“Өч кыз”. Татар халык әкияте буенча театральләштерелгән тамаша
материал по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү, камилләштерү; әни-әтигә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның театраль осталыкларын арттыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zinnatullina_och_kyz_teatral_tamasha.docx586.93 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет районының «185-нче катнаш төрдәге балалар бакчасы» муниципаль автономияле мәктәпкеге белем учреждениясе

“Өч кыз”

татар халык әкияте буенча театральләштерелгән тамаша

Тәрбиячеләр: Зиннатуллина Л.Ф., Биктимирова В.Ф.

Казан – 2016

Бурычлар: Балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү, камилләштерү; әни-әтигә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның театраль осталыкларын арттыру.

Катнашалар: әни, 3 кыз, 3 кияү, тиен, бака, үрмәкүч, балалар (күмәк уеннар өчен).

Җиһарлау: ике авыл йорты, скәмия, агачлар (урман), табак, ашъяулык, ай, кояш, геройлар өчен махсус киемнәр.

Музыка: татар халык көе (малайлар биюе), «Зәңгәр чәчәк» (күмәк уен), татар халык көе (тиен өчен).

Автор: Исәнмесез, саумысыз!

Экият сөйлим сезгә

Сендерә торганын

Көендерә торганын,

Шатландыра торганнын

Уйландыра торганнын.

Борын-борын заманда

Гади тормышы белән

Яшәгән ди авылда

Хатын өч кызы белән.

Кызлары төрле булган

Йөзләре балкып торган

Чәчләре озын булган

Чуплар бизәп торган.

(Кызлар уйнап – шаярып бирегә чыгалар,

чәчләрендәге чулпыларын рәтлиләр.)

Бала: Әйдәгез, малайлар, кызлар, уйныйбыз!

Балалар: Әйдәгез!

(Балалар түгәрәккә тезеләләр, түгәрәк уртасына мендәр куялар. Уйнаучылар түгәрәк буйлап йөриләр һәм такмак җырлыйлар.)

Балалар: Юл читендә зәңгәр чәчәк

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малалайлар.

Биергә бик ярата.

(Бала исеме!) Дуслар арасыннан берсен сайлап ал әле,

Тезләреңә ипле булыр

Мендәреңне сал әле.

(Малай сайлап ала бер кызны һәм биергә чакыра. Уен өч тапкыр уйнала.)

Автор: Таң аткан да, кич булган,

Кызлар да үсеп җиткән.

(Малайлар татар биюе башкаралар. Өч малай кызларның өенә киләләр. Кызлар әниләре белән алар янына чыгалар.)

Беренче кияү: Килешеп тора түбәтәем

Минем күркәм йөземә.

Нинди матур татар улы!

Күз тимәсем үземә!

Икенче кияү: Компьютерны беләм мин

Интернетныөйрәнәм,

Сабантуйда сынатмыйм,

Көрәшергә өйрәнәм.

Өченче кияү: Түбәтәйләр без кидек,

Бик ераклардан килдек,

Матур сылу кызларны,

Алып китергә булдык.

Әни: Һай, сөекле кызларым,

Ни арада үстегез,

Китәсез балаларым,

Тигез гомер итегез.

(Кызлар һәм малайлар җитәкләшеп китеп баралар, эниләре кул болгап кала. Аңа бик күңелсез өенә кереп китә.)

Автор: Шулай гомер иткәндә,

Хатын авырып китә.

Дусты тиене килә,

Хәлләрен сөйләп бирә.

Әни: Дустым, хәлем бик авыр,

Кызларымны син чакыр.

Тиен: Борчылма син, бул сабыр!

Кызларың бик тиз килер.

(Тиен кызларын чакырырга китә. Олы кызның өенә килеп җитә.)

Тиен: Мин - Тиен, җитез Тиен.

Агач башында йортым,

Чикләвекләр яратам,

Сызгырып яңгыратам.

Исәнме, уңган килен!

Әниең бик авырый,

Кирәк белергә хәлен,

Күрергә сине тели.

Олы каз: И Тиен, эшем бик күп,

Ләгәннәр чистартам.

И Тиен, вакытым юк.

Эшләремне калдырмам.

Тиен: Судан чыкма! Мәңгегә син суда яшә!

Таш бакага син әйлән!

(Кыз ташбакага әйләнә.

Тиен уртанчы кыз өенә килеп җитә.)

Тиен: Мин - Тиен, җитез Тиен.

Агач башында йортым,

Чикләвекләр яратам,

Сызгырып яңгыратам.

Исәнме, уңган килен!

Әниең бик авырый,

Кирәк белергә хәлен,

Күрергә сине тели.

Уртанчы кыз: И Тиен, эшем бик күп.

Бәйрәмгә киндер сыгам.

И Тиен, вакытым юк,

Мин инде килә алмам.

Тиен: Гомер буе киндер сук!

Үрмәкүчкә син әйлән!

(Уртанчы кыз үрмәкүчкә әйләнә.

Тиен кечкенә кыз янына китә.)

Тиен: Мин - Тиен, җитез Тиен.

Агач башында йортым,

Чикләвекләр яратам,

Сызгырып яңгыратам.

Исәнме, уңган килен!

Әниең бик авырый,

Кирәк белергә хәлен,

Күрергә сине тели.

Кечкенә кыз: Әнием авырый!

Әнием авырый!

Йөгерәм әни янына.

(Кечкенә кыз әнисе янына килеп җитә.)

Кечкенә кыз: Әни! Әни!

Нәрсә булды?

Хәлләрең бик авырмы?

Әни: Нихәл кызым! Сине күргәч хәлләрем җиңеләйде.

Тиен: Рәхмәт яусын сиңа балам.

Олы җанлы икән син.

Әниеңне тыңлаганга

Бәхетле кеше бул син!

(Тиен кызны бәхетле кешегә әвәрелдерә.)

Автор: Кече кыз рәхәт яшәгән,

Аны барысы да яраткан,

Яхшылыгы кире кайткан,

Бәхетле бала булган,

Әкият шунда беткән.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ӘКИЯТТӘ КУНАКТА. “ӨЧ КЫЗ” ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЕ.

Балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм матур әдәбият белән кызыксыну формалаштыруЗурлар төркемендә педсовет өчен ачык шөгыль Максат:    Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен берлә...

Занятие по теме"Татар халык әкияте “ Өч Кыз”

Татар халык әкияте “ Өч Кыз”...

“Өч кыз”. Татар халык әкияте буенча театральләштерелгән тамаша

Балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү, камилләштерү; әни-әтигә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның театраль осталыкларын арттыру....

“Батыр әтәч” (татар халык әкияте) (зурлар төркемендә сәхнәләштереп уйнау өчен)

Максат: Балаларда әкият аша әдәплелек тәрбияләү, бер-беренә ярдәм итү теләген уяту, диалогик, бәйләнешле сөйләм телләрен, уйнау осталыкларын үстерү....

"Өч кыз" татар халык әкияте (интеграцияле дәрес)

Конспект интегрированного занятия с элементами нетрадиционного рисования...