I нче кечкенәләр төркемендә “Сөйләм үстерү” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.
календарно-тематическое планирование по развитию речи (младшая группа) по теме

Валиева Альфия Вализановна

Беренче бүлек. Безнең  балалар  бакчасы  ( 1.0912.09 )   

Атна

     Тема

   Бурычлар

Кулланма     материал

Әдәбият

1

“Кем нәрсә эшли?”

1)балаларның сөйләмен үстерергә ярдәм итү,рәсемнәр карарга,анда сурәтләнгән предметларны һәм аларның сыйфатларын әйтергә,рәсемдә сурәтләнгән уенчыкны,предметны өстәлдә табып,исемен,гамәлен атый белергә өйрәтү;

2)игътибарны,кабул итү сәләтен үстерү;

3)уенчыкларга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

Алсу-курчак,тартма,бер эш гамәле сурәтләнгән сюжетлы рәсемнәр (мәсәлән:кыз курчак белән уйный,малай машина йөртә һ.б.). Тәрбияче өстәленә рәсемдә  сурәтләнгән кебек үк уенчыклар куела.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 96 нчы бит

2

Предметларның төсләрен тану һәм әйтү.”Паровоз” дидактик күнегүе

1)төсләрне белдерә торган сыйфатлар (кызыл,яшел,сары) хисабына балаларның сөйләмен баету,[ү] авазының дөрес әйтелешенә күнектерү;

2)балаларның игътибарын,кабул итү сәләтен,төсләрне тану һәм атау осталыгын үстерү;

3)эшчәнлеккә карата кызыксыну,бергәләп уйнауй,шөгельләнү теләге тәрбияләү.

Йомшак уенчык; һәр балага кызыл, сары,яшел төстәге карандашлар салынган тартма;вагоннары яшел, кызыл, сары төстә булган паровоз.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 97 нче бит

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл soylm_usteru.docx33.61 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль

районы башкарма комитетының “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе”

муниципаль бюджет учреждениясе

   Расланды:

                                                          Түбән Кама муниципаль районы башкарма                                              комитетының “Гомуми үстерелешле 74 нче

                                                   балалар бакчасы” муниципаль бюджет

                                                  мәктәпкәчә мәгариф  учреждениесенең

                                                        “____” ________   2015 нче елда үткәрелгән                              

                                                1 нче санлы педагогик  киңәшмәсендә      

                                             5 елга   кабул ителде һәм расланды.

                                                  Б/б мөдире:_______/ Габдуллина С.М./

I нче кечкенәләр төркемендә

Сөйләм үстерү юнәлеше   буенча

белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.

Татарстан республикасы Түбән Кама

2015 ел


Беренче бүлек. Безнең  балалар  бакчасы  ( 1.09 – 12.09 )   

Атна

     Тема

   Бурычлар

Кулланма     материал

Әдәбият

1

“Кем нәрсә эшли?”

1)балаларның сөйләмен үстерергә ярдәм итү,рәсемнәр карарга,анда сурәтләнгән предметларны һәм аларның сыйфатларын әйтергә,рәсемдә сурәтләнгән уенчыкны,предметны өстәлдә табып,исемен,гамәлен атый белергә өйрәтү;

2)игътибарны,кабул итү сәләтен үстерү;

3)уенчыкларга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

Алсу-курчак,тартма,бер эш гамәле сурәтләнгән сюжетлы рәсемнәр (мәсәлән:кыз курчак белән уйный,малай машина йөртә һ.б.). Тәрбияче өстәленә рәсемдә  сурәтләнгән кебек үк уенчыклар куела.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 96 нчы бит

2

Предметларның төсләрен тану һәм әйтү.”Паровоз” дидактик күнегүе

1)төсләрне белдерә торган сыйфатлар (кызыл,яшел,сары) хисабына балаларның сөйләмен баету,[ү] авазының дөрес әйтелешенә күнектерү;

2)балаларның игътибарын,кабул итү сәләтен,төсләрне тану һәм атау осталыгын үстерү;

3)эшчәнлеккә карата кызыксыну,бергәләп уйнауй,шөгельләнү теләге тәрбияләү.

Йомшак уенчык; һәр балага кызыл, сары,яшел төстәге карандашлар салынган тартма;вагоннары яшел, кызыл, сары төстә булган паровоз.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 97 нче бит

3

“Уенчыклар бездә кунакта”

1)төсне,зурлыкны,эш-гамәлне белдерә торган сүзләр (зур,кечкенә,яшел,кызыл,утырт,эчерт, керт) хисабына балаларның сүз байлыгын арттыру,аралашу осталыгын формалаштыру;

2)исеме,төсе,размеры буенча балаларның предметны табу осталыгын,сенсор тою сәләтен,игътибарын, хәтәрен үстерү;

3)уенчыкларга карата сакчыл караш тәрбияләү.

Кечкенә һәм зур аюлар,кечкенә һәм зур машина,төзү материалыннан ясалган кечкенә һәм зур гараж,яшел һәм кызыл чынаяклар,кечкенә һәм зур шакмаклар.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 98 нче бит

4

“Пирамидалар”

1)балаларны предметларның зурлыгын,төсен билгеләргә өйрәтү,төсне (кызыл,яшел,сары,зәңгәр),зурлыкны (зур-кечкенә,зуррак-кечкенәрәк,иң зурысы-иң кечкенәсе) белдерә торган сүзләр ярдәмендә сүз байлыгын арттыру,аваз ияртемнәрен ачык әйтүдә күнектерү;

2)игътибарны,кабул итүне,сенсор тою сәләтен үстерү;

3)түземлелек,дидактик уеннар белән кызыксыну тәрбияләү.

Һәр балага җитәрлек санда кызыл, сары,яшел,зәңгәр пирамидалар,кыршаулар,песи баласы битлекләре.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 99 нчы бит

Икенче бүлек. Көз  ( 15.09 – 30.09 )

Атна

        Тема

   Бурычлар

Кулланма     материал

Әдәбият

1

“Яшелчәләр”

1)яшелчәләрне белдерә торган исемнәр (бәрәңге,помидор, суган,кишер) һәм аларның үзлекләрен белдерүче сүзләр хисабына балаларның сүзлеген баету,яшелчәләрне танырга өйрәтү,сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү;

2)балаларның сенсор тою сәләтен үстерү;

3)яшелчәләр,аларның файдасы турында мәгълүмат бирү.

Көз кызы,яшелчәләр:бәрәңге,суган, кишер,помидор;кәстрүл,кәрзин, уенчык газ плитәсе.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 101 нче бит

2

Җил исә”  уен күнегүе.   ” Кем нәрсә ашый?” дидактик күнегүе

1)балаларның төсләр турындагы күзаллавын ныгыту,җәнлекләрнең нәрсә ашавы турындагы белемнәрен ачыклау;ялап эчә,кимерә,чүпли,ашый фигыльләрен сөйләмдә активлаштыру,авыз аша һаваны әкрен,салмак кына чыгарырга өйрәтү;

2)игътибарны,күзәтүчәнлекне үстерү;

3)җәнлекләргә,кошларга карата кызыксыну тәрбияләү.

Һәр балага башларына кызыл, яшел,сары төстәге юка кәгазь тасмалар    ныгытылган  15см озынлыктагы таякчыклар;рәсемнәр: 1)малай ботка ашый;2)песи сөт эчә;3)эт сөяк кимерә; 4)әтәч ярма чүпли.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 103 нче бит

3

“Урманда”

1)балаларның олылар белән аралашу теләген хуплау,исем һәм сыйфатларны кулланырга өйрәтү:йомшак йонлы койрык,озын колаклы куян,юан тәпиле аю,соры бүре; кыргый хайваннарның тышкы билгеләрен һәм гадәтләрен белдерә торган сүзләр хисабына сүзлекне активлаштыру:төлке бара,куян сикерә,аю алпан-тилпән йөри һ.б.;

2)ишетү игътибарын,координацияләрне,ритм хисен үстерү;

3)кыргый хайваннарга карата кызыксыну тәрбияләү.

Фланелеграф (анда көзге пейзаж,агачлар яфрак коя,яшел чыршы),төлке,куян,бүре,аю сурәтләре.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 104 нче бит

Өченче бүлек. Мин – дөньяның бер кешесе  ( 1.10 – 15.10 )

Атна

         Тема

   Бурычлар

Кулланма     материал

Әдәбият

1

“Алсу бүлмәсе”

1)балаларны өй җиһазларын таный һәм атый белергә өйрәтү;өстәл,урындык,карават,шкаф, көзге кебек исемнәр хисабына сүзлекне активлаштыру,сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү;

2)балаларның  уңай эмоцияләрен,кызыксынучанлыгын үстерү;

3)бергәләп шөгельләнү теләге тәрбияләү.

Алсу-курчак,җиһазланган курчак бүлмәсе.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 105 нче бит

2

“Бу өйдә кем яши?” дидактик уены

1)төркемгә йөрүче балаларның исемнәрен истә калдырырга  ярдәм итү,фигыльләрне хәзерге һәм киләчәк заманда куллана белергә өйрәтү,сорауны белдерә  торган сүзләрне кулланырга күнектерү;

2)игътибарны,кабул итү сәләтен,диалогик сөйләмен үстерү;

3)бер-береңә карата игътибарлылык тәрбияләү.

Фланелеграф,”Теремкәй” әкияте персонажлары сурәтләре,картоннан ясалган өй.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 107 нче бит

      Дүртенче бүлек. Минем әйләнә – тирәм  ( 16.10 – 1.11 )

Атна

         Тема

   Бурычлар

Кулланма     материал

Әдәбият

1

“Алсу бездә кунакта”

1)балаларга һөнәрләр (табиб,полиция хезмәткәре)турында мәгълүмат бирү,грамматик яктан җөмләләрне аңларга һәм аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтүне дәвам итү;

2)игътибарны, хәтерне,күзәтүчәнлекне,кабул итү сәләтен үстерү;

3)һөнәрләргә карата кызыксыну тәрбияләү.

Алсу – курчак,кәрзин,кәрзиндә: табибә,полиция хезмәткәре рәсемнәре, фуражка, халат,витаминнар.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 108 нче бит

2

“Әминәнең туган көненә килегез”

1)[к] һәм [к] авазларының сүзләрдә һәм сөйләмдә дөрес әйтелешен ныгыту,килеш кушымчаларын дөрес әйтергә өйрәтү,савыт-сабаларны белдерә торган сүзләр хисабына сүзлекне киңәйтү һәм активлаштыру, гомумиләштерүче сүзләрне аңлый һәм куллана белүләренә ирешү,җөмләләр белән җавап бирергә күнектерүне дәвам итү;

2)инициативалы сөйләмне, игътибарны,хәтерне үстерү,башкаларга мөрәҗәгать итәргә теләк тудыру;

3)үзара аралашуга омтылыш тәрбияләү.

Курчаклар,уенчык савыт-сабалар (чынаяк,тәлинкә,чәйнек),калачлар.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 109нчы бит

3

“Минем гаиләм”

1)сөйләмдә ягымлы сүзләрне (әти -әтием,әни -әнием,әби-әбием,сеңел-сеңелем) кулланырга өйрәтү, [ә] авазының әйтелешен ныгыту,аны ачык,тиешле дәрәҗәдә кычкырып әйтүгә ирешү,тәрбияче сорауларына җавап бирергә күнектерү;

2)балаларның игътибарын,хәтерен үстерү,зурлар һәм иптәшләре белән ирекле аралашуларына ирешү;

3)гаилә әгъзаларына ихтирам тәрбияләү.

Гаилә рәсеме,курчаклар.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 111 нче бит

Бишенче бүлек.  Яңа ел бәйрәме  ( 15.11 – 31.12 )

Атна

         Тема

   Бурычлар

Кулланма     материал

Әдәбият

1

“Купшы чыршы”

1)сузык һәм тартык авазларны,аваз ияртемнәрен ачык әйтергә,сыйфатларны дөрес кулланырга күнектерү, төбендә сүзен сөйләмдә кулланырга өйрәтү;

2)сорауларга җавап бирү осталыгын, игътибарны,күзәтүчәнлекне үстерү;

3)табигатькә соклану хисләре тәрбияләү.

Бүлмәгә бизәлгән чыршы куела,конфетлар салынган        “тылсымлы” капчык,күңелле бию көе аудиоязмасы,каз,үрдәк,әтәч,бал корты,чыпчык,күгәрчен,эт,елан,ат битлекләре.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 112 нче бит

2

“Куян чыршы янында”

1)сөйләмдә бәйлек сүзләрне (эчендә,артында,астында,өстә,өстендә) кулланырга,кайда? кая? сорауларына җавап бирергә,тәрбияче һәм иптәшләре белән ирекле аралашырга өйрәтүне дәвам итү,тавыш көчен дөрес куллану осталыгын формалаштыру;

2)игътибарны үстерү,тәрбияче күрсәтмәләрен үтәүдә күнектерү;

3)нәфис сүзгә кызыксыну тәрбияләү.

“Тылсымлы” тартмага салынган куяннар (һәр балага җитәрлек),бизәп куелган уенчык чыршы,уенчык төлке;”Куяннар һәм төлке” аудиоязмасы (татар халык сүзләре,В.Вәлиева көе).

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 113 нче бит

3

“Песи белән кәҗә чыршы янында”

1)балаларны тәрбияче сорауларына җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү,сөйләмдә фигыльләр һәм сыйфатлар куллануны активлаштыру, [җ] авазын иҗекләрдә,сүзләрдә,җөмләләрдә дөрес һәм ачык әйтүләренә ирешү;аваз ияртемнәрен кабатлаганда,тавыш көчен аңлый белүдә күнектерү;

2)игътибарны,кабул итү сәләтен,тәрбияче күрсәтмәләрен үтәү осталыгын үстерү;

3)хайваннарга карата шәфкатьлелек тәрбияләү.

Уенчык песи,кәҗә;бүлмәдә бизәп куелган чыршы; песи, кәҗә хәрәкәтләре сурәтләнгән рәсемнәр.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 115 нче бит

4

“Тылсымлы” таякчык

1)балаларны сузык һәм тартык авазларны,аерым сүзләрне ачык итеп әйтергә өйрәтү,төсләр турындагы күзаллауларын ныгыту,төсне белдерә торган сүзләр хисабына сүзлекне баету;

2)балаларның кабул итү сәләтен,игътибарын,ишетү осталыгын үстерү;

3)бергәләп шөгельләнү теләге тәрбияләү.

“Тылсымлы” таякчык,бизәлгән чыршы, “Чыршыкай-матуркай” җырының аудиоязмасы (В.Вәлиева көе һәм сүзләре).

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 117 нче бит

Алтынчы бүлек.  Кыш  (1.01 – 31.01)

Атна

         Тема

    Бурычлар

Кулланма     материал

Әдәбият

1

“Кошлар”

1)балаларны аваз ияртемнәрен дөрес һәм ачык итеп әйтергә,алардан фигыльләр (гөр-гөр – гөрли,чырык-чырык – чыркылдый,кар-кар – каркылдый) ясарга өйрәтү,гомумиләштерүче сүзләрне (тавык,әтәч,каз-йорт кошлары) куллануда күнектерү;кош исемнәрен,гәүдә өлешләрен,хәрәкәтне белдерүче сүзләр хисабына  сүз байлыгын активлаштыру,балаларны кошлар белән таныштыруны дәвам итү;

2)балаларның игътибарын,хәтерен,сөйләмен үстерү;

3)кошларга карата кайгыртучанлык тәрбияләү.

Уенчык кош,төрле кош битлекләре,йорт кошлары һәм безнең якта кышлаучы кош рәсемнәре.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 118 нче бит

2

“Юлны чистартабыз”

1)балаларның кыш һәм кыш көне башкарыла торган хезмәт күнекмәләре турындагы белемнәрен формалаштыру,көрәк белән эшләргә өйрәтү,ишегалдын җыештыручы хезмәте белән таныштыру,балаларның сүзлеген активлаштыру,аерым сүзтезмәләрне (зур көрәк,кечкенә көрәк,ак кар,күп  кар,әз кар) ачык итеп әйтүдә күнектерү;

2)хезмәт күнекмәләрен,кеше хәрәкәтләрен имитацияләү осталыгын үстерү;

3)зурларга ярдәм итү һәм хезмәт хәрәкәтләре үтәү теләге тәрбияләү.

Зур көрәк, кечкенә көрәкләр.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 120 нче бит

Җиденче бүлек. Әтиләр һәм әниләр,бабайлар һәм әбиләр ( 1.02 – 8.03 ) 

Атна

         Тема

    Бурычлар

Кулланма     материал

Әдәбият

1

“Шундый ук предметны тап” дидактик уены

1)үз фикерләрен,грамматик яктан дөрес итеп, ике-өч сүздән торган гади җөмләләр белән белдерергә өйрәтү,гомумиләштерү күнекмәсе булдыру, предметларны чынбарлыкта һәм рәсемдә танырга өйрәтү,предметларның билгеләнешен ачыклау,предмет исемнәрен атау хисабына (сабын,теш щёткасы,теш пастасы,сөлге) һәм сөйләмдә кулланылган фигыльләр ярдәмендә сүзлекне активлаштыру һәм баету;

2)тәрбияче сорауларына гади җөмлә белән тулы җавап бирү осталыгына ирешү,игътибарны,сенсор тою сәләтен үстерү;

3)гигиена күнекмәләре тәрбияләү.

сабын,теш щёткасы,теш пастасы,сөлге,кыстыргычлар,губка,тарак,су белән таз,кувшин,мольберт,рәсемнәр,курчак күлмәге,Мәрьям-курчак.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 121 нче бит

2

“Машина һәм самолёт”

1)балаларны уенчыкларның өлешләрен, төсен, формасын аерырга һәм атарга өйрәтү;исемнәрне сыйфатлар белән яраклаштыру күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү,[у] сузык авазын әйтүдә күнектерү; очучы,очып китү,очып төшү,йөк машинасы,самолёт сүзләре хисабына сүзлекне активлаштыру,уенчыклар (машина,самолёт) белән таныштыруны дәвам итү;

2)балаларның нинди? кайда?нәрсә ташый? сорауларына гади җөмләләр белән җавап бирү осталыгына ирешү,игътибарын үстерү;

3)шофёр,очучы һөнәренә хөрмәт тәрбияләү.

Уенчык йөк машинасы һәм самолёт, шакмаклар.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 123 нче бит

3

“Мәрьямне табыйк”

1)балаларны кайда? кая? сорауларына җавап бирергә,сөйләмдә өстендә,артында,астында сүзләрен кулланырга өйрәтү;

2)балаларның игътибарын,хәтерен үстерү;

3)уенга кызыксыну тәрбияләү.

Мәрьям-курчак, курчакның йорт җиһазлары (карават,өстәл).

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 125 нче бит

4

“Кына гөле”

1)балаларны бүлмә гөле – кына һәм аның өлешләре белән таныштыру; сабак,яфрак,чәчәк сүзләре хисабына сүзлекләрен активлаштыру;

2)балаларның зурлар белән аралашуын,аларны аңлауларын,күзәтүчәнлекләрен,игътибарларын үстерү;

3)бүлмә гөлләренә карата кызыксынучанлык,аларны карау теләге тәрбияләү.

Кына гөле (бальзамин), төбен йомшарту өчен таякчыклар,сусипкеч; кояш,болыт рәсемнәре.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 126 нчы бит

Сигезенче бүлек. Халык иҗаты  ( 9.03. – 20.03. )

Атна

         Тема

    Бурычлар

Кулланма     материал

Әдәбият

1

Бармак  уены  белән таныштыру. “Йорт хайваннары” уен күнегүе.

1)халык авыз иҗты белән таныштыруны дәвам итү,катлаулы булмаган фразаларны куллануда күнектерү,йорт хайваннарының исемнәрен ныгыту; мөгри,кычкыра,мияулый,өрә фигыльләре хисабына балаларның сүзлеген активлаштыру; [м],[у] авазларын дөрес әйтергә өйрәтү;

2)хәтерне,кабул итү сәләтен,авазларны әйтү күнекмәләрен үстерү;

3)халык авыз иҗатына,йорт хайваннарына карата кызыксыну тәрбияләү.

Уенчык эт,песи,сыер,кәҗә.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 127 нче бит

2

“Чуар  тавык” әкиятен уку.

1)балаларны халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыруны дәвам итү,әкиятне тыңлау теләге тудыру; чуар,күкәй,алтын, гади,тычкан кебек сүзләр хисабына балаларның сүзлеген баету;

2)тәрбияче башлаган җөмләне дәвам итү осталыгын,хәтерне,игътибарны,кабул итү сәләтен үстерү;

3)әкият персонажларына карата кызыксыну тәрбияләү.

“Чуар тавык” әкияте персонажларының контурлы сурәтләре,фланелеграф,сары төскә буялган зур йомырка.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 129 нчы бит

Тугызынчы бүлек.  Яз  ( 1.04. – 30.04 )

                     

Атна

         Тема

    Бурычлар

Кулланма     материал

Әдәбият

1

“Бүлмә  гөлләре” (фикус,яран)

1)балаларның гади сорауларга җавап бирү осталыгын камилләштерү,бүлмә гөлләренең өлешләрен өйрәтү,аларның сыйфат билгеләрен белдерә торган сүзләр хисабына сүзлекне баету;

2)гөлләр белән кызыксынуларын үстерү;

3)өлкәннәргә гөлләрне карарга ярдәм итү теләге тәрбияләү.

Бүлмә        гөлләре : фикус,яран; сусипкеч,йомшак чүпрәк,матрёшка.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 129 нчы бит

2

“Йөк  машинасы”

1)машина,аның өлешләре турында балаларның белемнәрен арттыру,ком һәм аның үзлекләре белән таныштыру; машинаның төрен,өлешләрен, комның үзлекләрен белдерә торган исемнәр,сыйфатлар хисабына сүзлкне активлаштыру; [в], [п] авазларының дөрес әйтелүдә күнектерү;

2)кызыксынучанлыкны,кабул итү сәләтен үстерү;

3)тәрбияче һәм яшьтәшләре белән аралашу теләге тәрбияләү.

2 йөк машинасы,берсенлә елга комы; елга комы салынган ике таз.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 131 нче бит

3

“Язгы  урманда”

1)кайда? нинди? сорауларына җавап бирергә өйрәтү; өстә,агач төбендә сүзләрен куллану хисабына сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү; аваз ияртемнәрен ачык,төгәл әйтүдә күнектерү,[ш] авазының әйтелешен ныгыту,ел фасылларына бәйле табигатьтәге үзгәрешләр турындагы белемнәрне формалаштыруны дәвам итү;

2)балаларның игътибарын,күзәтүчәнлеген үстерү;

3)табигать объектларына сакчыл караш тәрбияләү.

Язгы урман күренешен сурәтләү өчен агачлар; агач башындагы тиен һәм куян рәсеме; җил тавышы аудиоязмасы.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 132 нче бит

4

“Бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие, сез кайда?”

1)балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; бозау,бәрән,колын, кәҗә бәтие сүзләре хисабына сүзлекне баету һәм активлаштыру;тәрбияче күрсәтмәләрен үтәү осталыгы формалаштыру;

2)игътибарны,хәтерне үстерү;

3)башкаларга ярдәм итү теләге,тыңлаучанлык,хайваннарга карата кайгыртучанлык тәрбияләү.

Ширма,тартмага салынган уенчык сыер,сарык, ат,кәҗә, бозау,бәрән, колын,кәҗә бәтие; “Без атларны яратабыз” җырының аудиоязмасы.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 134 нче бит

Унынчы бүлек. Җәй  ( 1.05. – 31.05 )

Атна

         Тема

    Бурычлар

Кулланма     материал

Әдәбият

1

“Балалар  бакчасы ишегалдында”

1)исемнәр, фигыльләр, сыйфатлар хисабына сүз байлыгын үстерү; фигыльләрне һәм сыйфатларны исемнәр белән яраклаштыруда күнектерү,балаларны бакча ишегалдында үсә торган үсемлекләр исеме белән таныштыруны дәвам итү,табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр турында белемнәрне киңәйтү;

2)төсләрне,матурлыкны белдерүче сыйфатлар ярдәмендә сөйләм теле компонентларын үстерү;

3)табигать объектларына карата кызыксыну,хезмәткә хөрмәт тәрбияләү.

Зур һәм кечкенә сусипкечләр.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 136 нчы бит

2

“Кызыксынучан тел”

1)балаларны [т], [д], [к], [к] авазлары кергән аваз ияртемнәрен әйтергә өйрәтү,аваз ияртемнәрен төрле югарылыктагы тавыш (калын,нечкә) белән әйтүдә күнектерү;  [т], [д], [к], [к] авазларын сүзләрдә,фразаларда әйтүне ныгыту;

2) [т], [д], [к], [к] авазларын әйтү хисабына сөйләм үстерү,балаларның фантазиясен баету;

3)игътибарлылык тәрбияләү.

Туп, уенчык аю.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 138 нче бит

3

“Зоопарк”

1)җылы якта яшәүче хайваннар белән таныштыру,сөйләмдә исемнәрне берлек һәм күплек саннарда кулланырга өйрәтүне дәвам итү;

2)балаларның кабул итү сәләтен,игътибарын үстерү;

3)җылы як хайваннарына карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Уенчык филләр,җирафлар һәм фил, җираф рәсемнәре; аудиоязма.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 139 нчы бит

4

“Рәхмәт, җәй!”

1)балаларны яшелчәләрне,җиләк-җимешләрне тәме буенча аерырга өйрәтүне дәвам итү; яшелчәләр,җиләк-җимешләр,агачлар турындагы белемнәрне киңәйтү;

2)балаларның игътибарын,кабул итү сәләтен үстерү;

3)табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Сандык, конвертка беркетелгән тасма, шар, “алтын чикләвек”, кыяр,помидор,кишер,алма, груша кисәклә

ре,сливалар.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 140 нчы бит


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү өлкәсе буенча "Кар бабай килгән, актан киенгән" дигән темага белем бирү эшчәнлегенең конспекты һәм презентация

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү өлкәсе буенча "Кар бабай килгән, актан киенгән" дигән темага белем бирү эшчәнлегенең конспекты һәм презентация...

I нче кечкенәләр төркемендә “Төзү” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.

№ТЕМАПРОГРАММНЫЕ ЗАДАЧИПРИЕМЫ РАБОТЫ.ОБОРУДОВАНИЕ И МАТЕРИАЛЫ.ЛИТЕРАТУРА                 СЕНТЯБРЬ1БАШЕНКА ИЗ КУБИКА.Разв...

I нче кечкенәләр төркемендә “Матур әдәбият” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.

Беренче бүлек. Безнең  балалар  бакчасы       ( 1.09 – 12.09 )    Атна         Тема    Бур...

I нче кечкенәләр төркемендә “Музыка” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план

Сентябрь. РепертуарПрограммное содержание  Музыкально-ритмические движения: «Марш», Э.Парлова   Слушание: “Әлли-бәлли”, М.Красев“Әпипә”, тат.хал.көе.  Пение: “Әйе шул”, Е.Тили...

I нче кечкенәләр төркемендә “Сенсорика” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.

№ТЕМА ПРОГРАММНОЕ СОДЕРЖАНИЕ ДИДАКТИЧЕСКИЙ НАГЛЯДНЫЙ МАТЕРИАЛМЕТОДИЧЕСКИЕ УКАЗАНИЯЛИТЕРАТУРА...

I нче кечкенәләр төркемендә “Танып белү” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.

Беренче бүлек. Безнең  балалар  бакчасы  ( 1.09 – 12.09 )   Атна           Тема   БурычларКулланма...