Татар халык әкияте “Ике кыз” буенча сәхнәләштерелгән тамаша.
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Театрализованное представление

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар халык әкияте “Ике кыз” буенча сәхнәләштерелгән тамаша.

Катнашалар: 2 кыз, куян, балалар, шүрәле, су анасы, төлке, бүре, аю.

Алып баручы  /сәхнә артында /

Борын-борын заманда яшәгәннәр ди бер карт белән карчык. Аларның ике кызы булган. Олы кызлары усал да, саран да, ялкау да икән. Ә кече кызлары бик юмарт, ягымлыҐ, акыллы булган, балалар белән дус һәм тату яшәгән. Беркөнне әти-әниләре икенче авылга кунакка киткәннәр.Олы кызлары йоклап ятканда, кече кызлары иртүк су китергән, өй эшләрен эшләгән һәм җиләккә барырга уйлаган.

(Ишегалды күренеше-як-якта эскәмияләр, читән. Кече кыз ишегалдында, Олы кыз өйдән чыга, киерелә, сузыла,як-ягына карана.)

Олы кыз: Көне бик матур икән дә, ю-у-ук, әле минем йокым туймады.

Кече кыз: Әти дә, әни дә кунакка киттеләр. Әйдә, алар кайтканчы, урманга барып җиләк җыеп кайтыйк. Быел җиләк күп икән. Икәү барсак күңеллерәк булыр.

Олы кыз: Юк инде, үзең бар. Минем йокым туймады әле. Эх, рәхәтләнеп кереп ятыйм әле. (киерелеп-сузылып кереп китә)

Кече кыз: Нишлисең инде, мондый матур көнне тик ятып булмас, файдалы эш эшләргә кирәк. Урманга үзем генә барам. ( кулына кәрзин һәм төенчек ала).

(Кече кыз китә, урман аланлыгы күренеше куела, каршысына балалар очрый)

Кече кыз: Исәнмесез, нәни дусларым. Сез кая юнәлдегез болай? (башларында эшләпә, кулларында кәрзин)

Балалар: Без урманга җиләккә дип бардык. Э син кая барасың болай?

Кече кыз: Минем дә көнемне буш уздырасым килми, бераз җиләк җыярмын дип урманга барышым.

Балалар: Синең дә безнең кебек кәрзинең пешкән кызыл җиләкләр белән тулсын. Әйдәгез эле, бераз күңел ачып алыйк.

(Җыр “Бүләк”)

Кече кыз: Рәхмәт, нәни дусларым. Сез ашыкмыйча гына кайтыгыз инде, ә мин юлымны дәвам итәм.Сау булыгыз. Ах, нинди җиләкләр, кызарышып пешкәннәр! (кәрзингә җиләк җыя). Бераз булмаса ял итеп алыйм , шушы хуш исле җиләкләрдән авыз итимче. (утырып ял итә, шулчак куян килеп чыга)

Куян: Исәнме, түтекәй!

Бик ачыккан, түтекәй.

Бик талчыккан түтекәй

Бирче, әзрәк ипекәй!

Кече кыз: Мә, куян дустым, аша, авыз ит.

Куян: Мин бит үзем генә түгел, минем дусларым да бар. (куяннар чыга)

Рәхмәт, түтекәй, бик тәмле булды.Яхшылыкка-яхшылык. Без сиңа биеп күрсәтербез.

(“Куяннар” –җырлы-биюле уен)

Кече кыз: Рәхмәт, куянкайларым! Мин сезгә күңелле генә яшәгез дип теләкләр теләп калам.

Куян: Ярый, без китик инде. Юлларың уң булсын!

Кече кыз: Хуш исле җиләкләрне тагын бераз җыймчы. (шулчак Шүрәле чыга)

Шүрәле: Исәнме, кызый! Нишләп йөрисең безнең урманда? Үзең чибәр, үзең уңган курыкмыйсыңмы үзең?

Кече кыз: Ачуланма инде син мине, мин җиләккә дип кенә килгән идем. Әйдә әле үзем җыйган җиләкләр белән сине дә сыйлап алыйм.

Шүрәле: Рәхмәт сиңа, чибәр кыз. Бигрәк юмарт икәнсең.

Шүрәле: Ярый, кызый, синең белән күңелле, ләкин миңа китәргә вакыт.

Кече кыз: Сау бул, Шүрәле. (утыра, ашый башлый, аның янына төлке, бүре, аю килеп чыгалар).

Төлке: Мактанып әйтүем түгел

Исемем дә бит төлке.

Койрыгым да озын, матур

Туным да урман күрке.

Бик талчыккан, түтекәй

Бик ачыккан түтекәй

Бирче әзрәк ипекәй.

Бүре: Мине һәрчак ерткыч диеп

Нык кына рәнҗетәләр.

Тәртиплегә кагылмыйм мин

Юкка дип кимсетәләр.

Бик талчыккан, түтекәй

Бик ачыккан түтекәй

Бирче әзрәк ипекәй.

Аю:

Мин кәкре тәпиле аю

Зур урманның хуҗасы.

Кышны йоклап үткәрәмен

Җәен урман сакчысы.

Бик талчыккан, түтекәй

Бик ачыккан түтекәй

Бирче әзрәк ипекәй.

Кече кыз: Дусларым, сездә сыйланыгыз, рәхим итегез.

Җәнлекләр бергә: Рәхмәт сиңа, түтекәй. Бик тәмле булды. Бездән сиңа күчтәнәч.

Төлке: Миннән тәкыя.

Бүре: Миннән гөмбә.

Аю:

Ә миннән хуш исле бал.

Кече кыз: Нинди юмарт җәнлекләр сез! Күчтәнәчләрегез өчен рәхмәт.

(җәнлекләр китәләр)

 Кече кыз: Бигрәк кызу көн! Урман аланлыгы буендагы күлгә төшеп бераз битләремне юып алыйм әле. Аннан юлымны дәвам итәрмен. Өйгә дә кайтырга ваыкт җитә.Күчтәнәчләрем белән өйдәгеләрне дә сыйларга кирәк бит.

(Су буе күренеше. Басмада Су анасы утыра).

Су анасы: Кем син? Минем елга яры буенда нишлисең?

Кече кыз: Исәнме, су анасы. Мин ә-нә теге урман буе аланлыгына җиләккә дип килгән идем. Елга буена ял итәргә төштем.

Су анасы: Бигрәк итагатьле, тәртипле кыз икәнсең. Минем елга суының шифасы тисен үзеңә.

(битен-кулын юа)

Кече кыз: Рәхмәт сиңа, Су анасы. Инде миңа юлымны дәвам итәргә кирәк. (Кече кыз кайтып китә)

(Ишегалды күренеше)

(Кече кыз белән Олы кыз очрашалар)

Олы кыз: Ай-яй,күпме күчтәнәч синдә. Каян алдың син боларны?

Кече кыз: Җиләкләрне үзем җыйдым.Ә калганнарын дусларым бүләк иттте.

Олы кыз: Бу күчтәнәчләр миңа да кирәк.Бушат кәрзинеңне, төенчеккә ипи төйнә. Мин дә урманга китәм. (китә)

(урман аланлыгы күренеше)

Олы кыз: Җиләк җыям, как коям

Әниемә бүләккә.

Әй, юк ла үземә ашарга,

Монда җиләк күп икән,

Аю, бүре юк микән?

(җиләкләрне үзе ашый, яфракларын як-ягына карап төкерә)

Булды, җыясым да килми, ашап та туйдым инде, алай да утырып ял итим әле.(зур итеп кабып ипи ашый башлый)

Куяе белән төлке чыга:

Исәнме түтекәй!

Бик талчыккан, түтекәй

Бик ачыккан түтекәй

Бирче әзрәк ипекәй.

Олы кыз: Китегез әле моннан.Хәзер үк күземнән югалыгыз. Сезгә түгел үземә лә аз әле.

Куян-төлке: Ай, саран кыз, каян килгән безнең урманга. Әйдә, китик, без дә кирәк булырбыз әле.

Олы кыз: Котылдым, бу кылый куяннан һәм арык төлкедән. (ашый башлый)

Бүре-аю керә: Исәнме түтекәй!

Бик талчыккан, түтекәй

Бик ачыккан түтекәй

Бирче әзрәк ипекәй.

Олы кыз: Китегез , кит моннан, юлыгызда булыгыз. Сезгә түгел үземә дә аз әле. (каплап куя)

Аю-бүре: Менә сиңа тамаша, нинди усал кыз! Ярый, бездә кирәк булырбыз әле.(китә)

Олы кыз: Бик кирәгегез бар иде инде сезнең монда.Сезнең белән нәрсә эшлим мин, һәрберегезгә дә ипи бүлә башласаң ач калырсың монда. (ашый)

Шүрәле: Әй, түтекәй, түтекәй,

Бик ачыккан түтекәй

Бирче әзрәк ипекәй.

Олы кыз: Мин сезгә нинди түтекәй булыйм. Тапкансың исем, мин матур кыз, исемем Алсу . Синең өчен ипи пешерелмәгән әле, югал күз алдымнан хәзер үк!

Шүрәле: Нишләп әле син болай усал кыланасың, саран кызый. Әйдә, килешик, бергә күңел дә ачып алыйк, җиләкне дә бик аз җыйгансың, бәлки булышырга кирәктер.

Олы кыз: Ә-ә-ә, менә җиләк җыеп бирсәң бик яхшы булыр иде.

Шүрәле: Бирче кәрзинеңне, хәзер күз ачып йомганчы кәрзинеңне тутырып бирәм.( кәрзинен ала, Олы кыз җиләк ашый)

Олы кыз: Тизрәк тутырып бирсәңче.

(Шулчак Шүрәле  кәрзинне урлап китә)

Шүрәле: Кызык иттем әле  сине, кызый. Җиләк көтеп ят әле.Шушы җыйган җиләгеңне ашап бетерәм дә , юлымны дәвам итәм.

(олы кыз киерелә-сузыла)

Олы кыз: Ерактан матур җыр ишетелә, шул җырны тыңлап бераз ятып алыймчы.(балаларның җырлаган тавышлары ишетелә)

Олы кыз: (җыр беткәч тора): Нишләптер Шүрәле озаклады, өйгә дә кайтасым килә.Үзем зләп карыйм микән әллә кәрзинне? (эзли, як-ягына карана) Юл мондамы эллә, юк, юл да юк. (як-ягына карана) Адаштым инде, нишләргә? (елга буена килеп чыга, басмада утыручы Су анасын күрә)

Су анасы: Син кем? Ник шулкадәр елыйсың?

Олы кыз: Еласа ни, синең ни эшең бар?

Су анасы: Мин сине кызганып кына сораган идем, ә син миңа бик дорфа җавап бирдең. Бар юлыңда бул! (Олы кыз елый-елый урман аланлыгына чыга)

Җәнлекләр(бергә керәләр): Кем елый монда? Ә, син икәнсең эле, саран кыз. Нәрсә булды, сөйләп бирче тизрәк!

Олы кыз: Әй, сөйкемле, акыллы җәнлекләр. Мине Шүрәле алдады, кәрзинемне тутырып китереп бирәм диде. Ә үзе юк та юк. Көтеп арыдым инде , өйгә дә кайтасым килә, бәлки сез миңа юлны күрсәтерсез!

Куян: Юк, түтекәй, син бит безне бик рәнҗеттең.

Төлке: Юк инде, синең кебек сараннарга юл күрсәтеп йөрмимен.

Аю: Эллә соң ярдәм итимме? Бәлки акылга утырыр. Сорыйк әле үзеннән, ул да берәр яхшылык эшли белә микән? Безнең яхшылыкка нинди яхшылык эшли алыр идең?

Олы кыз: Мин сезгә сүз бирәм, акыллы да, юмарт та, уңган да булырмын. Зинһар юлны күрсәтегез инде!

Җәнлекләр:Рәхмәт, кызыкай, синең әйткән сүзләреңә без  ышанып калыйк.

(шулвакыт кече кыз белән балалар килеп керәләр)

Олы кыз: Сезне барыгызны да күргәч күңелләрем күтәрелеп китте. Әйдәгез әле, бергәләп татар халык уены “Капкалы”ны уйнап алыйк.  

Шәрәле: Кемнәр монда миннән башка гына күңел ачып яталар? Саран кызыкай, мин сине җәлләдем , кире килергә уйладым. Мә, җиләкләреңне ал, бүтән болай саран булма.

Олы кыз: Рәхмәт сиңа! Мин синең турыда гел начар уйлый идем. Син андый түгелсең икән.  Сезнең белән очрашу бик файдалы булды миңа. Моннан соң мин дә тәртипле булырмын.Сау булыгыз!

Җәнлекләр (бергә): Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ӘКИЯТТӘ КУНАКТА. “ӨЧ КЫЗ” ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЕ.

Балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм матур әдәбият белән кызыксыну формалаштыруЗурлар төркемендә педсовет өчен ачык шөгыль Максат:    Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен берлә...

Занятие по теме"Татар халык әкияте “ Өч Кыз”

Татар халык әкияте “ Өч Кыз”...

“Өч кыз”. Татар халык әкияте буенча театральләштерелгән тамаша

Балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү, камилләштерү; әни-әтигә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның театраль осталыкларын арттыру....

“Өч кыз”. Татар халык әкияте буенча театральләштерелгән тамаша

Балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү, камилләштерү; әни-әтигә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның театраль осталыкларын арттыру....

“Батыр әтәч” (татар халык әкияте) (зурлар төркемендә сәхнәләштереп уйнау өчен)

Максат: Балаларда әкият аша әдәплелек тәрбияләү, бер-беренә ярдәм итү теләген уяту, диалогик, бәйләнешле сөйләм телләрен, уйнау осталыкларын үстерү....

"Өч кыз" татар халык әкияте (интеграцияле дәрес)

Конспект интегрированного занятия с элементами нетрадиционного рисования...