Әкият аланында (ачык шөгыль конспекты)
план-конспект занятия по развитию речи

Ибрагимова Айгуль Рафаэлевна

Матур әдәбиятка, әкиятләргә кызыксыну уяту. Әкиятләрнең эчтәлеге буенча белемнәрен ныгыту. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_ibragimovoy.docx22.46 КБ

Предварительный просмотр:

Әкият аланында (ачык шөгыль конспекты)

Әкият аланында

Бурычлар:

1.      Матур әдәбиятка, әкиятләргә кызыксыну уяту. Әкиятләрнең эчтәлеге буенча белемнәрен ныгыту. Хәтерне арттыру.

2.      Балаларның коммуникатив сыйфатларын үстерү, диалогик сөйләмне камилләштерү.

3.  Балаларда артистлык сыйфатлары тәрбияләү, театральләштерелгән              тамашалар аша иҗади потенциалларын ачу.    Күңелле, тойгылы халәт тудыру.

Сүзлек:Шүрәле,Су анасы,сертотмас үлдәк,каян кызы,елга,тау,тарак,тиен,төлке,әтәч,урман.

Җиһазлар:Сәяхәт картасы,шарлар,тылсымлы елга (зәңгәр материал),күпер (сетка), тылсымлы таяк, рәсемле шакмаклар,таулар рәсеме,аланлык һәм тылсымлы көләм өчен материаллар.

Музыканы компьютерда кулану: җыр “Маленькая страна”, “Урманга бару”, елга тавышы,кошлар һәм урман тавышлары, Э.Григаның “Утро” этюды,тылсымлы көй,физкультминутка өчен музыка, аз хәрәкәтле җырлы уен өчен музыка, ,проекторда дидактик уен картиналары.

Алымнар:

1.      Сюрприз моменты : Карта барлыкка килә.

2.      Сүзле уен: “Без барабыз-барабыз”

3.      Дидактик уен: “Яраткан әкиятеңне әйт”

4.      Дидактик уен: “Булсаң зирәк әйт тизерәк”(тылсымлы әкиятләрне атау)

5.      Дидактик уен: “Әкиятнең исемен әйт”

6.      Табышмаклар

7.      Җырлы уен “Менә шундый урман”

8.      Әкият тетрына килү

9.      Индивидуль әш

10.  Тылсымлы шакмак

11.  Физкультминутка «Без барабыз урманга»

12.  Сүзле уен : “Без барабыз барабыз”

13.  Дидактик уен: “Кайсы герой артык”

14.  Дидактик уен: “Кайсы әкият юллары”

15.  Математик уен: “Дөрес итеп яса”

16.  Көләмгә утыру,төркемгә кайту.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Балалар “Маленькая страна” музыкасы астында керәләр һәм түгәрәккә төзелеп басалар.

Тәрбияче: – Әйдәгез әле, эшчәнлегебезне башлаганчы, кәефләребезне күтәреп, кояш нурлары белән уйнап алыйк.

Кояш җылысын учыбызга җыябыз.

Битләребезн җылытабыз.

Күзләребезне.

Чәчебездән сыпырабыз.

Үзебезне яратабыз.

Бер-беребезгә елмаябыз.

Үзебезнең яхшы кәефебез белән уртаклашабыз (Учларыннан өреп очыралар).

– Балалар, кәфләрегез ничек?

– Кояшлы иртә кебек.

– Бик әйбәт.

Ерак таулар,елга-күлләр һәм куе урманнар артында бер бик зур ил бар,аның исеме –Балачак.Ул илгә машина беләндә барып булмый,пороходта да йөзеп барып булмый,ракета белән дә очып барып булмый. Ләкин анда күзалдына китереп,үзең уйлап чыгарып,моңҗиза канатларында гына эләгеп була.

Ул илдә Җир шарындагы барлык балаларда булганнар, сезнең әти-әниләрегездә ,әби-бабайларыгызда кечкенә чакларында булганнар.Балачак илендә алар үзләренең дуслары-әкиятләр белән танышканнар.

Тәрбияче шигырь сөйли:

Әкият өйрәтә безне

Батыр,тырыш булырга.

Әдәплелек сыйфатларын

Үзеңдә булдырырга.

Матурлыкка,дөреслеккә

Өйрәтә ул әкият.

Усаллыкны, явызлыкны

Фаш итә ул әкият.

Тәрбияче:Балалар ә сез әкиятләр яратасызмы?(балалар җавабы)

Әйе чыннанда сез әкиятләрне бик яратып тыңлыйсыз һәм карыйсыз,ә кайвакыт үзегездә уйлап чыгарасыз. Бүген мин сезгә шул әкият иленә сәяхәткә барарга тәгъдим итәм.

Әйдәгез басыгыз,минем артымнан кабатлагыз.

Балалар түгәрәккә басалар:

Без бастык түгәрәккә(түгәрәкә басып)

Бергәләшеп уйнарбыз (кулга кул тотынышып)

Әкияти илгә барырбыз,

Һәм урманны карарбыз. .(үзтирәли әйләнәләр,күзләрне йомып,келәмгә утырып)

Музыка волшебсто

Төркемдә әкияти карта барлыкка килә.

Тәрбияче: Балалар карагыз әле!Нәрсә икән бу? Бу бит әкияти илнең картасы. Карта ярдәмендә нишләп була балалар?Бик дөрес әйтәсез.Аның ярдәмендә сәяхәткә барып була.Картага күз салыйк әле балалар.Иң беренче безнең юлыбызда тылсымлы елга.Аның аркылы чыгарга кирәк,моның өчен безгә “Тылсымлы таяк” уенын уйнап яраткан әкият исемнәрен әйтергә кирәк,шул вакытта гына елга аша чыгып булачак.Тылсымлы таякны бер-беребезгә биреп,яраткан әкият исемнәрен атарга кирәк булачак.

Балалар яраткан әкият исемнәрен атап чыгалар.

Тәрбияче:Бик әйбәт балалар. Әйдәгез күперне игътибарлы гына чыгабыз.(балалар елганы чыгалар).Ә без юлны дәвам итербез.Картаны карык әле.Кая таба юл алып бара?Бу бит тылсымлы урман балалар карагыз әле.

Балалар : Без барабыз-барабыз,без барабыз урманга.Бер-бер артлы тезелеп,йөгреп-йөгреп уйнарга.

Фонограмма кошлар һәм урман тавышы белән.

1 нче слайд: Урман рәсеме.

Тәрбияче: Балалар менә без сезнең белән тылсымлы урманга килеп җиттек. Әйдәгез әле урман аланлыгына утырышик әле.(идәндә яшел келәм ябылган)Тылсымлы урманда тылсымлы үсемлекләр,тылсымлы кошлар һәм хайваннар яши.Балалар әйтегез әле нинди тылсымлы үсемлекләр һәм хайваннар беләсез сез?

Балалар җавабы:Су анасы,Шүрәле.(конек-горбунок,жар птица).

Тәрбияче:Әйдәгез балалар тылсымлы урманны һәм анда яшәүчеләрен күз алдына китерик әле.

2 нче слайд(балалар җавабыннан соң)

1.Кем басмага утырып алты чәчләре тараган? (Су анасы).

3 нче слайд(балалар җавабыннан соң)

2.Минемдә бит синең белән кытый-кытый уйныйсым килә! (Шурәле).

4 нче слайд(балалар җавабыннан соң)

3.Китте болар.Бара,һаман бара,бара,күренмидер күзләренә ак һәм кара.(Кәҗә белән Сарык).

5нче слайд(балалар җавабыннан соң)

4.Бердән-бер көнне бу әтәчләр шулай бик каты кычкырышаннар һәм канга батышканчы сугышканнар.(Тукмар белән чукмар)

6 нчы слайд(балалар җавабыннан соң)

 5.Аягың төзәлгәч,киез итекләрне инде салкын көннәрдә бер дә салма,сүзне тыңла,тагын начар хәлгә калма. (Куян кызы).

Балалар келәмнән торып басалар.

Тәрбияче: Ә без балалар юлыбызны дәвам итик.

Урман тавышы

Тәрбияче: Ә урманга җитү өчен безгә табышмакларга җавап бирергә кирәк.

1. Мин кечкенә, миңа тимә,

Тисәң, авыртты димә! (бал корты)

Кайсы әкият герое? (“Нечкәбил”)

7 нче слайд

2. Су коена инештә,

Оча алса да, җирдә йөри,

Ите яхшы бәлешкә. (үрдәк)

Бу кайсы әкияттән? (“Сертотмас үрдәк”)

8 нче слайд

     3. Көлтә-көлтә койрыгым

  Селки-селки барамын

  Кетәкләргә кереп, мин

  Тавык-чеби аламын. (төлке)

9 нчы слайд

    4. Башы – тарак, койрыгы – урак. (әтәч)

10 нчы слайд

    5. Яшел чирәм өстендә

Кырт-кырт кыртлар

Канатларын җәеп

Балаларын туплар. (тавык)

11 слайд

  6. Барадыр аугалап,

   Колакларын салгалап,

   Талмас беләге,

   Армас йөрәге. (аю)

12 нче слайд

  17. Сорыдыр төсе, үткендер теше,

      Урманда йөри, бозаулар эзли. (Бүре)

  13 слайд

Тәрбияче: Балалар сез бик күп беләсез икән.Әйдәгез юлны дәвам итик.

Балалар: Без барабыз-барабыз,без барабыз урманга.Бер-бер артлы тезелеп,йөгереп-йөгереп уйнарга.

Тәрбияче:Монсында булдырдыгыз балалар.Алга карагыз әле,ниндидер тылсымлы шакмак бу.Әйдәгез карыйк әле нинди шакмак икән бу?

Балалар белән берлектә сторителлинг алымын кулланып әкият төзү.

Тәрбияче: Молодцы балалар.Әйдәгез бергәләшеп ял итеп алабыз.

Музыка физминутка.

 

Физкультминутка.

Бергәләшеп җыйналып,

Без барабыз урманга.

Хәерле юл теләп безгә

Күктә кояш елмая.

Канатларын җилпи-җилпи

Күбәләкләр очалар

Ал,кызыл,сары,зәңгәр-

Нинди матурлар алар.

Ак каенның төпләреннән

Без гөмбәләр эзләдек.

Агач башында уйнаган

Тиеннәрне күзләдек.

Матур чәчәкләр кочып

Гөмбәле кәрзин тотып

Без кайтабыз урманнан,

Бераз гына арылган.

Тәрбияче: Ә без юлыбызны дәвам итәбез.

Музыка урман тавышы.

Тәрбияче: Безнең елганы чыкканчы алдагы биремне үтәргә кирәк.Мин сезгә әкият геройларын әйтәм,ә сез кайсысы артык табып бирерсез.

14 нче слайд.

1.      Төлке,торна,тәлинкә,кувшин,бүре.(Хәйләгә кршы хәйлә)

 

15нче слайд

 

2.      Кәҗә, соры бүре,шүрәле,кәҗә бәтиләре,тимерче.(Кәҗә бәтиләре һәм бүре)

16 нчы слайд

3.      Йомры икмәк,тиен,буре,аю,төлке.(Йомры икмәк)

17 нче слайд

4.      Чуар тавык, бүре,әби,тычкан(Чуар тавык әкияте)

 

Балалар: Без барабыз-барабыз,без барабыз урманга.Бер-бер артлы тезелеп,йөгереп-йөгереп уйнарга.

Тәрбияче: Балалар менә без тауларга да килеп җиттек,ә тауны кичеп чыгар өчен алдагы биремнәргә җавап табарга кирәк.Мин сезгә сораулар бирәм , ә сез җавап эзләрсез.

 

1.      Былтыр исемле егет –кайсы әкият герое (Шүрәле)

18 нчы слайд

2.Кәҗә белән Сарык капчыгында нәрсә булган (Бүре башы)

19 нче слайд

3.Торна Төлкегә дип әзерләгән сыен нинди савытка салган? (Кувшин)

20 нче слайд

5.      Эт белән тычкан арасындагы шалкан тартырга булышучы нәрсә булган (Песи)

 

21 нче слайд

5.Алтын таракны кем урлаган.(Малай)

22 нче слайд

Тәрбияче: Балалар әйтегез әле ,урлашырга ярыймы? Чыннан да кешенең әйбеләренә сораусыз тияргә ярамый,карыйсың килә икән рөхсәт сорарга кирәк балалар.

Тәрбияче: Ә хәзер безгә тылсымлы келәм янына эләгергә кирәк,моның өчен без сезнең белән бер күнегү ясарбыз.

Күнегу: Ике адым алга

5 тапкыр сикерергә

Бер адым артка

Үзтирәли әйләнәбез

Һәм сул якка ике адым ясарбыз.

Менә келәм янына килеп тә җиттек. Балалар сезгә сихри илдә ошадымы?Ә хәзер безгә төркемгә кайтыр вакыт җиткән ,әйдәгез тылсымлы келәмгә басыйк һәм минем арттан тылсымлы сүзләрне кабатлыйк.

Балалар түгәрәккә басалар:

Бер-ике-өй-дүрт-биш (бармакларын бөгеп)

Без бастык түгәрәккә(түгәрәкә басып)

Әкият белән саубуллашабыз (кулга кул тотынышып)

Һәм төркемгә кайтабыз.(үз тирәли әйләнәләр,күзләрне йомып,келәмгә утырып)

Музыка волшебство

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зурлар төркемендә рус телле балалар белән, УМК элементлары кулланып, ачык шөгыль конспекты.

Зурлар төркемендә  рус телле балалар белән, УМК элементлары кулланып, ачык шөгыль конспекты....

Көзге аланда Уртанчылар төркемендә ачык шөгыль конспекты

Көзге аландаУртанчылар төркемендә ачык шөгыль конспекты...

Кечкенәләр төркемендә Ачык шөгыль конспекты: «Г. Тукай иҗаты белән таныштыру»

Максат:– Балаларның матур әдәбият әсәрләре белән кызыксынуларын үстерү.– Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, шигырьләрне укыганда яки сөйләгәндә тыңлый белү күнекмәләрен булдыру.– Кечкен...

“Әкият аланында” (Өлкәннәр төркемендә ачык шөгыль конспекты)

Бурычлар:1.Матурәдәбиятка, әкиятләргә кызыксыну уяту. Әкиятләрнең эчтәлеге буенча белемнәрен ныгыту. Хәтерне арттыру.Татар халык шагыйре Габдулла Тукай ижатын,биографиясен,әсәрлэренбелүләрен ныгыту.2....

Икенче кечкенәләр төркемендә кисеп ябыштыру буенча ачык шөгыль конспекты “Клоун өчен шарлар”

Балаларның төрле зурлыктагы һәм төстәге түгәрәкләрне ябыштыру күнекмәләрен ныгыту. Уртак эшчәнлектән позитив эмоцияләр уяту...

Сөйләм телен үстерү буенча ачык – шөгыль конспекты. Тема: “Яшелчәләр”

9 нчы номерлы икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә сөйләм телен үстерү "Яшелчәләр" темасы буенча шөгыль-конспект...

Уртанчылар төркеменең әти-әниләр җыелышында ачык шөгыль конспекты. Тема: " Математика иленә сәяхәт"

Тема.“Математика иленә сәяхәт”. Максат: балаларның танып белү һәм  логик фикерләү сәләтен үстерү.Үстерү бурычы: 1 дән 5 кә кадәр саннарны уңай һәм кире тәртиптә санау кунек...