Занятие по теме"Татар халык әкияте “ Өч Кыз”
план-конспект урока по развитию речи (младшая группа) на тему
Татар халык әкияте “ Өч Кыз”
Предварительный просмотр:
Шөгыль :Сөйлэм телен устеру.
Тема:Әкият уку.Татар халык әкияте “ Өч Кыз”
Максат:1)Баланы әкият аша халкыбызның мәдәниятенэ алып керу.
2)Гореф-гадәтлэрне саклап калу .
3)Әкият геройлары аша “Яхшылык явызлыкны җиңэ” дигэн төшенчэне тәрбиялэу
4)Эстетик һэм әхлакый шәхес тәрбияләу.
5)Әнилэргэ карата мәхәббәт хисе уяту.
Җиһазлау:курчаклар,тиен,аю,чәчәкләр,кәрзин,урман сурәтләнгән рәсемнәр.
Кулланылган әдэбият:”Раушан көзге”татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия.20 бит.
Сузлек:как коям,урмэкуч.камыр,яхшылык җирдэ ятмас.
Шөгыль барышы:
Тэрбияче:Балалар.хэллэрегез ничек?Яхшымы?
Балалар:Яхшы.
Тэрбияче:Балалар,ә хәзер бергәләп,кузләрне йомабызда урманга барабыз.Йомдыгызмы?
Балалар:Йомдык.
Тэрбияче:Урманга барып җиттекме?
Балалар:Җиттек.
Тэрбияче:Әнә.еракта-аланлыкта бер кечкенә генә өй күренә,аллы-гөлле чәчәкләрдә үсә,шулаймы балалар?Сез күрдегезме ул өйне?
Балалар:Әйе,күрдек.
Тәрбияче:Менә балалар,хәзер мине игьтибар белэн тыңлыйбыз.Балалар сез ничек уйлыйсыз урман эчендэ бу өйдә кемнәр яши икән?
Балалар:убырлы,аю.тиен,төлке һэм башкалар.
Тәрбияче:Сез бик дөрес әйтәсез,урман эчендәге өйдә сез әйткән аю да,төлке дә яшәргә мөмкин.Тик бу өйдә Әниләре белән 3 кыз яшәгән.Ә хәзер мин сезгә татар халкыбызның “Өч кыз”әкиятен сөйлим.Сез тыңлап карагыз әле,сезгә ошармы икән?
Өч кыз.
Борын-борын заманда булган икән,ди,бер хатын.Аның булган,ди,өч кызы,бу хатын,кызларының өсте бөтен,тамаклары тук булсын ди-ди,көне-төне эшләгән,ди.
Менэ кызлар үсеп буйга да җиткәннәр.Алар берсеннән-берсе матур ,ди.Өч кыз туган,бер-бер артлы кияүгә чыгып, китеп тэ барганнар.
Менә бер ел үткән,ике ел,өч ел үткән.Шулай матур гына яшәгәндә.әниләре авырып китә.Күрше урамда тиен дусты бар икән,шуны дәшеп әйткән:
-Тиен дустым,барсана.кызларыма әйтсәнә,хәлемне белергә килсеннәрче,-дигән.
Тиен шунда ук чыгып йөгергән.Тиен барып тәрәзә какканда,олы кыз җиз ләгәннәр чистартып торадыр иде.ди.
-Һай,-дип әйткән,ди.олы кыз,-бик барыр идем дә бит аңарча менә шушы ләгәннәрне чистартып бетерәсем бар иде шул,-дигән,ди.
Тиен моңар бик ачуланган да әйткән:
_Алайса.син шушы ләгәннәреңнән мәңгегә аерылма!-дигән.
Тиеннең шулай дип әйтүе булган,ике ләгән кызны 2 якктан китереп тә кысканнар.Олы кыз егылган да шунда ук гөберле бакага әйләнгән.
Тиен уртанчы кызга чапкан.Уртанчы кыз бу кайгылы хәбәрне ишеткәндә,киндер суга икән.Тиенгә әйткән:
-Һай,-дигән,-әнием янына барыр идем дә бит,менә ярминкәгә киндер сугып өлгертәсем бар иде шул,дигән.
Тиен бик ачуланган да әйткән:
-Алайса син гомерең буе киндер сугып кына тор!-дигән.Уртанчы кыз шунда ук үрмәкучкә әверелгән.Тиен тәрәзәсен какканда кече кызның камыр баскан чагы икән.Ул бер сүздә әйтмәгән,камырлы кулларын да сөртеп тормаган,чыккан да әнисе янына йөгергән.
Тиен кече кызга әйткән:
-И сөекле бала,гомер буе игелек күр,кешеләрне бәхетле ит,аларга куаныч та,юаныч та бул.Кешеләр дә синең яхшылыгыңны мәңге онытылмаслар,-дигән.
Кече кыз чыннан да бик рәхәт гомер кичергән,халык аны бик яраткан.ди.
(укып беткәч йомгак ясала)
Тәрбияче:-Балалар сезгә әкият ошадымы?
-Әкиятнең исеме ничек?
-Хатынның ничә кызы булган?
-Бер ничә елдан соң әниләре нишли?
-Әниләренең дусты кем була?
-Ул кызларны кая чакыра?
-Олы кызы нәрсә дип җавап бирә һәм нәрсәгә әверелә?
-Уртанчы кызы нәрсә дип әйтә һәм нәрсәгә әверелә?
-Ни өчен алар гөбелегә һәм үрмәкүчкә әвереләләр?
-Ә кече кыз кая чыгып йөгерә?
-Балалар кайсы кыз сезгә бик ошады һәм ни өчен?
-Ә кемнәр ошамады?
(балалар барысыда җавап бирәләр)
Балалар:Әнинең икенче кызы ошады.
Тәрбияче:Ни өчен?
Әйе,чөнки алар әниләренең авыргач хәлен дә белмәгәннәр,килмәгәннәр дә.
Әфәрин балалар,бик дөрес.
Әйдәгез балалар бер уен уйнап алабыз.
Мин Әни булам.Ә сез минем балаларым.Минем кәрзиндә шакмаклар-мин аларны сезгә өләшеп чыгам.Чөнки мин сезне бик яратам.Шуның өчендә сезгә матур сүзләр әйтеп өләшәм.
(тәрбияче балаларга,матур сүзләр әйтә-әйтә чәчәкләр өләшә:үскәнем,җимешем,матурым,булганым һәм башкалар.)
Тәрбияче:Булдырдыгыз балалар.Ә инде мин эләшкән чәчәкләрегезне әниләрегезгә алып кайтып бүләк итәрсез.Чәчәк бүләк иткәндә матур сүзләрегезне дә әйтергә онытмагыз.Әниләрегезне беркайчан да үпкәләтмәгез,яратыгыз,саклагыз.
По теме

ӘКИЯТТӘ КУНАКТА. “ӨЧ КЫЗ” ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЕ.
Балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм матур әдәбият белән кызыксыну формалаштыруЗурлар төркемендә педсовет өчен ачык шөгыль Максат: Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен берлә...

“Өч кыз”. Татар халык әкияте буенча театральләштерелгән тамаша
Балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү, камилләштерү; әни-әтигә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның театраль осталыкларын арттыру....
“Өч кыз”. Татар халык әкияте буенча театральләштерелгән тамаша
Балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү, камилләштерү; әни-әтигә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның театраль осталыкларын арттыру....

“Батыр әтәч” (татар халык әкияте) (зурлар төркемендә сәхнәләштереп уйнау өчен)
Максат: Балаларда әкият аша әдәплелек тәрбияләү, бер-беренә ярдәм итү теләген уяту, диалогик, бәйләнешле сөйләм телләрен, уйнау осталыкларын үстерү....

"Өч кыз" татар халык әкияте (интеграцияле дәрес)
Конспект интегрированного занятия с элементами нетрадиционного рисования...
Әниләр көненә багышланган “Өч кыз” татар халык әкияте буенча төзелгән театральләштерелгән тамаша
конспект развлечения...
Татар халык әкияте “Ике кыз” буенча сәхнәләштерелгән тамаша.
Театрализованное представление...
