Татар балаларына ана телен өйрәтүдә яңа эш формаларының берсе буларак театральләштерелгән уеннар.
материал по развитию речи (младшая группа) по теме

Нурутдинова Гульназ Рамимовна

Кызганычка каршы,  бүгенге көндә ана телләрен онытып баручы буын үсеп килә. Саф татарча сөйләшүчеләр елдан-ел азая.  Шуңа күрә, татар балаларына ана телен өйрәтү без тәрбиячеләр өстенә зур бурыч булып йөкләнә.Шул юнәлештә алып барылган эшләрнең берсе булган, үзем уйлап чыгарган театральләштерелгән уеннар хакында бераз сөйләп үтәсем килә.

Балалар маскалар киеп рольләргә кереп уйнарга яраталар.  Театральләштерелгән чараларда катнашканда балалар дөрес һәм сәнгатьле итеп  сөйләшергә, сүзләрне ачык итеп әйтергә өйрәнәләр. Аларның хәтерләре, иҗади фикер йөртүләре үсә. Тик, кызганычка каршы, балалар , бигрәк тә минем икенче кечкенәләр төркеменә йөрүче  2-3 яшьлек сабыйлар белән уйнарлык татар телендә язылган театральләштерелгән уеннарны табу бер дә җиңел түгел. Шуңа күрә, мин  җәлекләр өчен булган “Тылсымлы алан” балалар бакчасы турында кечкенә генә әкиятләр язып карарга булдым. Без әлеге әкиятләрне укыйбыз. Аннары ролләрне бүлеп, маскалар киеп уйнап та карыйбыз. Бер әкият балаларны  уйнаганда бер- берләре белән матур, итәгатьле итеп сөйләшергә өйрәтә, икенчесендә алар бер үк әйбернең төрле сыйфатларын табалар, башкаларында яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка атамаларны дөрес әйтергә өйрәнәләр, белемнәрен ныгыталар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_office_word.docx23.06 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан РеспубликасыБаулы муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “Кызылъяр авыл балалар бакчасы

Тема: Татар балаларына ана телен өйрәтүдә яңа эш формаларының берсе буларак театральләштерелгән уеннар.

        

Автор: тәрбияче Нурутдинова Г.Р.

Татар балаларына ана телен өйрәтүдә яңа эш формаларының берсе буларак театральләштерелгән уеннар.

Кызганычка каршы,  бүгенге көндә ана телләрен онытып баручы буын үсеп килә. Саф татарча сөләшүчеләр елдан-ел азая. Ата-аналар балалары белән рус телендә сөйләшергә тырышалар.  Балалар өйдә күп вакытларын русча мультфильмнар карап үткәрәләр. Һәм, әлбәттә инде, балаларның телләре русча ачыла. Шуңа күрә, татар балаларына ана телен өйрәтү без тәрбиячеләр өстенә зур бурыч булып йөкләнә.

 Безнең балалар бакчасында әлеге юнәлештә күп эшләр алып барыла. Без балаларга татар телендә китаплар укыйбыз, әңгәмәләр үткәрәбез, татарча мультфильмнар күрсәтәбез. Сюжетлы/рольле, дидактик, музыкаль һәм интерактив уеннар да  әлеге эштә зур урын алып тора. Ә бүген минем сезгә үзем уйлап чыгарган театральләштерелгән уеннар хакында бераз сөйләп үтәсем килә.

Балалар маскалар киеп рольләргә кереп уйнарга яраталар.  Театральләштерелгән чараларда катнашканда балалар дөрес һәм сәнгатьле итеп  сөйләшергә, сүзләрне ачык итеп әйтергә өйрәнәләр. Аларның хәтерләре, иҗади фикер йөртүләре үсә. Тик, кызганычка каршы, балалар , бигрәк тә минем икенче кечкенәләр төркеменә йөрүче  2-3 яшьлек сабыйлар белән уйнарлык татар телендә язылган театральләштерелгән уеннарны табу бер дә җиңел түгел. Шуңа күрә, мин  җәлекләр өчен булган “Тылсымлы алан” балалар бакчасы турында кечкенә генә әкиятләр язып карарга булдым. Без әлеге әкиятләрне укыйбыз. Аннары ролләрне бүлеп, маскалар киеп уйнап та карыйбыз. Бер әкият балаларны  уйнаганда бер- берләре белән матур, итәгатьле итеп сөйләшергә өйрәтә, икенчесендә алар бер үк әйбернең төрле сыйфатларын табалар, башкаларында яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка атамаларны дөрес әйтергә өйрәнәләр, белемнәрен ныгыталар.

«Тылсымлы алан»  балалар бакчасы.

Урман уртасындагы тылсымлы аланда  җәнлекләр өчен балалар бакчасы төзегәннәр. Анда, балалар, сезнең кебек үк кечкенә җәнлекләр йөргәннәр. Көн саен иртән кечкенә җәнлекләрне , аларны бик яратучы, тәрбияче апалары каршы алган. Аларның да көннәре, сезнеке кебек үк, сизелмичә дә, күңелле үткән .Балалар бакчасында җәнлекләр белән төрле кызыклы хәлләр дә килеп чыккан. Бүген мин сезгә шуларның берсе хакында сөйләргә телим. Ә аннары без сезнең белән җәнлекләргә әверелеп уйнап та карарбыз, ярыймы 

Көнбагыш чәчәге.

Бер көннеТәрбияче апа җәнлекләр балалар бакчасына көнбагыш орлыгы алып керде.

Тәрбияче апа: Балалар, карагыз әле бу орлыкны. Без аны җиргә утыртсак, аңардан бик матур көнбагыш үсеп чыгачак,- диде.

Җәнлекләр Тәрбияче апа белән бакчага чыктылар.Тәрбияче апа Аю белән Бүрегә көрәк, Куянга тырма, Төлке кызына сусипкеч, ә Тиенгә орлыкны бирде. Аю белән Бүре җирне йомшарттылар, Куян аны тырмалады, Тиен орлыкны җиргә күмде, ә Төлке кызы су сипте.

Берникадәр вакыттан көнбагыш үсеп чыкты һәм чәчәк атты. (Тәрбияче картоннан ясалган көнбагыш чәчәге алып керә).

Җәнлекләр аны карарга килделәр.

Аю: Ул шундый биек! – дип шаккатты.

Төлке: Ул кояш кебек якты, - дип сокланды.

Куян: Ул минем кебек йомшак, - дип сикергәләде.

Тиен: Ул минем туным төсендә – сары, - дип кул чапты.

Бүре: Ул шу-у-ундый мату-у-ур, - дип сузды.

Җәнлекләргә көнбагыш чәчәге бик ошады. 

Яңа уенчыклар

Бер көнне Тәрбияче апа  “Тылсымлы алан” балалар бакчасына матур тартмага салып яңа уенчыклар алып керде. Тартмада зур кызыл машина, кечкенә зәңгәр машина, яшел туп, озын чәчле курчак һәм йомшак песи уенчыгы бар иде.

Тәрбияче апа: Балалар, кемгә нинди уенчык ошый? – дип сорады.

Аю: Миңа зур кызыл машина кирәк, - дип җавап бирде.

Бүре: Миңа кечкенә зәңгәр машина булса да ярый,- диде.

Төлке: Минем озын чәчле курчак белән уйныйсым килә, - дип куйды.

Куян: Ә миңа туп ошый, - диде.

Тиен: Уенчык песи бигрәк матур,- дип песине сайлады.

Җәнлекләр яңа уенчыклар белән бик яратып уйнадылар. Бераз уйнагач, уенчыкларын алышырга булдылар.

Буре: Аю, миңа зур кызыл машинаны биреп тор әле!- дип сорады.

Аю: Ярар, ә син миңа үзеңнекен бир, - дип җавап бирде.

Куян: Төлке, әйдә без дә алышып уйныйбыз,- диде.

Төлке: Ачуланма, мин тагын бераз курчак белән уйныйм инде,- диде.

Тиен: Ә мин алышырга риза,- диеп песиен Куянга сузды.

Җәнлекләр бер дә талашмыйча бик матур уйнадылар. Уйнап туйгач, яңа уенчыкларны сак кына тартмага салып куйдылар.

Яшелчә бакчасында.

Көз җиткәч Тәрбияче апа Тылсымлы алан балалар бакчасына йөрүче җәнлекләрне яшелчә бакчасына алып чыкты.

Тәрбияче апа: Балалар, без яратып ашый торган яшелчәләр менә шунда – бакчада үсәләр инде,- диде. - Кайсыгыз нинди яшелчә ярата әле сезнең? – дип сорады.

Куян: Мин кишер бик яратам. Ул күзләргә бик файдалы,- диде дә түтәлдән кишер алып килде.

Төлке: Кыяр да бик тәмле һәм файдалы ,- дип кыяр табып алды.

Бүре: Ә мин кәбестә ашы яратам, - дип кәбестәгә төртеп күрсәтте.

Аю: Бәрәңге боткасы иң тәмлесе, -дип бәрәңге эзләргә китте.

Тиен: Ә мин иң ныгы борыч яратам,- дип куйды.

Куян: Борыч ачы бит ул,- дип каршы килде.

Тиен: Баллы борыч ачы түгел, менә ашап кара,- диде.

Тәрбияче апа: Әлбәттә, барлык яшелчәләрне дә ашап карарбыз, балалар. Тик аларны иң элек юарга һәм әзерләргә кирәк. Әйдәгез без яшелчәләре аш пешерүче апаларга кертеп бирик. Алар безгә тәмле ашлар һәм салатлар әзерләсеннәр,- диде.

Җәнлекләр яшелчәләрне кәрзингә салып балалар бакчасына юнәлделәр. 

Пөхтә булыйк.

“Тылсымлы алан” балалар бакчасына йөрүче җәнлекләр дә сезнең кебек үк чиста һәм бик пөхтә йөргәннәр, балалар. Иртән бакчага килер алдыннан яхшылап юынганнар, чәчләрен тараганнар, чиста, матур күлмәкләрен, чалбарларын кигәннәр.

Ә беркөнне  аларның балалар бакчасына таныш булмаган бер җанвар килеп кергән. Ул башыннан аягына хәтле пычыракка баткан булган. Кем икәнен танырлык та түгел ди. (Тәрбиче пычыранып беткән аю баласы сурәтләнгән рәсем күрсәтә). Җәнлекләр башта куркып калганнар. Ә аннары аның янына килгәннәр.

Бүре: У-у-у, ул шу-у-ундый пычырак!- дип шаккаткан.

Куян: Колакларына хәтле каралып беткән, - дип куйган.

Төлке: Аягын да юмаган, кулларын да юмаган.

Тиен: Аның белән уйнамыйбыз, китсен безнең арадан, - дигәннәр.

Тәрбияче апа: Юк, балалар, без аны кумыйк инде. Бәлки ул ничек пөхтә йөрергә кирәклеген белмидер. Әйдәгез аңа булышыйк, чисталыкка өйрәтик,- дигән.

Кечкенә җәнлекләр апалары белән килешкәннәр, бу таныш түгел җанварга ярдәм итәргә булганнар.
Бүре сабын алып килгән.

Бүре: Менә сиңа, сабын бу,

Кулларыңны әйдә ю,- дигән.

Төлке сөлге китергән.

Төлке: Сөлге дә сиңа,

Сөртен син шуңа, - дигән.

Куян тарак эзләп тапкан.

Куян: Менә тарак, чәчеңне куй тарап,- дигән.

Юынгач, сөртенгәч, таныш түгел җанварыбыз бик матур аю баласына әверелгән.

(Тәрбияче чиста аю баласының рәсемен күрсәтә).

Шул көннән башлап ул да әлеге балалар бакчасына йөри башлаган. Араларында иң чистасы, пөхтәсе булган.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Өч кыз”. Татар халык әкияте буенча театральләштерелгән тамаша

Балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү, камилләштерү; әни-әтигә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның театраль осталыкларын арттыру....

“Өч кыз”. Татар халык әкияте буенча театральләштерелгән тамаша

Балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү, камилләштерү; әни-әтигә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның театраль осталыкларын арттыру....

Уртанчылар төркемендә “Театрга сәяхәт” театральләштерелгән эшчәнлек конспекты

Максат: Театральләштергән эшчәнлек аша балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.Бурычлар: 1.Балаларны әкият белән таныштыру; сюжетның үсеше артыннан күзәтү, әкиятнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бир...

Театральләштерелгән тамаша "Кем әйтте Мяу?"

Театрализованное представление на татарском языке "Кто сказал Мяу?" на основе сказки В.Г.Сутеева. Очень простое и позновательное представление для средней группы....

Баланы мәктәпкә әзерләү бурычларының берсе буларак бәйләнешле сөйләм үстерү.

quot;Баланы мәктәпкә әзерләү бурычларының берсе буларак бәйләнешле сөйләм үстерү"...

Театр илендә “Теремкәй”әкияте. (Театральләштерелгән тамаша)

Алып баручы:Балалар яхшы кәеф белән әкиятьтән килгән кунакларны каршы алыйк.                                ...