Катнаш зурлар төркемендә ачык шөгыль
план-конспект занятия по развитию речи (старшая, подготовительная группа) на тему

Кашапова Гульнара Раисовна

Зурлар hәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен сөйләм үстерүдән оештырылган эшчәнлек  конспекты.

Тема: Кыш җитте. Кышкы уеннар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kashapova_achyk_dres_kmo.docx23.74 КБ

Предварительный просмотр:

Структуралы МБОУ “Байсар гомуми  белем бирү мәктәбе” нең  мәктәпкәчә белем бирү оешмасы “ Байсар балалар бакчасы.”

                                                       

           Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары

                   белән сөйләм үстерү һәм  грамотага

                                  өйрәтү эшчәнлеге.

 

                                                 Тәрбияче: Кашапова Гөлнара Рәис кызы.

                                             2015 ел.

   Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән  сөйләм үстерү һәм грамотага өйрәтү эшчәнлеге:

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән сөйләм үстерү эшчәнлеге.

 Тема: Кыш җитте. Кышкы уеннар.

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән грамотага өйрәтү эшчәнлеге.

Тема: Калын hәм нечкә өйтелешле тартык авазлар төшенчәләрен  ныгыту.

Программа эчтәлеген һәм белем бирү өлкәләрен тормышка ашыру: «Сөйләм үсеше», «Социаль-аралашу үсеше», «Танып белү үсеше», «Эстетик-сәнгать үсеше».

Методик алымнар һәм чаралар: 

ысуллар - уен, сүзле, күрсәтмә;                    

алымнар - әңгәмә, сораулар, биремнәр.

 Максат.

Сөйләм үстерү эшчәнлеге:

Үстерү. Балаларның  күзәтүчәнлекләрен, гади нәтиҗәләр ясый белү сәләтен, бөйләнешле  сөйләм телен, иҗади күзаллауларын  үстерү.

Белем бирү. Балаларның  кышкы уеннар  турында тулы җөмлә белән сөйли белү күнекмәләрен ныгыту. Бирелгән сораулар аша диалогик сөйләм формаларын камилләштерү.

Тәрбия. Балаларда кызыксыну уяту, табигатькә карата  сакчыл караш , экологик бөйләнешләрне күрә белү сыйфаты тәрбияләү.

Грамотага өйрәтү эшчәнлеге:

Үстерү. Сүзгә схема анализы ясау күнекмәсен үстерү,

Белем бирү.  ”Калын әйтелешле тартык аваз” hәм “Нечкә әйтелешле тартык аваз” төшенчәләре белән таныштыруны дәвам итү. Калын hәм нечкә өйтелешле авазларны яшел, зәңгәр  төсле карандашлар  ярдәмендә  буяп күрсәтү.

 Тәрбия. Балаларда дәфтәр белән  эшчәнлектә мөстәкыйльлек, игьтибарлылык, пөхтәлелек тәрбияләү.

Мәктәпкәчә белем бирүдә максатчан ориентлашу:

  1. Кыш айларының характерлы билгеләрне, табигать күренешләрен беләләр,ел фасылларын,кыш билгеләрен саныйлар. Ай,атна көннәренәйтәләр.Кышкы уеннар турында тулы җөмләләр белән сөйләү күнекмәләре бар. Картинага карап  хикәя төзи белә.
  2. Эш дәфтәрендә, таратма рәсемнәр белән эшли. Калын һәм нечкә әйтелешле авазларны яшел, зәңгәр  төсле карандашлар  ярдәмендә  буяп  күрсәтә.

Материаллар һәм җиһазлар.

Сөйләм үстерү эшчәнлеге: слайдлар (кыш,чана,тимераяк, шугалак) , УМК “Туган телдә сөйләшәбез” 5-7 яшьлекләр өчен картина “Кышкы уеннар” аудиоязмалар.

Грамотага өйрәтү эшчәнлеге: “Ягымлы”, “Кырыс” малайларның сүрәте., УМК таратма рәсемнәр, “Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы” (1 кисәк), 53бит,төсле карандашлар ( яшел, зәңгәр), йолдызлар.

Сүзлек өстендә эш.  чана, чаңгы , тимераяк, шугалак.

Алдан үткәрелгән эшләр:  

Кышкы күренеш турында картиналар карау, экскурсиягә яисә тауга чана шуарга бару, табигатьне  күзәтү.

Эшчәнлекнең төзелеше:

  1. Эмоциональ  халәт тудыру. Кереш мизгеле.
  2. Сюрприз момент. Аудиоязма тыңлау.
  3. Фикер алышу. Кыш турында әңгәмә.
  4. Табышмаклар чишү, тел шомарткыч.
  5. Игътибарлылыкны ныгыту максатыннан  Дидактик уен  “Кайсы артык?.”
  6. Физкультминут.
  7. Рәсемгә карап хикәя төзеп сөйләү “Кышкы уеннар”
  8. Уен кагыйдәләрен искә төшерү һәм зурлар төркеме белән йомгаклау.
  9. Сүзле уен “Кар бөртекләре”.  (Зурлар төркеме китә)
  10. Өстәл уены. “Сүз нинди аваздан башлана.  
  11. Дәфтәрдә мөстәкыйль эш.                                                                          
  12. Экран белән эш. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы:

1.Оештыру моменты.

-Исәнләшү, хәерле иртә теләү.

-Балалар,  әйдәгез әле үз-үзебезгәдә “Хәерле иртә ”телик .

Хәерле иртә күзләр, сез уяндыгызмы? Без уяндык(күзләрне йомып ачып алу)

Хәерле иртә колаклар, сез уяндыгызмы? Без уяндык(колакларны ышку)

Хәерле иртә кулларр, сез уяндыгызмы? Без уяндык (кулуларны күтәрү)

Хәерле иртә аяклар, сез уяндыгызмы? Без уяндык

 Хәерле иртә кояш, син уяндыңмы? Мин уяндым hәм елмайдым.

-Менә сез елмайгач ,бүлмәбез нурланып китте.

Хәзер балалар, матур итеп утырдык. Сез шөгыльгә әзерме?.

2.Фикер алышу:

-Мин сезгә бер тавыш тыңлатам ,игьтибар белән тыңлагыз әле. (Аудио-язма кую, аудио язмада буран тавышы)

-Бу тавыш нинди ел фасылына туры килә?

-Каян белдегез?

-Бураннар  елның кайсы вакытында була? (кыш айларында)

 Хәзер табигатьтә нинди ел фасылы? (кыш ае)

- Кыш икәнен кайдан беләбез? (кыш билгеләрен санау)

-Ә кышның ничә ае бар? (санап күрсәтү)

-Ә атнаның ничә көне була?

-Балалар, бүген атнаның нинди көне соң ?

- Дөрес., яхшы. Бүген атнаның ...көне.  

-Ә сез кышны яратасызмы?  Ни өчен яратасыз? ( елка.чыршыга бәйләү, без бүген  чыршыны кар бөртекләре белән бизәдек. Ләкин алар гади генә кар бөртекләре түгел. Аларга табышмаклар язылган. Табышмак уку)

Табышмаклар .

Җавапларын экранда карау кыш , чана , чаңгы, тимераяк. Сүзләрне кабатлау.

Тәрбияче: Яхшы балалар, әйдәгез әле бераз телләребезне шомартып алабыз:

Тел шоматркыч:

Ыш-ыш-ыш –Килеп җитте матур кыш.

Су-су-су - суыкта битләр алсу.

- Балалар , сез нинди кышкы уеннар беләсез?

- Әйдәгез төркемнәргә бүленеп уен уйнап алабыз.Уен- “Кайсысы артык ”дип атала. Артык рәсемне түгәрәккә алабыз.

Дидактик уен: “Кайсысы артык” 1 төркем-кышкы уеннар, 2 төркемгә- кышкы киемнәр (балалар төркемнәрдә карточкалар белән эшлиләр . Төркемнәр бер-берсенең эшен тикшереп бәялиләр.Экранда дөреслеген тикшерү)

 3.Ял вакыты. (музыка б-н)

- Балалар, арыдыгызмы ? Әйдәгез бергәләп ял итеп алабыз?

4. “Кышкы уеннар” рәсемгә карап хикәя төзеп сөйләү

- Балалар, килегез әле,  урындыкларга утырыйк та беразга гына күзләрне йомыйк. Мин хәзер сезне күргәзмәгә алып барам. Күзләрне ачтык  та игьтибар белән карыйк әле , бу нинди күргәзмә булыр икән балалар?

- Рәсемнәрне, картиналарны кемнәр ясый икән балалар?

- Ә сез рәсемнәр ясарга яратасызмы соң?

-Бик яхшы.Карагыз да әйтегез әле , бу рәсемнәрнең кайсысы кыш ел фасылына туры килә?

Әйе,дөрес. Әйдәгез бу рәсем белән якыннанрак танышып китәбез.

План буенча балалар хикәясе.

1.Кышкы табигатьне тасвирла.

2.Балаларның уенга чыгулары.

3.Балалар эшчәнлеге турында сөйлә (Нәрсә эшлиләр?)

4. Рәсемгә исем уйла.

1 вариант (зурлар өчен).1Менә кыш җитте.

2.Балалар урамга чыктылар.

3.Тауда кызлар чана шуалар.

4.Малайлар чаналарыннан төшеп калдылар.

5.Тауда балалар чаңгыда шуалар.

6. Шугалакта балалар тимераякта шуалар.

7. Рәсемгә “Кышкы уеннар” дип атала.

2 вариант .(Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен)1.Менә салкын  кыш җитте.

2. Балалар  җылы итеп киенеп уйнарга чыктылар.

3.Тау башында кызлар чана шуалар.

4.Менә малайлар ,таудан төшкәндә чаналарыннан төшеп калдылар. Аларга бик кызык булды .

5. Шарикта аларга карап көлде.

6.Рәсемнең арткы өлешендә балалар чаңгыда шуалар .

7 .Шугалакта кыз белән малай тимераякта шуалар . Минем дә алар янына барып тимераякта шуасым килә.

8.Мин бу рәсемгә “Кышкы уеннар” дип исем кушар идем.

-балалар кышкы уеннар уйнаганда нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?

( балаларның җаваплары тыңлана:

Кагыйдәләр:                                                                                                                       -кыш көне салкында бит, куллар, аяклар туңмасын өчен җылы итеп киенергә кирәк.

-Машина юлына  якын урыннарда чаңгы ,чана шумаска,

-Шугалакта , бәрелүдән егылудан сакланырга кирәк.)

-Өй түбәләре астында .зур-зур бозлар  асылынып торган урыннарда уйнарга ярамый.

- Дөрес , балалар сездә кышкы уеннарны бик яратасыз. Ә шулай да уен кагыйдәләрен онытмагыз , бу турыда үзегезнең  кечкенә энеләрегез, сеңелләрегезне, дусларыгызны да кисәтегез, ярыймы? (йомгаклау зурлар белән)

5.  Сүзле уен “Кар бөртекләре”  УМК 59  бит

-Әйдәгез түгәрәктә “Кар бөртекләре ”уенын да уйнап алабыз.

Сүзле уен.     (Хәрәкәтләр күрсәтелә)                                             

Кар,кар,кар,ява,

Бураннарны туздыра.

Кулларга төшеп эри,

Үзе бик тиз туңдыра.

Йомшак карны алабыз,

Аннан туплар ясыйбыз.

Кар атышып уйныйбыз

Бик күңелле яшибез

Суыктан без курыкмыйбыз,

Рәхәтләнеп уйныйбыз

Кар бөртекләрен куып

 Уйнаудан hич туймыйбыз

6. Грамотага өйрәтү. Мәктәпкә әзерлек төркеме.

Зурлар чыга М.Әзер. балалары б-н утырабыз .

Уен.

-Балалар, мин сезгә уен әзерләдем. Уен “Сүз нинди аваздан башлана”  дип атала. Алдыгыздагы   рәсемнәрне карап аның нинди аваздан  башланганын әйтергә кирәк. Тактада “Кырыс”,”Ягымлы ” малай сүрәтләре янына урнаштырырга кирәк.hәр балага рәсем бирелә.(Кишер, керпе, күзлек, сабын , гармун,  туп) сүзләрне 2гә аеру , 1авазын билгеләү, Магнит тактага малайлар янына урнаштыру .

Дәфтәрдә 53 бит:

6.Мөстәкыйль эш

 Кулларга, бармакларга гимнастика : карандашны уч төбендә тәгәрәтү, уч төбен җылыту.

Мөстәкыйль эш Рәсемнәргә туры килгән сүзләрнең беренче авазларын зәңгәр, яшел төстәге карандаш белән  буяу.

 Йомгаклау. 

Мөстәкыль  эшкә нәтиҗә экраннан дөреслеген тикшерү. Бер- берсенә йолдыз беркетү.

7. Рефлексия. 

-Нәрсә турында сөйләштек?

-“Ягымлы”  авазны  нинди төскә буядык?

-“Кырыс ” авазны нинди төскә буядык?

- Сезгә эшчәнлегебез ошадымы?

Бик зур рәхмәт. Ял итегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.

               1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль.     ...

1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.

               1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль.     ...

Катнаш зурлар төркемендә сөйләм үстерү буенча ачык дәрес "Кибеткә куңелле сәяхәт "

Катнаш зурлар төркемендә сөйләм устерү буенча ачык дәрес "Кибеткә куңелле сәяхәт "...

Тема: “Белмәмешнең шәһәргә сәяхәте” (зурлар төркемендә ачык шөгыль)

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча зурлар төркемендә ачык шөгыль...

Көзге аланда Уртанчылар төркемендә ачык шөгыль конспекты

Көзге аландаУртанчылар төркемендә ачык шөгыль конспекты...