Баланы мәктәпкә әзерләү бурычларының берсе буларак бәйләнешле сөйләм үстерү.
консультация по развитию речи

Якупова Галия

 "Баланы мәктәпкә әзерләү бурычларының берсе буларак бәйләнешле сөйләм үстерү" 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл авазларны өйрәнү18.38 КБ

Предварительный просмотр:

 Баланы мәктәпкә әзерләү бурычларының берсе буларак бәйләнешле сөйләм үстерү.

 Якупова Галия Гаптелфартовна

2019 ел

Бала мәктәпкә керер алдыннан билгеле бер күләмдә әзерлеккә ия булырга тиеш. Әзерлекне өйдә аңа әти-әниләр һәм балалар бакчасы тәрбиячеләр бирә. Күпләребез, мәктәпкә керер алдыннан бала инде укый-яза белергә тиеш дип саный.  Ләкин шуны истән чыгармаска тиешбез: барлык балалар да бер вакытка өлгереп җитлекми. Хәзерге вакытта мәктәпкә кергәндә баланы хәтта махсус имтиханнар белән кабул итәләр. Кайчакта  укытучылар куйган  таләпләр белән  балалар бакчасыннан яңа гына чыккан  сабыйларның мөмкинлекләре туры да килмәскә мөмкин.

Нәниләрне дөрес итеп сөйләшергә, үз фикерләрен дөрес итеп әйтә белергә, авазларны танырга өйрәтү, аларның сүз байлыкларын арттыру – балалар бакчасының төп бурычларыннан берсе булып тора. Чөнки тел киләчәктә баланың барлык фәннәр буенча белем алуына юл ача, аның фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә уңай йогынты ясый.

Балалар  бакчасында ана телебездә сөйләм үстерү эшчәнлегенең иң  кыенлык тудырган өлеше, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә, баларның авазларны тану, аны сүздән аерып ала белү мөмкинлеге. Сүздәге авазны аерып алып, аны авыз белән әйтеп, колак белән ишетеп булуын, ә хәрефләрне күреп һәм язып булуын барлык балалар да берьюлы кабул итә алмый.   Балага  авазны аңлау өчен аны ишетү һәм әйтү генә җитми, бала аны күрергә, “тотып карага”, күңеле белән тоярга тиеш.  Моның өчен без балаларны шөгыль  кысаларында гына түгел, көн дәвамында төп игътибарны баланың авазларны дөрес әйтү культурасын һәм бәйләнешле сөйләмен системалы үстерүгә, сүзлек байлыгын даими баета баруга һәм җөмләләрне грамматик яктан дөрес сөйли белүләренә ирешүләренә юнәлтергә тиешбез.

 Хәзерге вакытта белем бирү эшчәнлеген балаларга кызыклы, мавактыргыч  итеп оештыру өчен иң кулай вариант буларак мин интерактив такталарны күрәм. Аларны  һәрдаим куллану балалар өчен күрү, ишетү, аңлау, хәтердә калдыру мөмкинлеге  арттыра. Мин сезгә шундый берничә уен    күрсәтеп уйнатып китәсем килә.

Бу уеннарның барысын бергә уйнату мөһим түгел, ә эшчәнлекләрдә өлешчә алу кулайрак .  Башта бер аваз һәм хәреф белән танышабыз. Аларны аера алуларын күзәтәбез.(2 слайд)  Музыкаль ачкычны билгесен күрүгә бала ниндидер тавыш ишетәсен белә,  алар авызны ишетә, кабатлап әйтә. Ә ручка билгесе балалар өчен язуны аңлата һәм авазга өстәлеп хәреф килеп чыга. Бала авазны хәреф белән билгеләп булуын күрә. Әгәр игътибар иткән булсагыз бирелгән ноталар ике төс белән бирелгән  ни өчен икән (сузык һәм тартык авазларны аеру өчен).

Сонрак (3слайд)  баланың белемен тикшерү өчен бирелгән авазлар арасыннан үзенә тиешлесен сайлап ала.

4-8 слайдларда булган белемнәрен ныгыту бара. Алар авазны сүз “эченнән” аерып алырга өйрәнә , сүзләрне иҗекләргә бүлә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә УМКны куллану

Балалар бакчасында УМКны куллану.УМКны кулланып балаларның бәйләнешле сөйләм телен режим моментларында һәм занятиеларда  үстерү.Сөйләм телен үстерүнең бурычлары һәм максатлары....

Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш. Тема:"Баланы мәктәпкә әзерләү"

Ба­ла мәк­тәп­кә керер алдын­нан бил­геле бер күләм­дә әзер­лек­кә ия булыр­га тиеш. Әзер­лек­не аңа балалар бак­часы һәм әти-әниләр бирә. Күп­ләреб...

Баланы мәктәпкә әзерләү

Ата-аналар өчен чыгыш...

Татар балаларына ана телен өйрәтүдә яңа эш формаларының берсе буларак театральләштерелгән уеннар.

Кызганычка каршы,  бүгенге көндә ана телләрен онытып баручы буын үсеп килә. Саф татарча сөйләшүчеләр елдан-ел азая.  Шуңа күрә, татар балаларына ана телен өйрәтү без тәрбиячеләр өстенә зур б...

“Поликлиника” сюжетлы-рольле уены аша балаларнын бер-берсе hәм зурлар белән аралашу күнекмәләрен үстерү алымнары (үз тәҗрибәңнән чыгып)

“Поликлиника” сюжетлы-рольле уены аша балаларнын бер-берсе hәм зурлар белән аралашу күнекмәләрен үстерү алымнары (үз тәҗрибәңнән чыгып)...

Родительское собрание "Баланы мәктәпкә әзерләү"

Бала мәктәпкә керер алдыннан билгеле бер күләмдә әзерлеккә ия булырга тиеш. Әзерлекне аңа балалар бакчасы һәм әти-әниләр бирә. Күпләребез, мәктәпкә керер алдыннан бала инде укый-яза белергә тиеш, дип ...