Көзге аланда Уртанчылар төркемендә ачык шөгыль конспекты
план-конспект занятия по рисованию (средняя группа) на тему

Яруллина Нурсина Мисбаховна

Көзге аланда

Уртанчылар төркемендә ачык шөгыль конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kozge_alanda.docx16.71 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Көзге аланда.

Яшь үзенчәлеге: уртанчылар.

Белем бирү өлкәсе: сөйләм телен үстерү һәм рәсем.

Максат:Фигыль сүзләрне активлаштыру. Фиггыльне исем белән төрлле юнәлештә һәм заманда әйтү .Фикерләү сәләтен үстерү, хәрәкәт активлыгын арттыру , сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү, кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту, чиста, пөхтә итеп эшләүләренә ирешү,табигатькә карата сакчыл караш, аңа соклану хисләре тәрбияләү.

Методик алым: сораулар бирү,балалар җавабы, кул бармак очларына гимнастик күнегүләр, шигырь сөйләү, физминутка, эшләгән эшкә анализ ясау.

Җиһазлау: Йозак эленгән ишек рәсеме, скамейка, төсле кәгазьдән киселгән яфраклар, ватманда ясалган миләш, каен, өрәңге рәсемнәре, таякка беркетелгән кояш рәсеме, кәрзин белән кишер  һәм кәбестә,һәр балага җитәрлек ак кәгазьдән киселгән яфраклар,кисточкалар, краска, стакан белән су, салфеткалар.

                                                               Барышы.

Тәрбияче: Исәнмесез балалар хәерле иртә. Хәлләрегез ничек? Балалар әйтегез әле нинди ел фасылы әле безнең? (көз) Мин сезгә көзге аланга барырга тәгъдим итәм. Сез ризамы?(әйе риза).

Тәрбияче: Әйдәгез киттек. Анда керер өчен ишекне ачарга  кирәк. Мин ачкычны югалттым ахры. Ишекне ачарга булышыгыз әле балалар. ( бармак уены “йозак”)

Тәрбияче: Рәхмәт балалар. Менә көзге аланга килеп тә җиттек.( Идәндә  агач рәсмнәре  төшерелгән ватман ул киселгән яфраклар белән капланган)

Тәрбияче: Балалар көз турында кемнә шигырь белә? ( Балалар сөйләве)

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар. Мин дә сезгә бер шигыр сөйләргә телим.

                                                   Көзге урманда.

              Көзге урман

              Тып-тын булган,

             Агач  башы- ялангач,

             Соңгы яфрак

             Төшә калтырап,

             Әз генә җил шаяргач.( Шәйхи Маннур.)

-Көзге урман нишләгән? ( тып-тын булган), Яфраклар нишли?(Төшәләр)

Тәрбияче: Балалар карагыз әле , безнең аланда яфраклар ничек күп. Әйдәгез скамейкага утырабыз һәм яфракларны карыйбыз. Алар нинди агачтан? Әйдәгез хәзер җилгә әйләнәбез һәм яфракларга өрәбез.( Башта әкренрәк, аннары көчле итеп өрәбез)

Тәрбияче: Балалар яфраклар нинди агачлардан булды соң әйдәгез карыйк әле. Бу нинди агач?( Балалар җавабы). Яфраклар җилдә нишлиләр? ( Очалар , бөтереләләр, уйныйлар)

Балалар көз көне тагын нинди үзгәрешләр була әле? ( Яңгырлар ява)

  • Әйе бик дөрес балалар. Яңгыр яуганын тагын нинди сүзләр белән әйтеп була? ( Ява, коя, сибәли, шакый, тамчылый)
  • Бик дөрес балалар. Безнең тавышларны ишетеп болытлар арасыннан кояш та чыккан.
  • Без инде арыдык, күзләребез арды. Ә хәзер күзәләрне йомабыз һәм борыннар белән  кояшны ясап карыйбыз.( Балалар эше)
  • Ә хәзер күзләрне ачабыз, алар ял иттеләр.
  • Балалар көз яхшы ел фасылы ул. Бакчада яшелчәләр өлгерә, әйдәгез аларны җыябыз.( Фиминутка).
  • Балалар мин шигыр укыйм , ә сез мин нәрсә әйтәм шуны башкарыгыз.
  • Без бәрәңге казыдык,
  • Түтәлдән кыяр  өздек,
  • Бар кишерне йолкыдык,
  • Кәбестәне тиз кистек,
  • Һәм кәрзиндә җирдән сезгә бүләк китердек.( Кәрзиндә кишер белән кәбестә күрсәтелә)
  • Кайсы хайван кишер ярата? (Куян)
  • Бик дөрес. Менә ул куян. Куян нишли ул балалар?( Сикерә, йөгерә, кимерә, эзен бутый)
  • Балалар безгә көзге алан белән саубуллашыр чак җитте, төркемгә кайтырга кирәк. Көзге алан балалар безгә яфраклар бүләк итәргә тели ( кәрҗиннән ала да шакката). Балалар карагыз әле яфракларның төсләрен яңгыр юган. Нәрсә эшләргә инде? ( Буярга кирәк).
  • Дөрес аларны буярга кирәк, менә хәзер төркемгә кайтабыз һәм яфракларны буейбыз. Көзге яфраклар нинди төстә була?
  • Сары , кызыл, яшел, кишер төсендә.
  • Әйу бик дөрес. Әйдәгез көзге алан белән саубуллашыйк һәм төркемгә кайтып эшебезне дәвам итик.
  • Сау бул көзге алан.
  • Менә төркемгә кайттык урыннарга утырабыз һәм эшебезне дәвам итәбез. Дөрес итеп утырдык, эшне башладык.

                                                 ( Балалар эше)

Балалар шуның белән безнең шөгыль тәмам . Без сезнең белән нәрсәләр эшләдек?

  • Аланга бардык, уйнадык, яфракларны өрдек, яфракларны буядык.

-Сезгә шөгыль ошадымы? Тагын сәяхәткә барабызмы?

-Әйе . Рәхмәт балалар сез миңа бүген бик ошадыгыз, булдырдыгыз.

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

башкарма комитетының «Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе»

муниципаль учреждениесе 94 нче “ Сөенеч”балалар бакчасы

                          Көзге аланда

Уртанчылар төркемендә ачык шөгыль конспекты

                                                    Төзеде : 94 нче балалар бакчасы

                                                                      тәрбиячесе Яруллина Н.М.

                                                                   

                                     Түбән Кама шәһәре

2016 ел                     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.

               1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль.     ...

1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.

               1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль.     ...

Зурлар төркемендә рус телле балалар белән, УМК элементлары кулланып, ачык шөгыль конспекты.

Зурлар төркемендә  рус телле балалар белән, УМК элементлары кулланып, ачык шөгыль конспекты....

Кечкенәләр төркемендә Ачык шөгыль конспекты: «Г. Тукай иҗаты белән таныштыру»

Максат:– Балаларның матур әдәбият әсәрләре белән кызыксынуларын үстерү.– Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, шигырьләрне укыганда яки сөйләгәндә тыңлый белү күнекмәләрен булдыру.– Кечкен...

“Әкият аланында” (Өлкәннәр төркемендә ачык шөгыль конспекты)

Бурычлар:1.Матурәдәбиятка, әкиятләргә кызыксыну уяту. Әкиятләрнең эчтәлеге буенча белемнәрен ныгыту. Хәтерне арттыру.Татар халык шагыйре Габдулла Тукай ижатын,биографиясен,әсәрлэренбелүләрен ныгыту.2....

Икенче кечкенәләр төркемендә кисеп ябыштыру буенча ачык шөгыль конспекты “Клоун өчен шарлар”

Балаларның төрле зурлыктагы һәм төстәге түгәрәкләрне ябыштыру күнекмәләрен ныгыту. Уртак эшчәнлектән позитив эмоцияләр уяту...

Уртанчылар төркеменең әти-әниләр җыелышында ачык шөгыль конспекты. Тема: " Математика иленә сәяхәт"

Тема.“Математика иленә сәяхәт”. Максат: балаларның танып белү һәм  логик фикерләү сәләтен үстерү.Үстерү бурычы: 1 дән 5 кә кадәр саннарны уңай һәм кире тәртиптә санау кунек...