«Йомры Икмәк» әкияте буенча кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү һәм әвәләү эшчәнлеге
план-конспект занятия по аппликации, лепке (младшая группа) по теме

Тохбатова Гульнар Нигматзяновна

Әкиятне тәрбияче ярдәмендә  сөйләргә өйрәтү, аерым фразаларны кабатлатып, балаларның сүз байлыгын арттыру; балаларның игътибарын,кабул итү сәләтен, фантазиясен үстерү; бармак чуклары моторикасын үстерү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yomry_ikmk21.docx12.88 КБ

Предварительный просмотр:

«Йомры Икмәк» әкияте буенча кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү һәм әвәләү эшчәнлеге

Максат : Әкиятне тәрбияче ярдәмендә  сөйләргә өйрәтү, аерым фразаларны кабатлатып, балаларның сүз байлыгын арттыру; балаларның игътибарын,кабул итү сәләтен, фантазиясен үстерү; бармак чуклары моторикасын үстерү

Материал: тозлы камыр, клеенка , уенчык –Йомры Икмәк; туп, шар

Алдан эшләнгән эшчәнлек: “Йомры Икмәк” әкиятен уку.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Балалар бүген безгә кунак килгән. Ул менә бу (Матур бизәлгән капчык күрсәтә) капчык эчендә. Балалар, капчыкны ачып карамыйча гына, аның эчендә нәрсә барлыгын әйтеп буламы? (Юк) Дөрес, әйтеп булмый. Балалар, кунагыбыз җыр җырлап күрсәтсен әле. Бәлки танырбыз. (Тәрбияче аудиоязма куя)

Мин келәттән себерелгән,

Каймакка басылган,

Камырдан ясалган

Әбидән дә качтым мин,

Бабайдан да качтым мин...

Балалар, Йомры Икмәк,-дип әйтәләр һәм тылсымлы капчыктан алалар

Тәрбияче: Балалар, Йомры Икмәкне кем ясаган? (Әби белән бабай ). Икмәкне нәрсәдән ясаганнар? (Камырдан ясаганнар). Ә ул нинди формада  соң? (Түгәрәк формада). Балалар, түгәрәк формадагы тагын нәрсәләрне беләсез? (Туп, шар, алма, кояш...).

Тәрбияче.Әйе, балалар, болар барысы да  түгәрәк формасында. Ә хәзер туп белән ял итеп алыйк

Минем тубым бигрәк җитез: (кулларын чәбәклиләр )

Матур итеп сикерә (сикерәләр)

Әгәр тотып өлгермәсәң, (кулларын өскә күтәрәләр)

Әллә кая йөгерә. (бер урында йөгерәләр)

Балалар төркемнәргә бүленеп утыралар.

Тәрбияче:Балалар, әби үзенең камырын безгә дә алып килгән. (Күрсәтә) Тотып карагыз әле, камыр нинди? (йомшак)

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әби шикелле без дә  Йомры Икмәк ясыйбыз.  Икмәк нинди формада булды инде? (түгәрәк) Түгәрәк ясар өчен  без уч төбе белән , түгәрәк хәрәкәт ясап тәгәрәтербез. (Тәрбияче ясап күрсәтә. Тәрбияче балар белән берлектә түгәрәк тәгәрәтәләр. Аңа камыр кисәгеннән аерып алып күзләр , борын, авыз ясыйлар.)

Тәрбияче:Менә безнең Йомры Икмәгебез әзер дә булды .Әйдәгез без аларны тәрәз төбенә кибәргә куеп калдырыйк һәм көн саен күзәтеп торырбыз. Сез барыгыз да булдырдыгыз! Шуның өчен Йомры Икмәк сезгә матур, түгәрәк кояш рәсемнәре бүләк итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Йомры икмәк әкияте буенча ачык шөгыль

Занятие направлено на повышение двигательной активности детей, развитию диалогической речи через сказку....

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү өлкәсе буенча "Кар бабай килгән, актан киенгән" дигән темага белем бирү эшчәнлегенең конспекты һәм презентация

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү өлкәсе буенча "Кар бабай килгән, актан киенгән" дигән темага белем бирү эшчәнлегенең конспекты һәм презентация...

Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация

Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация...

Йомры икмәк әкияте буенча ачык шөгыль.

Йомры икмәк әкияте буенча  ачык шөгыль....

I нче кечкенәләр төркемендә “Сөйләм үстерү” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.

Беренче бүлек. Безнең  балалар  бакчасы  ( 1.09 – 12.09 )   Атна     Тема   БурычларКулланма     материалӘдәбият1“Кем нәрсә э...

"Яңгыр ява, тып-тып" 1 нче кечкенәләр төркемендә интегральләштереп үткәрелгән рәсем эшчәнлеге

quot;Яңгыр ява, тып-тып" 1 нче кечкенәләр төркемендә  интегральләштереп үткәрелгән рәсем эшчәнлеге...

Кечкенәләр төркемендә "Сөйләм үстерү" эшчәнлеге буенча "Гаилә" темасына конспект

Шөгыльнең максатлары:Балаларга гаилә турында, гаилә әгъзалары турында төшенчә бирү; туганнар, туганлык җепләре турында аңлату; балаларда  аңлау һәм уйлау сәләтен үстерү, сеңел, эне, дәүәни, дәү ә...