I нче кечкенәләр төркемендә “Танып белү” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.
календарно-тематическое планирование по окружающему миру (младшая группа) на тему

Валиева Альфия Вализановна

Беренче бүлек. Безнең  балалар  бакчасы  ( 1.09 – 12.09 )   

Атна

           Тема

   Бурычлар

Кулланма     материал

Әдәбият

1

“Чешенү бүлмәсен карау”

1) балаларны чишенү бүлмәсе,андагы җиһазлар белән таныштыру,бүлмәләрдә ориентлашу тәҗрибәсе туплау;

2) балаларның кабул итү сәләтен,игътибарын,диалогта катнашу теләген үстерү;

3) җиһазларга сакчыл караш тәрбияләү.

Уенчык куян

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 32 нче бит.

2

“Йомшаккай бездә кунакта”

1)балаларның уенчыклар турындагы белемнәрен киңәйтү,тәрбияче сорауларына җавап бирү осталыгын формалаштыру,уенчык исемнәре һәм аларның эш-хәрәкәтен белдерә торган сүзләр хисабына сүз байлыгын арттыру;

2)тыңлау һәм сорауларга җавап бирү теләген үстерү;

3)сөйләм этикетының гади фомаларын (исәнләшү,саубуллашу)кулланырга гадәтләндерү,уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү.

Йомшаккай исемле уенчык песи

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 33 нче бит.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tanyp-belu.docx35.69 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль

районы башкарма комитетының “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе”

муниципаль бюджет учреждениясе

   Расланды:

                                                          Түбән Кама муниципаль районы башкарма                                              комитетының “Гомуми үстерелешле 74 нче

                                                   балалар бакчасы” муниципаль бюджет

                                                  мәктәпкәчә мәгариф  учреждениесенең

                                                        “____” ________   2015 нче елда үткәрелгән                              

                                                1 нче санлы педагогик  киңәшмәсендә      

                                             5 елга   кабул ителде һәм расланды.

                                                  Б/б мөдире:_______/ Габдуллина С.М./

I нче кечкенәләр төркемендә

Танып белү юнәлеше   буенча

белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.

Татарстан республикасы Түбән Кама

2015 ел


Беренче бүлек. Безнең  балалар  бакчасы  ( 1.09 – 12.09 )   

Атна

           Тема

   Бурычлар

Кулланма     материал

Әдәбият

1

“Чешенү бүлмәсен карау”

1) балаларны чишенү бүлмәсе,андагы җиһазлар белән таныштыру,бүлмәләрдә ориентлашу тәҗрибәсе туплау;

2) балаларның кабул итү сәләтен,игътибарын,диалогта катнашу теләген үстерү;

3) җиһазларга сакчыл караш тәрбияләү.

Уенчык куян

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 32 нче бит.

2

“Йомшаккай бездә кунакта”

1)балаларның уенчыклар турындагы белемнәрен киңәйтү,тәрбияче сорауларына җавап бирү осталыгын формалаштыру,уенчык исемнәре һәм аларның эш-хәрәкәтен белдерә торган сүзләр хисабына сүз байлыгын арттыру;

2)тыңлау һәм сорауларга җавап бирү теләген үстерү;

3)сөйләм этикетының гади фомаларын (исәнләшү,саубуллашу)кулланырга гадәтләндерү,уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү.

Йомшаккай исемле уенчык песи

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 33 нче бит.

3

“Йомшаккай тагын бездә кунакта”

1)уенчыкларны карарга һәм аерым өлешләрен билгеләргә өйрәтү;уенчыкларның исемен,өлешләрен әйтү,төсен,хәрәкәтен белдерә торган сүзләрне актив сүзлеккә кертү;

2)тәрбияче соравына кычкырып җавап бирү осталыгын үстерү;

3)сөйләм этикетының гади формаларын (исәнләшү,саубуллашу)кулланырга гадәтләндерү,кызыклы уенчыклар белән уйнаудан тәм табу,шатлык хисләре тәрбияләү.

Йомшаккай исемле уенчык песи,төрле кызыклы уенчыклар:әтәч,тавык,чеби һ.б.,”Чебиләр зарядкасы”(Л.Хәйретдинова көе,М.Фәйзуллина сүзләре)җырының аудиоязмасы.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 34 нче бит.

4

“Тупны коткарабыз”(рәсем буенча)

1)рәсемнең эчтәлеген аңларга ярдәм итү,эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә өйрәтү;

2)балаларның кабул итү сәләтен, игътибарын, тәрбияче артыннан аерым сүзләрне һәм фразаларны актив кабатлауларынүстерү;

3)башкаларга ярдәм итү теләге тәрбияләү.

“Тупны коткарабыз”рәсеме, Йомшаккай исемле уенчык песи,кызыл туп,”тылсымлы” капчык,”Туп”җырының(М.Әндерҗанова көе һәм сүзләре) аудио

язмасы, су салынган таз (туп өчен)

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 37  нче бит.

5

Юыну бүлмәсен карау

1)балаларны юыну бүлмәсендәге предметлар(сабын,сөлге,кран,су,теш щёткасы,теш пастасы)белән таныштыру,функциональ билгеләнешләре турындагы күзаллауларын ачыклау;

2)сүзләрне төрле грамматик формаларда (сабын,сабынны,сабын белән һ.б.)куллану осталыгына ирешү,балаларның сөйләм активлыгын,инициативасын үстерү;

3)балаларны сөйләм этикетыныңгади формаларын (исәнләшү,саубуллашу)кулланырга гадәтләндерү,пөхтәлек,чисталык,башкаларга ярдәм итү омтылышы тңрбияләү.

Мәрьям исемле курчак, сабын, сөлге, теш щёткасы, теш пастасы.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 39 нчы бит.

Икенче бүлек. Көз  ( 15.09 – 30.09 )

Атна

        Тема

  Бурычлар

Кулланма     материал

   Әдәбият

1

“Көзге табигать”

1)балаларның көз (табигатьтәге үзгәрешләр,кешеләрнең киеме һ.б.)турында гади күзаллауларын формалаштыру;

2)балаларның күзәтүчәнлеген,игътибарын,тәрбиячене тыңлый белү осталыгын үстерү;

3)көзге табигатькә соклану хисләре тәрбияләү.

Эшчәнлек табигатьтә уза.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 41 нче бит.

2

“Җиләк – җимешләр”

1)тышкы билгеләре һәм тәме буенча җиләк – җимешләрне аерырга өйрәтү,җиләк – җимешләр һәм аларның уңышын җыеп алу турында күзаллауларын киңәйтү,җиләк – җимешләрнең исемнәре һәм аларның билгерен белдерә торган сүзләр хисабына балаларның сүз байлыгын үстерү;

2)балаларның игътибарын,үзләштерү,кабул итү һәм сенсор тою сәләтен,сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү;

3)балаларны сөйләм этикетының гади формаларын (исәнләшү,саубуллашу)куллана белергә гадәтләндерү,эйләнә – тирә табигать объектларына кызыксыну тәрбияләү.

Мәрьям исемле курчак,вазвга (тәлинкәгә)салынган кызыл алма,яшел груша,сары сливалар.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина,  43 нче бит.

3

“Безнең Алсу”сериясеннән рәсем карау.

1)рәсемдәге предметларны таный һәм исемен әйтә белергә,рәсем эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә өйрәтү,сүзлекне активлаштыру;

2)балаларның игътибарын,хәтерен үстерү,тәрбияче күрсәтмәләрен ишетә һәм үти белүләренә ирешү;

3)рәсемне кызыксынып карау теләге тәрбияләү.

“Яфрак бәйрәме”җырының (Р.Еникеева көе,Л.Лерон сүзләре)аудиоязмасы, төрле төстәге көзге яфраклар (чын яфраклар яки аларның контурлы сурәтләре),”Безнең Алсу”рәсеме,сары һәм яшел яфрак беркетелгән ике урындык, шнурлардан ясалган ике юл.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина,  нче бит.

4

“Яшелчәләр:помидор,кыяр,кишер”белән таныштыру

1)балаларның помидор,кыяр,кишер турындагы белемнәрен ныгыту;помидор,кыяр,кишернең форма,төс,тәм үзенчәлекләре (кызыл,йомшак,шома,тәмле,сусыл,хуш исле,шар формасындагы помидор”яшел,каты кишер)белән таныштыру;

2)балаларның сенсор тою сәләтен,тәрбиячене ишетү һәм сорауларга җавап бирү осталыкларын үстерү;

3)балаларны сөйләм этикетының гади формаларын (исәнләшү,саубуллашу)кулланырга гадәтләндерү,зурлар хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

“Шалкан”әкиятеннән бабай (курчак)”һәр бала санынча кәрзин белән кыяр,помидор,кишер;ваза,татарча бию көенең аудиоязмасы.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина,  47 нче бит.

5

Рәсемдәге кошларны карау

1)балаларда күгәрчен,саескан турында гомуми күзаллаулар булдыру,кошларга карата кызыксыну уяту;

2)балаларның кабул итү сәләтен,игътибарын,күзәтүчәнлеген һәм сүз байлыгын үстерү;

3)кошларга карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Мольберт,күгәрчен,саескан рәсемнәре,күгәрчен битлекләре.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина,  49 нчы  бит.

6

Көз (йомгаклау чарасы)

1)балаларның көз турындагы белемнәрен (яфраклар саргая,сары яфраклар,яфраклар коела,яңгырлар күп ява,кешеләр җылы киемнәрен кияләр)ныгыту,тәрбияче сорауларына дөрес җавап бирергә,рәсем ясаганда,буяуны кәгазь битенә дөрес һәм тигез төшерергә өйрәтү,төсләр турындагы күзаллауларын ныгыту;

2)балаларның актив сөйләмен,ишетеп кабул итү сәләтен,игүтибарын,күзәтүчәнлеген үстерү,рәсем ясарга кызыксындыру;

3)көзге табигатькә соклану хисләре тәрбияләү.

Сары гуашь,мольберт,”Яфрак бәйрәме”җырының (Р.Еникеева көе,Л.Лерон сүзләре)аудиоязмасы,болытлар төшерелгән кәгазь битләре (һәр балага җитәрлек санда)

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина,  51 нче бит.

Өченче бүлек. Мин – дөньяның бер кешесе  ( 1.10 – 10.10 )

Атна

Тема

          Бурычлар

Кулланма     материал

Әдәбият

1

“Минем исемем бар”

1)баланы үзенең һәм иптәшләренең исемен әйтергә өйрәтү,исемнәрне истә калдырырга,оялчанлыкны җиңәргә ярдәм итү;

2)тәрбияче әйткәнне ишетергә һәм аңларга,кайбер фразаларны (Минем исемем – Алсу) кабатларга күнектерү,хәтерне,игътибарны үстерү;

3)балаларда зурларга һәм яшьтәшләренә карата ягымлылык,дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Йомшаккай исемле уенчык песи,күңелле бию көенең аудиоязмасы

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 53 нче бит.

2

“Бу – мин”

1)организм һәм аның өлешләре турында балаларда күзаллау формалаштыру,үзләрен бербөтен итеп кабул итәргә өйрәтү,гәүдә өлешләре турында белемнәрне ачыклау һәм ныгыту;

2)гәүдә өлешләренең атамалары (баш,күзләр,колаклар,борын,авыз,тешләр,чәч,куллар,аяклар) хисабына балаларның сүзлеген активлаштыру;

3)үзеңне,гәүдә өлешләреңне ярату,игътибарлы булу,культура – гигиена күнекмәләрен үтәү теләге тудыру.

Шәрә курчакның тәмамланмаган рәсеме,һәр балада кече форматтагы шундый ук рәсем,мольберт,”тылсымлы” тартма.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 54 нче бит.

     

             Дүртенче бүлек. Минем әйләнә – тирәм  ( 13.10 – 31.11 ) 

Атна

Тема

        Бурычлар

Кулланма     материал

Әдәбият

1

“Яраткан уен бүлмәбез”

1)балаларны балалар бакчасы шартларына ияләндерүне дәвам иттерү,уен(төркем)бүлмәсе,андагы махсус почмаклар белән таныштыру, “һәр әйбернең үз урыны” дигән төшенчәне аңлату һәм ныгыту;

2)сүзләрне һәм кыска фразаларны ачык әйтүләренә ирешү,сүз байлыгын үстерү;

3)җиһазларга сакчыл караш һәм яшьтәшләренә карата ягымлылык тәрбияләү.

Кәрзин (кәрзингә һәр балага җитәрлек уенчыклар салынган)

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 56 нчы бит.

2

“КамАЗ”машинасы

1)балаларны КамАЗ машинасын һәм аның өлешләрен танырга,исемен әйтергә өйрәтү;уенның сүзләренә туры китереп,хәрәкәтләр ясау осталыгы булдыру;

Уенчык КамАЗ машинасы

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 58 нче бит.

3

“Безнең урам”

1)балаларны урам,андагы объектлар,күренешләр белән таныштыру,аларга карата кызыксыну уяту;

2)балаларның күзәтүчәнлеген,игътибарын,сүз байлыгын үстерү;

3)урамга соклану хисе тәрбияләү.

Урам макеты:уенчыклар кибете,светофор,полиция хезмәткәре,трамвай,автобус,КамАЗ машинасы,балалар бакчасы, йортлар,Йосыф исемле курчак.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 59 нчы бит.

 

                 Бишенче бүлек.  Яңа ел бәйрәме  ( 15.11 – 31.12 ) 

Атна

   Тема

       Бурычлар

Кулланма     материал

Әдәбият

1

“Электр лампасы белән таныштыру”

1)электр турында балаларга гади төшенчә бирү (электр тогы электр чыбыкларында “яши”;утны яндыру өчен,өзгечкә(выключательгә)басарга кирәк,шуннан соң электр чыбыкларынна ток килә);электр,ток,чыбык,өзгеч сүзләре хисабына сүзлекне үстерү һәм активлаштыру;

2)балаларның игътибарын,хәтерен,кабул итү сәләтен үстерү,ток белән бәйләнешле булган куркынычсызлык кагыйдәләрен балаларга җиткерү;

3)сакчыллык тәрбияләү.

Төнге күк йөзе сурәтләнгән рәсем,ике мольберт, ике картина – панорама (50х70см),сары һәм ак гуашҗ,пумалалар.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 61 нче бит.

2

“Гирлянда”

1)балаларга гирлянда турында башлангыч белемнәр бирү,электр тогы турындагы күзаллауларын ныгыту,кызыл,яшел,сары төсләрне таный һәм аера белергә күнектерү;

2)балаларның игътибарын,кызыксынучанлыгын,шатлык хисләрен үстерү,сүз байлыгын киңәйтү;

3)күмәк эшчәнлектә катнашу теләге тәрбияләү.

Тартма,гирлянда,кәрзин;яшел,сары,кызыл төстәге фонарьлар,Йомшаккай исемле уенчык песи.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 62 нче бит

3

“Яшел чыршы”

1)балалар белән бергәләп чыршыны карау,Яңа ел бәйрәме турындагы күзаллауларын киңәйтү һәм баету;

2)балаларның “Яңа ел бәйрәме” темасы буенча сүз байлыгын активлаштыру,тәрбияче соравына җавап бирү осталыгын,игътибарын,күзәтүчәнлеген,сенсор тою сәләтен үстерү;

3)матурлыкны күрә һәм аңа соклана белү хисләре,чыршы уенчыкларына карата сакчыл караш тәрбияләү.

Ясалма чыршы (биеклеге 90см), тартмага салынган чыршы уенчыклары.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 63 нче бит

4

“Чыршы бизибез”

1)балаларның Яңа ел бәйрәме турындагы күзаллауларын баетуны дәвам итү;

2)балаларның “Яңа ел бәйрәме” темасы буенча сүзлеген активлаштыру,тәрбияче соравына җавап бирү осталыгын,игътибарын,күзәтүчәнлеген,сенсор тою сәләтен үстерү;

3)чыршы уенчыкларына карата сакчыл караш тәрбияләү.

Ясалма чыршы (биеклеге 90см), тартмага салынган чыршы уенчыклары.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 65 нче бит

5

“Без музыка залында”

1)чыршы бәйрәменә әзерләнү:балаларны музыка залының бизәлеше,чыршы уенчыклары,аларның материалы,төсе,формасы белән таныштыру;чыршы уенчыклары,йомры,пыяла,шома,ялтырый сүзләре хисабына сүзлекне активлаштыруны дәвам итү;

2)балаларның кабул итү сәләтен,күзәтүчәнлеген,игътибарын,сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү;

3)балаларда эстетик хисләр тәрбияләү.

Яңа ел уңаеннан бизәлгән музыка залы.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 66 нчы бит

Алтынчы бүлек.  Кыш  (1.01 – 31.01)

Атна

     Тема

      Бурычлар

Кулланма     материал

Әдәбият

1

“Ап-ак кар ява”

1)балаларны кар һәм аның үзлекләре (ак төстә,эри,йомшак,салкын,җиңел) белән таныштыру,тәрбияче сорауларына җавап бирергә күнектерү;

2)балаларның сүз байлыгын,игътибарын,күзәтүчәнлеген үстерү;

3)кышкы табигатькә соклану хисе,бергәләп уйнау теләге тәрбияләү.

Трафаретлар (шар,гөмбә,йолдыз,куян һ.б.)

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 67 нче бит

2

“Алсу урамга җыена”

1)балаларның кышкы киемнәр турындагы белемнәренә төгәллек кертү,урамга чыкканда киенү эзлеклелеген һәм киемнәрне истә калдырырга өйрәтү,тәрбияче сорауларына җавап бирергә күнектерү;

2)балаларның игътибарын,хәтерен,фикерләвен,сүз байлыгын үстерү;

3)башкаларга ярдәм итү теләге булдыру,киемнәргә сакчыл караш тәрбияләү.

“тылсымлы” тартма,Алсу исемле курчак,кышкы киемнәр.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 69 нчы бит

3

“Ләйлә суыктан курыкмый”(рәсем буенча)

1)рәсемне карарга,рәсемдәге предметларны танырга,исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү;предметларны,эш-хәрәкәтне,төсне белдерә торган сүзләр ярдәмендә сүзлекне активлаштыру,рәсем эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә күнектерү;

2)кабул итү сәләтен,игътибарны,хәтерне үстерү;

3)сюжетлы рәсемнәр карарга теләк уяту.

“Ләйлә суыктан курыкмый” рәсеме.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 70 нче бит

4

“Күгәрченнәр,чыпчыклар - безнең нәни кошчыклар”

1)мәйданчыктагы җимлеккә килгән кошларны күзәтү,исемнәрен әйтү;гөр-гөр,чырык-чырык,кар-кар аваз ияртемнәрен ачык әйтергә күнектерү;томшык,сикерә,гөрлиләр,җим,чүплиләр,чырылдый,җитез,өлгер сүзләре хисабына сүзлекне баету;

2)балаларның игътибарын,күзәтүчәнлеген,сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү;

3)кошлар турында кайгырту,аларга ярдәм итү теләге тәрбияләү.

Кошларга сибү өчен көнбагыш төше,төрле ярмалар.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 71 нче бит

Җиденче бүлек. Әтиләр һәм әниләр,бабайлар һәм әбиләр ( 1.02 – 8.03 ) 

Атна

      Тема

   Бурычлар

Кулланма     материал

Әдәбият

1

“Безнең әтиләр” (сюжетлы рәсемнәр карау)

1)балаларны әтиләр һөнәренә кагылышлы сюжетлы кечкенә рәсемнәр карарга,аларның эчтәлеген аңларга өйрәтү,эш-гамәлләрне белдерә торган сүзләр хисабына балаларның сүзлеген активлаштыру;

2)балаларның игътибарын,хәтерен,фикерләвен,куелган сорауларга кыска җөмлә белән җавап бирү осталыгын,сүз байлыгын үстерү;

3)төрле һөнәр кешеләренә һәм әтиләр хезмәтенә карата кызыксыну уяту.

Шофёр,төзүче сурәтләнгән сюжетлы кечкенә рәсемнәр.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 73 нче бит

2

“Безнең апа” (тәрбияче ярдәмчесенең хезмәтен күзәтү)

1)тәрбияче ярдәмчесе хезмәте белән бәйле эш-хәрәкәтләрне әйтергә өйрәтү (савыт-саба юа,ашарга алып килә,сөлгеләрне алмаштыра,бүлмәне җыештыра һ.б.),сүзлекне активлаштыру,яңа сүзләр белән баету,уенчыкларны күләмнәре (зур,кечкенә) буенча классификацияләргә өйрәтү;

2)балаларның игътибарын,күзәтүчәнлеген үстерү,тәрбиячене ишетү һәм сорауларга җавап бирү,катлаулы булмаган биремнәрне үтәү осталыгына ирешү;

3)әйләнә-тирәдәге кешеләр хезмәтенә кызыксыну һәм тыңлаучанлык тәрбияләү.

Кызыл һәм зәңгәр төстәге ике тартма,зур һәм кечкенә шакмаклар.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 76 нчы  бит

3

“Алсу бәйрәмгә җыена”дидактик уены

1)өс киемнәре,аларның төсе һәм материалы белән таныштыруны дәвам итү,сүзлекне активлаштыру:ефәк,ак чәчәкле кебек яңа сүзләр кертү;

2)балаларның игътибарын,хәтерен,фикерләвен,сорауларны ишетү,аларга бер сүз яки кыска җөмлә белән җавап бирү осталыкларын үстерү;

3)курчаклар белән уйнарга теләк уяту,уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү.

Яшел күлмәк,ак майка,трусик,оекбаш һәм туфли кигән Алсу исемле курчак;кызыл җирлеккә ак борчаклар төшкән челтәрле кызыл күлмәк,ак носки,кызыл туфли;мольберт,көлеп торган кояш рәсеме.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 77 нче бит

4

“Безнең әниләр” (сюжетлы рәсемнәр карау)

1)балаларны әниләр һөнәренә кагылышлы сюжетлы кечкенә рәсемнәрнең эчтәлеген аңларга өйрәтү,эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр хисабына балаларның сүз байлыгын киңәйтү;

2)балаларның кабул итү сәләтен,куелган сорауларга кыска җөмлә белән җавап бирү осталыгын,игътибарын үстерү;

3)төрле һөнәр кешеләренә һәм әниләр хезмәтенә карата кызыксыну,хөрмәт тәрбияләү.

Йомшаккай исемле уенчык песи, мольберт,әни-пешекче,әни-табибә,әни-сатучы төшерелгән сюжетлы кечкенә рәсемнәр.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 79 нчы  бит

                 

Сигезенче бүлек. Халык иҗаты  ( 9.03. – 20.03. )

Атна

      Тема

   Бурычлар

Кулланма     материал

Әдәбият

1

“Матрёшкалар”

1)балаларны халык иҗат иткән уенчыклар (матрёшкалар) белән таныштыруны дәвам итү, матрёшканы ачарга һәм дөрес итеп җыярга өйрәтү;сүз байлыгын киңәйтү һәм активлаштыру,балаларны үзләренә әйтелгән (мөрәҗәгать ителгән) сүзләрне тыңларга күнектерү;

2) игътибарны, хәтерне,сенсор тою сәләтен,сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү;

3)халык иҗатына кызыксыну,уенчыкларга (матрёшкага) карата сакчыллык тәрбияләү.

“тылсымлы” тартма, матрёшкалар (тәрбиячегә һәм һәр балага җитәрлек санда)

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 80 нче бит

2

“Матрёшкалар”

1) уенчыкның (матрёшканың) исемен дөрес әйтергә,төсендә һәм зурлыгында булган аермалыкларны күрә белергә күнектерү;зур,кечкенә,сарафан,яулык сүзләре хисабына сүзлекне активлаштыру;

2)балаларның  игътибарын, күзәтүчәнлеген,сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү;

3)балаларда халык уенчыкларына карата кызыксыну тәрбияләү.

Төрле зурлыктагы,төрле төстәге киемле ике матрёшка.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 82 нче бит

                                      Тугызынчы бүлек.  Яз  ( 1.04. – 30.04 ) 

Атна

      Тема

   Бурычлар

Кулланма     материал

Әдәбият

1

“Яз,яз килә...”

1)балаларга язгы күренешләр турында башлангыч белемнәр (кар эри,тамчы тама,кояш җылыта,сулар җыела) бирү,сүз байлыгын киңәйтү һәм активлаштыру;

2)балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын үстерү;

3) табигатьтәге язгы күренешләр белән кызыксындыру.

Язгы күренешләр сурәтләнгән рәсем, “Язгы тамчы” җырының аудиоязмасы, (М.Шәмсетдинова көе,Х.Хәкимуллина сүзләре),Йомшаккай.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 83 нче бит

2

“Җәнлекләр урманда яшиләр”

1)җәнлекләр турында балаларның белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту,җәнлекләрне таный һәм исемнәрен атый белергә өйрәтү;

2)балаларның диалогик сөйләмен активлаштыру, фикерләвен,мөстәкыйльлеген үстерү;

3)җәнлекләр белән кызыксындыру.

Агач макетлары,уенчыклар белән тартма, уенчык йорт,Йомшаккай.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 85 нче бит

3

“Сыерчыклар,карлыгачлар килде” (рәсемнәр карау)

1)балаларны үзләренә таныш кошларны рәсемнән танырга,исемнәрен әйтергә өйрәтү;балаларның сүз байлыгын арттыру, сүзлеккә сыерчык,сыерчык оясы,карлыгач сүзләрен кертү;

2) игътибарны, күзәтүчәнлекне,тәрбияче белән аралашу,сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү;

3)кошлар һәм табигать белән кызыксынуларына ирешү,кошларга карата мәрхәмәтлелек,кайгыртучанлык тәрбияләү.

Саескан,чыпчык,күгәрчен,песнәк сурәтләнгән рәсемнәр.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 86 нчы бит

4

“Песиле тал бөреләрен карау”

1)балаларны песиле тал,аның өлешләре (ботаклар,бөреләр) белән таныштыру, табигатьтәге язгы күренешләр турында белемнәр формалаштыруны дәвам итү,сүз байлыгын киңәйтү һәм песиле тал,ботак,бөре,йомшак,хуш исле сүзләре исәбенә сүзлекне активлаштыру;

2)балаларның кабул итү сәләтен,игътибарын,күзәтүчәнлеген,хәтерен,сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү;

3) табигать белән кызыксыну, табигать матурлыгына соклану хисләре тәрбияләү.

Вазага утыртылган песиле тал ботагы.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 88 нче бит

                     Унынчы бүлек. Җәй  ( 1.05. – 31.05 )

Атна

        Тема

    Бурычлар

Кулланма     материал

Әдәбият

1

“Тузганак чәчәген” карау

1)балаларны үсемлекләр белән таныштыруны дәвам итү,тузганак чәчәген күрсәтү,аны танырга,исемен әйтергә,төзелеше (чәчәге,сабагы,яфраклары) буенча аера белергә өйрәтү;сүз байлыгын киңәйтү;тузганак,чәчәк,сабак сүзләрен сөйләмдә активлаштыру;

2)балаларның сенсор тою һәм кабул итү сәләтен, игътибарын,күзәтүчәнлеген үстерү;

3) табигать белән турыдан-туры аралашудан шатлык хисләре уяту,үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.

Эшчәнлек табигатьтә уза.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 89 нчы бит

2

“Йорт хайваннары”

1)балаларның йорт хайваннары (сыер,ат,песи,эт) турындагы белемнәрен (кайда яшиләр,нәрсә ашыйлар) киңәйтү,хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү;

2)сүзлекне баету,тәрбияченең сорауларына җавап бирү,мөстәкыйльлек һәм активлык күрсәтү теләген үстерү;

3)йорт хайваннарына карата кызыксыну тәрбияләү.

 Йорт хайваннары (сыер,ат, песи,эт) уенчыклары (алар тартмага яшерелгән), коймалар белән әйләндерелеп алынган уенчык йорт.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 91нче бит

3

“Балалар тавык һәм чебиләр ашата” (рәсем буенча)

1)балаларны рәсемне карарга,эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә,тәрбияче һәм иптәшләрен тыңларга өйрәтүне дәвам итү;

2)сөйләмне томшык,тавык,чебиләр,табак сүзләре хисабына баету,игътибарны,хәтерне,образлы фикерләүне үстерү;

3)йорт кошларына карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

“Балалар тавык һәм чебиләр ашата” рәсеме (авторлары: В.Езикеева, Е.Радина).

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 92нче бит

4

“Ком һәм аның үзлекләре”

1)балаларны комны тикшерергә (комны учка алырга,йомарларга һәм сибәргә), төсе буенча аның дымлылыгын билгеләргә өйрәтү;

2)коры,дымлы,юеш,сибелүчән,сибелә,әвәләү сүзләре хисабына балаларның сүз байлыгын киңәйтү,игътибарын,сенсор тою сәләтен үстерү;

3)ком белән уйнарга кызыксындыру.

Ком белән уйнар өчен формалар; ком,су салынган кувшиннар; Алсу исемле курчак.

“Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 94 нче бит


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

I нче кечкенәләр төркемендә “Төзү” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.

№ТЕМАПРОГРАММНЫЕ ЗАДАЧИПРИЕМЫ РАБОТЫ.ОБОРУДОВАНИЕ И МАТЕРИАЛЫ.ЛИТЕРАТУРА                 СЕНТЯБРЬ1БАШЕНКА ИЗ КУБИКА.Разв...

I нче кечкенәләр төркемендә “Матур әдәбият” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.

Беренче бүлек. Безнең  балалар  бакчасы       ( 1.09 – 12.09 )    Атна         Тема    Бур...

I нче кечкенәләр төркемендә “Музыка” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план

Сентябрь. РепертуарПрограммное содержание  Музыкально-ритмические движения: «Марш», Э.Парлова   Слушание: “Әлли-бәлли”, М.Красев“Әпипә”, тат.хал.көе.  Пение: “Әйе шул”, Е.Тили...

I нче кечкенәләр төркемендә “Сенсорика” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.

№ТЕМА ПРОГРАММНОЕ СОДЕРЖАНИЕ ДИДАКТИЧЕСКИЙ НАГЛЯДНЫЙ МАТЕРИАЛМЕТОДИЧЕСКИЕ УКАЗАНИЯЛИТЕРАТУРА...

I нче кечкенәләр төркемендә “Сөйләм үстерү” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.

Беренче бүлек. Безнең  балалар  бакчасы  ( 1.09 – 12.09 )   Атна     Тема   БурычларКулланма     материалӘдәбият1“Кем нәрсә э...