Йомры икмәк әкияте буенча ачык шөгыль.
материал по развитию речи на тему

Сабирзянова Лейсан Миннехановна

Йомры икмәк әкияте буенча  ачык шөгыль.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yomry_ikmk_kiyate.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

МБДОУ - Теләче  муниципаль  районы

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы

Йомры икмәк әкияте буенча

ачык шөгыль.

Кечкенәләр төркеме

Әзерләде:

                                                                     Тәрбияче Сабирзянова Л.М.

Максат:

1. Балаларның хәрәкәт активлыкларын үстерү:

- баскан килеш гимнастика эскәмиясеннән тупны тәгәрәтү;

- тигезлекне саклау күнегүләре: предметларны атлап үтәргә.

2. Диалогик сөйләмне үстерү:

- балаларда әкият персонажларына кызыксыну уяту.

3. Балаларда күңел күтәренкелеге һәм шатлык хисләре тудыру.

Җиһазлау:

- шакмаклар (кызыл, сары, зәңгәр, яшел);

- гимнастика эскәмиясе;

- туплар (кечкенә);

- бармак театры курчаклары: әби, бабай, куян, төлке;

- курчак «Алсу»;

- ширма;

- кәрзин (туплар өчен);

- музыкаль центр (көйләр яңгырату);

- подноста калач.

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Тыңлагыз әле, балалар, нинди матур көй, әкияттәге кебек. Ә сез әкият яратасызмы? Әкияткә кунакка барабызмы? Әйдәгез бу кубиклардан атлап чыгабыз (зәңгәр, сары, кызыл, яшел). Менә күпергә дә җиттек. Әйдәгез күпердән чыгабыз. Тактага басып атлап чыгалар.

Балалар урындыкларга утыралар. Алар алдында ширма, әби белән бабай курчаклары.

Әби, бабай: Исәнмесез, балалар!

Бабай: Минем йомры икмәк ашыйсым килә. Безнең он, чүпрә бармы? Әби, әйдә камыр куй әле, безне сыйла әле.

Әби: Мин бик сезне сыйлар идем дә, оным беткән бит, юк он!

Бабай: Ә син эзләп кара, бәлки табарсың!

Әби: Эх, мин картайдым бит инде. Балалар, булышыгыз әле миңа он җыярга.

Балалар урыннарыннан торып, йөриләр, кәрзингә он җыйган кебек булалар.

Әби: Менә бергәләп күпме он җыйдык, хәзер йомры икмәкләр ясыйбыз.

Балалар әби янына басалар. Онга тоткалы чүлмәктән сөт, йомырка, каймак салалар, камыр басалар һәм өстәлдә йомры икмәкләр тәгәрәтәләр. Пичкә пешәргә куялар.

Әби: Йомры икмәкләр пешә торсын, ә без җырлап, уйнап алабыз.

«Ак калач» уены. Уртада урындыкта Алсу исемле курчак. Балалар түгәрәк ясап басалар.

Алсуның туган көненә

Без пешердек ак калач:

Менә шулай ул биек,

Менә шулай тәбәнәк,

Менә шулай тар гына,

Менә шулай киң генә.

Ак калач, ак калач

Теләгәнеңне ал да кач!

Тәрбияче: Алсуның Ильшат белән биисе килгән. Биегез бергәләп. 1-2 бала уртада курчак белән бии.

Әби: Балалар, әйдәгез карыйк әле, йомры икмәк пешкәнме икән?

Балалар туплар алалар.

Әби: Карагыз әле, балалар, пич безгә тылсымлы кайнар йомры икмәкләр пешергән. Әйдәгез аларны өреп суытыйк әле.

1нче күнегү. «Матур йомры икмәк» (5-6 тапкыр).

Баштагы торыш: Аяклар җилкә киңлегендә, тупны бил биеклегендә кулда тотабыз.

Бер – тупны өскә күтәрәбез, аңа карыйбыз.

Ике – кире хәлгә кайтабыз.

2нче күнегү. «Йомры икмәкне яшерик»(4-5 тапкыр).

Баштагы торыш: Аяклар аерылган хәлдә, тупны баш артында кулда тотабыз.

Бер, ике – тупны өскә күтәрәбез, алга иеләбез,

Тупка карыйбыз да, «Менә» дибез.

Өч, дүрт – кире хәлгә кайтабыз.

3нче күнегү. «Бергәләп сикерәбез» (Туп белән сикерүләр).

Тәрбияче: Балалар, йомры икмәк нәрсәдер әйтә, тыңлыйк әле.

Тупны колагына куеп карый.

Тәрбияче: Йомры икмәкнең тәгәрисе килгән икән. Сикереп төшкән дә, юлдан тәгәрәп киткән.

Авышкан тактадан тупны тәгәрәтү.

Бу вакытта куян, бүре, аю, төлке очырыйлар.

Куян: Йомры икмәк, мин сине ашыйм.

Йомры икмәк: Юк, син мине ашама, мин сиңа җыр жырлыйм. Берләләп җырлыйлар.

Мин йомры икмәк,

Мин әбидән дә киттем,

Мин бабайдан да киттем,

Синнән дә куян китәм.

Тәрбияче: Төлкедән дә безнең йомры икмәкләр тәгәрәп киткәннәр.

Кәрзингә тупларны җыялар.

Тәрбияче: Хәзер мин сезгә өрәм дә, сез, балалар, йомры икмәкләр буласыз. Йомры икмәкләр йөреп арыдылар, ял итәргә утырдылыр.

Урыннарына утыралар.

Тәрбияче: Ой, кем качып утыра анда? (Төлке) Төлкенең йомры икмәкнең берсен ашап җибәрәсе килгән. Сез, төлке якынрак килгәч, аякларыгызны өскәрәк күтәрегез һәм качыгыз.

Эскәмиянең икенче башында чүгәләп утыралар. Уен 2 тапкыр кабатлана.

Бабай: Булдырдыгыз, балалар, төлкегә тоттырмадыгыз, ашамады. Бик акыллы йомры икмәкләр булдыгыз.

Әби: Сез миңа бүген бик булыштыгыз, мин сезгә тәмле икмәк пешердем. Бергәләп чәй эчәрбез!.

Музыка яңгырый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе.

  Максат:  Балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм                 кыргый җәнлекләр то...

Уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты. Йомры икмәккә ияреп – “Математик илгә сәяхәт!”

-         Балаларның геометрик фигуралар түгәрәк, квадрат. өчпочмак турында белемнәрен ныгыту.-         4 кә кадәр санауны ныгыту.-         Предметларны төсләре буенча аеру.-         Зур, кечкенә  һәм...

«Йомры Икмәк» әкияте буенча кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү һәм әвәләү эшчәнлеге

Әкиятне тәрбияче ярдәмендә  сөйләргә өйрәтү, аерым фразаларны кабатлатып, балаларның сүз байлыгын арттыру; балаларның игътибарын,кабул итү сәләтен, фантазиясен үстерү; бармак чуклары моторикасын ...

Йомры икмәк әкияте буенча ачык шөгыль

Занятие направлено на повышение двигательной активности детей, развитию диалогической речи через сказку....

“Казлар - аккошлар” әкияте иленә сәяхәт. Зурлар төркемендә шөгыль конспекты.

. Гади предметларны сурәтләгәндә тиешле сурәтләү чаралары  кулланып үз-үзеңә һәм мөмкинчелекләреңә ышаныч формалаштыру....

"Йомры икмәк" әкияте.

quot;Йомры икмәк" әкияте. Икенче кечкенәләр төркеме балалары белән әниләр бәйрәмендә сәхнәләштерелгән "Йомры икмәк" әкияте конспекты....

“Йомры икмәк әкияте –геометрик фигуралардан”

Дети из геометрических фигур ,составляют любимую сказку " Колобок"...