Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе.
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) по теме

 

 

Максат:  Балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм                 кыргый җәнлекләр тормышы белән таныштыру. Бәйләнешле сөйләм     күнекмәләре булдыру. Фикерләү сәләтләрен үстерү. Кошларга һәм кыргый җәнлекләргә сак караш, ярату хисләре тәрбияләү.

Материал: кошлар, җәнлекләр рәсемнәре, җимлек, кыш картинасы

                 “ Гөлбакча” хрестоматиясе

Шөгыль  барышы:

1.Балалар белән исәнләшү.

2.Шигырь уку.

      - Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бер шигырь укыйм.

         Бу шигырь кайсы ел вакыты турында?

     Урманнарга, бакчаларга,

     Урман, кырлар өстенә

     Ак мамыктай  күбәләк кар

     Төшә дә төшә генә.

Һава саф – рәхәт суларга,

Яп – якты бөтен урын.

Кыш бабай, килде кунакка,

Җир киде йомшак тунын.

                                                  Г. Латыйп

               ( Балаларның җаваплары тыңлана.)

       - Кыш икәнен каян белдегез? ( Кар ява. Кыш көне Кыш бабай килә.

                                                            Урманнар, кырлар кар белән каплана.)   

       -Әйе, балалар, бу шигырь кыш турында. Без дә бүген  матур кыш

         турында сөйләшербез.

3.Кышкы табигатьне күзәтү ( Тәрбияче ярдәмендә.)

       - Балалар, тәрәзә янына килегез әле. Кышкы үзгәрешләр турында

          сөйләшик әле. 

       -Кыш көне ап –ак кар ява.

       -Урамда бик  салкын.

       -Салкын җил исә.

       -Балалар, бик көчле җил булганда, күп кар яуганда нәрсә була?

       -Әйе, буран була.

       -Агачлар нәрсә белән каплана?

       Агачлар ап –ак кар белән каплана. Һ.б.

 

4.Кышкы урманга сәяхәткә бару.

  - Сезнең  кышкы урманны күргәнегез бармы? Урманга барасыгыз киләме? Әйдәгез, алайса, кышкы  урманга “ сәяхәткә” чыгыйк. ( Урманга чаңгы белән барабыз).

  -Менә урманга да килеп җиттек. Нинди матур кышкы урман!Кыш күп итеп

   кар яудырган, бөтен җирне калын юрган белән каплаган, агач  ботакларына

   да ак шәл япкан.Әйтерсең лә, урман татлы  йокыга т алган.

5.Агачларны күзәтү.

 - Балалар, агачларга карагыз әле. Агачлар нәрсә белән капланган?

 -Кар белән капланган.

- Ә менә бу нинди агачлар?( Чыршы белән нарат).

- Аларның ылыслары нинди төстә? ( Яшел).

-Әйе, балалар, чыршы белән нарат  кышын  да , җәен дә яшел төстә калалар.

- Ә башка агачлар җәен киенәләр,  кышын  чишенәләр.

6. Чыршы төбендә серле сандык табу.

  - Балалар, мин чыршы төбендә нәрсәдер күрәм. Өстенә күп кар да яуган.

    Әйдәгез, алып карыйк әле. Сандык түгелме соң бу? Ачып карыйк әле.

   ( Эченнән җимлек килеп чыга).

 -Балалар, кайсыгыз белә, бу нәрсә?

- Әйе, дөрес бу җимлек.

- Җимлек белән нишлиләр соң?

-Кошлар өчен җим салалар.

-Ә сез нинди кышлаучы кошларны беләсез?

-Песнәк, күгәрчен,чыпчык, кызылтүш, тукран, чәүкә, саескан.

- Әнә агачта кызылтүш утыра.Ә башка кошлар күренмиләр.Әйдәгез,

  җимлекне агачка элик һәм кошларга җим салыйк. Без киткәч, алар   

  җимлеккә очып килерләр.

 - Балалар, әйдәгез, бергәләп кошларны җим чүпләргә чакырыйк.

   - Песнәк, песнәк, кил тизрәк-

     Җим сибәм сиңа тизрәк.

     Чәүкә, чәүкә, кил чәүкә-

     Җим бирәм бер тәлинкә.

     Карга, карга, син кара,

     Кабып кал азык барда!

     Саескан – ала канат,

     Җим сибәм кабат – кабат!

                                      Хәләф Гарданов.

-Кыш көне кошларга салкын. Алар кар астыннан азык таба алмыйлар. Миләш     җимешләре  коелып бетмәсә, алар шуның белән тукланалар. Шуңа күрә,без кошларга ярдәм итәбез.

7. “ Йомшак кар” уены.

 - Күрәсезме, балалар,  нинди матур булып , ап – ак кар ява. Әйдәгез, карлар белән уйнап алабыз.

Кар, кар, кар ява:

Бураннарны туздыра ( Куллары белән очу хәрәкәтләре ясыйлар, аннан бер

                                   урында әйләнеп торалар).

Кулларга төшеп эри,

Үзе бик  тиз туңдыра (Кулларын сузып карны  тоталар,аннан кулларын кулга

                                   туңу хәрәкәтләре ясыйлар).

Йомшак карны алабыз ( иеләләр),

Аннан туплар ясыйбыз (кар йомарлау хәрәкәте).

Кар атышып уйныйбыз

Бик күңелле яшибез ( кул чабып бер урында сикерәләр).

8. Кыргый  җәнлекләр белән танышу.

- Урманда бит кыргый җәнлекләр дә яши. 

-  Әйдәгез, нинди җәнлекләр яшәгәнен белү өчен табышмакларның

     җавапларын табыйк.

1.Кыш көне ак                                        2. Сорыдыр төсе,

   Җәй көне соры.                                       Үткендер теше,

   Урманнан чыгар,                                    Урманда йөри,

   Кыр буйлап чабар (Куян.)                     Бозаулар эзли (Бүре.)

3.Нечкә билле,

   Көлтә койрыклы (Төлке).

4.Кош түгел оча,

   Ябалактан курка,

   Чикләвекне ярата,

   Сызгырса, урманны яңгырата (Тиен.)

5.Җәен урманга патша,

   Кышын кардан да аста ( Аю.)

6.Энәсе бар, ә тегә алмый (Керпе.)

 - Балалар, урманда нинди җәнлекләр яши инде?

 - Төлке, бүре, тиен, куян,аю, керпе.

 -Шушы җәнлекләрнең кайсылары кыш көне йоклыйлар?( Аю, керпе.)

 -Алар нәрсә белән тукланалар? ( Балаларның җаваплары тыңлана.)

 - Дөрес, тиен кыш көне киптерелгән гөмбә, чикләвек белән туена. Аю белән керпе йоклый. Бүре белән төлке куян эләктерергә тырыша. Куянкай агач кайрысы кимерә.

9. Сәяхәттән кайту.

 - Балалар, безгә кайтырга да вакыт җитте.

 - Сезгә урманда ошадымы?

 - Ә нәрсә ошады?Ни өчен ошады?

 - Ни өчен ошамады?

 - Әйе, балалар, урман үзе бер сихри дөнья икән ул. Урманда тынлык. Урман кыш көне татлы йокыга тала. Урмандагы һәрбер кош, һәрбер җәнлек кышны исән – сау үткәреп җибәрсен.Без дә мәрхәмәтле булыйк, аларга ярдәм итик.

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Шәһәр транспорты" Юл йөрү кагыйдәләре буенча зурлар төркемендә шөгыль

Максат:-         Балаларны өлкәннәр (ЮХИДИ инспекторы, машина йөртүче) хезмәте турында белемнәрен арттыру;-...

Зурлар төркемендә балаларга "Р"авазын өйрәтү буенча шөгыль конспекты .

Зурлар төркемендә балаларга "Р"авазын өйрәтү буенча шөгыль конспекты .Эшне башкарды : Сарман №3 "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячесе Хәбибуллина Лилия Ф....

“Казлар - аккошлар” әкияте иленә сәяхәт. Зурлар төркемендә шөгыль конспекты.

. Гади предметларны сурәтләгәндә тиешле сурәтләү чаралары  кулланып үз-үзеңә һәм мөмкинчелекләреңә ышаныч формалаштыру....

Катнаш зурлар төркемендә ачык шөгыль

Зурлар hәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен сөйләм үстерүдән оештырылган эшчәнлек  конспекты.Тема: Кыш җитте. Кышкы уеннар....

Әдәп-әхлак - җәмгыятьне тотучы чыганак (76 нчы балалар бакчасының зурлар төркемендә региональ семинарда үткәрелгән шөгыль конспекты. )

Әдәп-әхлак - җәмгыятьне тотучы чыганак(76 нчы балалар бакчасының  зурлар төркемендә  региональ семинарда үткәрелгән шөгыль конспекты. )...

Тема: “Белмәмешнең шәһәргә сәяхәте” (зурлар төркемендә ачык шөгыль)

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча зурлар төркемендә ачык шөгыль...

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерүдән шөгыль конспекты Тема. "Һөнәрләр илендә"

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерүдән шөгыль конспектыТема. "Һөнәрләр илендә"Бурычлар:1.Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү.2. Балаларның фикер йөртә белү сәләтен, диалогик сөйләмен үстерү.3...