"Өч кыз" татар халык әкияте (интеграцияле дәрес)
план-конспект занятия

Зафарова Светлана Исмагиловна

Конспект интегрированного занятия с элементами нетрадиционного рисования

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл integratsiyale_dres.docx25.53 КБ

Предварительный просмотр:

«Өч кыз» татар халык әкияте буенча интеграцияле дәрес

(Аралашу +  Нәфасәти сәнгать).

Тәрбияче: Зафарова Светлана Исмәгыйль кызы.

Үткәрү вакыты: 29нчы  гыйнварь  2019 ел.

Үткәрү  урыны: МББУ  «Бидәнге гомуми белем бирү мәктәбе»нең мәктәпкәчә белем бирү төркеме.

Максат: гадәти булмаган рәсем ясауны кулланып иҗади сәнгать сәләтен үстерү.

Материаллар һәм җиһазлар: диван, кәрзин, табак, җепләр, алъяпкычлар, яулыклар, тиен, ташбака, үрмәкүч, бал корты маскалары; мамык таянчыклары,акварель буяулар, макарон, пайеткалар .

Эшчәнлек барышы.

  1. Оештыру элеше.

Тәрбияче: Хәерле иртә, балалар!

Балалар: Хәерле иртә, Светлана Исмагиловна!

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле, “Хәерле иртә” уенын искә төшереп алыйк. Сез әзерме?

Балалар: Әйе.

«Хәерле иртә» - физкультминут.

Хәерле иртә, күзләрем,

Хәерле иртә, борыным,

Хәерле иртә, колакларым,

Хәерле иртә, кулларым,

Хәерле иртә, аякларым,

Хәерле иртә, кояшкай,

Без уяндык!        

  1. Аралашу. «Өч кыз» татар халык әкиянен сәхнәләштерү.

Тәрбияче: Балалар, бүген безгә кунаклар килде. Игътибар белән карагыз әле. Нәрсәләр кунакка килгәннәр?

Балалар: Ташбака, үрмәкүч, бал корты һәм тиен.

Тәрбияче:Балалар, алар нинди әкияттән килгәннәр соң, кем белә?

Балалар: “Өч кыз” әкиятеннән.

Тәрбияче: Бик дөрес әйтәсез, балалар. Алар нәкъ “Өч кыз” әкиятеннән килгәннәр.

  • Ә сез ул әкиятне беләсезме соң?

Балалар: Әйе, беләбез.

Тәрбияче: Әйдәгез, бергәләп, әкиятнең эчтәлеген искә төшереп алабыз. Сез ризамы? Кемнәр бар соң бу әкияттә?

Балалар: Әни, Олы, Уртанчы, Кече кызлар һәм Тиен – дус.

Тәрбияче: Бик дөрес әйтәсез, балалар.

  • Кем әни була?

  • Кем Олы кыз була?

  • Кем Уртанчы кыз була?

  • Кем Кече кыз була?

  • Кем Тиен – дускай була?
  • Балалар, безнең Азат – Тиен дускайның иптәше, ә Вероника – бик матур күбәләк булырлар.

Тәрбияче: Сез ризамы? Әзерме соң?

Балалар: Без риза һәм әзер. 

(Балалар “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерәләр).

Тәрбияче: Борын – борын заманда яшәгән, ди, бер хатын. Аның булган, ди, өч кызы. Бу хатын кызларын бик яраткан, ди. Көннәр узган, кызлар үсеп, кияүгә чыгып,  китеп тә барганнар, ди.

Менә еллар узган, хатын авырып киткән. Күрше урманнан тиен – дустын чакырган.

Әни: Тиен дустым, Тиен дустым, барсана, кызларыма әйтсәнә, хәлләремне белергә килсеннәрче.                                                             Тиен шунда ук чыгып чапкан.                                                                   Тиен барып тәрәзә какканда, Олы кыз кер юа, ди.                                Тиен: .........., әниен авырып китте, хәлен белергә кирәк.                              Олы кыз: Һай, минем вакытым юк, керләрне юасым бар.                  Тиен: (ачуланып) Алайса, син ташбака бул.                                             Олы кыз шунда ук ташбакага әверелгән.

Тиен Уртанчы кыз янына чапкан. Тиен барып тәрәзә какканда, Уртанчы   кыз җеп эрли, ди.

Тиен: .........., әниен авырып китте, хәлен белергә кирәк.

Уртанчы кыз: Һай, минем вакытым юк, җеп эрлисем бар.

Тиен: (ачуланып) Алайса, син үрмәкүч бул.

Уртанчы кыз шунда ук үрмәкүчкә әверелгән.

Тиен Кече кызга чапкан. Тиен тәрәзә какканда Кече кыз камыр баскан чагы икән.

Ул бер сүз дә әйтмәгән, камырлы кулларын да сөртеп тормаган, чыккан да, әнисе янына йөгергән.  

Тиен Кече кызга әйткән: Син бик яхшы кыз. Син бәхеттә, шатлыкта яшә. Кешеләр сине яратырлар.

Күп еллардан соң, Кече кыз, бал кортына әверелгән һәм кешеләргә файда китерә башлаган.

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар, булдырдыгыз!

  • Сезгә әкиян уйнарга ошадымы?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Балалар, бүгенге әкият кунаклары сезгә бик кызыклы эш алып килгәннәр. Эшләп карыйбызмы?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Балалар, эшкә тотынганчы, кулларныэшкә әзерләп алыйк. “Бармак” уенын уйнап алабызмы?

“Бармак” уены.

“Три медведя” уены.

  1. Практик эш. Традицион булмаган техника аша иҗади рәсем ясау.

Тәрбияче: Балалар, сезнең каршыгызда, әкияттәге геройлар рәсеме. Сез үзегезгә ошаганын сайлап алыгыз. Ә хәзер, нәрсәдән ясаганыгызны уйлагыз һәм кирәкле материалларны алып, эшкә тотыныгыз. Соныннан без алардан битлекләр ясарбыз һәм әниләрегез, әбиләрегез каршында әкият уйнарбыз.

  1. Нәтиҗә.

Тәрбияче: Балалар, сезгә бүгенге эш ошадымы?

  • Нәрсәләр ошады?
  • Бәлки, берәр нәрсә ошамагандыр?
  • Сез уйлаган бөтен эшегез булып чыктымы?
  • Нәрсәләр эшләргә өйрәндегез?
  • Рәсем ясарга гынамы, яки төрләндереп эшләргә кызыгыракмы?

Балалар физминут күрсәтәләр.    

Күзләрен күрсәтәләр, Борыннарын күрсәтәләр, Колакларын күрсәтәләр, Кулларын күрсәтәләр, Аякларын күрсәтәләр, Кояшка карап, исәнләшәләр

Тактада ташбака, үрмәкүч, бал корты һәм тиен рәсемнәре

Балалар костюмнарын һәм битлекләрен кияләр  

Әни – алъяпкыч кия һәм яулык бәйли              Олы кыз алъяпкыч бәйли, башлык кия, табак белән керләр ала һәм ташбака битлеген ала

Уртанчы  кыз алъяпкыч бәйли, башлык кия, кәрзин белән җепләр ала һәм үрмәкүч битлеген ала

Кече  кыз алъяпкыч бәйли, башлык кия, табак  ала һәм бал корты битлеген ала           Илназ белән Азат тиен битлекләрен кияләр. Вероника күбәләк битлеген кия

Тәрбияче әкият сөйли

Кызлар китә, әни елап кала

Әни диванга утыра һәм Тиен дустын чакыра

Тиен Олы кыз янына килә

Кыз кер юган хәрәкәт ясый.                          

Кыз ташбака битлеген кия    

Тиен Уртанчы кыз янына килә.                Кыз җеп эрләгән хәрәкәт ясый  

Кыз үрмәкүч битлеген кия    

Тиен кече кыз янына килә. Кыз камыр баскан хәрәкәт ясый

Кыз бал корты битлеген кия

“Бармак” уенын уйнау өчен - бабай, әби, әти, әни, малай, кыз бармак курчакларын кияләр  

Балалар эшләү өчен төсле карандашлар, акварель буяулар, макароннар, мамык таянчыклары, җепләр, пайеткалар алалар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шалкан(рус халык әкияте" Репка" буенча инсценировка)

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешен ныгыта,артистлык сәләтен үстерә,аң-үсеш дәрәҗәсен камилләштерергә ярдәм итә торган материал....

ӘКИЯТТӘ КУНАКТА. “ӨЧ КЫЗ” ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЕ.

Балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм матур әдәбият белән кызыксыну формалаштыруЗурлар төркемендә педсовет өчен ачык шөгыль Максат:    Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен берлә...

Занятие по теме"Татар халык әкияте “ Өч Кыз”

Татар халык әкияте “ Өч Кыз”...

“Өч кыз”. Татар халык әкияте буенча театральләштерелгән тамаша

Балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү, камилләштерү; әни-әтигә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның театраль осталыкларын арттыру....

“Өч кыз”. Татар халык әкияте буенча театральләштерелгән тамаша

Балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү, камилләштерү; әни-әтигә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның театраль осталыкларын арттыру....

Өлкәннәр төркемендә сөйләм үстерү эшчәнлеге. Рус халык әкияте "Төлке , куян һәм әтәч" әкиятен сөйләү.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар халык әкиятләре белән беррәттән рус халык әкиятләре  белән таныштыру, балаларның кызыксынучанлыкларын, диалогик сөйләм күнекмәләрен, әкият геройларының эш-гамәл...

“Батыр әтәч” (татар халык әкияте) (зурлар төркемендә сәхнәләштереп уйнау өчен)

Максат: Балаларда әкият аша әдәплелек тәрбияләү, бер-беренә ярдәм итү теләген уяту, диалогик, бәйләнешле сөйләм телләрен, уйнау осталыкларын үстерү....