Уртанчылар төркеменең әти-әниләр җыелышында ачык шөгыль конспекты. Тема: " Математика иленә сәяхәт"
план-конспект занятия по математике (средняя группа)

Каримуллина Гульназ Сулеймановна

 

Тема.“Математика иленә сәяхәт”.

 

Максат: балаларның танып белү һәм  логик фикерләү сәләтен үстерү.

Үстерү бурычы: 1 дән 5 кә кадәр саннарны уңай һәм кире тәртиптә санау кунекмәләрен ныгыту. Геометрик фигуралар  турында белемнәрен киңәйтү. Тирә- юньдә ориентлашуларын камилләштерү.

 Тәрбия бурычы: балаларда мөсәкыйльлек, эшчәнлеккә карата кызыксыну тәрбияләү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_matematika_ilen_syaht_.docx19.19 КБ

Предварительный просмотр:

  Уртанчылар төркеменең  әти-әниләр                     җыелышында ачык шөгыль конспекты

                        Математика
       Тема: “Математика иленә сәяхәт”

                                                                     2020 ел


Математика

Тема.“Математика иленә сәяхәт”.

 

Максат: балаларның танып белү һәм  логик фикерләү сәләтен үстерү.

Үстерү бурычы: 1 дән 5 кә кадәр саннарны уңай һәм кире тәртиптә санау кунекмәләрен ныгыту. Геометрик фигуралар  турында белемнәрен киңәйтү. Тирә- юньдә ориентлашуларын камилләштерү.

 Тәрбия бурычы: балаларда мөсәкыйльлек, эшчәнлеккә карата кызыксыну тәрбияләү.

 Җиһазлар:

Геометрик фигуралар (төрле төстә).

Күрсәтү өчен 1-5 цифрлар
Магнитлы такта

4 кыршау

4 кәрҗин геометрик фигуралар салыр өчен

Барышы

Тәрбияче: Хәерле кич балалар!

Балалар: Хәерле кич!

Т: Балалар безгә бүген кунаклар килгән.Ни өчен килде икән кунаклар беләсезме?

Б: Юк

-Сезне ничек матур уйнаганыгызны карар өчен килгәннәр алар.Күрсәтәбезме үзебезнең уенны?

-Әйе

 Оештыру.

Т: Балалар сез сәяхәт итәргә яратасызмы?

Б: әйе.

Т: Бүген без сезнең белән математика иленә сәяхәткә барырбыз. Бу илдә бик күп һәм кызыклы шәһәрләр бар икән. Һәр шәһәрдә безне үзенчәлекле биремнәр һәм уеннар көтә. Безгә елга аша чыгарга кирәк булыр.

   Беләсезме, мин сезгә бер уен тәкъдим итәм.Уйныйбызмы?

-Уйныйбыз

-Сезнең белән сәяхәткә  тылсымлы автобуска утырып барырбыз.Мин сезгә билетлар өләшәм, анда саннар язылган.Шул саннар белән урыннарга  утырыгыз.(Бер бала йөртүче була, ул билет саннарын тикшерә) Ягез автобуска утырыйк.

Балалар автобуска утыралар(“Мы едем, едем,едем” көе кушыла 0,5-1мин.)

Т:  Без килеп җиттек.(балалар аланлыкка  киләләр).Билетларыгызны кире миңа тапшырыгыз ул тагы кирәк булачак.

Т:  Сез әкиятләр яратасызмы?(әйе).Без серле аланлыкта .Күрегезче анда ничек матур!Ләкин көчле җил чыгып чәчәкләрнең таҗын очыртып тараткан.

Т: Чәчәкләрнең таҗларын җыябызмы? (әйе)

Балалар төсләре буенча чәчәк таҗларын җыялар.

Т: Менә ничек матур чәчәкләр барлыкка килде аланлыкта.Балалар нинди төсләрдә чәчәкләр күрәсез?(Җаваплар)

Т: Әфәрин!Ә хәзер ничә чәчәк барлыгын санагыз.(биш).Әфәрин булдырдыгыз!

Куяннар уены

-Сезнең белән тагы бер уен уйныйсым килә.Хәзер кем буласыз икән беләсезме?Табышмакка җавап тапкач белерсез.Мин сезгә табышмак әйтәм сез уйлап карагыз әле?

Алгы тәпие кыска
Чабарга ул бик оста,
Соры тунын сала да,
Ак тунын кия кышка

-Куян

-Бик дөрес афәрин!Сез  сигнал буенча куяннар булып сикерерсез.Сигнал булуга туктап кыршау эчендә нинди сан , шул санда кыршау эченә басыгыз.Башладык!

(Берничә тапкыр уен уйнала)

-Афәрин булдырдыгыз!

Парлашу

Тагы бер уен тәкъдим итәм.Парлашу уены

Сезгә саннар һәм тугәрәкләр төшерелгә карточкалар өләшәм.Сез үз парларыгызны табып парлашыгыз.(Бер бала сансыз кала ул укытучы була, парлашкан балаларны тикшерә)

-Ә хәзер саннар бер якка тәртип буенча басыгыз.Икенче якка тугәрәкле карточка тоткан балалар саннар тәртибе буенча басыгыз.Безнең укытучы бала сезне тикшерәчәк.

-Афәрин бу уенны да булдырдыгыз.

- Балалар математика илендә Геометрик фигуралар шәһәре бар.Анда сәяхәткә барабызмы?(әйе)

-Бу шәһәргә барыр өчен безгә елга аркылы чыгарга кирәк.Күрәсезме анда ташлар бар?Бу ташлар гади генә түгел, ә серле ташлар.Анда саннар язылган.Сез суга басмыйча , саннар тәртибендә шул ташларга басып сикереп чыгарга кирәк.Әйдәгез башладык.(Балалар чираттан ташка басып сикерәләр)

Геометрик фигуралар уены

-Менә Геометрик фигуралар шәһәренә килеп тә җиттек.Нәрсәләр күрәсез.(б.җаваплары.Магнит тактада фигуралар ябыштырылган.Исемнәрен атыйлар.Һәр бала бер фигура ала аның исемен атый, төсен, почмакларын әйтә)

- Балалар, группада дүрт җирдә кәрҗин бар.Һәр кәрҗиндә фигуралар ябыштырылган.Сезнең кулдагы фигуралар кайсы кәрҗингә туры килә, шул кәрҗин кырыена басыгыз.(балалар басалар)

-Әфәрин булдырдыгыз!

-Ошадымы уеннар балалар?Миңа да сезнең белән күңелле булды.Арып та киткәнсездер.Булдырдыгыз! Сез бик тапкырлар икәнсез!

-Хәзер  автобуска утырып үзебезнең балалар бакчасына кайтырга вакыт җитте.Билетлар өләшәм, сез дөрес итеп үз урыннарыгызга утырыгыз.Шофер сезне тикшерер.Кузгалдыкмы?

-Әйе

-Автобустан төшәбез.Билетларны урындыкта калдырдык.Минем янга килегез әле балалар!

Рефлексия

-Без сезнең белән кая бардык?Нәрсәләр күрдек?(Балалар җавабы)

-Сезгә ошадымы бүгенге сәяхәт?Миңа бик күңелле булды сезнең белән.Афәрин булдырдыгыз!(Балаларны һәрберсен  мактау)

Безнең күңелле сәяхәтебез тәмам.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зурлар төркемендә рус телле балалар белән, УМК элементлары кулланып, ачык шөгыль конспекты.

Зурлар төркемендә  рус телле балалар белән, УМК элементлары кулланып, ачык шөгыль конспекты....

Көзге аланда Уртанчылар төркемендә ачык шөгыль конспекты

Көзге аландаУртанчылар төркемендә ачык шөгыль конспекты...

Кечкенәләр төркемендә Ачык шөгыль конспекты: «Г. Тукай иҗаты белән таныштыру»

Максат:– Балаларның матур әдәбият әсәрләре белән кызыксынуларын үстерү.– Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, шигырьләрне укыганда яки сөйләгәндә тыңлый белү күнекмәләрен булдыру.– Кечкен...

“Әкият аланында” (Өлкәннәр төркемендә ачык шөгыль конспекты)

Бурычлар:1.Матурәдәбиятка, әкиятләргә кызыксыну уяту. Әкиятләрнең эчтәлеге буенча белемнәрен ныгыту. Хәтерне арттыру.Татар халык шагыйре Габдулла Тукай ижатын,биографиясен,әсәрлэренбелүләрен ныгыту.2....

Икенче кечкенәләр төркемендә кисеп ябыштыру буенча ачык шөгыль конспекты “Клоун өчен шарлар”

Балаларның төрле зурлыктагы һәм төстәге түгәрәкләрне ябыштыру күнекмәләрен ныгыту. Уртак эшчәнлектән позитив эмоцияләр уяту...

Сөйләм телен үстерү буенча ачык – шөгыль конспекты. Тема: “Яшелчәләр”

9 нчы номерлы икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә сөйләм телен үстерү "Яшелчәләр" темасы буенча шөгыль-конспект...

Әкият аланында (ачык шөгыль конспекты)

Матур әдәбиятка, әкиятләргә кызыксыну уяту. Әкиятләрнең эчтәлеге буенча белемнәрен ныгыту....