Өлкәннәр төркемендә сөйләм үстерү эшчәнлеге. Рус халык әкияте "Төлке , куян һәм әтәч" әкиятен сөйләү.
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) на тему

Гульнур Нагимовна Шигапова

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар халык әкиятләре белән беррәттән рус халык әкиятләре  белән таныштыру, балаларның кызыксынучанлыкларын, диалогик сөйләм күнекмәләрен, әкият геройларының эш-гамәлләренә карата мөнәсәбәтләрен чагылдырырга өйрәтә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rus_halyk_kiyate_tolke_kuyan_hm_tch_kiyaten_soylu.docx22.49 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы , Биектау районы, Зур Битаман “Алсу” балалар бакчасы

Тема: Рус халык әкияте “Төлке , куян һәм әтәч” әкиятен сөйләү.

(Өлкәннәр төркемендә сөйләм үстерү эшчәнлеге)

Тәрбияче:

Шиһапова Гөлнур Нәгыйм кызы

2016-2017 уку елы

Тема: Рус халык әкияте “Төлке , куян һәм әтәч” әкиятен сөйләү.

(Өлкәннәр төркемендә сөйләм үстерү шөгыле)

Бурычлар:

  1. Балаларда рус халык әкиятләренә карата кызыксыну уяту һәм балаларда юмартлык, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек кебек уңай сыйфатларга карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.
  2. Әкиятнең эчтәлеген аңларга булышу, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.
  3. Балаларның тәрбияче биргән сорауларга җавап кайтаруларына, геройларның эш-гамәлләренә  карата мөнәсәбәтләрен белдерүләренә ирешү.
  4. Рәсемдә күз белән күргән предметны чагылдыра белүне ныгыту.
  5. Сүзлек өстендә эш: кайры, кәүсә.

Җиһазлар: слайдлар, куян маскалары, чыршы, тылсымлы тартма, күчтәнәчләр белән кәрҗин, кисмә рәсемнәр, боз һәм кайры.

Матур әдәбият: К.В.Закирова “Балачак аланы”55 бит.

Эшчәнлек барышы:

(Балалар кереп төзелешеп түгәрәккә басалар)

Хәерле иртә , балалар. Сезнең бүген кәефләрегез ничек?(балаларның җаваплары) Минем дә бүген кәефем әйбәт. Әйдәгез әле , кулларыбызны кулга тотынышып, бер-беребезгә яхшылык һәм җылылык бүләк итеп , бер елмаеп алыйк.

Бергәләшеп без басыйк,

Бик зур түгәрәк ясыйк.

Кояшның җылы нурыннан

Йөрәкләргә көч алыйк.

Татулашыйк, дуслашыйк,

Шөгылебезне башлыйк.

Барыгызның да йөзендә елмаю барлыкка килдеме? Бик яхшы. Хәзер инде урыннарга утырабыз.

Балалар , әйтегез әле сез әкиятләр яратасызмы?(Балаларның җаваплары) Нинди әкиятләр беләсез? (Балаларның җаваплары)Мин сезгә бүген рус халык әкияте сөйләрмен. Әкиятне сөйли башлаганчы анда катнашучы җәнлекләр турында табышмаклар әйтеп үтәсем килә.  Игътибар белән тыңлап, башта миңа җавап биреп карагыз әле .

Озын колак, кыска койрык,

Хуҗасы булып яши.

Кар астына кереп яткач,

Төлке узса да дәшми.(куян)

Йомшак көлтә койрыгы,

Селки-селки бара ул.

Кетәклекләргә кереп,

Тавык-чеби ала ул.(төлке)

Иртүк бик иртә тора,

“Кикрикүк” дип кычкыра.(әтәч)

(Балаларның табышмакка җавап бирүләре тыңлана)

Балалар , ә табышмакларның җавапларының дөреслеген  менә мондагы киселгән рәсемнәрне  җыеп карагач  белербез.(куян, төлке, әтәчнең кисмә рәсемнәре җыела(балалар 3 төркемгә бүленеп эшлиләр))

Әкият “Төлке, куян һәм әтәч” дип атала.

(Слайдларда әкиятнең эчтәлеге буенча слайдлар күрсәтелеп бара, әкиятне тәрбияче сөйли)

(Әкиятнең эчтәлеге буенча балаларга сораулар бирү)

  • Куян үзенең өен нәрсәдән салган?
  • Ә төлке үзенең өен нәрсәдән ясаган?
  • Төлкенең өйе нишләгән?
  • Әйтегез әле, балалар, ни өчен төлкенең өе эреп беткән дип уйлыйсыз?(Практик рәвештә бозның эрүен күрсәтү)
  • Өе эреп беткәч төлке кая килгән?
  • Куянның өенә кергәч, ул куянны нишләткән?
  • Елап барганда куянга беренче нәрсә очраган?
  • Аннан соң нинди җәнлек очраган?
  • Алар төлкене куып чыгара алганнармы?
  • Иң соңыннан куянга нәрсә очраган?
  • Әтәч  куып чыгара алганмы?
  • Ә сез куянга ярдәм итәр идегезме?
  • Сезгә әкияттәге кайсы җәнлекләр ошады? Ни өчен?

Балалар әйдәгез әле бергәләшеп “Куяннар” уены уйнап алабыз.(“Җырлап – биеп уйныйбыз”1-2 яшькә кадәр, №1 диск)

Ап-ак куян утыра,

Колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай,

Колакларын селкетә.

Аңа тик тору кыен,

Җылыта ул тәпиен.

Менә шулай, менә шулай,

 Җылыта ул тәпиен.

Куян тик торса туңа,

Сикергәли ул шуңа.

Менә шулай,менә шулай,

Сикергәли ул шуңа.

(Хәрәкәтләрне сүзгә туры китереп, түгәрәктә башкарыла)

  • Балалар әйтегез әле миңа, озакламый безнең нинди бәйрәм якынлашып килә? Киләчәк яңа ел бит безнең әтәч елы дип атала.(Яңа ел бәйрәме)
  • Яңа ел бәйрәменә кунак булып безгә кемнәр килә?(Кыш бабай, кар кызы, әниләр һ.б.)
  • Ә сез Яңа ел бәйрәменә  урман җәнлекләре килүен дә теләр идегезме?(балалар җавабы)

Бүлмәдәге бизәлгән чыршыга күрсәтеп)

  • Карагыз әле, балалар. Безнең чыршыбыз нинди матур. Әйдәгез , без үзебезнең чыршыбызның рәсемен ясап урманда яшәүчеләргә җибәрик. Алар чыршыбызның матурлыгын күреп безгә Кыш бабай һәм Кар кызы белән кунакка килерләр.  Чыршыбызның астагы ботаклары нинди?((озынрак).Өскә таба менгән саен алар нишлиләр? (кыскара бара)Әйдәгез менә безнең дәфтәр битләребез. (Рәсем ясаганда чыршының төзелеше турында искә төшерү, энәләренең кәүсәсенең төсе турында әйтеп үтү , пумала һәм буяу алымнарын дөрес куллануларына игътибар итү. Чыршыдагы шарларның төсләре турында да сөйләшү)
  • Балалар әйтегез әле сез бүген нинди яңалыклар белдегез?
  • Без бүген нинди әйбәт эш эшләдек  дип уйлыйсыз?
  • Балалар сез бүген өйрәнгәннәрегезне кемнәргә әйтерсез?
  • Ә һәзер рәсемнәрне шушы тылсымлы тартмага салып, чыршы төбенә куйыйк. Кыш бабабыз аны алып китәр һәм урман да яшәүче җәнлекләргә тапшырыр.

(Матур итеп бизәлгән тартмага рәсемнәрне салалар, берәр бала чыршы төбендә икенче тартма күрә. Күрмәсә этәреш бирү.)

  • Карагыз әле балалар , чыршы төбендә нидер бар.(сюрприз моменты)

(чыршы төбеннән матур кәрзин алына, Кыш бабай хатын алып укый, анда күчтәнәчләр)

  • Менә сезгә Кыш бабагыз белән Кар кызы  акыллы, яхшы күңелле, кунакчыл балалар булган өчен күчтәнәчләр куеп киткән. Рәхмәт сезгә , балалар. Сез миңа бик ошадыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Йомры Икмәк» әкияте буенча кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү һәм әвәләү эшчәнлеге

Әкиятне тәрбияче ярдәмендә  сөйләргә өйрәтү, аерым фразаларны кабатлатып, балаларның сүз байлыгын арттыру; балаларның игътибарын,кабул итү сәләтен, фантазиясен үстерү; бармак чуклары моторикасын ...

Кечкенәләр төркемендә "Сөйләм үстерү" эшчәнлеге буенча "Гаилә" темасына конспект

Шөгыльнең максатлары:Балаларга гаилә турында, гаилә әгъзалары турында төшенчә бирү; туганнар, туганлык җепләре турында аңлату; балаларда  аңлау һәм уйлау сәләтен үстерү, сеңел, эне, дәүәни, дәү ә...

Зурлар төркеме балалары белән сөйләм үстерү эшчәнлеге «Минем яраткан уенчыгым»

Зурлар төркеме балалары белән сөйләм үстерү эшчәнлеге«Минем яраткан уенчыгым»...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үстерү( грамотага өйрәнү). Тема: "Куян кызы"

Мәктәпкә әзерлек төркеме Сөйләм үстерү грамотага өйрәнү Тема: “Куян кызы” Максат: 1. Балаларга сүзләрдә хәрефнең урынын билгеләргә , хәрефләрне дөрес итеп язарга өйрәтү. 2. Балаларның уйла...

Тема:“Кыш җитте” 5-6 яшьлек балалар өчен бәйләнешле сөйләм телен үстерү эшчәнлеге.

Максат: балаларны кыш,кышкы күренешләр, табигатьтә булган үзгәрешләр белән таныштыруны дәвам итү, кыш билгеләрен искә төшерү, аларны сөйләмдә куллану, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру, кышкы таби...