр.

         “Уен, иң гади һәм катлаулы процессларның формалашуына йогынты ясап, психологик һәм педагогик чара буларак, баланың һәр яктан үсешенә ярдәм итә”, - дип язган галим – педагог Д.Б.Эльконин.

Уеннар балаларга шатлык китерә, аларның теләкләрен, ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Уен – балалар эшчәнлегенең төп төре. Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әверелдерә, балаларның индивидуаль үзенчәнлекләрен ача, теләк – омтылышларын берләштерә, мөстәкыйль эш итәргә, үз уйларын гамәлгә ашырырга, дөньяны танырга өйрәтә.

Бигрәк тә, балалар күңелле, хәрәкәтле, җырлы – биюле уеннар яраталар. Музыка ритмына төгәл хәрәкәтләр ясау, уенның сүзләрен сәнгатьле итеп әйтү, төрле образлар башкару – болар барысы да балаларда канәгатьләнү хисе уята, сөйләм телен үстерергә, матурлыкны аңларга ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек кебек сыйфатлар тәрбияли. Уен вакытында балаларның ишетү мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Кулга – кул тотышып, берәр көйгә күмәк җырлап, түгәрәк тирәли әйләнеп йөрү уйнаучыларда эстетик ләззәт уята, ритмик хәрәкәт буларак күңелле ял бирә.

Җырлы – биюле уеннарның максаты – балаларда җыр эчтәлегенә һәм музыканың характерына туры китереп, хәрәкәт итү күнекмәләрен формалаштыру; җыр һәм биюләрне мөстәкыйль рәвештә башкарырга омтылыш булдыру; халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыру һәм аларга карата мәхәббәт тәрбияләү. Уен вакытында балалар көй ритмына хәрәкәтләнәләр, дәртләнеп җырлыйлар, бииләр. Уеннар музыкаль авазларны тоемларга ярдәм итә, бала күңелендә нәфислек, матурлык тойгысы уята.

         Музыка шөгыле баланы шәхес итеп тәрбияләргә, үзенең сәләтләрен ачып бетерергә ярдәм итә. Балаларны бердәм, дус , тату мөнәсәбәттә булырга, бер-берсенә ярдәм итеп, килешеп эшләргә этәрә. Баланың шәхесен формалаштыру музыка шөгыле белән  генә бетми, алар өйдә вакытта да алган белемнәрен кулланып үз өстендә эшләргә тиеш. Шулай булса гына зур нәтиҗәләргә ирешеп була.

Нәрсә соң ул сәләт?  Без еш кына кешеләрнең сәләтле, талантлы, булулары турында, сүз йөртәбез, уйланабыз. Сәләт дигәндә, шәхеснең билгеле бер эшчәнлек төрләрен уңышлы башкару өчен иң мөһим шартларның берсе булган индивидуаль-психологик үзенчәлекләре күздә тотыла. Музыка шөгыльләрендә дә балаларны музыкага карата сәләтләрен арттырырга тырышабыз. Билгеле , музыка сәләте бөтен балалада да бер төсле булмый. Кайбер балалар тиз отып алучан, ә кайберләре биргән белемне озак үзләштерәләр. Балаларның кече яшьтән үк сәләтләрен баету, үстерү дә музыка шөгыленең бер максаты булып тора.

Музыкаль бәйрәмнәрдә, күңел ачуларда да балаларның сәләтләре арта, бала шәхес буларак формалаша. Балаларда кызыксынучанлык,  җырларга, биергә теләкләре арта, балаларның кәефләре күтәрелә, сәләтләре ташып тора башлый. Даими үткәрелгән күңел ачу чаралы баларның яшәү рәвешен баета, төрләндерә һәм төрле яклап үсешләренә ярдәм итә. Бәйрәмнәр, күңел ачулар әйбәт булсын өчен баларны мәҗбүриләргә ярамый. Алар бәйрәмдә күңел ачып, үз теләкләре белән җырларга тиеш.

Балалар бакчасында музыка бәйрәмнәрдә генә яңгырап калмый, ул иртәнге гимнастикада да, физкультура шөгыльләрендә дә яңгырый. Балаларны көйгә күнегүләрне бергә эшләргә булыша. Билгеле, музыка тавышы йөрәк эшчәнлегенә, сулыш алуга зур йогынты ясый. Музыка астында күнегүләр ясаганда тын алу юллары әйбәтләнә.

Әйтергә кирәк, балаларның музыканы ишетү, аңлаү сәләтләре дә үсә. Бала музыканы аңларга, характерына туры китереп хәрәкәт итергә өйрәнә. Шулай итеп физкультура шөгыльләрендә музыка куллану баланың организмын ныгытуда һәм музыкаль сәләтен үстерүдә ярдәм итә.

Музыка шулай ук балаларның уй - кичерешләренә, хисләренә дә йогынты ясый. Балаларны яңа көй, җыр белән таныштырганда балалар аны характерына карап кичерергә өйрәнәләр. Башка халык җырларын, биюләрен өйрәнү, балаларны төрле милләт халкы белән якыннан таныштыруны үз эченә ала. Аның характерын, тизлеген, матурлык чараларны аерырга өйрәнәләр. Музыканы тыңлаганда калган хисләр, уй-кичерешләр баланың эчке дөньясын формалаштыра, баета. Музыканы үзләштерү балаларның фантазияләрен үстерә. Балалар төрле сюжетлар төзеп, көйне үзгәртергә өйрәнәләр.

             Балалар бакчасында музыка шөгылендә баланың шәхесен тәрбияләүдә иң төп максат  булып  - баланы бөтен яклап үстерү, тәрбияләү  булып тора. Бу максатны музыка тәрбиясе үз эченә алган. Н.Г.Крупская әйтүенә караганда: "Баланы музыка сәнгатье  аша, үзенең уй кичерешләрен, хисләрен тирәнрәк аңлатып әйтергә өйрәтү ".  

            Музыка тәрбиясенең балалада шәхес формалаштыруның төп максатлары:

1. Балада музыкага карата мәхәббәт тәрбияләү. Бу максат балада көйне үзләштерү, ишетү , аңлау кебек сыйфатларны үз эченә алган.

2. Баланы эмоциональ якын килергә,  ритмны ишетеп , матур итеп, дөрес җырларга өйрәтә.

3. Балаларда музыкаль сәләт тәрбияләү. Музыкаларны чагыштырырга, аера белергә өйрәтү. Төрле уеннарны образга кереп уйнарга, музыкаль уен коралларында төрле көйләр чыгарырга, биюләр уйлап чыгарырга өйрәтү, күнектерү.

       Музыка тәрбиясе балаларны эстетик яктан да тәрбияли һәм шәхес буларак формалашырга ярдәм итә. Эстетик тәрбия дигәндә, ул халык иҗаты белән танышу, җыр һәм музыкага, биюгә өйрәтү, табигатьнең матурлыгын бәяләү, аны күрү, тою күнекмәләрен һәм баланың үз тирә-ягын, көнкүрешен зәвыклы итә белүен күздә тоту. Эстетик тәрбиянең әхлак тәрбиясе белән тыгыз бәйләнештә булуы бәхәссез, чөнки кеше тумыштан ук җимерү түгел, матурлык тудыру, иҗат итү сәләте белән туа. Ләкин эстетик хисләр, бу сәләт үзеннән-үзе генә ачылып китә алмый, аны формалаштырырга кирәк. Монда инде бакча, мәктәп һәм гаиләнең бер булып эшләве мөһим.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тәрбияле бала үстерү серләре

Әти - әниләр җыелышы өчен презентация...

Балаларның эшсөючәнлеген үстерү һәм хезмәт күнекмәләрен формалаштыру.

Балаларның эшсөючәнлеген үстерү һәм хезмәт күнекмәләрен формалаштыру буенча консультация...

Презентация на тему: " Бала шәхесенең үсешендә хезмәт тәрбиясенең роле "

Презентация на тему: "Бала шәхесенең усешендә хезмәт тәрбиясенең роле "...

Бала шәхесен формалаштыруда экологик тәрбия

laquo;Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә , гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия-иң кирәкле эш булачак”Р.Фәхреддин.Мин – тәрбияче. Балал...

Баланы мәктәпкә әзерләү бурычларының берсе буларак бәйләнешле сөйләм үстерү.

quot;Баланы мәктәпкә әзерләү бурычларының берсе буларак бәйләнешле сөйләм үстерү"...